Татар теле дәресенә технологик карта
план-конспект занятия (2 класс) на тему

Набиуллина Гулия Заудатовна

2 класс татар теле дәресенә технологик карта. Татар теле дәреслеге, автор  З.И. Җамалетдинова . Антонимнар турында төшенчә  бирү;  укучыларның уйлау, фикерләү сәләтен, иҗади активлыгын, дөрес язу күнекмәләрен үстерү; үзара дуслык, ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_tele_achyk_dres.rar1.49 МБ

Предварительный просмотр:

Татар теле дәресенә технологик карта

Тема

Антонимнар

Максат

Антонимнар турында төшенчә  бирү;  укучыларның уйлау, фикерләү сәләтен, иҗади активлыгын, дөрес язу күнекмәләрен үстерү; үзара дуслык, ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗә

Сүзләрнең мәгънәсен ачыклый белү, капма-каршы мәгънәдәге сүзләр антонимнар дип аталу төшенчәсен үзләштерү антоним сүзләрне сөйләмдә дөрес куллана белү.

Төп төшенчәләр

Капма-каршы мәгънәдәге сүзләр –антонимнар.  Антонимнар капма-каршы күренешләрне, уңай һәм тискәре якларны чагыштырып сурәтләү өчен кулланыла.

Предметара бәйләнеш

Татар теле, уку, әйләнә-тирә  белән  таныштыру

Эшне оештыру төрләре

Фронталь,  индивидуаль,  парлап эшләү

Чыганаклар :

- төп

- өстәмә

1.Татар теле дәреслеге, автор  З.И. Җамалетдинова

2. Презентация Power Point - “Антонимнар”

3. Дидактик карточкалар,  тест

Дәрес этаплары

Дәрес этабының максаты

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

ШУУГ –шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

РУУГ- регулятив универсаль уку гамәлләре

ТБУУГ- танып белү универсаль уку гамәлләре

КУУГ-  коммуникатив универсаль уку гамәлләре

Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру

Укытучы өчен максат:

психологик уңай халәт барлыкка китерү

Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.

 Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр, - диләр. Әйдәгез әле, дәресебез яхшы үтсен өчен  бер-беребезгә яхшы сүзләр әйтеп,матур  теләкләр телик.

Алдагы дәрес материалын искә төшерү.

Акыл-зиһен

Белем-гыйлем

Җитезлек-өлгерлек

Тырышлык-уңыш

Укытучы:

-Минемчә бөтен сүзләр дә ике иҗекле.

-Минемчә бөтен сүзләр дә тартыкка беткән.

-Минемчә бөтен сүзләр пары -синонимнар

  • - Шушы күтәренке кәефтә дәресебезне башлап җибәрик.

Укучылар теләкләр тели:

Укучылар килешмәсәләр кул күтәрәләр һәм ни өчен килешмәүләрен исбатлыйлар.

КУУГ: классташлар  һәм укытучы белән  уку эшчәнлеген  оештыруда хезмәттәшлек итү

ШУУГ: үзмаксат кую

Актуальләштерү. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру

Укытучы өчен максат:

элек үзләштергән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә  искә төшерү мөмкинлеге булдыру

Укучылар өчен максат: синонимнар турында искә төшерү

1. Матур язу күнегүе. Табышмак сүзләрне әйтегез.

 «И» белән башланса — пешереп ашыйлар.

«А» белән башланса —җигеп, йөк ташыйлар.

«У» белән — күргәнен яндыра, көйдерә.

 «Э» белән — дустың ул, яратсаң сөйдерә.

-Бу сүзләр нәрсәләре белән охшаш?

-Бер юлга сузык авазлардан чылбыр төзеп язабыз.

2.Сүзлек сүзләр өстендә эшләү.18 нче бит Пөхтә, ният.

3. Өй эшен тикшерү.Кемгә өй эшен эшләү кызыклы булды? Кемгә өй эшен эшлисе җиңел булды? Нәрсә һәр кешегә кирәк һәм аны һәр кешегә телиләр?

 

Дәфтәргә число, сыйныф эшен язу.

Укучыларның җаваплары тыңлана. (Ит, ат, ут, эт)Ике аваздан тора, беренче хәрефләре — сузык авазлар, икенче хәрефләре тартык аваз.

пөхтә, ният сүзләренең мәгънәләрен сүзлектән карап укыйлар.

Килешкән укучылар басалар.

Саулык, сәламәтлек, тазалык, исәнлек.

29 нчы күнегүне тикшерү, үзбәя.

ТБУУГ: сузык авазларны аерып әйтү,

КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив  фикер алышуда катнашу

Уку мәсьәләсен кую

Укытучы өчен максат:

яңа белемнәр  кабул итүне оештыру һәм  үзләштерүгә юнәлеш бирү

Укучылар өчен максат: килеп туган уку мәсьәләсен анализлау;  дәреснең темасын, максатын билгели белү

17 бит

- Рәсемнәрне игътибар белән карагыз. Алар буенча нинди мәгънәдәге сүзләр уйлап була?

- Бүгенге дәрестә нәрсә турында өйрәнәчәкбез?

 -Дәрескә нинди максат куярсыз?

Укучыларның җаваплары

Төркемнәрдә эшлиләр. Тикшерү, үзбәя.

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

КУУГ: коллектив  фикер алышуда катнашу

Танып-белү эшчәнлеге.  Уку мәсьәләсен чишү.

