«Мәктәптәге предмет һәм җиһазлар» темасына татар теле дәресенең технологик картасы »
план-конспект урока (2 класс) на тему

«Федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында татар телен һәм әдәбиятын туган тел буларак укытуда инновацияләр» темасы буенча белем күтәрү курслары кысаларында.

Хәзерге вакытта дәресләр ФДББС (ФГОС) шартларына туры килергә тиеш. Укыту һәм тәрбиянең гомуми нәтиҗәләре иҗтимагый, шәхси, танып-белү һәм коммуникатив үсешне тәэмин итеп, укучыларның белемнәрен, күнекмәләрен үстереп, дөньяны танып белүгә әзерләп, хезмәттәшлеккә, үзлегеннән белем алуга, камиллеккә омтылучы шәхес тәрбияләүгә барып тоташа.

Укытуның төп максаты: укучыларның культурасын, шәхесен, танып белү эшчәнлеген үстерү. Белем һәм тәрбия процессының төп нигезе булган үсеш универсаль укыту эшчәнлеген формалаштыру аша булдырыла.

ФДБС яңа төшенчә кертә – ул уку ситуациясе. Яңа таләпләр буенча укытучы алдына түбәндәге бурыч куела: уку эшчәнлегенең структур берәмлекләре буларак, уку ситуацияләрен тудырырга өйрәнү, уку бурычларын уку ситуацияләренә күчерә белү.

Дәрес барышын технологик карта  формасында язу дәресне әзерләгәндә үк һәр этапта уку эшчәнлегенең төрләре, чаралары,  методлары, эчтәлегенең ни дәрәҗәдә дөрес һәм төгәл сайланганлыгын бәяләргә мөмкинлек бирә. Алдагы адым – дәреснең һәр этабын бәяләү, эчтәлекне дөрес сайлауны, кулланылган метод һәм формаларның төгәллеген бәяли. [1:44]

“Технологик карта” төшенчәсе педагогика фәненә төгәл, техника җитештерү өлкәләреннән килеп керә. Технологик карта – җитештерелгән эшләнмәнең эшкәртелү процессын, составын, чималын, технологик режимын, коралларын, җитештерелү вакытын, җитештерүченең квалификациясен һ.б. тасвирлаган технологик документациянең бер формасы. Дәреснең технологик картасы -  дәресне сыйфатлы һәм нәтиҗәле итеп укытуны тәэмин итәрдәй методик эшчәнлекнең заманча формасы, дәрес сценариенең гомуми-график формудагы чагылышы, аны проектлаштыруның нигезе, ФДББС таләпләре буенча төп белем бирү программасында каралган нәтиҗәгә ирешү мөмкинчелеге, укучы белән укытучының планлаштырылган педагогик хезмәттәшлеге. [1:45]

Проект эшебезнең темасы итеп Рус төркемнәренең 1 нче сыйныфында  “Мәктәптәге предмет һәм җиһазлар” темасына татар теле дәресенең технологик картасы дип алдык. Хезмәтебезнең төп максаты проблеманы теоретик яктан өйрәнеп, 1 нче сыйныфның рус төркемендә  татар теле фәне буенча “Мәктәптәге предмет һәм җиһазлар” темасына дәреснең технологик картасын төзү һәм гамәлгә кертү.

Максатка ирешү өчен безнең тарафтан түбәндәге бурычлар куелды:

1. Тема буенча фәнни-методик әдәбиятны уку, анализлау, кирәкле өлешләрне сайлап алу.

2. 1нче сыйныфның  рус төркемендә “Сәлам” УМК сы белән эшләү өчен “Мәктәптәге предмет һәм җиһазлар” темасына дәреснең технологик картасын төзү һәм гамәлгә кертүгә әзерләү.

3.  Курсларда алган белемнәрне гомумиләштерү, тема буенча ФДБС таләп иткән планлаштырылган нәтиҗәләр, укучы һәм укытучы эшчәнлеген технологик картада  күрсәтү.

Хезмәтебезнең теоретик һәм гамәли әһәмияте. Әлеге хезмәтне рус мәктәпләренең рус төркеменең 1 нче сыйныфында “Мәктәптәге предмет һәм җиһазлар” темасын өйрәнгәндә кулланырга мөмкин.

“Сәлам” УМК сы буенча төзелгән укытучы китабы,                               А. Х. Мөмәтҗанова, Р. Б. Камаева төзегән методик ярдәмлек  проект эшебезнең фәнни-методик нигезен тәшкил итә.

Әлеге эштә гомумфәнни метод буларак эзләнү методы кулланылды.

Әлеге проект эшендә рус мәктәбенең рус балаларына  “Мәктәптәге предмет һәм җиһазлар” дигән теманы  аңлату алымнары күрсәтелде. Эшебезнең темасы актуаль дип саныйбыз, чөнки укучыларны татар теле белән кызыксындыру өчен яңа алымнар кулланырга кирәк һәм без бу алымнарны әлеге хезмәтебездә тәкъдим итәбез.

Хезмәт керештән, төп өлештән, йомгаклаудан һәм әдәбият исемлегеннән тора.

Керештә эшнең максатлары куелды, актуальлеге, теоретик һәм гамәли әһәмияте күрсәтелде.

Төп өлештә дәрескә төзелгән технологик карта бирелде.

Йомгаклауда тема буенча төп нәтиҗәләр күрсәтелде.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Скачать:

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

ПРОЕКТ ЭШЕ ТЕМА: «Мәктәптәге предмет һәм җиһазлар» темасына татар теле дәресенең технологик картасы» Башкардылар : Казан шәһәре Идел буе районы 83 нче лицей-Белем бирү үзәгенең I квалифика цион категорияле татар теле һәм әдәбияты у кытучылары Нуриәхмәтова Фәридә Рифкат ь кызы Зарипова-Иманкулова Гөлчирә Рөстәм кызы, Шиһабетддинова Римма Римнур кызы

Слайд 2

Проект эшене ң максаты: Проблеманы теоретик яктан өйрәнеп, 1 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле фәне буенча “Мәктәптәге предмет һәм җиһазлар” темасына дәреснең технологик картасын төзү һәм гамәлгә кертү.

