1 нче сыйныфта әдәби уку дәресенә технологик карта.
презентация к уроку по чтению (1 класс) по теме

Абдуллина Рузиля Габтрашитовна

[Гъ], [г] авазлары, Г, г хәрефләре.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dbi_uku_dreslre_ochen_uennar.docx19.93 КБ
Файл lif.prezenta.pptx2.1 МБ
Файл lifba_drese_1.docx31.6 КБ

Предварительный просмотр:

                          Әдәби уку дәресләре өчен уеннар.

        

“Кем иң өлгер һәм зирәк”

Укучыларга сораулар бирелә, җавапны уйларга вакыт бирелми. Кем иң өлгер һәм тиз була, шул җавап бирә.Ахырдан иң күп дөрес җавап бирүче җиңә.

  1. Халык аваз иҗатының төп төрләрен атагыз.
  2. Әкиятләр эчтәлекләренә карап ничә төргә бүленә?
  3. Габдулла Тукай кайсы авылда туган?
  4. Габдулла Тукай ничәнче еллда туган?
  5. “Сертотмас” әкиятен кем язган?
  6. Хуҗасын эзләргә чыгып киткән үрдәк урманда өченчеләрдән булып кемне очрата?
  7. Шәүкәт Галиевның иң танылган шигырен атагыз.
  8. Мәкальне дәвам итегез:  эше барның.......................
  9. “Бакчачы” шигырен кем язган?
  10. Әниләре каргаган ике малайның исемнәре.

“Мәкаль әйтәм”

Укытучы кулында төенләнгән кулъяулык.Укытучы: -  мәкальнең беренче яртысы минем телемдә, икенче яртысы шушы төендә. Мин сезгә бер мәкальнең яртысын әйтеп, шушы кулъяулыкны кайсыгызга булса да ыргытам, әгәр дә мәкальнең яртысын әйтсәгез, төенне чишкән булырсыз.

 

  • Ни чәчсәң, ...................... .
  • Кем эшләми, ................... .
  • Йөз сум акчаң булганчы, ................... .
  • Кемнең сүзе хак, ............................. .
  • Һәр эшнең ............................... .
  • Яхшылык итсәң, ...................... .
  • Китап уку ............................... .
  • Туган илем - ........................... .
  • Яхшы тел – яз кебек, .......................... .
  • Теле барның ........................... .
  • Үз илем - ......................... .
  • Уйнавын уйна,....................... .
  • Хөрмәт сөйсәң, ...................... .

Һәм башка мәкальләр өстәргә мөмкин.

“Әдәби викторина”

  1. Әрҗә төбеннән, бура почмакларыннан себереп, бер – ике уч он белән нәрсә пешереп була?
  2. Алтын таракның төшеп калган урыны.
  3. Кәҗә кемгә рәхмәт әйтеп сакалын селкетә? Ни өчен?
  4. Әби белән бабайга шалкан тартырга булышучы этнең исеме.
  5. Берьюлы ничә куян артыннан куарга ярамый?
  6. Бер тапкыр кискәнче, ничә тапкыр үлчәргә кирәк?
  7. Г.Тукайның бер шигыре “Әйдәле Акбай, .............” дип башлана. Шигырьне дәвам ит. Шигырь ничек атала?
  8. “Әйт әле, күбәләк,

Сөйләшик беогәләп...”

Бу шигырь юлларының авторы кем?

  1. Бер әби, әтәчләренең сугышуларына түзә алмыйча, берсен берничә көнгә күршеләренә кертеп          

     торган. Ул әдәби әсәрнең исеме ничек?

  1. Г.Тукайның йорт хайваннары турындагы әсәрләре.

  “ Авторны таны”

Түбәндәге әдәби әсәрләрнең авторларын әйт:

  “ Бикбатыр белән Биккуркак”

  “Ак бабай”

  “Өч аю” (әкият)

  “Йомшак су, йөгерек су”

  “Комсыз эт”

  “Әни кирәк”

  “Өстәл янында”

  “Әбине җәлләп кенә”

Хәтереңдә калдыр”

Парлап сүзләр әйтелә. Аларны хәтердә калдырырга кирәк. Аннары тикшереп карала. Һәр парлы сүзнең башта беренчесен укытучы әйтә, ә икенчесен укучы дәвам итә. Ә аннары, укытучы икенчесен әйтсә, укучы алдагы сүзне әйтә.