Укытучы өчен максат:

антоним турында күзаллау булдыруда ярдәм итү

Укучылар өчен максат:

Капма каршы сүзләр китереп раслый белү

Антоним сүзләр табу. (Презентация- слайд)Антонимнарга нинди төшенчә биреп була? Нәтиҗәләрне дәреслектәге кагыйдә белән чагыштырыйк, дөрес фикер йөрттекме икән?

Антонимнар - капма-каршы мәгънәдәге сүзләр

 Дәреслекнең 17нче битендәге кагыйдә өстендә парлап эшлиләр,  берничә укучы кагыйдәне сөйләп күрсәтә. Үзбәя .

ТБУУГ: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне

 аерып алу нигезендә

кагыйдә формалаштыру

КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү

РУУГ:  үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

физминутка

Кирлемән уены

Утырабыз, сулга борылабыз, уңга, кулларны төшерәбез, якынга карыйбыз , еракка карыйбыз, тик торабыз, атлыйбыз, басабыз.

Хәрәкәтнең киресен үтиләр

Яңа белемнәрне ныгыту

Укытучы өчен максат:

 яңа мәгълүмат туплауда өстәмә әдәбият куллану;  белемнәрне күнегүләр ярдәмендә  ныгыту мөмкинлеге булдыру

Укучылар өчен максат: яңа белемнәрне дәреслек һәм өстәмә әдәбият кулланып камилләштерү

Дәреслек белән эш.

  1. 30 нчы күнегү.

Антонимнар  ни өчен кулланыла?

Слайдлар карала.

Көн-төн

Усал-юаш

Чиста-пычрак

  1.  Калын хәрефләр бирелгән сүзләр урынына аларның антонимнарын куеп язу.

Яңгырлы көн. Салкын җил исә. Күктә кара болытлар йөзә. Урамда бик күңелсез.

Парың тап уены

 

Сүзләргә антонимнар уйлап язалар. Антоним парлар кулланып җөмләләр төзеп әйтәләр.

Дәреслекнең 18нче битендәге кагыйдә өстендә парлап эшлиләр,  берничә укучы кагыйдәне сөйләп күрсәтә. Үзбәя .

Капма-каршы күренешләрне, уңай һәм тискәре якларны чагыштырып сурәтләү өчен кулланыла.

Кояшлы, җылы, ак, күңелле сүзләрен куеп язалар

РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү

КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең  гамәлләрен бәяләү

Яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану һәм тикшерү

Укытучы өчен максат: яңа белемнәрне мөстәкыйль  куллану мөмкинлеге булдыру

Укучылар өчен максат: синонимнар, антонимнар турында белемнәрне практик куллана белү

2. Дидактик уен “үрмәкүч?”

карт-яшь

пычрак- чиста

иске-яңа

шатлык-кайгы              

3. Тест  

Соңыннан  тикшерәләр,  эшләрен бәялиләр.

Төркемнәр ярыша.Антоним сүзләрне тоташтыру.

1.Салкын сүзенең антонимы

А. ак

Б. җылы

В. көзге

2.Уңган сүзенең синонимы.

А. җыйнак

Б. ялкау

В. Тырыш

3.Синоним сүзләр.

А. Йомшак, каты

Б. Тырыш, уңган

В. Ерак, якын

4.Күчерелмә мәгънәле сүз булган җөмлә.

А. Безгә дәү әни килә.

Б. Тиздән кыш килә.

В. Буген дәү әти килә.

5. Антоним сүзләр.

А. Әшчән-ялкау

     Б. Җылы-җайлы

В. Юмарт-чиста

ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау

ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү

РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

Уку эшчәнлеген йомгаклау.

Укытучы өчен максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау,  белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү

Укучылар өчен максат: үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү

Укытучы өчен максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату

Укучылар өчен максат: өй эшен дөрес башкару

1. Рефлексия.

- Бүгенге дәрестән үзегез өчен нинди яңалыклар алдыгыз?  Дәрес сезгә нәрсә бирде?

2. Белемнәрне  бәяләү.

3. Өй эше.32 нче күнегү. Антонимнар кергән өч мәкаль  табып язарга.

Балаларның җаваплары

ШУУГ: үз уңышларың / уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле дәресенә технологик карта 3 нче сыйныф, “Перспективалы башлангыч мәктәп ”

3нче сыйныфта татар теленнән "Алмашлык" темасы буенча белемнәрне системалаштыру дәресе....

1 нче сыйныф өчен татар теле дәресенә технологик карта

1 сыйныф.Рус төркеме. Татар теле. "Мәктәптә" темасы....

Татар теле дәресенең технологик картасы “Бәйлек сүзләр”

ТемаБәйлек сүзләр(алдында,артында,янында,каршында,өстендә, астында)Дәреснең максатларыАлдында, артында, янында, каршында, өстендә, астында сүзләр турында төшенчә бирү;балаларның уйлау, фикерләү сәләте...

«Мәктәптәге предмет һәм җиһазлар» темасына татар теле дәресенең технологик картасы »

laquo;Федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында татар телен һәм әдәбиятын туган тел буларак укытуда инновацияләр» темасы буенча белем күтәрү курслары кысаларында.Хәзерге вакытта дәрес...

4 сыйныфта үткәрелгән татар теле дәресенең план-конспекты

Тема: Бәйлекләр һәм бәйлек сүзләрМаксатлар: бәйлек һәм бәйлек сүзләр турында төшенчә бирү; аларны башка сүз төркемнәреннән аера һәм җөмләдә дөрес кулланырга өйрәтү;балаларның уйлау, фикерләү сәләтен, ...

2 СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЕНӘ ТЕХНОЛОГИК КАРТА

Билгене белдерә торган сүзләр...