Слайд 3

Проект эшене ң бурычлары: 1. Тема буенча фәнни-методик әдәбиятны уку, анализлау, кирәкле өлешләрне сайлап алу. 2. 1нче сыйныфның рус төркемендә “Сәлам” УМК сы белән эшләү өчен “Мәктәптәге предмет һәм җиһазлар” темасына дәреснең технологик картасын төзү һәм гамәлгә кертүгә әзерләү. 3. Курсларда алган белемнәрне гомумиләштерү, тема буенча ФДБС таләп иткән планлаштырылган нәтиҗәләр, укучы һәм укытучы эшчәнлеген технологик картада күрсәтү.

Слайд 4

Хезмәтебезнең теоретик һәм гамәли әһәмияте – рус мәктәбенең рус төркеменең 1 нче сыйныфында “Мәктәптәге предмет һәм җиһазлар” темасын өйрәнгәндә кулланырга мөмкин булу. “Сәлам” УМК сы буенча төзелгән укытучы китабы, А. Х. Мөмәтҗанова, Р. Б. Камаева төзегән методик ярдәмлек проект эшебезнең фәнни-методик нигезен тәшкил итә.

Слайд 5

Эчтәлек 1.КЕРЕШ 2.ТӨП ӨЛЕШ. Рус төркемнәренең 1 нче сыйныфында “Мәктәптәге предмет һәм җиһазлар” темасына татар теле дәресенең технологик картасы 3.ЙОМГАКЛАУ 4.ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ

Слайд 6

Дәреснең технологик картасы Дәрес этаплары: Оештыру этабы Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү Күзләрне ял иттерү (гимнастика ) Яңа белемнәрне үзләштерүне беренчел тикшерү Яңа белемнәрне беренчел ныгыту Дәрескә нәтиҗә ясау. Рефлексия

Слайд 7

“Дөрес әйт” Аудиоязманы тыңлыйлар, кабатлыйлар.”Бу нәрсә?” соравына җавап бирәләр.Бер-берсенә сораулар бирәләр

Слайд 8

1 2 3 4 5 Безнең сыйныфка к үбәләк очып килгән. Ул указка урынына ярдәмче. Әйдәгез, күзләр белән күбәләкне куып тотып карыйк.

Слайд 9

“Предметларны тап”

Слайд 10

“Рәсем яса”

Слайд 11

Миңа дәрес кызыклы булды .... Миңа авыр булды ..... Мин аңладым ....

Слайд 12

Йомгак 1 . Тема буенча фәнни-методик әдәбиятны укыдык, анализладык, кирәкле өлешләрне сайлап алдык. 2. 1 нче сыйныфның рус төркемендә “Сәлам” УМК сы белән эшләү өчен “Мәктәптәге предмет һәм җиһазлар” темасына дәреснең технологик картасын төзедек. 3. Курсларда алган белемнәрне гомумиләштереп, тема буенча ФДБС таләп иткән планлаштырылган нәтиҗәләр, укучы һәм укытучы эшчәнлеген технологик картада күрсәттек.

Слайд 13

Әдәбият исемлеге 1. Мөхәммәтҗанова А. Х., Камаева Р. Б. / Татар теле һәм әдәбият укытучысына ярдәмгә: ФДББС турында белешмәлек һәм терәк схемалар: методик ярдәмлек / А.Х. Мөхәммәтҗанова, Р.Б. Камаева // Казан: ТРМҮИ, 2015. – Б 68. 2. “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы(Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбе,10-11 нче сыйныфлар)”\ Төзүче - авторлары: Р. З. Хәйдәрова,К. С. Фәтхуллова, Г.М. Әхмәтҗанова- Казан, 2013 ел. 3. Учебное пособие (уку әсбабы): Татарский язык. 1 класс: учебник для общеобразовательных учреждений с прил.на электрон.носителе / Р.З.Хайдарова, Н.Г.Галиева. Изд-во “Татармультфильм”. – К. : Татармультфильм, 2012. – 100 с.

Слайд 14

Иг ъ тибарыгыз өчен рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

1нче сыйныфта "1санын алу" темасына математика дәресенең технологик картасы

“Математика” дәреслеге, 1класс, А. Л. Чекин; УМК "Перспективная начальная школа"...

Татар теле дәресенә технологик карта 3 нче сыйныф, “Перспективалы башлангыч мәктәп ”

3нче сыйныфта татар теленнән "Алмашлык" темасы буенча белемнәрне системалаштыру дәресе....

Татар теле дәресенә технологик карта

2 класс татар теле дәресенә технологик карта. Татар теле дәреслеге, автор  З.И. Җамалетдинова . Антонимнар турында төшенчә  бирү;  укучыларның уйлау, фикерләү сәләтен, иҗади а...

1 нче сыйныф өчен татар теле дәресенә технологик карта

1 сыйныф.Рус төркеме. Татар теле. "Мәктәптә" темасы....

Татар теле дәресенең технологик картасы “Бәйлек сүзләр”

ТемаБәйлек сүзләр(алдында,артында,янында,каршында,өстендә, астында)Дәреснең максатларыАлдында, артында, янында, каршында, өстендә, астында сүзләр турында төшенчә бирү;балаларның уйлау, фикерләү сәләте...

2 СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЕНӘ ТЕХНОЛОГИК КАРТА

Билгене белдерә торган сүзләр...