 Китап – китапханә

Шигырь – шагыйрь

Хикәя – язучы

Табышмак – сорау

 Мәктәп – укучы

Табиб - дару

Әкият дөньясында”

  1. Әкиятләр, гадәттә, ничек башлана?
  2. Нинди кошлар бер кечкенә малайны канатларына утыртып алып киткәннәр?
  3. Чуар тавыкның әби белән бабайга биргән вәгъдәсе.
  4. Торна Төлкегә дип әзерләгән сыен нинди савытка салган?
  5. Былтыр исемле егет кайсы әкият герое?
  6. Кәҗә белән сарыкның капчыгындагы әйбер?
  7. Буре ничек итеп койрыксыз калган?
  8. Боздан салынган өй ныкмы. әллә кайрыдан салынганымы?
  9. Сыкрчыкның мактанчык күршесе.
  10. Эт белән тычкан арасындагы шалкан тартырга булышучы.

Ә син беләсеңме?

Әкиятләрдә аларны ничек атыйлар – уйла да әйт:

            Бака - ........................                                             (бакылдык)

            Тычкан - ..................                                              (чыелдык)

        куян - ........................                                              (куркаккай)

        төлке - ....................                                               (хәйләкәй)

        бүре - ....................                                                 (соры колак)

        аю - .......................                                                 (камыт аяк)

“Әкиятне таны”

Бу өзекләр кайсы әкиятләрдән?

    1 . Карчык, мин сиңа бик шәп якалык алып кайттым. Бар чыгып кара: чанада балык та күп, якалык та  

         бар.                                                                                             (“Карт белән төлке”)

  1. Елга, елга әйт әле: казлар кайсы якка очтылар?                     (“казлар – аккошлар”)

  1. Як – ягымда һич кеше юклыгын белдем дә мин,

Чаптым авылга, таракны тиз генә элдем дә мин.                    (“Су анасы”)

  1. Матурым – матурым, гайрәтле батырым, ялгызың гына калырга курыкмыйсыңмы?

                                                                                                        (“Песиләр һәм күселәр”)

  1. Әйләнмәле карама,

Бәйләнмәле карама,

Соры бүре куып җитте,                                                                                                                             Яшерсәнә карама,

Яшерсәнә карама.                                                                        (“Гөлчәчәк”)

    6. Әйдә без бу алма агачын селкетик тә, алмасын коеп ашыйк......(“Ике ялкау”)


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

[ гъ ] , [ г ] авазлары һәм Гг хәрефләре “К.Ф Шакиров исемендәге Зур Сәрдек гимназиясе” МБГББУ Чишмә-Баш авылындагы филиалының башлангыч сыйныфлар укытучысыАбдуллина Р.Г. төзеде

Слайд 2

Тизәйткеч Саран Сара, Саный-саный, Салам сала.

Слайд 3

Аваз анализы [ С ] - саңгыраутартык [ а ] -калын сузык [ р ] -яңгырау тартык [ а ] -калын сузык

Слайд 4

Алгоритм 1.Сүзне сыздык 2.Иҗеккә бүлдек 3.Иҗектәге авазларны таптык 4.Тамгалар белән билгеләдек

Слайд 5

Аваз анализы [ С ] -саңгырау тартык [ У ] -калын сузык [] [ А ] -калын сузык [ Н ] -яңгырау тартык

Слайд 13

“Бар,юк”уены Песи Сөт Гөл Дага Тоз Елга Ага

Слайд 14

Рефлексия 1.Дәрес файдалы үтте, барысын да аңладым. 2.Кайбер нәрсәләр аз гына аңлашылмады.



Предварительный просмотр:

1 нче сыйныфта әдәби уку дәресенә технологик карта.Төзеде:Абдуллина Рузилә Габтрашитовна

Тема. [гъ], [г] авазлары, Г, г хәрефләре

Дәреснең максаты

[гъ], [г] авазлары, Г, г хәрефләре белән таныштыру;

  • сүз модельләре нигезендә [гъ], [г] авазларын дөрес әйтергә өйрәтү;
  • басма текстны орфоэпик нормаларга туры китереп уку күнекмәләрен үстерү;
  • туган якка карата кызыксыну хисләре уяту.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Укучылар [гъ], [г] авазларын дөрес әйтергә, әлеге авазларга характеристика бирергә өйрәнәләр;

басма текстны дөрес итеп укуга ирешәләр;

үз туган ягың белән горурлану хисе кичерәләр.

