1 нче сыйныф өчен татар теле дәресенә технологик карта
план-конспект урока (1 класс) по теме

1 сыйныф.Рус төркеме. Татар теле. "Мәктәптә" темасы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 1_nche_klass_ochen_tatar_tele_dresen_tehnologik_karta.docx17.57 КБ

Предварительный просмотр:

1 нче класс өчен татар теле дәресенә технологик карта.

 

Тема

Мәктәптә.

Максаты

  1. Яңа  темага  кагылышлы  сүзләр  белән  таныштыру. (белем бирү максаты)
  2. Уеннар  уйнау  өстендә  логик  фикерләү  сәләтен,  мөстәкыйльлекләрен  үстерү. (фикерләү  сәләтен  үстерү  максаты)
  3. Сөйләм  телен  үстерү.  Татар  алфавитында  гына  булган  авазларны  дөрес  әйтү  өстендә  эшләү.

Көтелгән нәтиҗә

Мәктәп  кирәк-яракларын  аера  алырга,  аларны  сөйләмдә  дөрес  куллана  алырга  ирешү.

Төп төшенчәләр

“Мәктәп” темасына кагылышлы  сүзләр:  мәктәп,  китап,  дәфтәр,  пенал,  карандаш,  бетергеч,  портфель,  каләм.

Предметара бәйләнеш

Татар теле, уку, әйләнә -тирә белән таныштыру.

Ресурслар

татар  теле  дәреслеге  1  сыйныф  Хайдарова Р.З., слайдлар,   “Портфельне  җый” уены.

Класс белән эш

Парлы,  индивидуаль,  фронталь  эш.

Үткәрү технологиясе

Һәр этапның өйрәтү һәм үстерешле биремнәре

Һәр этапның диагностик биремнәре

1 этап.Оештыру өлеше.

Максат:укучылар белән дәрескә уңай атмосфера тудыру

Көтелгән нәтиҗә: дәрескә уңай психологик халәт булдыру

1 этап. Укучылар белән дәрескә уңай атмосфера тудыру 1 нче слайд

Исәнләшү.

- Әйдәгез, бер-беребезгә хәерле иртә телик.

 Хор белән әйтү:

Хәерле иртә миңа,

Хәерле иртә сиңа,

Хәерле иртә безгә,

Хәерле иртә сезгә!

Коммуникатив блок

.Укучылар җөмлә ахырында һәрберсе имитация  ясап,уңай атмосфера тудыралар.

Шәхес буларак блок(әхлакый-этик бәяләү)

2 этап. Яңа тема өстендә эш.

Максаты:  мәктәп  кирәк-яракларын  дөрес итеп  әйтергә,  аларны  дөрес  куллана  алырга  өйрәтү.

2этап. Яңа тема өстендә эш.

2-10 нче слайдлар

- Бу нәрсә?  Это  что?

-Это  школа.

-Бу-мәктәп.

Мәктәп  сүзен  берничә  тапкыр  кабатлыйбыз:  аерым-аерым,  үзләре  генә  ,  күмәк,  кычкырып,  әкрен  генә.

Барлык  сүзләрне  дә  шулай  итеп  сүзлек  составына кертү.

11 нче слайд

Физкультминутка.  Слайд 11

«ТУП – ТУП»

3 этап.Яңа тема өстендә эш.

Регулятив эшчәнлек(алдан фаразлау,контроль)

Танып-белү эшчәнлеге(гомуми уку,логик,проблема кую һәм чишү)

Коммуникатив эшчәнлек(фикереңне әйтә белү,тикшерү,коррекцияләү)

Шәхес буларак эшчәлек(әхлакый-этик бәяләү)

4 этап. Ныгыту.

Максаты: алган белемнәрне ныгыту

Көтелгән нәтиҗә:

--уен  барышында  мәктәп  кирәк-яракларын  гына  сайлап  алып,  аларны  атау.

4 этап. Ныгыту.

Мөстәкыйль  рәвештә  “Портфельны  җый”  уены  уйнала.  Уйналган  уенның  нәтиҗәләрен  тикшерү.

Бер-берсенә  бәя  бирәләр.

Кызыл – барысы  да  дөрес

Зәңгәр – 1 хата

яшел – күп  хата. 

