Математикадан технологик карта "1 не алу"
план-конспект урока по математике (1 класс) на тему

Хуснутдинова Гулия Камилевна

1 нче сыйныфлар өчен  математикадан "1 не алу" темасы буенча технологик карта

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл d_resk_tehnologik_karta_matem_1_klass.docx32.97 КБ

Предварительный просмотр:

Хөснетдинова Гөлия Камилевна

Олы Мәңгәр мәктәбе

1 класс математикадан дәрес эшкәртмәсе.

Дәрескә  технологик карта

Укытучы

Хөснетдинова Гөлия Камилевна

Дәрес

Математика

Сыйныф

1

Дәрес төре

Яңа белем күнекмләр алу

Дәрес темасы

1 санын алу

Максат

1 санын алырга өйрәтү

Ирешеләчәк  нәтиҗә

Предмет күнекмәләре

-1 санын күнекмәләрен камилләштерү,

- логик фикерләүне үстерү,

- төркемнәрдә эшләүне дәвам итү.

Шәхескә кагылышлы УУГ:

-үз фикереңне әйтә белү;

-төркемнәрдә килешеп эшли белү

-үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау,унышлар һәм уңышсызлыклар турында фикер йөртү.

Регулятив УУГ:

-уку бурычларын кую

-кагыйдәләрне,күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кыл

-нәтиҗәләр формалаштыру

                                                     Танып –белү УУГ

-төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру;

- материал,объект,рәсем, схема кулланып биремнәр үтәү;

                                           Коммуникатив УУГ:

-башкаларның сөйләмен ишетү һәм тыңлау;

-башкаларга аңлаешлы җөмлә төзү.

Эшне оештыру

Эш формалары

Ресурслар

фронталь эш

төркемнәрдә эш

индивидуаль эш

Куллану өчен дәреслек:

А.Л.Чекин математика

Эш дәфтәре

Техник чаралар: компьютер, презентация. карточка

Дәрес барышы

Дәрес этаплары

Формалаштырылырга тиешле күнекмәләр

Слайдлар, күрсәтмәлекләр, картина

Укытучы гамәлләре

Укучылар гамәлләре

Оештыру өлеше

УУГ

регулятив

-үзбәя

коммуникатив

-бүтәннәрнең сөйләмен тыңлау һәм аңлау;

-башкаларга аңлаешлы сөйләм төзү

-Исәнмесез укучылар. Әйдәгез әле бер-беребезне дә сәламләп алыйк.

Күрәм дәрескә барыгызда әзер, китап-дәфтәрләрегез парта өстендә,ручка –карандашлар да бар.

-Хәерле эш сәгатьләре ,сәламәтлек ,яхшы кәеф теләп дәресебезне башлап җибәрәбез.

2. Дежур укучы чыгышы.

Кыңгырауны ишеттек тэ

Ашыктык без дәрескә.

Җиңнәребезне сызганып

Тотынабыз зур эшкә.

  • Хәерле көн мина!
  • Херле кон сиңа!
  • Хәерле көн сезгә!
  • Хәерле көн барчабызга!

Исәнләшү. Бер-берселәренә карап,елмаеп,уңышлар теләп утыралар.

Актуальләштерү

Уку мәсьәләсен кую

Уку мәсьәләсен  чишү

Тема өстендә эш.

Белемнәр-

не ныгыту.

Рефлексия.

-телдән исәпләү күнекмәләрен үстерү. 

Танып белү УУГ:

                                   

-төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру;

-төрле рәвештә бирелгән мәгълүматны кабул итү һәм аңлау

-сорауларга дөрес җаваплар табу;

-белү-белмәү чикләрен таный белү;

Коммуникатив УУГ

- кагыйдәләрне,күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

 -үз фикереңне төгәл җиткерү

-дөрестән дөрес түгелне аеру

регулятив УУГ:

-үз сүзеңне дөрес итеп әйтү;

-хаталарны төзәтү юлларын эзләү

Коммуникатив УУГ:

-проблеманы ачу, карар кабул итү һәм аны гамәлгә ашыру;

-башкаларның сөйләмен тыңлау һәм аңлау.

