Әдәби уку дәресенә технологик карта Тема: [ш] авазы, Ш, ш хәрефләре 1 нче сыйныф
план-конспект урока по чтению (1 класс) на тему

1. [ш] авазы  һәм Ш, ш хәрефләре белән таныштыру. Сүз модельләре нигезендә бу авазны аерып алырга, таный белергә һәм  дөрес әйтергә өйрәтү; 

 2. Укучыларның сөйләмен, логик фикерләвен, фонематик ишетеп таный белүен, игътибарларын үстерү;  

 3.Һәр укучының басма текстны орфоэпик нормаларга туры китереп укуына ирешү;

4.  Укуга кызыксыну һәм шәфкатьлелек  тәрбияләү

Скачать:


Предварительный просмотр:

Әлмәт шәһәренең « Ризаэддин Фәхреддин исемендәге  1нче гимназия» сенең беренче категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы Галимова Айгөл Фәрит кызы

        

Әдәби уку дәресенә технологик карта

Тема: [ш] авазы, Ш, ш хәрефләре

1 нче сыйныф

Тема

  [ш] авазы, Ш, ш хәрефләре .

Теманың максаты

1. [ш] авазы  һәм Ш, ш хәрефләре белән таныштыру. Сүз модельләре нигезендә бу авазны аерып алырга, таный белергә һәм  дөрес әйтергә өйрәтү;  

 2. Укучыларның сөйләмен, логик фикерләвен, фонематик ишетеп таный белүен, игътибарларын үстерү;  

 3.Һәр укучының басма текстны орфоэпик нормаларга туры китереп укуына ирешү;

4.  Укуга кызыксыну һәм шәфкатьлелек  тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗә

Укыганда  [ш] авазының дөрес әйтелешенә һәм кеше исемнәренең баш хәрефтән язылуына  төшендерү.

Төп төшенчәләр

Төшенчәләр:

-сузыклар;

-тартыклар;

-кушылма авазлар.

Предметара бәйләнеш

Әйләнә-тирә дөнья.

Ресурслар:

-төп

-өстәмә

-“Әлифба” дәреслеге, 1 сыйныф. И. Х. Мияссарова,

Ф. Ш. Гарифуллина, Р. Р. Шәмсетдинова.

-Методик кулланма “Әлифба”. И. Х. Мияссарова,

 Ф. Ш. Гарифуллина, Р.Р. Шәмсетдинова.

Интернет-ресурслар: http://balarf.ru 

Пространствоны оештыру

Фронталь, парларда, индивидуаль.

Дәрес этаплары

Укытучы

эшчәнлеге

Укучы

эшчәнлеге

УУГ

I.Мотивация.

Максат.

 Укучылар белән дәрескә уңай атмосфера тудыру.

Сыйныфта уңай атмосфера, балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру (Слайд 1)   

Хәерле көн, укучылар! Бер-беребезгә карап, иптәшләребезгә елмаю бүләк итик.

Укучылар елмаялар,

Кәефләрен ачыклыйлар.

   

Коммуникатив: 

уку процессын оештыру; үз хисләреңне белдерү һәм бәяләү.

II. Белемнәрне актуальләштерү.

 

Максат. Сүзгә аваз анализы ясау күнекмәләрен ныгыту.

http://tatarschool.ru/media/tth1 

- Балалар, без хәзер “Өемне табарга булыш” дип аталган уен уйнап алырбыз. Өйләрнең  берсендә сузык аваз хәрефләре, икенчесендә тартык аваз хәрефләре яши икән. Әйдәгез, булышыйк әле аларга. (ике укучы тактада эшли)

-Иптәшләрегезнең җаваплары белән килешәсезме?(әйе, килешәбез)

-Бик яхшы! Молодцы!

Тактада таратып хәрефләр  һәм “Тартык авазлар”, “Сузык авазлар” дип язылган өйләр урнаштырылган.

Тактада  эленгән хәрефләрне, өйләргә урнаштыралар

1 нче өй:                                              а, ә, у, ү, о, ө, ы,э, и,

2 нче өй: л, м, н, ң, р, й.в-ф, г-к, д-т, з-с, б-п,

Танып белү: эзләнү, уку өчен кирәкле мәгълүматларны табу; сүз модельләре төзү.

Коммуникатив: 

укытучы белән диалогка керү; коллектив фикер алышуда катнашу.

