"9 санын тапкырлау. 9 га бүлү". Математика дәресенә технологик карта. 3 сыйныф (УМК "Перспектива")
план-конспект урока по математике (3 класс) на тему

Шигапова Мария Алексеевна

"9 санын тапкырлау. 9 га бүлү". Математика дәресенә технологик карта. 3 сыйныф (УМК "Перспектива")

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл matem_3_kl_dres_plany.docx468.18 КБ
Office presentation icon prezentatsiya_mariya.ppt1.58 МБ

Предварительный просмотр:

3 СЫЙНЫФТА МАТЕМАТИКА ДӘРЕСЕНӘ ТЕХНОЛОГИК КАРТА

Укытучы

Шиһапова М.А.

Предмет

Математика

Класс

3

УМК

“Перспектива”

Дәрес тибы

Яңа белем ачу

Эш алымнары

Әңгәмә, өлешчә-эзләнү, практик

Эшне оештыру төрләре

Фронталь, парларда, индивидуаль

Кулланылган технологияләр

Сәламәтлекне саклау, диффиринциаль якын килү, уңыш ситуациясе, өлешчә эзләнүле.

Тема

9 санын тапкырлау. 9 га бүлү.

Дәреснең максаты

9 санын тапкырлау һәм 9 га бүлү таблицасын төзү; тапкырлау таблицасын кулланып мәсьәләләр чишү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

  1. Предмет күнекмәләр:

100 эчендә 9 санын тапкырлау һәм 9 га бүлү гамәлләрен башкару; 2-3 гамәлле мәсьәләләрне уңайлы ысул белән чишү.

  1. Метапредмет күнекмәләр:
  • Регулятив- куелган максат буенча үз эшеңне оештыра белү, белемеңне бәяләү;
  • танып-белү – төрле формада бирелгән мәгълүмат (текст, таблица, схема, модель һ.б.) белән эшли белү;
  • коммуникатив – башкаларның фикерен тыңлый һәм үз фикереңне математик төшенчәләр кулланып дәлилли белү.
  1. Шәхси күнекмәләр:

Тапкырлау таблицасының тормышта кулланылышын аңлау, теманы кызыксынып өйрәнү.

Төп төшенчәләр

Тапкырлау таблицасы, тапкырчыгыш, периметр.

Предметара бәйләнеш

Уку, әйләнә-тирә.

Ресурслар

  • төп

  • өстәмә

Дорофеев Г.В. “Математика” дәреслеге, 3 сыйныф,  2 кисәк, К., Татарстан китап нәшрияты, 2013,  22-23 битләр.

Ноутбук, презентация, биремле карточкалар,

Дәрес барышы

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

I. Уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

Слайд №2

Слайд №3

-Исәнмесез, укучылар. Әйдәгез, бер-беребезгә, кунакларга хәерле көн теләп, эшебезне башлыйк.

Башланып китте дәрес,

Без дөрес утырабыз.

“4”ле, “5”ле билгеләрен

Без көн дә арттырабыз.

Сезнең алдыгызда уңышларны билгеләү таблицасы ята. Дәрес барышында без анда белемнәребезне бәяләп барырбыз.

1

2

3

4

Нәтиҗә

-Исәнмесез.

II. Белемнәрне актуальләштерү.

Слайд №4

Слайд №5

1.Дәфтәрләрне ачып числоны язып куегыз.

2.Сочида олимпиада уеннарының талисманнары бүген бездә кунакта. Аның берсе – леопард. Ул безгә биремнәр алып килгән.

Сигнал карточкалары белән эш.

Леопардныңсезнең белән уйнап аласы килә. Ул сезгә “Ышанам-ышанмыйм” уенын өйрәтер.

Сорауларга җавапны “әйе” яки “юк” дип җавап бирергә. Яшел карточка-“әйе”, кызыл-“юк”.

  • 56 һәм 8 саннарының өлеше 7 (әйе).
  • 5 не 6 га тапкырласаң 40 була (юк).
  • 8 не 2 гә арттырсаң 16 була (юк).
  • 27 не 3 тапкыр киметсәң 9 була (әйе).
  • 4 не 7 гә тапкырласаң 28 була (әйе).