Метапредмет

танып белү УУГ:

-кирәкле мәгълүматны табу һәм аерып алу;

-төрле рәвештә бирелгән мәгълүматны кабул итә һәм аңлау

  регулятив УУГ:

-телдән һәм язма сөйләмдә бирелгән мәгълүматны дөрес аңлау;

-ишеткәнне системага салу;

коммуникатив УУГ:

-мөстәкыйль мәгълүмат эзли белү;

- үз фикереңне әйтә белү

Метапредмет УУГ

регулятив:

-дәреснең максатын билгеләү, аңа формулировка ясау;

-укытучы ярдәмендә үз эшчәнлегеңне планлаштыру;

-уку һәм  булачак эшчәнлек арасында бәйләнеш булдыр

Предметные:

-кагыйдәләрне аңлап дөрес итеп куллану.

Шәхескә кагылышлы УУГ:

-төркемнәрдә һәм мөстәкыйль  эшли белү

коммуникатив УУГ:

-сорауларга җавап бирә белү;

- иптәшеңне тыңлый белү;

үз фикереңне төгәл җиткерә белү

танып белү:

-эшләгән гамәлеңдә дөрес ориентлаша белү;

-сорауларга дөрес җаваплар табу;

-белү-белмәү чикләрен белү.

регулятив:

- хаталарны билгели белү

Шәхескә кагылышлы УУГ:

-үз фикереңне әйтә белү;

-төркемнәрдә килешеп эшли белү

-үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау,унышлар һәм уңышсызлыклар турында фикер йөртү.

Танып-белүУУГ

материал,объект,рәсем, схема кулланып биремнәр үтәү;

Шәхескә кагылышлы УУГ

-үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау,унышлар һәм уңышсызлыклар турында фикер йөртү.

Сл1

карточка.

Сл2

күрсәтмәлек

тәлинкә бн алма,керпе

презентация

фишка

карточка

Презент.

(слайд)

1. Телдән исәпләү

-Укучылар тышта салкын кыш булса да үзебезне җәйге эссе көндә дип хис итик эле. Сезнен җәй көне урманга барганыгыз бармы ? Анда нәрсәләр үсә? Нинди гөмбәләр очрарга мөмкин?

-Дәресебезне җәйге урманга сәяхәттән башлап җибәрик әле.Без сезнең бн урманга барачакбыз.

Укучылар урманга килеп тә җиттек. Нәрсәләр курәсез урманда? (гомбә).

-Әйе. Без хәзер  сезнең бн  кәрзингә гөмбәләр җыячакбыз.Кәрзингә салганчы аларнын, биремнәрен үтәргә кирәк.Ләкин безгә сак булырга кирәк,гөмбәләрнең барысын да җыярга ярыймы ?(ЮК,ашарга яраклысын гына).

-Әйдәгез укучылар эшкә тотыныйк.(укучылар чылбыр буенча чыга һәм берәр гөмбә алып бирем үти,калганнар дөрес булса кул чаба.)

-Молодцы укучылар, без барлык биремне дә дөрес үтәдек. Кәрзинне дә тутырдык. Дәресебезне дәвам итик.

2.Матур язу кунегуе.

- Укучылар дөрес итеп утырдык һәм  игътибар бн  тактага карадык.

-Нәрсә ясалган укучылар? Нинди фигуралар ярдәмендә ясаганнар чәчәкне? Әйдәгез түгәрәкләрне саныйк әле

-Дорес укучылар. Ә хәзер сезгә эш дәфтәрләренә түгәрәкләргә караганда 1 гә кубрәк итеп өчпочмак ясарга кирәк . (бер укучыдан сорыйм)

-Укучылар ничә өчпочмак ясадык? 8

-Матур язу күнегүе итеп 8 цифрын  1 юл язып куябыз. Дәфтәрләрне ачтык,матур язу кагыйдәсен искә тошердек.