III. Яңа белемнәрне проблема аша аңлату.

Максат. Аваз анализлауда кыенлык тудыру

  • Бүген безгә кунакка малайлар килгән. Алар урамда уйнаганда иптәшләрен югалтканнар. Әйдәгез без аларга да  ярдәм итик. Карагыз әле, алар янында хәрефләр дә күренә.
  • Сез аңладыгызмы сер нәрсәдә? ВӘЛИ-ФАИЛ белән дус икән (слайд 2)
  • Әйдәгез парларда эшләп алабыз.Конвертларыгызда исемнәр язылган карточкалар бар.  Малайларга парларын табарга ярдәм итәргә кирәк..
  • Кемнең иптәше табылмады?
  • Женяның.
  • Кем булыр икән ул малайның исеме?

        

Ни өчен?

(Слайд 3)

-Без бүген нинди аваз һәм хәреф белән танышабыз, балалар?

 

Парларда эш: бирелгән малай.

 исемнәрен парлап урнаштыралар

Вәли– Фаил

Булат - Петя

Гали - Кәрим

Данил - Таһир

Зариф – Самат

Женя -  Шамил

-Шамил

Исемнәр парлы тартыкларга башланган.

Дәреснең темасын әйтәләр:

[ш] авазын, Ш, ш  хәрефләрен өйрәнербез, алар белән сүзләр укырбыз

Регулятив: уку материалында укытучы күрсәткән ориентирны аңлау.

Танып белү: сүз моделе төзү; анализ алымын куллану.

Коммуникатив:коллектив фикер алышуда катнашу; укытучы белән берлектә эшчәнлекне планлаштыру.

Шәхси: танып белү мөмкинлеген үстерү; уку эшчәнлеге мотивын ачыклау

IV. Яңа белемнәр ачу.

 

Максат. [ш],  авазы, Ш, ш хәрефләре белән танышу.

[ш] авазын ачыклау алгоритмын тәкъдим итү:

Укучылар, барыбыз да бергә [ш] авазын әйтәбез.

[ш] – сузыкмы, тартыкмы? Ни өчен?

Ә хәзер колакларыгызны каплап әйтегез: [ш] – яңгыраумы, саңгыраумы?

http://tatarschool.ru/mmedia/tth1/multimedia/videos/video/Scene_09,2.webm

Схемада бу аваз нинди шартлы билге белән белдерелер?

Ул кайсы авазга охшаш әйтелә?

        

Ә хәзер тактага карыйк . Рәсемнәрдә нәрсә сурәтләнгән? (Тактада рәсемнәр ябыштырылган)

Бер сүздә (каток) авырлык туа

-Балалар нишли?

Бу каток-шугалак.

Бу сүзләрдә бер үк нинди аваз кабатлана?

-Әйдәгез бу сүзләрне схема дәфтәренә язып куябыз.

 -Ә хәзер сүзгә схема төзибез, авазларны әйтәбез, хәрефләр белән билгелибез. (Слайд 5-6)

 (4 сүзне парларда эшлиләр. 2 сүз мөстәкыйль эш(Слайд7)

Әйдәгез тикшерик әле. (Слайд 8-9)

Авазны хор белән әйтәләр.

Тартык аваз булуын, аны әйткәндә һава агымының тоткарлыкка очравын әйтәләр.

Саңгырау тартык,

квадрат белән белдерелүен әйтәләр

Кыш, башлык, кош, тимераяк

Тимераякта йөриләр

 

[ш] авазы.

Кыш, шугалак

Кош, башлык

Регулятив:

укытучы белән берлектә яңа материалны ачу.

Танып белү: сүз моделе төзү; анализ алымын куллану.

Коммуникатив: 

диалогта катнашу; иптәшеңне тыңлау.

Шәхси: уку материалына кызыксыну  

белдерү.

Физкультминут

“Ак куянкай” физминуткасы

http://tatarschool.ru/mmedia/tth1/multimedia/learns/video/ap%20ak%20kuyan.webm

V.Тел кулланышында беренче кат  ныгыту.

Максат. 

Уку  һәм сөйләм күнекмәләрен үстерү.

  1. Рәсем буенча эшне оештыру:

        Слайд (11)

Кыш, башлык, кош, шугалак сүзләрен кулланып хикәя төзергә.

2) Г. Тукай портретын карау.

Г.Тукай кем ул? соравына җавап бирү.(Слайд 12)

Г.Тукайның”Ташбака белән Куян” мәсәлен уку. (Слайд 1) 

3) Гөжләп уку.

4) Чылбыр буенча уку.

Сорауларга җавап бирү:

  1. Ташбака белән куян нишләргә уйладылар?
  2. Ни өчен ташбака беренче килде?

