Туган тел дәресенә технологик карта (1 класс)
план-конспект урока по чтению (1 класс)

Мусина Ания Хасиповна

Дәреснең темасы: [ф] авазы, Ф, ф хәрефләре. Яңа белемнәрне ачу дәресе. Аңлату, күрсәтү, әңгәмә,парларда эшләү,индивидуаль һәм фронталь  эш методлары һәм алымнары кулланып үткәрелгән дәрес.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tehnologik_karta.docx35.46 КБ

Предварительный просмотр:

Укытучы

 Мусина Ания Хасиповна, югары квалификацион категорияле башлангыч класс укытучысы

Тема

[ф] авазы, Ф, ф хәрефләре

Дәреснең максаты

[ф] авазы, Ф, ф хәрефләре белән таныштыру;

 [ф] авазын дөрес әйтергә өйрәтү;

басма текстны орфоэпик нормаларга туры китереп уку күнекмәләрен үстерү; 

укучыларның сөйләмен, логик фикерләвен үстерү; укуга кызыксыну тәрбияләү;

экологик тәрбия би

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Укучылар [ф] авазын дөрес әйтергә, әлеге авазларга характеристика бирергә өйрәнәләр;

басма текстны дөрес итеп укуга ирешәләр;

сөйләм, логик фикерләүләре үсә, укуга кызыксыну уяна.

УУГ

Шәхси: авазларны дөрес әйтү, эшләү төрен сайлый белү
Регулятив: сүзләрне иҗекләргә дөрес бүлү, тартык авазны аеру.
Танып – белү : аваз белән аны белдерүче хәреф арасындагы бәйләнешне аңлау, сүзләрдә ишетеп, күреп  белү
Коммуникатив: ишетә һәм тыңлый белергә өйрәнү, сүзлек хәзинәсен баету, парларда эшләү

Дәреснең тибы

Яңа белемнәрне ачу дәресе

Методлар  һәм алымнар: 

аңлату, күрсәтү, әңгәмә,парларда эшләү,индивидуаль һәм фронталь  эш.                                                                     

Теманың төп эчтәлеге,терминнар, төшенчәләр:

Сузык  аваз, тартык аваз. Сузык авазларны аеру: калын сузык, нечкә сузык. Тартыкларны аеру: яңгырау тартык, саңгырау тартык. Баш һәм юл басма хәреф. Сүзләрне иҗеккә бүлү. Кушылмалар  һәм сүзләр уку, җөмлә төзү, сүз ясау.

Предметара бәйләнеш:

әйләнә-тирә дөнья .

Ресурслар

(материал, җиһазлау)

Мияссарова И. Х.,  Гарифуллина Ф. Ш., Шәмсетдинова Р. Р. Әлифба: татар телендә башлангыч гомуми белем бирү  мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек. – Казан: Мәгариф – Вакыт, 2011. – 54 – 55 бит.

Мияссарова И. Х.,  Гарифуллина Ф. Ш., Шәмсетдинова Р. Р. Әлифба. Методик кулланма.  – Казан: Мәгариф – Вакыт , 2011. – 38 – 40 бит.

Гәрәева Г.Х. Тылсымлы авазлар (Татар теле һәм әдәбияты укытучылары, балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен)-Казан: Гыйлем, 2014, 148 бит;

Дәрескә презентация, дәфтәр бите, дельфин, фил рәсемнәре, хәреф язылган яфраклар.

Дәрес барышы

Дәрес этаплары

Укытучы

эшчәнлеге

Укучы

эшчәнлеге

УУГ

I. Оештыру

Максат. Укучылар белән дәрескә уңай атмосфера тудыру.

Көтелгән нәтиҗә. Дәрескә кызыксыну уяту.

Уңай хәләт тудыру. Хәерле иртә, укучылар. Бер – беребезгә матур итеп елмаеп, хәерле көннәр теләп   уку дәресен башлыйбыз.

Коммуникатив: уку процессын оештыру; үз хисләреңне белдерү :

Шәхси:яңа дәрескә кызыксыну уяту

II. Белемнәрне актуальләштерү. Максат. Тартык һәм сузык авазлар турында белемнәрен ныгыту.

Көтелгән нәтиҗә. Тартык һәм сузык авазлар турында белемнәр ныгытыла

 Тактада ике дәфтәр бите һәм  таратып яфраклар рәсеме эленгән. Яфракларга  хәрефләр язылган, арасында ф хәрефе (хәреф   әйләндереп куелган).

  • Тактада сез нәрсәләр күрәсез?
  • Ничек уйлыйсыз- без нинди эш башкарачакбыз?
  • Нинди билгеләренә карап аерачакбыз?
  • Сузык авазлар турында сез ниләр беләсез?

  • Тартык авазлар турында нәрсә әйтә аласыз?