Дәреснең тибы

Яңа белемнәрне ачу дәресе

Ресурслар

Мияссарова И. Х.,  Гарифуллина Ф. Ш., Шәмсетдинова Р. Р. Әлифба: татар телендә башлангыч гомуми белем бирү  мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек. – Казан: Мәгариф – Вакыт, 2011. – 54 – 55 бит.

Мияссарова И. Х.,  Гарифуллина Ф. Ш., Шәмсетдинова Р. Р. Әлифба. Методик кулланма.  – Казан: Мәгариф – Вакыт , 2011. – 38 – 40 бит.

Якушина Е.В. Готовимся к уроку в условиях новых ФГОС. – http://www.openclass.ru

Дәрескә презентация, рәсемле әлифба, кояш, болыт рәсемнәре.

Дәрес этаплары

Укытучы

эшчәнлеге

Укучы

эшчәнлеге

УУГ

  1. Мотивация.

Максат.Укучылар белән дәрескә уңай атмосфера тудыру.

Көтелгән нәтиҗә.Дәрескә кызыксыну уяна.

Сыйныфта уңай атмосфера тудыра

Хәерле иртә, укучылар!

Сез әлифба дәресенә әзерме?

Кәефләрне ачыкларга тәкъдим итә:

Укучылар, кәефләрегез ничек?

Исәнләштек,күрештек

Кулны кулга бирештек

Матур итеп елмайдык

Белем иленә юл алдык

Кояшлы иртә кебек.

Коммуникатив: уку процессын оештыру; үз хисләреңне белдерү һәм бәяләү.

II.Белемнәрне актуальләштерү.Максат. Сүзгә аваз анализы ясау күнекмәләрен ныгыту.

Көтелгән нәтиҗә. Табышмак җавабы булган сүзне авазлары ягыннан тикшерә белү.

Укучылар әйдәгез эле телебезгә гимнастик күнегүләр үткәреп алыйк.

Тизәйткеч әйтә:

Саран Сара,

Саный-саный,

Салам сала.

Балалар,Сезгә бу сүзләрне әйткәндә нинди аваз еш ишетелде?

Сара сүзенә аваз анализы ясау.

Әйдәгез, хәзер Сара сүзенең схемасын төзик. (Күмәк эш)

С авазы.Димәк нинди хәреф өйрәнгән идек үткән дәрестә?

-С хәрефе.

Авазларга характеристика бирәләр:

[с] – саңгырау тартык

[а] – калын сузык

[р] –яңгырау тартык

Танып белү: эзләнү, уку өчен кирәкле мәгълүматларны табу; сүз модельләре төзү.

Коммуникатив: укытучы белән диалогка керү; коллектив фикер алышуда катнашу.

III.Уку максатын кую.

Максат. Аваз анализлауда кыенлык тудыру.

Көтелгән нәтиҗә.Дәреснең темасын, максатын билгели алу.

Балалар,өстәл өстендә быел җыеп алынган уңыш,Сез шуларның исемнәрен иҗеккә бүлеп кәрзингә тутырырга ярдәм итәрсез.

Укучылар, иң соңыннан нинди җиләк-җимешне салдык. (Күмәк эш)

Балалар,груша сүзендә беренче  нинди аваз ишетелә?

Димәк, без бүгенге дәрестә нинди аваз һәм хәрефне өйрәнәбез?

Безнең алда нинди максат тора?

Кә-бес-тә,чө-ген-дер,ки-шер,ал-ма,су-ган,гру-ша.

Груша сүзен әйтәләр.

[г]-авазы.

Дәреснең темасын әйтәләр:

[гъ] авазын, Г, г хәрефләрен өйрәнербез, алар белән сүзләр укырбыз.

[гъ]        [г]авазларын дөрес итеп аера белү,сүзләрне дөрес итеп уку.

Регулятив: уку материалында укытучы күрсәткән ориентирны аңлау.

Танып белү: сүз моделе төзү; анализ алымын куллану.

Коммуникатив: коллектив фикер алышуда катнашу; укытучы белән берлектә эшчәнлекне планлаштыру.