Физкультминутка

Проблемалы сорау кую.

  • Укучылар, минем кулда нәрсә бар? Нинди төстә? Кайда үсә әле алма? Ничә алма  бар?
  • Тагын ничә алма куйдым? (2)
  • Тәлинкәдә барлыгы ничә алма булды?5
  • Ничек таптык? Нинди математик аңлатма  белән күрсәтә алабыз?Нәрсә төзедек ?
  • Кушу гамәлендә катнашкан саннар нәрсә дип йөртеләләр?
  • Укучылар тәлинкәдә 5 алма булды. Шунын берсен керпегә бирдек.Хәзер нәрсә төзи алабыз?
  • Аермадагы саннар исемнәрен атап чыгыйк эле укучылар.Молодцы.
  • Укучылар ,аерманың кыйммәтен без табырга өйрәндекме? Таба беләбезме?

  • Димәк ,без бүген дәрестә нәрсә  өйрәнербез ? (Аерманың кыйммәтен табарга,алырга)
  • Ничә санын алырга? (1)
  • Максатыбыз 1 санын алырга өйрәнү.

-Укучылар 5 алманын 1 сен керпегә бирдек. Тәлинкәдә ничә алма калды?

- Ничек таптык? Каян белдек 4 алма калганын (санап)

-4 саны безнен саннар нурында кайда урнашкан.Кайсы сан алдында?

-1 санын алган вакытта  без сезнең белән  бер кагыйдәне истә тотарга тиеш.

Нинди дә саннан 1 санын алсак,аерманың кыйммәте, җавабы булып аның алдындагы сан килеп чыгачак.

-5-1 алгач 5 алдындагы сан 4 килеп чыкты.

  • Әйдәгез, элеге кагыйдәне кулланып башка мисалларда да карап үтик. Экранга карыйбыз.Бирелгән фигуралар бн аерма төзергә,кыйммәтен табарга кирәк.
  • 5-1

6-1

4-1

3-1

  • Укучылар аермаларны дәфтәргә күчереп куйыйк әле.

2. Китап буенча эш.

- Укучылар китапларны ачтык. №2 карыйбыз.

-Бирелгән санны бергә кимет дигән җөмләне сез ничек аңлыйсыз?

1 кимет ул -1 гә әз ит дигән сүз. Ничек 1 гә киметәбез?

- №2 дә ике рәсем бирелгән . Сезгә предметлар саны 1 гә кимегән рәсемгә фишка куярга кирәк.

- Кайсы рәсемгә куйдыгыз, укучылар?Ни өчен? Кайсыгыз аңлатып бирә? Нинди язма төзибез? 6-1=5

Физкультминутка

1.Карточкалар бн эш

  • Укучылар хәзер өйрәнгәннәрне ныгытып алабыз. Мин сезгә цифлар  бирәм . Сезгә аларны 1 гә киметергә кирәк. Дәфтәрләргә эшлибез,ахырдан дөреслеген тикшерәбез.(слайд)

8-1

7-1

2-1

9-1

  • Укучылар кайсыларыгызныкы дөрес басабыз,кемнеке хаталы төзәтеп куябыз.

2.  –Безнен Эльф дигән дустыбыз сезгә бирем әзерләгән. Әйдәгез әле аны утәп алыйк эле. (Слайд) Дөресеген слайд бн тикшереп барачакбыз.

1не кушу буенча  бирем:

1+1

2+1

3+1

4+1

5+1

6+1

7+1

8+1

9+1

-Укучылар саннар  нишләп барды? Нинди кагыйдә беләбез? 1 гә кушкан да сан 1 гә артты,сумманын кыйммәте анын артындагы сан булды

1 не алу буенча бирем..

