2 СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЕНӘ ТЕХНОЛОГИК КАРТА
методическая разработка (2 класс)

Идрисова Зульфия Радиковна

Билгене белдерә торган сүзләр

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_telennn_dres_eshkrtmse.docx30.64 КБ

Предварительный просмотр:

2 СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЕНӘ ТЕХНОЛОГИК КАРТА

Укытучы

Идрисова Зөлфия Радиковна

Предмет

Татар теле

Класс

2

УМК

“Перспективалы башлангыч мәктәп”

Дәрес тибы

Яңа белем ачу

Эш алымнары

Әңгәмә, өлешчә-эзләнү, практик

Эшне оештыру төрләре

Индивидуаль,фронталь,парлап эшләү.

Тема

Билгене белдерә торган сүзләр

Дәреснең максаты

Нинди? Кайсы? сораулары ярдәмендә билгене белдерә торган сүзләрне танып-белергә, төркемләргә өйрәтү,сөйләмдә ул сүзләрнең кирәклеген төшендерү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

  1. Предмет күнекмәләр:

  - билгене белдерә торган сүзләрне  танып- белү;
- билгене белдерә торган сүзләргә  сораулар куя белү;

- текстта билгене белдерә торган сүзләрне   таба белү;

- текст белән эшли белү.

Метапредмет күнекмәләр:

Регулятив:
- уку мәсьәләсен кабул итү һәм дәрес дәвамында шуның буенча эшләү;

- куелган мәсьәлә нигезендә үз эшчәнлегеңне планлаштыру.
Танып белү:
- куелган мәсьәләне чишүдә алгоритмны куллана белү;
- язма һәм телдән сөйләмдә үз фикерләреңне формалаштыра белү;

- өлешләрдән бербөтенне төзи белү;
- гомумиләштерү.
Коммуникатив:
- сөйләмнең диалогик формасы белән эш итә белү;
- хезмәттәшлектә башкаларның фикерләрен исәптә тоту һәм карашыңны яклый белү;
- бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килү.

Шәхси күнекмәләр:

үз эшчәнлегеңне контрольдә тоту,нәтиҗәләрен анализлый һәм бәяли белү;  үз фикереңне һәм карашыңны формалаштыру

Төп төшенчәләр

Билгене белдерә торган сүзләр; нинди? кайсы? сораулары

Предметара бәйләнеш

Уку, әйләнә-тирә,рус теле

Ресурслар

  • төп

  • өстәмә

И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова. “Татар теле” дәреслеге, 2 сыйныф,  2 кисәк, К., Мәгариф-Вакыт, 2012,  50-51 нче битләр; И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова “Татар теле” эш дәфтәре 2 сыйныф,  К., Мәгариф-Вакыт, 2014, 51нче бит

Ноутбук, презентация, биремле карточкалар, яшелчә, җиләк -җимеш муляжлары

Дәрес барышы

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

I. Уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

Слайд 2

-Исәнмесез, укучылар!

Хәерле көннәр, сезгә!

Зиһен һәм тел ачкычлары

Телимен һәммәгезгә.

-Исәнмесез!

II. Белемнәрне актуальләштерү.

Слайд 3

Сүзлек диктанты

Слайд 4

1.Дәфтәрләрне ачып числоны язып куябыз.

2.Укучылар, матур язу күнекмәләрен ныгытып, Уу хәрефен язабыз

Уку кешене күзле итә.

Укыган үлмәс, укымаган көн күрмәс.

- Укучылар, алдагы дәресләрдә без нәрсәне белдергән  сүзләрне   өйрәндек?

Укый,салкын,казый,йөри,матур,йөгерә,тәмлея за, уйный,сикерә.

-Бу  сүзләр арасыннан эш-хәрәкәтне белдергән сүзләрне  табып, асларына сызыгыз.

Слайд буенча эшегезне тикшерегез.

