Әдәби уку дәресенә технологик карта 1 класс өчен
план-конспект урока по чтению (1 класс) по теме

Динмухаметова Кадрия Рафгатовна

"Туган тел" дәреслегенең 1 нче темасына дәрес эшкәртмәсе .

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Чирмешән  районы  муниципаль бюджет учреждениесе “Лашман урта гомуми белем мәктәбе”

        

Әдәби уку дәресенә технологик карта

Тема:

“Туган телем- татар теле

Туган җирем – нурлы төбәгем”

1 класс

             

  Дәрес эшкәртмәсенең  авторы: башлангыч сыйныф укытучысы: Динмөхәммәтова Кадрия Рәвгат кызы

                                     2013-2014 нче уку елы

Тема: Туган телем-татар теле.

           Туган җирем – нурлы төбәгем.

Максат:

1) укучыларны “Туган тел” (Г.Тукай), “Өч матур сүз” (Нәкый Исәнбәт),  шигырьләренең эчтәлеге белән таныштыру,

2) шигырьләрне укып туган телнең һәм туган җирнең иң кирәкле, иң газиз нәрсә икәнен аңлый белерлек шартлар тудыру,

3) туган телнең һәм туган җирнең ни өчен кирәклеген ачыклау.

4) шигырьләрнең эчтәлеген аңлый белүләренә ирешү,

5) шагыйрьләребез турында мәгълүмат бирү.

 Планлаштырылган нәтиҗә:

1)шигырьләрне сәнгатьле итеп укый белүләренә ирешү,

2)туган тел белән туган җирнең иң кадерле, иң газиз нәрсәләр икәнен истә калдырулары.

3)туган тел, туган җир турында мәкальләрнең мәгънәләрен аңлый белүләренә ирешү,

4) туган телгә, туган җиргә ихтирам хисе тәрбияләү.

Төп төшенчәләр :туган тел, туган җир, шагыйрь, шигырь, рифма.

Эшне оештыру төрләре: фронталь, индивидуаль, парлап, төркемнәрдә.

 Чыганаклар: Дәреслек   Вагыйзов С.Г.Вәлитова Р.Г. “Туган тел” . Казан.Татарстан китап нәшрияте. “Мәгариф” 2011 ел.

 Материаллар: уенчыклар, сюжетлы рәсемнәр, смайликлар, кисмә сүзләр.

Дәрес этаплары

Дәрес этабының максаты

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

ШУУГ_ шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

РУУГ-регулятив универсаль уку гамәлләре

ТБУУГ -танып –белү универсаль уку гамәлләре.

КУУГ – коммуникатив универсаль уку гамәлләре

 Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру.

Укытучы өчен максат : психологик уңай халәт тудыру

Балаларда яхшы кәеф,эшлисе килү халәте тудыру.

Исәнмесез –диеп башлый әле

Танышу бит шулай башлана.

Бер елмаю дәва мең авыруга

Дуслык елмаюдан башлана.

 -Хәерле көн,дусларым . Кәефләрегез ничек?

Кәефләрегез шәп булуын теләп уку дәресебезне башлыйбыз.

Кәефләребезне елмаю белән күтәрик әле,дусларым.

Мин бүген сезгә үзем генә килмәдем. Кунаклар да алып килдем.

Артка борылып басыйк та апаларга карап елмаеп исәнләшик әле.

Рәхмәт.

 Партадаш дусларыгызның кулларын тотышып, бер-берегезгә күңел җылыгызны бүлешегез. Иптәшләрегезгә яхшылык, уңышлар теләгез.

-Рәхмәт, дусларым.

Дусларым, мин бүген сезнең янга килгәндә  менә шушы ике  уенчык очрады. Таныйсызмы боларны? Әйе, дусларым, болар Олимпиада символлары Аю, Куян. (Ә леапард малае күрше класска кереп китте)

Аларның Олимпиададан кайтып килүләре икән.

 Сезнең Әлифбаны тәмамлавыгызны ишетеп котларга дип килеп барулары икән. Алар бүген сезнең дәресегездә сезне карап торырлар. Ничек укырга өйрәнүегезне күрерләр.

Әйтегез әле, дусларым, Олимпиада нәрсә ул ?

Ә анда кемнәр җиңде соң?

Әйе, спортчыларыбыз да зур җиңүләргә ирештеләр. Шул ук вакытта сезнең дә зур җиңүләрегез бар икән-

 сез Әлифбаны уңышлы итеп тәмамләгансыз икән. Барыгызны да беренче зур җиңүегез белән тәбрик итәм.Ә әлифба сезне нәрсәләргә өйрәтте соң?