  -яфраклар, хәрефләр, ике дәфтәр бите

хәрефләрне ике дәфтәр битенә аерачакбыз?

-сузыкларга, тартыкларга

-Сузылалар, һава токарланмый, җырлап була, калын һәм нечкә булалалр

-Һава тоткарлана, тартык һәм яңгырау булалалр

Танып белү: эзләнү, уку өчен кирәкле мәгълүматларны табу;

Коммуникатив: укытучы белән диалогка керү; коллектив фикер алышуда катнашу.

III. Уку максатын кую, мотивлаштыру

Максат. Сүзләрдән уртак авазны танып алу, дәреснең темасын ачу

Көтелгән нәтиҗә. Дәреснең темасын, максатын билгели алу.

Ә хәзер,  әйдәгез,чиратлашып хәрефләрне урнаштырыйк

-Укучылар тактада нинди  хәреф калды икән,беләсегез киләме?

-Моны белү өчен сезгә дәфтәр һәм яфрак дигән сүзләнең уртаклыгын табарга кирәк, сүзләрне күмәк әйтик әле

Р авазын белдергән хәреф бар бит.

- Димәк:  Без бүгенге дәрестә нинди авазны  һәм хәрефләрне өйрәнәчәкбез ?

-Бүгенге дәреснең темасын кем әйтә ала?

- Дәреснең темасына таянып бүгенге дәрестә нәрсәләр өйрәнәчәгебезне әйтә аласызмы?

Тактада  эленгән хәрефләрне

дәфтәр битләренә беркетәләр

1 нче дәфтәр бите а, ә, у, ү, ө, э, и, ы, о,

2 нче дәфтәр бите л, м, н, ң, р, д, т,

-Әйе, беләсебез килә.

-дәфтәр, яфрак

-Икесе дә ике иҗектән тора,

-Икесендә дә р авазы бар

-Икесендә дә ф авазы бар

-[ф] авазын, Ф, ф хәрефләрен

 Дәреснең темасын әйтәләр .

[ф] авазы, Ф, ф хәрефләре

- Без  бүгенге дәрестә [ф]авазы һәм аны билгеләүче Ф,ф  хәрефләре белән танышабыз. Яңа хәреф белән иҗекләр, сүзләр, җөмләләр укыйбыз

Регулятив: укытучы белән тема әйтү

Танып белү: проблемадан чыгу

Коммуникатив: коллектив фикер алышуда катнашу; укытучы белән берлектә эшчәнлекне планлаштыру.

Шәхси: яңа материалны үзләштерүгә кызыксыну уяну.

IV. Яңа белемнәр үзләштерү.

Максат. [ф] авазы, Ф,фхәрефләре белән танышу.

Көтелгән нәтиҗә. [ф] авазына характеристика бирә белү.

авазны ишетеп таный алу

[ф] авазын ачыклау алгоритмын тәкъдим итә:

Укучылар, барыбыз да бергә [ф] авазын әйтәбез.

-[ф] – сузыкмы, тартыкмы?

-Ни өчен?

Ә хәзер колакларыгызны каплап әйтегез: [ф] – яңгыраумы, саңгыраумы?

Авазны хор белән әйтәләр.

Тартык аваз булуын, аны әйткәндә һава агымының тоткарлыкка очравын әйтәләр.

Саңгырау тартык икәнен әйтәләр.

Парларда бер-берсенә әйтеп чыгалар

Регулятив: укытучыкүрсәткән ориентирны аңлау.

Танып белү:авазга характеристика бирү. Хәреф моделе табу

Коммуникатив: диалогта катнашу; иптәшеңне тыңлау.

Шәхси: уку материалына кызыксыну  белдерү.

V. Белемнәрне беренчел тикшерү

Уен “Кем игътибарлы?” [ф] авазы кергән сүзләр ишеткәч, басарга: шарф, бүре, вакыт, фото, Вәсим, Фәния, авыл, Сафа,Роза,Фәнүзә, торф,алма, кофта

басалар, чүгәлиләр

Танып белү: авазны ишетеп тану

Коммуникатив: физкультминуткада катнашу

Шәхси: сәләмәтлеккә уңай караш туу, активлыкны үстерү

V. Яңа белемнәрне ныгыту.

Максат. Уку күнекмәләрен үстерү.

Көтелгән нәтиҗә. Яңа авазлар белән сүзләрне  дөрес укый алу.

1. Ә хәзер [ф]  авазын белдерүче хәрефләр белән танышыйк.

-Алар ничәү?

-Һәр хәрефкә характеристика бирегез?

-Ә хрефләрне нәрсәгә охшатасыз?

2. Иҗекләр уку (Слайд)

3. Дәреслек белән эшне оештыру   (63бит)

Ә хәзер, укучылар, дәреслектәге сүзләрне

пышылдап укыйк әле. Чылбыр тәртибендә  укыйк     Сайлап алып укыйк

-Нинди сүзләр баш хәрефтән язылган?