Слайд 12.  (тикшерү)

Дәреслек  белән  эш.

1-рәсем  22-бит.

-Укучылар,  дәреслекләрне  ачтык,  22-бит,  22  страница,  и  там  нашли  картинку,  что  мы  там  вдим,  нәрсә  күрәбез  рәсемдә?

-Это  школа – Бу  - мәктәп.

-Дөрес,  мәктәп,  молодцы.  Ә  мәктәп  нинди?  А  школа  какая?

-Школ  большая,  красивая.

-Ә  татарча  ничек  әйтәбез?

-Мәктәп  зур,  матур,  дөрес,  балалар.   Ә  безнең  мәктәп  нинди?

-Безнең  мәктәп  зур,  матур.

-Дөрес,  балалар,  безнең  мәктәп  тә  зур,  матур,  чиста.

  Физминутка  “Син миңа,  мин  сиңа”

“Мәктәп  кирәк-яраклары”    рәсемнәрне  буяу.

4 этап. Ныгыту.

Регулятив эшчәнлек (алдан фаразлау, контроль)

Танып-белү эшчәнлеге (гомуми уку, логик, проблема кую һәм чишү)

Коммуникатив эшчәнлек(фикереңне әйтә белү,тикшерү,коррекцияләү)

Шәхес буларак эшчәлек(әхлакый-этик бәяләү,мәгънә төзелеше)

5этап. Нәтиҗә һәм бәяләү. Рефлексия

 Максаты: Дәрестә эшләгән эшләргә нәтиҗә ясау

Көтелгән нәтиҗә:

- Мәктәп  кирәк-яракларын  белдергән  сүзләрне таба  белү

-алган белемнең куллану өлкәсен күзаллый белү

5 этап.Нәтиҗә һәм бәяләү.

-Бүгенге дәрестә сез нәрсәләр белдегез?

-Үзегез  өчен нинди яңалык ачтыгыз?

-Тагын хәтерегездә яхшырак калсын өчен ,  бер-берегезгә сөйләп карарсыз, өйгә кайткач әти- әниләрегезгә сөйләп күрсәтерсез.  Рәсемнәрегезне  өйгә  алып  кайтып  әти-әниегезгә  дә  бу  сүзләрнең  ничек  аталганлыгын  әйтеп  күрсәтерсез.

Дәрес бетте. Актив катнашуыгыз өчен бик зур рәхмәт!

5 этап. Нәтиҗә һәм бәяләү.

Шәхес буларак эшчәлек(мәгънә төзелеше, укуның дәлилләре)

Регулятив эшчәнлек (бәяләү)

Коммуникатив эшчәнлек (фикерне әйтә белү)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"9 санын тапкырлау. 9 га бүлү". Математика дәресенә технологик карта. 3 сыйныф (УМК "Перспектива")

"9 санын тапкырлау. 9 га бүлү". Математика дәресенә технологик карта. 3 сыйныф (УМК "Перспектива")...

Татар теле дәресенә технологик карта 3 нче сыйныф, “Перспективалы башлангыч мәктәп ”

3нче сыйныфта татар теленнән "Алмашлык" темасы буенча белемнәрне системалаштыру дәресе....

Татар теле дәресенә технологик карта

2 класс татар теле дәресенә технологик карта. Татар теле дәреслеге, автор  З.И. Җамалетдинова . Антонимнар турында төшенчә  бирү;  укучыларның уйлау, фикерләү сәләтен, иҗади а...

Татар теле дәресенең технологик картасы “Бәйлек сүзләр”

ТемаБәйлек сүзләр(алдында,артында,янында,каршында,өстендә, астында)Дәреснең максатларыАлдында, артында, янында, каршында, өстендә, астында сүзләр турында төшенчә бирү;балаларның уйлау, фикерләү сәләте...

«Мәктәптәге предмет һәм җиһазлар» темасына татар теле дәресенең технологик картасы »

laquo;Федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында татар телен һәм әдәбиятын туган тел буларак укытуда инновацияләр» темасы буенча белем күтәрү курслары кысаларында.Хәзерге вакытта дәрес...

2 СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЕНӘ ТЕХНОЛОГИК КАРТА

Билгене белдерә торган сүзләр...