- Үзегез нинди сораулар уйлап табарсыз?

3. -7 не ничәгә тапкырласаң 21 була?

7*       =21

7*3=21

- Тапкырлауның нинди үзлеген кулланып чиштек?

- Тапкырлау компонентларын атагыз.

- Тапкырлау һәм бүлү бер-берсе белән ничек бәйләнгән?

Дәфтәрдә число языла.

Сигнал карточкаларын күтәрәләр.

Сораулар уйлыйлар.

Бәялиләр.

7*3=21

-Тапкырлауның урыналыштыру үзлеген кулландык.

-Беренче тапкырлаучы, икенче тапкырлаучы, тапкырчыгыш.

- Тапкырчыгышны бер тапкырлаучыга бүлсәк, икенче тапкырлаучы табыла.

III.Уку мәсьәләсен кую.

Слайд №7

Слайд №8

- Олимпия уеннарының тагын бер талисманы белән танышырга телисезме?

Ак аю “Эндәшмә” уенын алып килгән. Алгоритм буенча эшләгез:

1. Аңлатманы игътибар белән карагыз.

2. Гамәл тәртибен искә төшерегез.

3. Җавапны дәфтәрегезгә язып куегыз.

Уенны башлыйбыз.

6*2+2*7

18:2-12:6

9*8+81:9

-Кайсы аңлатманы чишкәндә кыенлык туды?

- Ни өчен?

- Дәреснең темасы нинди булыр?

- Үзебезнең алга нинди максат куярбыз?

- Әйе.

- №3

- 9 га тапкырлау таблицын өйрәнмәдек.

- 9 санын тапкырлау. 9 га бүлү.

9 га тапкырлау һәм бүлү таблицасын төзү һәм истә калдыру.

IV.Уку мәсьәләсен чишү.

Слайд №9

Слайд №10

- Дәфтәрдә бергәләп 9 санын тапкырлау таблицасын төзик. (Чылбыр буенча җавапларны әйтәләр. Укытучы тактада.)

- Сезгә кайсы тапкырчыгышлар таныш түгел?

- 9*9 тапкырчыгышын ничек исәпләдегез?

- Укучылар, 9  га тапкырлау таблицасын без ике ысул белән исәпләдек. Ә менә безнең кунагыбыз – олимпия уеннарының өченче талисманы куян – тагын бер ысул белә икән. Сезнең дә беләсегез киләме?

- Әйдәгез, үзен тыңлап карыйк.

- Кулларыгызны рәсемдә күрсәтелгәнчә куегыз, күңелдән һәр бармакка 1-10 га кадәр сан куегыз.

Мәсәлән, 9*3 тапкырлау өчен, сулдан өченче бармакны бөгәбез. Нәтиҗәдә сулда ике бармак - дистәләр, уңда җиде бармак – берәмлекләр (27) килеп чыга.

- Әйдәгез хәзер 9*4, 9*5 тапкырлап карыйк.

Укучылар дәфтәрдә таблицаны язып баралар.

 9*9=81

72+9=81 яки 9+9+9+9+9+9+9+9+9

- Әйе, бик килә.

Укучылар тапкырлап карыйлар.

V.Физкультминут

Слайд №11

-Параолимпия уеннары талисманы – кар бөртеге һәм кояш нуры бераз ял итеп алырга тәкъдим итәләр, чөнки сәламәтлекне саклау бик мөһим. (Музыкаль пауза. “Әйлән-бәйлән” уены).

Бер укучы җырлый, башкалар бию хәрәкәтләре ясый.

VI. Беренчел ныгыту.

Слайд №12

Слайд №13

- Тапкырлау таблицасын ни өчен белергә кирәк?

- Исәпләүләрне дәвам итик:

9*6     9*7    9*8

9*3     9*5    9*4

- Мисаллар, мәсьәләләр чишкәндә тиз исәпләү өчен.

Җаваплар дәфтәрдә өтер аша языла, тикшерелә.

VII. Мөстәкыйль эш. Үз-үзеңне тикшерү.

Слайд №14, 15

(36-27)*9

(45+36):9

100-9*9

5*(27:3)

Балалар мөстәкыйль эшлиләр, парларда тикшерәләр.