- Санагыз,ничә сүз эш-хәрәкәтне белдерә?

Дәфтәрдә число языла.

 

Дәфтәрдә язалар.

-Эш-хәрәкәтне белдергән сүзләрне.

Дәфтәрдә язалар,сүзләрнең асларына сызалар.

Эшләрен тикшерәләр.

7 сүз

III.Уку мәсьәләсен кую.

Слайд №5

-Ә калган сүзләр сезгә танышмы? Нинди сүзләр алар?

- Сез бу сүзләрне 1 нче сыйныфта өйрәнеп үткән идегез.

- Укучылар, бүген безнең дәрес темасы ничек булачак?

-Таныш.

Салкын,матур,тәмле сүзләре.

-1нче класста без бу сүзләрне билгене белдерә торган сүзләр дип өйрәндек.

-Билгене белдерә торган сүзләрне өйрәнү.

IV.Уку мәсьәләсен чишү.

Слайд 6

- Әйдәгез, экранга карыйк. Рәсемдә күрсәтелгән предметларга билгене белдерә торган сүзләр табыгыз.

-Тиен нинди?

-Чыршы нинди?

-Алма нинди?

-Әйе, бик дөрес әйттегез.Сез уйлаган сүзләргә сорау куйыйк.

-Укучылар,дәреслекнең 50нче битендәге Тылсымчы тәкъдим иткән кагыйдә белән танышыйк.

Билгене белдерә торган сүзләр астына дулкынлы сызык сызыла. Истә калдырабыз.

 “Бу нәрсә?” уены.  

-Мин сезгә сүзләр әйтәм, ә сез нәрсә турын

да сүз барганын әйтерсез.

1.Кечкенә, ап-ак, куркак, йомшак.

2.Чиста, тирән, түгәрәк.

3.Соры,усал,ерткыч

4.Ак,йомшак,җепшек

5. кызыклы,рәсемле,яңа

-Йомшак,җирән, кечкенә

-Энәле, биек, яшел

-Кызыл,баллы, тәмле            

-Бу сүзләр нинди? соравына җавап бирә.

Кагыйдә белән танышалар.

- куян

-күл

-бүре

-кар

-китап

V.Физкультминут

ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР

Музыка астында хәрәкәтләр ясау.

Укучылар укытучы артыннан кабатлап,төрле хәрәкәтләр ясыйлар

VI. Беренчел ныгыту.

Дәреслек белән эшләү.

68нче күнегү

Билгене белдерә торган сүзләргә карап, җиләк-җимешнең исемен тап.

Дәфтәрләрдә эшлиләр

VII.  Белемнәрне үзләштерүне тикшерү

Слайд№7

Парларда эшләү.

Укучылар, мин сезгә карточкалар таратам,

предметны белдергән сүзләрне зәңгәр,

билгене белдергән сүзләрне кызыл

төскә буягыз.

зәңгәр

күл

зур

баллы

тәрәзә

агач

хәйләкәр

укучы

сусыл

төзүче

урман

тәмле

лимон

китап

түгәрәк

Балалар мөстәкыйль эшлиләр,

парларда тикшерәләр.

VII. Ныгыту.

Слайд 8

1.Дәреслек белән эшләүне дәвам итәбез.

1.69нчы күнегү. Шигырьне укы.Билгене белдерә торган сүзләрне тап.Бәйләнешле сүзләрне  үрнәктәгечә күчереп яз, билгене белдергән сүзләрнең асларына сыз.

Слайд буенча тикшерәбез.

2.Эш дәфтәрендә биремнәрне үтәү.

74нче күнегү.Текстка билгене белдергән сүзләр өстәп яз.Текстка исем куш.

______________

Җәйге ______ көн.Мин _______ күк йөзен күзәтәм.Бик биектә _________ болытлар йөзә.Болытлардан да өстә, бик биектә _______тургай сайрый.Күк йөзе ______  .