Шәхси: танып белү мөмкинлеген үстерү; уку эшчәнлеге мотивын ачыклау

IV. Яңа белемнәр ачу.

Максат.[гъ], [г] авазлары, Г, г хәрефләре белән танышу.

Көтелгән нәтиҗә.[гъ], [г] авазларына характеристика бирә белү.

[гъ] авазын ачыклау алгоритмын тәкъдим итә:

Укучылар, барыбыз да бергә [гъ] авазын әйтәбез.

Сорау куя:

[гъ] – сузыкмы, тартыкмы?Ни өчен?

Ә хәзер колакларыгызны каплап әйтегез: [гъ] – яңгыраумы, саңгыраумы?

Схемада бу аваз нинди шартлы билге белән белдерелер?

Дәреслек белән, төркемләп эшләүне оештыра:

Ә хәзер “Әлифба” китабын ачабыз, суган белән янәшә нинди рәсем күрәсез?

Бу сүзнең схемасы белән танышыйк әле.

Суган һәм гөл сүзләрендә икесендә дә г хәрефе бар, алар ике сүздә дә бер төрле укыламы?

Димәк, калын сузыклар янында [гъ], нечкә сузыклар янында[г] булып укыла икән. Бу авазларның икесенә билге булып бер хәреф – Гг хәрефе йөри. (Рәсемле әлифба эленә)

Дәреслек белән эшләүне дәвам итәбез: дага һәм Гүзәл сүзләрен төркемнәрдә тикшерәбез. (Төркемнәрдә эш)

Конэрс.Кайсы рәсемнең әйтелешендә г авазы ишетелә,шул рәсем янына барып басыгыз.

Авазны хор белән әйтәләр.

Тартык аваз булуын, аны әйткәндә һава агымының тоткарлыкка очравын әйтәләр.

Яңгырау тартык икәнен әйтәләр.

Уртасында нокта булган квадрат белән белдерелүен әйтәләр.

Гөл рәсеме икәнен әйтәләр.

Схеманы карыйлар.

Сүзләрне кабатлап әйтеп карыйлар, калын һәм нечкә әйтелүен ачыклыйлар.

Бирелгән сүзләрнең схемасын парларда төзиләр.

Парлашып басалар,ни өчен шул рәсемгә басканнарын сөйлиләр.

Җаваплар тыңланыла.

Регулятив: укытучы белән берлектә яңа материалны ачу.

Танып белү: сүз моделе төзү; анализ алымын куллану.

Коммуникатив: диалогта катнашу; иптәшеңне тыңлау.

Шәхси: уку материалына кызыксыну  белдерү

Коммуникатив: диалогта катнашу; иптәшеңне тыңлау.

Физкультминут

Тәрәз каршына килгән бер чыпчык,

Мине чакыра: - Чык әле, чык, чык!

Алдый ул, беләм, гел шулай итә

Йөгереп чыксам, оча да китә.

V.Ныгыту.

Максат. Уку күнекмәләрен үстерү.

Көтелгән нәтиҗә. Яңа авазлар белән сүзләрне, басма текстны дөрес укый алу.

Дәреслек белән эшне оештыра:

Ә хәзер, укучылар, дәреслектәге кушылмаларны хор белән укыйк әле.

Чылбыр рәвешендә г хәрефе кергән сүзләрне укыйк.

“Яран гөле” дигән текстны җөмләләп укыйбыз.

Укыган текст буенча сораулар бирә:

  • Әнинең исеме ничек?
  • Текстта тагын нинди исемнәр бар?
  • Алар ни өчен баш хәрефтән язылган?

“Идел елгасы” исемле текстны укыйбыз.

Сүзлек эше:

Идел – елга исеме, баш хәрефтән языла.

Татарстан – республикабызның исеме, баш хәрефтән языла.

Өстәмә мәгълүмат бирә:

Безнең авыл уртасыннан ага торган Бөр, зур юллар үтеп, шушы Идел елгасына килеп кушыла.

Кушылмаларны хор белән укыйлар.

Чиратлашып сүзләр укыйлар.

Текстны укыйлар, җөмләнең баш хәрефтән башлануын, ахырында нокта куелуын искәртәләр.

Укытучы сорауларына җавап бирәләр:

  • Гөлнур.
  • Гөлназ, Галия, Гөлүсә.
  • Кеше исемнәре һәрвакыт баш хәрефтән языла.

Текстны укыйлар.

Танып белү: дәреслектә ориентлашу; текст белән эшләү.

Коммуникатив: диалогта катнашу; коллектив фикер алышу.

Шәхси: яңа белемгә кызыксыну белдерү.

VI.Мөстәкыйль эш.

Максат. Мөстәкыйль уку һәм фикер йөртү күнекмәләре булдыру.

Көтелгән нәтиҗә. Кеше исемнәренең баш хәрефтән язылуын истә калдыру.

Эшне оештыра:

Ә хәзер, укучылар, дәреслектә бирелгән таблицаны карыйбыз, андагы сүзләрне үзегез укып чыгыгыз әле.

Сорау куя:

  • Ни өчен бу сүзләр барысы да баш хәрефтән язылган?

Уен оештыра:

Хәзер “Яшеренгән сүз” уены уйнарбыз. Газизә сүзеннән нинди сүзләр төзеп булыр?

“Бар,юк”уены. [г] авазы кергән сүзләр әйтә.

Песи,сөт,гөл,дага,тоз,елга,ага.

Мөстәкыйль укыйлар.

Җавап бирәләр:

  • Кеше исемнәре баш хәрефтән язылалар.

Сүзләр төзиләр:

Газиз

Гази

газ

изә

гизә

аз

игә

Балалар[г] авазы кергән сүзне ишетсәләр кул чәбәклиләр.

Танып белү: текст белән эшләү; анализ-синтез алымын куллану.

Коммуникатив:

коллектив фикер алышу.

VII.Рефлексия.

Максат. Дәрестәге эшчәнлеккә нәтиҗә ясау.

Көтелгән нәтиҗә.[гъ], [г] авазларының яңгырау тартык булуын әйтә алу, үз эшчәнлегеңә дөрес бәя бирә белү.

Дәрес эшчәнлеген гомумиләштерә, нәтиҗә ясый:

  • Без бүгенге дәрестә нәрсә өйрәндек?

  • [гъ], [г] авазлары нинди авазлар?

Дәрескә куелган максатыгызга ирештегезме?

  • Безнең сыйныфта Г хәрефенә башланган исемнәр юкмы?
  • Г хәрефенә башланган фамилияле кешеләр бармы?
  • Дәрес сезгә ошадымы?
  • Кем дә кем бүгенге дәрес материалын яхшы аңладым һәм аны башкаларга да аңлатып бирә алам дип уйлый, шулар елмаеп торучы кояшны сайлый.
  • Кем материалны аңладым, ләкин башкаларга аңлатып бирергә кыенсынам ди, алар болыт артына качкан кояшны сайлый.

Дәрестә бик актив катнаштыгыз, молодцы! Дәрес тәмам.

Сорауларга җавап бирәләр:

  • [гъ], [г] авазларын, Г, г хәрефләрен.
  • Яңгырау

тартыклар.

-Әйе.

  • Гөлсинә.

  • Ганиев, Гайфиев

  • Әйе.

Үзбәя бирәләр:

Кәефләрен ачыклыйлар.

Шәхси: уку эшчәнлеге мотивын ачыклау


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әдәби уку дәресенә технологик карта 1 класс өчен

"Туган тел" дәреслегенең 1 нче темасына дәрес эшкәртмәсе ....

"9 санын тапкырлау. 9 га бүлү". Математика дәресенә технологик карта. 3 сыйныф (УМК "Перспектива")

"9 санын тапкырлау. 9 га бүлү". Математика дәресенә технологик карта. 3 сыйныф (УМК "Перспектива")...

Татар теле дәресенә технологик карта 3 нче сыйныф, “Перспективалы башлангыч мәктәп ”

3нче сыйныфта татар теленнән "Алмашлык" темасы буенча белемнәрне системалаштыру дәресе....

Татар теле дәресенә технологик карта

2 класс татар теле дәресенә технологик карта. Татар теле дәреслеге, автор  З.И. Җамалетдинова . Антонимнар турында төшенчә  бирү;  укучыларның уйлау, фикерләү сәләтен, иҗади а...

2 нче сыйныфта туган тел дәресенә технологик карта

2 нче сыйныфта туган телдән "Тамырдаш сүзләр" дигән темага үткәрелгән дәрес планы....

2 СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЕНӘ ТЕХНОЛОГИК КАРТА

Билгене белдерә торган сүзләр...