-10-1, 9-1 ,8-1, 7-1, 6-1, 5-1, 4-1, 3-1, 2-1

- Саннар нишләде укучылар ?

-Дәрестә нәрсә эшләргә өйрәндек?

-Укучылар нинди кагыйдә белдек?

Рефлексия

- Укучылар сезгә дәрес ошадымы?Узегезнен дәрестә катнашуыгызга  нинди бәя бирер идегез? Әйдәгез әле алмалар бн күрсәтеп китик.

(Укытучы укучыларнын эш нәтиҗәсенә бәя биреп,киңәшләрен әйтеп үтә. )

.

- Эйе. Анда чәчәкләр,җиләкләр,гөмбәләр үсә. Ашарга яраклы,агулы гөмбәләр була.

-укучылар фикере

- ЮК,ашарга яраклысын гына.

2+2        4+1

3+2                 6+2

2+1                 5+2

5+3                 4+2

 (Чират буенча чишү)

 

-чәчәк

- түгәрәк

- 7

- Безгә 8 өчпочмак ясарга кирәк.

- Ручканы мин дөрес тотам,

Дәфтәрне авыш итеп.

Яза башлыйм цифрларны

Чиста һәм матур итеп.

- число язалар, 1 юл 8 цифры языла.

Укучылар җавап бирәләр.

-Алма. Кызыл төстә.

-3 алма бар.

-2 алма

 -5 алма

(бер укучы чыгып яза)

-3+2

Укучылар кул күтәреп җавап бирәләр

- аерма

- кимүче,киметүче.

-  5-1

- Юк

- Аерманын кыйммәтен табарга.

- 1 санын алырга.

Укучылар кул күтәреп җавап бирәләр.

- 4 алма

-5-1=4

-

- 3 һәм 5 саннары арасында

- 5 саны алдында

Укучылар теләк буенча чыгып  тактада бирем үтиләр.  Кагыйдәне әйтеп , аерма кыйммәтенең дөреслеген раслыйлар..

- дәфтәрдә эш.

Укучылар фикере тыңланыла.

- 1 сен алабыз.

Мөст. эш алып барыла.

- 1 укучы җавап бирә. Аңлата

Икенче укучы язма төзи.

Укучылар мөст. эшлиләр. Соңыннан през.слайд ярдәмендә дөреслеге тикшерелә.

Тэйк оф – тач даун

Чылбыр буенча эшлиләр. Дөресеге слайд бн чыгып бара

-1 гә артып

-1 гә кушкан да сан 1 гә артты,сумманын кыйммәте анын артындагы сан булды

- 1 гә кимеделәр

- 1 санын алырга.

Бергәләп кагыйдәне кабатлыйлар.

-1 санын алганда сан 1 гә кимеде, аерманын кыйммәте булып аның алдындагы сан килеп чыкты.

- смайликлар бн дәрекә нәтиҗә ясыйлар.

- алмалар бн үз эшләренә бәя бирәләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

технологик карта

Перспективалы башлангыч мәктәп программасы буенча бер дәрескә технологик карта....

Математикадан технологик карта

математика дәресенә технологик карта...

1 класс өчен технологик карта

1 класс өчен математикадан технологик карта....

Әдәби уку дәресенә технологик карта 1 класс өчен

"Туган тел" дәреслегенең 1 нче темасына дәрес эшкәртмәсе ....

ПНШ 1класс математикадан дәрес эшкәртмәсе (технологик карта) `һәм презентация

Бу дәрес эшкәртмәсе һәм презентация 1 класс ПНШ буенча тема: "Мәсьәлә : шарт һәм таләп"...

Математикадан технологик карта

Технологическая карта по математике для 3-его класса по учебнику Чекин...

1нче сыйныфта математикадан технологик карта. Тема: "Барлык цифрлар"

1нче сыйныфта математикадан "Барлык цифрлар" темасына үткәрелгән дәрескә технологик карта....