Сүзләр: зәп-зәңгәр, моңлы, аяз, эссе,

каурыйсыман.

Билгене белдергән сүзләр астына сыз.

СИМАЛТИНИУС РАУНД ТЭЙБЛ.

 3.Җөмләләр төзү

-Укучылар,бирелгән зәңгәр, баллы,җылы,җилле,кечкенә сүзләре арасыннан 3не сайлап,  җөмләләр төзеп    языгыз.

Дәфтәрдә эшлиләр.

-Көннәр аяз, алсу нур, көмеш тамчы.  

Слайд буенча тикшерәләр

Җәйге көн

Җәйге  эссе көн.Мин аяз күк йөзен күзәтәм.Бик биектә каурыйсыман болытлар йөзә.Болытлардан да өстә, бик биектә моңлы тургай сайрый.Күк йөзе зәп-зәңгәр .

Җөмләләр төзиләр һәм  бер-берсен тикшерәләр

IX. Рефлексия.

Слайд  9

- Дәреснең максаты нинди иде? Максатка ирештекме? Үзебезне карточка биреме эшләп, тикшерәбез.

- Предметның билгесен белдерә торган сүзләрне тап,асларына сыз.

Ап-ак кына,йомшак кына

Кар явып киткән кичтән.

Мондый матур,йомшак карны

Ул көтә инде күптән.

Җавапларны слайдтан тикшерәбез.

Бүген дәрестә барыгыз да яхшы эшләдегез.

Үзегезгә бәяне дәфтәрегезнең кырында тамгалагыз.

“!” – молодец, барлык биремнәр дә дөрес үтәлгән;

“+” – яхшы, бераз хаталар булды;

“?” – укытучы ярдәме кирәк.

Карточка биреме үтиләр.

Слайдтан җавапларны тикшерәләр.

Үзбәя бирәләр

Өй эше.

Слайд № 10

1)50нче бит кагыйдәне ятларга;

2) эш дәфтәре 75нче күнегү яки 76нчы күнегү

                                                                     

 

Кушымта

Карточка №1

зәңгәр

күл

зур

баллы

тәрәзә

агач

хәйләкәр

укучы

сусыл

төзүче

урман

тәмле

лимон

китап

түгәрәк

Карточка №2

Ап-ак кына,йомшак кына

Кар явып киткән кичтән.

Мондый матур,йомшак карны

Ул көтә инде күптән.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле дәресенә технологик карта 3 нче сыйныф, “Перспективалы башлангыч мәктәп ”

3нче сыйныфта татар теленнән "Алмашлык" темасы буенча белемнәрне системалаштыру дәресе....

Татар теле дәресенә технологик карта

2 класс татар теле дәресенә технологик карта. Татар теле дәреслеге, автор  З.И. Җамалетдинова . Антонимнар турында төшенчә  бирү;  укучыларның уйлау, фикерләү сәләтен, иҗади а...

1 нче сыйныф өчен татар теле дәресенә технологик карта

1 сыйныф.Рус төркеме. Татар теле. "Мәктәптә" темасы....

Татар теле дәресенең технологик картасы “Бәйлек сүзләр”

ТемаБәйлек сүзләр(алдында,артында,янында,каршында,өстендә, астында)Дәреснең максатларыАлдында, артында, янында, каршында, өстендә, астында сүзләр турында төшенчә бирү;балаларның уйлау, фикерләү сәләте...

«Мәктәптәге предмет һәм җиһазлар» темасына татар теле дәресенең технологик картасы »

laquo;Федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында татар телен һәм әдәбиятын туган тел буларак укытуда инновацияләр» темасы буенча белем күтәрү курслары кысаларында.Хәзерге вакытта дәрес...

2 нче сыйныфта туган тел дәресенә технологик карта

2 нче сыйныфта туган телдән "Тамырдаш сүзләр" дигән темага үткәрелгән дәрес планы....