VIII. Ныгыту.

Слайд №16

Слайд №17

Слайд №18

Слайд №19, 20

Дәреслек белән эшләү.

1.№6, 23 нче бит.  

 Бер үк төрле ике гирляндада 40 лампочка бар. Шундый 5 гирляндада ничә лампочка булыр?

  • Кыскача язылыш төзү.

2 г. – 40л.

5 г. - ?

  • Анализ ясау.

- Шундый 5 гирляндада ничә лампочка икәнен белә алабызмы?

- Бер гирляндадагы лампочкаларны белеп буламы? Нинди гамәл белән?

- 5 гирляндада ничә лампочка? Нинди гамәл белән табабыз?

  • Чишү планын төзү.

- Мәсьәлә ничә гамәлле?

- Беренче нәрсә беләбез?

- Икенче?

  • Мөстәкыйль чишәләр. Тикшерү. Үз-үзләрен бәяләү.

2. №5, 23 нче бит. Геометрик материал.

Периметр табуны кабатлау.

3. Тест.

1.Китап 56 битле. Азат көн саен  8 битен  укый. Ул бу китапны ничә көндә укып бетерер?

а) 7көндә             б) 9көндә   в) 8 көндә

2. Беренче китап  9  битле. Бу икенче китапка караганда 3 тапкыр кимрәк. Икенче китап ничә битле?

а) 3 битле              б) 6 битле         в) 27 битле

3. Бер китап  40 битле, ә икенчесе 5 тапкырга кимрәк. Ике китап ничә битле?

а) 45 битле            б) 48 битле          в) 75 битле

4.Беренче китап 30 битле, ә икенчесе 10 битле. Беренче китапның битләре икенчесенә караганда ничә тапкыр күбрәк?

а) 10 тапкыр        б) 3 тапкыр          в) 5 тапкыр

5. Турыпочмаклык формасындагы китап тышының буе 12 см, иңе 8 см. Бу турыпочмаклыкның периметрын табыгыз.

а) 40 см                   б) 20 см  в) 60 см

Укучылар мәсьәләне укыйлар.

Дәфтәрдә кыскача язылышны язалар.

- Юк, чөнки бер гирляндада ничә лампочка икәнен белмибез.

Сорауларга җавап бирәләр.

Чишү:

40:2=20

20*5=100

Жаваплар:

1 - а

2 - в

3 - б

4 - б

5 - а

IX. Рефлексия.

Слайд №21

- Дәреснең максаты нинди иде? Максатка ирештекме?

-Таблицаны белмичә тиз исәпләп булырмы?

-Үзегезгә бәя бирегез.

- Дәрес сезгә ошадымы?

9 санын тапкырлау таблицасын төзү һәм истә калдыру.

Юк. Яттан белү кирәк.

1

2

3

4

Нәтиҗә

Өй эше.

Слайд №22

1)Тапкырлау таблицасын барысы да ятлый.

2) Укучылар үзләре сайлап ала:

№7, №8, №9*.

                                                                                                      Кушымта  1

1

2

3

4

Нәтиҗә

1

2

3

4

Нәтиҗә

                                                                                            Кушымта  2

                                                                                                  Кушымта  3

“Эндәшмә” уены. Алгоритм буенча эшләгез:

1. Аңлатманы игътибар белән карагыз.

2. Гамәл тәртибен искә төшерегез.

3. Җавапны дәфтәрегезгә язып куегыз.

Уенны башлыйбыз.

6*2+2*7

18:2-12:6

9*8+81:9

“Эндәшмә” уены. Алгоритм буенча эшләгез:

1. Аңлатманы игътибар белән карагыз.

2. Гамәл тәртибен искә төшерегез.

3. Җавапны дәфтәрегезгә язып куегыз.

Уенны башлыйбыз.

6*2+2*7

18:2-12:6

9*8+81:9

                                                                                                      Кушымта  4

Дәресне мин бик яхшы аңладым,  башкаларга да ярдәм

итә алачакмын.

Дәресне мин аңладым, ләкин әле ныгытырга кирәк.

  Бу дәрестә миңа авыр булды, ярдәм итүче кирәк.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам: