2 нче сыйныфта туган тел дәресенә технологик карта
план-конспект урока (2 класс) на тему

Сибгатуллина Гульфания Габдулхаевна

2 нче сыйныфта туган телдән "Тамырдаш сүзләр" дигән темага үткәрелгән дәрес планы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tamyrdash_suzlr.docx26.72 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе

 “Олы Елга  урта гомумбелем бирү мәктәбе”

Туган тел. 2 класс.

 “Тамырдаш сүзләр”

                 

Башлангыч сыйсыф укытучысы

Сибгатуллина Гөлфәния Габдулхаевнаның  

дәрес эшкәртмәсе

                 

2 нче сыйныфта туган тел дәресенә технологик карта

Тема

Тамырдаш сүзләр.

Максат

Сүзнең тамырын билгеләү, тамырга кушымчалар ялгап тамырдаш сүзләр ясарга өйрәнү;

 укучыларның уйлау, фикерләү сәләтен, иҗади активлыгын, дөрес язу күнекмәләрен үстерү:

үзара дуслык, ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗә

 Сүзнең тамырын билгели белү, тамырдаш сүзләр ясап язу

Төп төшенчәләр

Сүзнең тамыры, тамырдаш сүзләр, кушымчалар

Предметара бәйләнеш

Рус теле, әйләнә-тирә дөнья

Эшне оештыру төрләре

Фронталь,  индивидуаль,  парлап эшләү, төркемнәрдә эшләү

Чыганаклар :

- төп

- өстәмә

1.. И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова. Татар теле, 2 кисәк  (5-6 битләр)

2. Дидактик карточкалар, “Кызыклы грамматика” С.Г.Вагыйзов

 


Дәрес этаплары

Дәрес этабының максаты

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

ШУУГ –шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

РУУГ- регулятив универсаль уку гамәлләре

ТБУУГ-танып белү универсаль уку гамәлләре

КУУГ- коммуникатив универсаль уку гамәлләре

Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру

Укытучы өчен максат:

психологик уңай халәт барлыкка китерү

.Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.

Укытучы:

− Хәерле иртә, балалар!

− Кәефләрегез әйбәтме? Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр, - диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк, иптәшләрегезгә сәлам бирешегез,  уңышлар теләгез.

- Шушы күтәренке кәефтә дәресебезне башлап җибәрик.

Укучылар теләкләр тели:

− Яңа көн тынычлык алып килсен!

− Яңа көндә яңа "5"леләр алыйк!

− әти-әниебезгә, дусларга  ягымлы булыйк!

− Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә кылыйк!

КУУГ: классташлар  һәм укытучы белән  уку эшчәнлеген  оештыруда хезмәттәшлек итү

ШУУГ: үзмаксат кую

Актуальләштерү Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ  тудыру

Укытучы өчен максат:

сүзнең тамыры, тамырдаш сүзләр турында  элек үзләштергән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә  искә төшерү мөмкинлеге булдыру

Укучылар өчен максат: сүзнең тамырын билгели белү, тамырдаш сүзләр төшенчәсен аңлата алу

Матур язу күнегүе өстендә эшлибез.

Дәфтәрләргә бүгенге числоны язабыз.   Җөмләне матур итеп күчереп язабыз..

(Слайд 1)

1.Матур язу күнегүе.

Эшчән бәхетне эштән эзләр, ялкау бәхетне читтән эзләр.

2. Җөмләләр өстендә эш.

- Җөмләне укыгыз. Нәрсәгә игътибар иттегез?

 -Эшчән һәм эштән сүзләрендә нинди охшашлык бар?

-Нәрсә соң ул тамыр?

- Шул сүзләрнең тамырларын билгеләгез.

- Тамыр сүзнең кайсы урынында килә?

 Бер әкият тыңлап китик.

Слайд2..

Борын-борын заманда булган, ди, юл дигән бер сүз. Кешеләр, юлдан барганда, аны тапканнар да уйлыйлар икән: “Нишләргә моның белән?” Юл исемле  сүз әйткән: “Сез мине җиргә утыртыгыз, мин зур агач булып үсәрмен” .

    Кешеләр юл сүзен утыртканнар икән, бу тамырланып та киткән, үсә дә башлаган. Башта бер ботак җибәргән, аннан икенчесен, өченчесен... Бер юл сүзеннән әллә никадәр ботак үсеп чыккан. Һәр ботакта юл тамырыннан ясалган сүзләр икән. Кешеләр бу сүзләрне чагыштырып караганнар. Барсының да бер тамырдан үсеп чыкканлыгын күргәннәр. Шуннан соң бу сүзләрне барысын бергә “тамырдаш сүзләр” дип атап йөртә башлаганнар.

Юл- юлчы,  юлсыз, юлсызлык,  юллау, юллаучы,  юллык, юлдаш, юлдашсыз,юлдашлык, юлаучы,юлыгу.

.

Укучыларның җаваплары тыңлана.

  Бу җөмләләрдә бер тамырдан ясалган сүзләр барлыгын ачыклыйлар

-Сүзнең төп мәгънәсен белдергән кисәк(сүзнең үзгәрми торган өлеше)

- эш

- Татар телендә тамыр һәрвакыт сүзнең башында була

- Бер тамырдан ясалып, яңа мәгънә белдерә торган сүзләр тамырдаш була.

-

ТБУУГ: тамыр, тамырдаш сүзләрнең төп билгеләрен  аерып күрсәтеп кагыйдә формалаштыру

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив  фикер алышуда катнашу

Уку мәсьәләсен кую

Укытучы өчен максат:

яңа белемнәр  кабул итүне оештыру һәм  үзләштерүгә юнәлеш бирү

Укучылар өчен максат: килеп туган уку мәсьәләсен анализлау;  дәреснең темасын, максатын билгели белү

-  Димәк, бүгенге дәреснең темасы нинди була?

 

-Без бүген дәрестә нәрсә өйрәнергә тиеш булабыз?

Укытучы гомумиләштерә.

-Дөрес әйттегез. Тамырдаш сүзләр турында , тамырга кушымчалар өстәп тамырдаш сүзләр ясарга өйрәнербез.

 

Укучыларның җаваплары

-Тамырдаш сүзләр

  -Сүзнең тамырын билгеләргә, тамырга кушымчалар ялгап тамырдаш сүзләр ясарга өйрәнербез

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

КУУГ: коллектив  фикер алышуда катнашу

Танып-белү эшчәнлеге.  

Уку мәсьәләсен чишү.

Укытучы өчен максат:

Тамырдаш сүзләр турында күзаллау булдыруда ярдәм итү

Укучылар өчен максат:

тамырга  кушымча ялганып тамырдаш сүзләр ясалуын мисаллар  китереп раслый белү

- Ә хәзер без төркемнәрдә эшләрбез.Кыш көне барыбыз да тауда чана шуарга яратабыз.Ике тау бирелгән. Аның башында тамыр сүз тора. Кар бөртекләрендәге тамырдаш сүзләрне үз тавыгызга урнаштырырга кирәк. Кайсы төркем тизрәк эшләр икән?

 

- Шулай итеп, нинди сүзләр тамырдаш сүзләр була инде?

- Безнең нәтиҗә белән китапта язылган кагыйдә туры киләме?

 Китапларның 6нчы битен ачып укып алыйк әле.

Димәк,без дөрес юлдан барабыз

Урман – урманчы, урманлык, урманлы, урмансыз, урманчылык, урманчык

Күз – күзле, күзсез, күзлек, күзлекле, күзәтү, күзәтүчән

Тикшерү

Бер тамырдан ясалып, яңа мәгънә белдерә торган сүзләр тамырдаш сүзләр дип атала. Баш, башлы, башла, башлык сүзләре-тамырдаш сүзләр. Баш-тамыр сүз.

ТБУУГ:уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне

 аерып алу нигезендә

кагыйдә формалаштыру

КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү

РУУГ:  үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

Яңа белемнәрне ныгыту

Яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану һәм тикшерү

Укытучы өчен максат:

 белемнәрне күнегүләр ярдәмендә  ныгыту мөмкинлеге булдыру

Укучылар өчен максат: яңа белемнәрне дәреслек  кулланып камилләштерү

Укытучы өчен максат: яңа белемнәрне мөстәкыйль  куллану мөмкинлеге булдыру

Укучылар өчен максат: сүзнең тамыры,  тамырдаш сүзләр турында белемнәрне практик куллана белү

Дәреслек белән эш.

2 нче күнегү.

Бирелгән сүзләрнең тамырдаш булганнарын гына күчереп язарга.

Парларда эшләү – күршеләрегезнең биремнәрен тикшерегез.

-Молодцы, укучылар! Сез биремне бик матур итеп үтәдегез, куелган максатка ирештегез!

“Артык сүзне тап!” уены.

Слайд

Балык,балыкчы,балыклы.

Күзлек, күз күзле.

Таш, ташчы, ташлы

Чәчле, чәчкеч, чәчүлек, чәчүче, чәчелгән.

Бозлы, бозык, бозлана, бозлавык, бозсыз.

Балалы, балан, баласыз, балалык, бала.

Башлы, башлык, башак, башсыз, башла.

РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең  дөреслеген тикшерү

ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү

ТБУУГ: яңа мәгълүмат туплауда  дәреслекне куллану

КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең  гамәлләрен бәяләү

ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау

ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү

РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

Уку эшчәнлеген йомгаклау.

Укытучы өчен максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау,  белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү

Укучылар өчен максат:үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү.

Укытучы өчен максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату

Укучылар өчен максат: өй эшен дөрес башкару

Рефлексия.

-Ә хәзер укучылар дәрескә йомгак ясыйбыз.

 - Без бу дәрестә нәрсәләр белдек?

-Нәрсә эшләргә өйрәндек?

-Сезгә дәреснең кайсы өлешләре ошады?

.

-

Өй эше: “Дус” дигән тамырдан тамырдаш сүзләр ясап язарга

- Белемнәрне  бәяләү.

Барыгыз да бик яхшы эшләдегез, бик зур рәхмәт сезгә!

Укучыларның җаваплары

Укучылар смайликлар белән эшлиләр.

.

ШУУГ: үз уңышларың/уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әдәби уку дәресенә технологик карта 1 класс өчен

"Туган тел" дәреслегенең 1 нче темасына дәрес эшкәртмәсе ....

"9 санын тапкырлау. 9 га бүлү". Математика дәресенә технологик карта. 3 сыйныф (УМК "Перспектива")

"9 санын тапкырлау. 9 га бүлү". Математика дәресенә технологик карта. 3 сыйныф (УМК "Перспектива")...

Татар теле дәресенә технологик карта 3 нче сыйныф, “Перспективалы башлангыч мәктәп ”

3нче сыйныфта татар теленнән "Алмашлык" темасы буенча белемнәрне системалаштыру дәресе....

Туган тел дәресенә технологик карта (1 класс)

Дәреснең темасы: [ф] авазы, Ф, ф хәрефләре. Яңа белемнәрне ачу дәресе. Аңлату, күрсәтү, әңгәмә,парларда эшләү,индивидуаль һәм фронталь  эш методлары һәм алымнары кулланып үткәрелгән дәрес....

2 СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЕНӘ ТЕХНОЛОГИК КАРТА

Билгене белдерә торган сүзләр...