Әйдәгез әйтеп бирик әле .

 Кояшлы көн кебек. Туган телне, татар телен өйрәнергә дип килдек.

Исәнмесез.

 уңышлартелибез

-Ул спорт ярышлары

-укырга -сөйләргә.

КУУГ : классташлар һәм укытучы җелән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү.

ШУУГ:үз-

максат кую.

Актуальләштерү. Яңа материалны үзләштерүгә ихтияҗ тудыру.

Укытучы өчен максат:элек үзләштергән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә искә төшерү мөмкинлеге булдыру.

Укучылар өчен максат:йөгерек һәм сәнгатьле итеп уку, бәйләнешле итеп сөйләү.

Дусларым, әйтегез әле, әлифбага алмашка нинди китап киләчәген беләсезме сез?

Бик дөрес,дусларым, мин аны сезгә алып килдем. Ул китапның исеме “Туган тел” дип атала. Рәхим итеп алыгыз әле. Бу китап сезне тагын да күп нәрсәләргә өйрәтер. Бик күп шигырьләр, әкиятләр, хикәяләр укырсыз. Күп шагыйрьләребез, язучыларыбыз әсәрләре, халык иҗаты белән танышырсыз.

 Дәреслекне күренекле галимнәребез Рәмзия Вәлитова һәм Сәләй Вәгыйзов язып калдырганнар.Өегезгә кайткач китапны яхшылап карарсыз, теләгәннәрегезне укырсыз.

Балалар, әйтегез әле, ә нәрсә соң ул туган тел?

Ә сезнең туган телегез нинди соң?

(слайд.1

Туган телем- татар теле)

-Ә туган телегездә кайда сөйләшәсез?

-Ә сезнең авылның исеме ничек соң ?

Әйе,балалар, сез шул матур Чирмешән  авылында туып, шунда үсәсез. Туган –үскән җирне туган җир диләр.

(Слайд 2.

Иң изге җир-туган җир)

-Туган тел киләчәк.

Туган тел ул тугач та иң беренче өйрәнгән тел.

-татар теле

Мәктәптә,өйдә, урамда.

Чирмешән

-Балалар, мин юкка гына туган тел, туган җир турында сөйли башламадым.

Бергәләп бүгенге дәреснең темасын билгелик әле. Кем әйтә, бүгенге дәреснең темасы ничек була инде?

(Слайд 3. Чирмешән күренеше)

Туган тел һәм туган җир  темасы булачак

Уку мәсьәләсен кую

Укытучы өчен максат: яңа белемнәр кабул итүне оештыру һәм үзләштерүгә юнәлеш бирү.

Укучылар өчен максат:килеп туган уку мәсәләсен анализлау, дәреснең темасын, максатын билгели белү.

-Рәхмәт, булдырдыгыз.

-Балалар, тыңлагыз әле. Хәзер яңгыраячак җырны ишеткәнегез бармы?

Музыка тыңлау. (“Туган тел” Г. Тукай сүз.)

Әйтегез әле,нинди җыр бу?

Аның сүзләрен кем язган?

 

(слайд 4. Г. Тукай портреты)

Г. Тукай

турында ниләр беләсез?

Бергәләшеп киңәшләшеп алыгыз әле.

(балалар төркемнәрдә киңәшләшәләр, үз фикерләрен әйтәләр)

-Булдырдыгыз,дусларым, сез бу әкиятләрне киләчәктә укырсыз әле.

-Туган тел

-Г.Тукай

Ул шигырьләр,әкиятләр язган

Укучыларның җаваплары тыңлана. Г.Тукай китаплары күрсәтелә.

ТБУУ:танып –белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую.

РУУГ:белгәннәрне искә төшерү, аларны арттыру буенча эшләр эшләү.

КУУГ:бергәләп фикер алышуда катнашу

Танып –белү эшчәнлеге. Уку мәсьәләсен чишү.

Укытучы өчен максат:  Шигырҗне дөрес итеп укырга ярдәм итү.

Укучылар өчен максат: шигырне дөрес интонаөия белән уку

Ә хәзер китапларыбызны ачыйк та “Туган тел” шигырен  укып китик.

Дога( теләк теләү, сорау) ,ярлыкагыл( кичер, гафу ит) сүзләрен аңлату .

Бергә җырлап алабыз.

Җырлыйлар

Физкультминутка

Хәзер бергәләп биеп алабыз. Биибез музыка туктагач, басып калабыз.