- Бер иҗеклесүзләрне укыйк, - Ике иҗекле,

-Нечкә әйтелешле сүзләрне

-Калын әйтелешле

- Ф хәрефе башта, уртада,артта

- парлап бирелгән сүзләрне парларда укыйк

4. Уен “Сүзләрнең  бер генә хзрефен үзгәртеп яңа сүз яса”  Электон кушымта-биремнәр -2

5. Китаптагы рәсемдә

нәрсә сурәтләнгән.

-Сез аның турында ниләр беләсез?

Дильфин турында кызыклы Өстәмә мәгълүмат бирә

Бүгенге көндә дельфиннарның 40 төре күзәтелә. Балыклар йөзгәндә койрыкларын уңга –сулга болгаса, дельфиннар өскә-аска болгый..Алар балыкка охшаганнар, ләкин балык түгелләр, алар хайван, балаларын сөт белән туендыралар.Дельфиннарның сөтләре сыер сөтенә караганда 40 тапкыр куерак, шуңа да дельфин балалары тиз үсә.

Сулыклар пычрану сәбәпле бүгенге көндә аларның саны кими. Шуңа аларны сакларга кирәк.

Бу зур, ягъни баш Ф хәрефе. Ул кеш исемнәрен язганда кулланыла. Ә монысы юл ф хәрефе. Ул сүз башында, уртасында, ахырында языла.

 Кушылмаларны хор белән укыйлар

 Беренче рәт укый

 Икенче рәт укый

пышылдап, чылбыр тәртибендә, сайлап алып, парларда укыйлар

 

яңа сүз ясыйлар

Фикерләрен әйтәләр.

Танып белү: дәреслектә ориентлашу; сүзләр белән эшләү.

Коммуникатив: диалогта катнашу; коллектив фикер алышу, парларда эшли

VII.Рефлексия. Йомгак

Максат. Дәрестәге эшчәнлеккә нәтиҗә ясау.

Көтелгән нәтиҗә. [ф] авазларының яңгырау тартык булуын әйтә алу, үз эшчәнлегеңә дөрес бәя бирә белү.

Дәрес эшчәнлеген гомумиләштерә, нәтиҗә ясый:

Нинди хайван турында сөйләштек?

-Ә ни өчен Дельфин турында, я булмаса кит, акула турында түгел?

аваз кайда ишетелә? 

Бу аваз турында нәрсәләр белдегез?

Дәрестә тагын нәрсәләр белдек?

Дәрес сезгә ошадымы? -Ни өчен?

Сезнең каршыгыздагы ике дельфин да бүген дәрестә катнаштылар.

Игътибар итегез әле аларга.   Нәрсә күрәсез?

Ә ни өчен?

Ә сез үзегезне бу дельфиннарның кайсы итеп күзаллыйсыз?

Укучылар безнең дәресебез тәмам.

сез Дәрестә бик актив катнаштыгыз, әфәрин!  Мин сезгә үзегез сайлаган дельфиннарны бүләк итәм.Бүгеге дәреснең истәлеге булсын.

уртасында

Дельфин дигән сүздә бүген без өйрәнгән аваз бар,

--саңгырау тартык.

Балаларның җаваплары.

Үзбәя бирәләр: сайлап басалар...

 Берсе елмаеп тора.

 Берсе боек

Берсе барсын да белгән, икенчесенә нидер аңлашылмаган.

Икесенең берсе янына чыгып басалар

Танып белү: дельфин турында мәгълүмәт,  анализ-синтез алымын куллану.

Коммуникатив:

коллектив фикер алышу.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әдәби уку дәресенә технологик карта 1 класс өчен

"Туган тел" дәреслегенең 1 нче темасына дәрес эшкәртмәсе ....

"9 санын тапкырлау. 9 га бүлү". Математика дәресенә технологик карта. 3 сыйныф (УМК "Перспектива")

"9 санын тапкырлау. 9 га бүлү". Математика дәресенә технологик карта. 3 сыйныф (УМК "Перспектива")...

Татар теле дәресенә технологик карта 3 нче сыйныф, “Перспективалы башлангыч мәктәп ”

3нче сыйныфта татар теленнән "Алмашлык" темасы буенча белемнәрне системалаштыру дәресе....

Татар теле дәресенә технологик карта

2 класс татар теле дәресенә технологик карта. Татар теле дәреслеге, автор  З.И. Җамалетдинова . Антонимнар турында төшенчә  бирү;  укучыларның уйлау, фикерләү сәләтен, иҗади а...

2 нче сыйныфта туган тел дәресенә технологик карта

2 нче сыйныфта туган телдән "Тамырдаш сүзләр" дигән темага үткәрелгән дәрес планы....