Менә салкын кыш җитте. Бөтен җирне ап-ак кар каплады. Балалар башлыкларын, туннарын, итекләрен киеп шугалакка килгәннәр. Аларга ияреп Акбай да килгән. Миләш ботакларына кунган кошлар балаларның тимераякта шуганнарын карап тора. Балаларга шугалакта бик күңелле булды!

Текстны укыйлар, җөмләнең баш хәрефтән башлануын, ахырында нокта куелуын искәртәләр.

Укытучы сорауларына җавап бирәләр.

Танып белү: 

дәреслектә ориентлашу; текст белән эшләү.

Коммуникатив:

 диалогта катнашу; коллектив фикер алышу.

Шәхси: яңа белемгә кызыксыну белдерү.

VI.Рефлексия.

Максат. 

Дәрестәге эшчәнлеккә нәтиҗә ясау

Дәрес эшчәнлеген гомумиләштерү, нәтиҗә ясау:

  • Без бүгенге дәрестә нәрсә өйрәндек?
  • [ш], авазы нинди аваз?
  • Дәрес сезгә ошадымы?

Укытучы укучылар эшчәнлеген бәяли, кәефне ачыкларга тәкъдим итә:

Укучылар, дәрес башында кәефләребез барыбызныкы да яхшы иде. Дәрес ахырында ул нинди калды икән? Үз кәефегезне белдереп, кояшта  авыз ясагыз.

Дәрестә бик актив катнаштыгыз, молодцы!

Әңгәмәдә катнашалар.

Танып белү: фикерләүдә логик чылбыр төзү

Регулятив: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

Шәхси: үз уңышларыңың (уңышсызлыкларыңың) сәбәпләре турында фикер йөртү

C:\Users\Домашний\Desktop\1 А ДОКУМЕНТЫ\фото 2017\DSC_3315.JPG

C:\Users\Домашний\Downloads\IMG-20170120-WA0001.jpg

C:\Users\Домашний\Downloads\IMG-20170120-WA0004.jpg


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 2

Малайларга иптәшләрен табарга ярдәм ит Вәли- Фаил

Слайд 3

Вәли – Фаил Булат - Петя Гали - Кәрим Данил - Та Һ ир Зариф – Самат Женя -

Слайд 4

Шамил Ж еня – Ш амил

Слайд 5

Тартыкмы, сузыкмы? Яңгыраумы, саңгыраумы

Слайд 6

кыш

Слайд 7

Шугалак

Слайд 8

КОШ БАШЛЫК

Слайд 9

кош

Слайд 10

Башлык

Слайд 11

Ял минуты

Слайд 13

Габдулла Тукай “ Ташбака белән Куян”

Слайд 14

Ташбака белән Куян , узышмакчы булып , бер тауга таба йөгерешә башлаганнар .

Слайд 15

Куян , үзенең йөгереклегенә ышанып , юлда ятып йоклаган . Куян йокысыннан уянып караса ,

Слайд 16

Ташбака әллә кайчан тауга барып җиткән ! Инде безнең Куян артка калганына үкенгән , л әкин инде соң булган .


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әдәби уку дәресенә технологик карта 1 класс өчен

"Туган тел" дәреслегенең 1 нче темасына дәрес эшкәртмәсе ....

"9 санын тапкырлау. 9 га бүлү". Математика дәресенә технологик карта. 3 сыйныф (УМК "Перспектива")

"9 санын тапкырлау. 9 га бүлү". Математика дәресенә технологик карта. 3 сыйныф (УМК "Перспектива")...

Татар теле дәресенә технологик карта 3 нче сыйныф, “Перспективалы башлангыч мәктәп ”

3нче сыйныфта татар теленнән "Алмашлык" темасы буенча белемнәрне системалаштыру дәресе....

Татар теле дәресенә технологик карта

2 класс татар теле дәресенә технологик карта. Татар теле дәреслеге, автор  З.И. Җамалетдинова . Антонимнар турында төшенчә  бирү;  укучыларның уйлау, фикерләү сәләтен, иҗади а...

1 нче сыйныф өчен татар теле дәресенә технологик карта

1 сыйныф.Рус төркеме. Татар теле. "Мәктәптә" темасы....

Әдәби уку дәресенә технологик карта. Тема: [ч] авазы, Ч,ч хәрефләре.

                 Укучыларны тартык[ ч] авазы, аның үзлекләре, хәрефе белән таныштыру ,язырга өйрәтү; сөйләмнән авазны аерып алу күнекмәсе форма –...