Мин сорау бирәм, шул сорауның җавабы ничә булса шул сандагыча төркемләп басабыз.

-Тукай сүзендә ничә иҗек ?

-тел сүзендә ничә хәреф?

 -Ә хәзер 3 сүзе белән башланган тагы бер матур шигырь укып китәбез.

 “Өч матур сүз” дип атала ул.

 Аны күренекле шагыйребез Нәкый Исәнбәт язган.

 Бу шигырьне без роль

ләргә бүлеп укыячакбыз.

 Шигырьдә дәү әни һәм онык катнаша. Мин дәү әни булырмын, миңа кем ярдәм итә?

Әйдәгез, бергә укыйбыз.

“Татар биюе” көенә бииләр.

2

3

Шигырьне уку

Күзләргә гимнастика

Күзләрне бераз ял иттереп алыйк әле.

Яңа белемнәрне ныгыту

Димәк , балалар, иң матур сүзләр нәрсә икән ?

-Әткәем

-әнкәем,

-Илкәем

Балалар тагын бер кат укыйлар

 Яңа белемнәрне мөстәкыйль куллана белүне тикшерү.

Туган ил,туган җир темасына тагын бер матур шигырь бар .

Кем безгә шул шигырьне матур итеп укып күрсәтер икән?

-Рәхмәт , үскәнем.

Туган ил,туган җир темасына тагын бер матур шигырь бар .

Кем безгә шул шигырьне матур итеп укып күрсәтер икән?

-Рәхмәт , үскәнем.

-Хәзер ике төркемгә бүленәбез.

Бер төркем туган тел турында, икенче төркем туган җир турында сөйләр.

Кемнәр туган тел турында сөйләргә тели, килегез монда. (Сүзләр таратам, шул сүзләрне кулланып туган тел турында сөйләргә)

Икенче төркемгә рәсемнәр бирәм (туган җир турында матур җөмләләр төзеп сөйләргә)

Туган телне, туган җирне ничек күз алдына китерәсез.

 Нәрсә белән чагыштырыр идегез?

Барлас Камаловның “Туган җирләр” дигән шигырен уку.

Туган телне тәмле конфет белән,

-Туган җирне матур чәчәк белән, елга күлләр белән чагыштырыр идем

Уку эшчәнлеген йомгаклау

Бүген өйрәнгән беленәребезне ныгытык куйыйк.

Мин сезгә шигырь юллары күрсәтәм, бергә укыйбыз, шуның икенче өлешен табабыз.

Дөньяда иң -иң матур ил –

Дөньяда иң-иң матур тел –

-Бүген без нәрсәләр турында сөйләштек?

Нәрсә белеп калдыгыз? Яңалыклар алдыгызмы?

Әгәр дәрес сезгә ошаган булса, елмайган смайликны сайлагыз.

Рәхмәт,дусларым Сез бик тырыш балалар икәнсез.

 Һәрвакыт шулай тырыш булыгыз.

Кунакларыбыз да( Куян белән Аю) сезгә рәхмәтләрен әйтәләр. Сезгә бүләкләрен тапшыралар.

Дәресебезне  матур җыр белән тәмамлыйбыз.  

Ул минем туган илем

Ул минем туган телем.

Туган тел,

Туган җир

“Туган телем “җыры башкарыла


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"9 санын тапкырлау. 9 га бүлү". Математика дәресенә технологик карта. 3 сыйныф (УМК "Перспектива")

"9 санын тапкырлау. 9 га бүлү". Математика дәресенә технологик карта. 3 сыйныф (УМК "Перспектива")...

Татар теле дәресенә технологик карта 3 нче сыйныф, “Перспективалы башлангыч мәктәп ”

3нче сыйныфта татар теленнән "Алмашлык" темасы буенча белемнәрне системалаштыру дәресе....

Татар теле дәресенә технологик карта

2 класс татар теле дәресенә технологик карта. Татар теле дәреслеге, автор  З.И. Җамалетдинова . Антонимнар турында төшенчә  бирү;  укучыларның уйлау, фикерләү сәләтен, иҗади а...

1 нче сыйныф өчен татар теле дәресенә технологик карта

1 сыйныф.Рус төркеме. Татар теле. "Мәктәптә" темасы....

Туган тел дәресенә технологик карта (1 класс)

Дәреснең темасы: [ф] авазы, Ф, ф хәрефләре. Яңа белемнәрне ачу дәресе. Аңлату, күрсәтү, әңгәмә,парларда эшләү,индивидуаль һәм фронталь  эш методлары һәм алымнары кулланып үткәрелгән дәрес....