Татар теле дәресенең технологик картасы “Бәйлек сүзләр”
план-конспект урока (3 класс) на тему

Хакимова Айслу Рустамовна

Тема

Бәйлек сүзләр(алдында,артында,янында,каршында,

өстендә, астында)

Дәреснең максатлары

Алдында, артында, янында, каршында, өстендә, астында сүзләр турында төшенчә бирү;

балаларның уйлау, фикерләү сәләтен, иҗади активлыгын, дөрес язу күнекмәләрен үстерү;  

укучыларда әдәплелек сыйфатлары тәрбияләү.

Дәрес тибы

Яңа белемнәрне ачу

Планлаштырылган  нәтиҗәләр

Шәхесә кагылышлы (Ш) үз вакытыңны нәтиҗәле, кызыклы файдалы итеп планлаштыра, оештыра белү

Метопредмет:

Танып-белү(Т): чагыштыру, анализлау, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау; сөйләм төзү.

Коммуникатив (К): сүзләрне дөрес һәм урынлы куллану, укытучы һәм сыйныфташлары белән теләктәшлектә булу; башкалар сөйләмен тыңлау һәм үз фикереңне җиткерү, дәлилләү; парларда, төркемдә эшли белү.

Регулятив (Р): үз эшчәнлегеңне планлаштыру, хаталарны табу; эш нәтиҗәсен бәяләү; төзәтү, тикшерү, үз контроль, үз регуляция.

Предмет(П) : тема буенча кыска сөйләм берәмлекләрен төзи белү; тема буенча сорауга җавап бирә белү.

Предметара бәйләнеш

Рус теле, әдәбият

Төп төшенчәләр

Алдында,артында,янында,каршында, өстендә, астында.

Сыйныф

3нче сыйныф рус төркеме

 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татар теле дәресенең технологик картасы “Бәйлек сүзләр”

Башкаручы: Хакимова Айслу Рөстәм кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Эш  урыны : Аксубай районы

Аксубай 3нче урта гомуми белем бирү мәктәбе

Казан - 2017

Тема

Бәйлек сүзләр(алдында,артында,янында,каршында,

өстендә, астында)

Дәреснең максатлары

Алдында, артында, янында, каршында, өстендә, астында сүзләр турында төшенчә бирү;

балаларның уйлау, фикерләү сәләтен, иҗади активлыгын, дөрес язу күнекмәләрен үстерү;  

укучыларда әдәплелек сыйфатлары тәрбияләү.

Дәрес тибы

Яңа белемнәрне ачу

Планлаштырылган  нәтиҗәләр

Шәхесә кагылышлы (Ш) үз вакытыңны нәтиҗәле, кызыклы файдалы итеп планлаштыра, оештыра белү

Метопредмет:

Танып-белү(Т): чагыштыру, анализлау, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау; сөйләм төзү.

Коммуникатив (К): сүзләрне дөрес һәм урынлы куллану, укытучы һәм сыйныфташлары белән теләктәшлектә булу; башкалар сөйләмен тыңлау һәм үз фикереңне җиткерү, дәлилләү; парларда, төркемдә эшли белү.

Регулятив (Р): үз эшчәнлегеңне планлаштыру, хаталарны табу; эш нәтиҗәсен бәяләү; төзәтү, тикшерү, үз контроль, үз регуляция.

Предмет(П) : тема буенча кыска сөйләм берәмлекләрен төзи белү; тема буенча сорауга җавап бирә белү.

Предметара бәйләнеш

Рус теле, әдәбият

Төп төшенчәләр

Алдында,артында,янында,каршында, өстендә, астында.

Сыйныф

3нче сыйныф рус төркеме

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре

I. Оештыру

Укучыларда яхшы кәеф, эшлисе килү

халәте тудыру.

- Хәерле көн, укучылар!

- Кәефләрегез ничек?

-Сыйныфташларны сәламлибез.

- Бүген ничәнче декабрь?

- Атнаның нинди көне?

- Һава торышы нинди?

Дәрескә игътибарлы булу.

- Хәерле көн!

- Кояшлы көн кебек.

- Исәнме, дустым!

Хәлләрең ничек?

Мин сине күрүгә бик шат!Уңышлар телим.

-Икенче декабрь.

- Җомга көн

Ш: укытучы һәм сыйныфташларыңа хөрмәт хисе;

Р: сыйныфташ-ларың һәм укыту-чы белән уку эш-чәнлеген оештыру

II. Белем-нәрне актуальлә-штерү

Фонетик зарядка ясап, дәресне башлыйбыз.

Өй эшен тикшерү.

Сүзләр бирелә һәм балалар сүзтезмә төзиләр.

Ә-ә-ә,әйе,әле,әлбәттә

Ө-ө-ө ,өлеш, өстәл,

Ң-ң-ң, сиңа, синең, яңгыр,

Һ-һ-һ, Һади, һәм, шәһәр.

Индивид рәвештә сүзтезмә төзиләр

Т: дөрес әйтелеше өстендә эшләү

Өйрәнелгән лексик һәм грамматик берәмлекләрне кулланып сүзтезмәләр төзи белү

III. Проблемалы ситуация булдыру

Рәсемнәргә карагыз һәм сорауларга җавап бирегез.

 (слайд)

-Малай кая бара?

-Малай кайда?

-Малай кайдан китә?

-Укучылар, сез нинди сузләр кулландыгыз?

-Рус теленә тәрҗемә итик.

- Димәк , без буген дәрестә нишләрбез?

Малай өстәл яныны бара.

- Малай өстәл янында.

- Малай өстәл яныннан китә.

Янына, янында, яныннан ....

К, около, рядом, от...

Бу сүзләрне өйрәнәбез.

Т: үзләштерелергә тиешле махсус белемне проблемалы сорауларга җавап бирү; нәтиҗәләрне гомумиләштерү

IV. Яңа материалны аңлату

Калын хәрефләр белән белдерелгән сүзләргә сораулар куярга.

Оля өстәл янына утырды.

Оля өстәл яныннан китте.

Оля өстәл янында уйный.

3нче күнегү.

Нокталар урынына кушымчалар өстәп язарга. Дәфтәрләре белән алышып, бер – берсен тикшерәләр.

Ләйсән (кая?) такта яны... чыкты.

Ләйсән (кайда?) такта яны... тора.

Ләйсән (кайдан?) такта яны... китте.

Төркемдә эшләү, тикшерү, берсе җавап бирә

Оля кая утырды? Оля кайда уйны?

Оля кайдан китте?

Мөстәк эшләп, бер-берсен тикшерәләр.

Ләйсән такта янына чыкты.

Ләйсән такта янында тора.

Ләйсән такта яныннан  китте.

П: тема буенча кыска сөйләм берәмлекләрен төзи белү; тема буенча сорауга җавап бирә белү.

Т: чагыштыру, анализлау, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау; сөйләм төзү.

 К: укытучы һәм

сыйныфташлары белән

теләктәшлектә булу; башкалар сөйләмен тыңлау һәм үз фикереңне җиткерү, дәлилләү; парларда эшли белү.

Р: Үз эшчәнле-геңне планлаш-тыру, хаталарны табу

V. Динамик пауза

Фолоу зе лидер.

- Без сезнең белән хәзер аз гына ял итеп алабыз.

Музыка уйный башлау белән беренче укучы, ул лидер, нәрсә эшли калганнар кабатлый

Ш: үз вакытыңны нәтиҗәле, кызыклы файдалану

VI. Яңа белемнәрне системага салу

1.Укучылар, бүген дәрестә алган белемнәрегезне кулла-нып,  диалог төзегез. Үрнәк өчен  5нче күнегүдә бирелгән диалогларны карап китик.

2. Куиз-куиз – трейд.

 

Укучыларның җаваплары

Парларда эш

Парларда эш

Сорау белән җавап язалар.

“Молодец, рәхмәт миңа синең белән эшләргә бик рәхәт булды”

Т: Аңлап һәм ирекле сөйли белү, белемнәрне структуралаштыру, төп төшенчәне аеру; анализ, чагыштыру, үрнәк буенча эшләү.

К: әйтергә теләгән

фикереңне сөйләм

нормаларына китереп

формалаштыру;

үз фикереңне төгәл, тулы белдерү;

 парларда эшли белү.

Р: эшне җаваплы, аңлап башкару

VII. Реф-лексия

1.Бүгенге дәрестән үзегез өчен нинди яңалыклар алдыгыз?  

Дәрес сезгә нәрсә бирде?

2.Билгеләр кую

3.Өй эше бирү

1.57 бит 4нче күнегү

2.Алдында, артында, янында, каршында, өстендә, астында сүзләрен кулланып хикәя язу

3. Алдында, артында, янында ....сүзләренә рәсем ясап килергә

Балаларның җаваплары

Дәресне һәм дәрестә үз эшчәнлегеңне бәяләү.

Укучы, үз мөмкинлекләреннән чыгып,  өй эше сайлый.

Р: эш нәтиҗәсен бәяләү; төзәтү, тикшерү, үз контроль, үз регуляция

К: үз фикереңне төгәл, тулы белдерү, дәлилләү Ш:үз уңышларың  уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

Т: дифференция-ләштерелгән биремне саулау

Кулланылган әдәбият исемлеге

1.”Фән һәм мәктәп”, “Мәгариф”  журналлары, “Ачык дәрес” газетасы

2. Гыймадиева Н.С., Галләмова Р.В., Сафина С.Р. Үзебез язабыз: Башлангыч сыйныфлар өчен сочинениеләр.-Казан: “Гыйлем” нәшрияты, 2008.

3. Р.З. Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова “Күңелле татар теле”, ике кисәктә, Казан “Татармультфильм” нәшрияты, 2013.  

Интернет – ресурслар

Edu tatar. ru.  Цифровые образовательные ресурсы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

1нче сыйныфта "1санын алу" темасына математика дәресенең технологик картасы

“Математика” дәреслеге, 1класс, А. Л. Чекин; УМК "Перспективная начальная школа"...

Татар теле дәресенә технологик карта 3 нче сыйныф, “Перспективалы башлангыч мәктәп ”

3нче сыйныфта татар теленнән "Алмашлык" темасы буенча белемнәрне системалаштыру дәресе....

Татар теле дәресенә технологик карта

2 класс татар теле дәресенә технологик карта. Татар теле дәреслеге, автор  З.И. Җамалетдинова . Антонимнар турында төшенчә  бирү;  укучыларның уйлау, фикерләү сәләтен, иҗади а...

1 нче сыйныф өчен татар теле дәресенә технологик карта

1 сыйныф.Рус төркеме. Татар теле. "Мәктәптә" темасы....

«Мәктәптәге предмет һәм җиһазлар» темасына татар теле дәресенең технологик картасы »

laquo;Федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында татар телен һәм әдәбиятын туган тел буларак укытуда инновацияләр» темасы буенча белем күтәрү курслары кысаларында.Хәзерге вакытта дәрес...

2 СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЕНӘ ТЕХНОЛОГИК КАРТА

Билгене белдерә торган сүзләр...