Математикадан технологик карта
методическая разработка по математике (3 класс) по теме

Кутдусова Гульназ Муллануровна

Технологическая карта по математике для 3-его класса по учебнику Чекин

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tekhnologik_karta_3_klass.docx21.23 КБ

Предварительный просмотр:

3 класс өчен математикадан технологик карта  

Тема

Тигезьянлы  һәм тигезьяклы өчпочмаклар

Теманың максаты

 “Тигезьянлы  һәм тигезьяклы өчпочмаклар” төшенчәсе белән таныштыру.

Планлаштырылган нәтиҗә

Предмет күнекмәләре

УУГ

 

  Өчпочмакларны төрләре буенча аера белү

Шәхси:  төп мораль нормаларны белү һәм аларны үтүгә ориентлашу.

Регулятив:   укытучы тарафыннан билгеләнгән эш-гамәл ориентирларын яңа уку материалында исәпкә алу.

Танып – белү: төп мәгълүматны аерып чыгарып, объектларны анализлау.

Коммуникатив: партнерның эш гамәлләрен контрольгә алу.

Төп төшенчәләр

Төшенчәләр:

  • өчпочмак;
  • тигезьяклы өчпочмак;
  • тигезьянлы өчпочмак.

 

Предметара бәйләнешләр

Математика, әйләнә-тирә дөнья.

Ресурслар

-төп

-өстәмә

Җиһазлау

    Дәреслек:  А.Л.Чекин “Математика” 1 кисәк , 134-135 бит;

“Мөстәкыйль эш дәфтәре”, 1 кисәк, 84 бит

Презентация, карточкалар.

Төркемнәрне оештыру

Индивидуаль   һәм парлы    эш.

Оештыру технологиясе

Укытучы эшчәнлеге

(Һәр этапның өйрәтү һәм үстерү биремнәре)

Укучы эшчәнлеге

(Һәр этапның диагностик биремнәре)

УУГ

I этап.

Оештыру моменты.

Максат – укучыларның  дәрескә хәзерлеген күзәтү, барлау; белем алырга әзерлек алып бару.

Хәерле көн, укучылар.

Ничек сезнең кәефләр?

Кәефләр яхшы булса,

Яхшы үтәр дәресләр.

Барыгыз да дәрескә әзерме? Эш урыннарыгыз тәртиптәме?

Хәерле көн телиләр, бер-берләренә елмаялар.

Дежур укучы чыгышы.

ШУУГ

II этап.  Телдән исәпләү. 

Максат – телдән исәпләү күнекмәләрен үстерү.

1.Матур язу.

Саннар рәтен эзлекле тәртиптә дәвам итәргә.

23, 20, 17, 14, 11, 8.

2.Арифметик диктант.

Җавапларны гына язарга.

-20 һәм 4 саннарының аермасы.

-63 һәм 9 саннарының  өлешен табарга.

-72 саны 8 дән ничә тапкыр артык?

-60 саны 15 тән ничә тапкыр артык?

-34 не 1гә тапкырлагыз.

-10 һәм 9 саннарының тапкырчыгышы кыймммәте.

-90 ны 3 тапкыр киметегез.

-Ягы 7 см булган квадратның периметрын табыгыз.

-Ярты сәгатьтә ничә минут?

3. Кайсы фигура артык? (слайдта)

4. Логик мәсьәлә

Саныйк әле бергәләп,

Ничә өчпочмак икән?

Кемнәр тизрәк, җитезрәк

Җаваплар бирер икән?

 Слайдтагы фигурадан  өчпочмакларны санарга.

5. Өчпочмакның төп билгеләрен әйтү.

-Почмаклары буенча өчпочмакның төрләрен әйтү.

1.Эзлеклелек: сан 3 кә кимеп бара.

23, 20, 17, 14, 11, 8,5,2.

2. Аңлатмаларның җавапларын гына язалар.

  16, 7, 9, 4, 34, 90, 87, 28,30.

3.Өчпочмак артык

4.Фигурада 4 өчпочмак бар.

5.Төркемнәрдә эш.

1 төркем- Өчпочмакның төп билгеләрен әйтү.

2 төркем - Почмаклары буенча өчпочмакның төрләрен әйтү

РУУГ

 РУУГ

III этап.

Яңа материал өстендә эш.

Максат –  “Тигезьянлы  һәм тигезьяклы өчпочмаклар” төшенчәсе белән тирәнрәк таныштыру, аларны сызарга өйрәтү.

  1.  Практик эш.

2 конвертка катыргыдан киселгән тасмалар салына, 1 конвертта – 7см, 4см, 7см. 2 конвертта – 5см, 5см, 5см.

Тасмалардан өчпочмаклар төзергә.

2.№447(дәреслек,134 бит)  - практик эш.  -тигезьянлы өчпочмакларның номерын әйтергә,

-тигезьяклы өчмочмак ларның номерын әйтергә.

3. №448 (дәреслек,135 бит)   - практик эш.

 4 см лы кисемтә сызарга. Үзәкләре кисемтә очлары булган , радиусы 4 см лы 2 әйләнә сызарга.  Әйләнәнең 1 кисешү ноктасына  аларның 1 әр радиусын үткәрергә. Килеп чыккан өчпочмакның яклары озынлыгын үлчәргә.

  • Әлеге өчпочмакны тигезьянлы дип тә атап буламы?

            Физкультминутка

Сер чишү. Урыннарыгыздан артка борыласыз, уң яктагы шкафка киләсез, беренче шкафтан, икенче шүрлектән, сул яктан 3 нче папканы аласыз һәм эченнән һәр кеше үзенә бер предмет ала.

 1. Парларда эш – тасмалардан өчпочмаклар төзиләр

1 конверттан -  тигезьянлы өчпочмак, 2 конверттан – тигезьяклы өчмочмак килеп чыга.

  1. №3  - тигезьяклы өчпочмак.

Нәтиҗә: Барлык яклары да тигез булган өчпочмак тигезьяклы дип атала.

 

  1. Бирелгән шарт буенча биремнәрне үтиләр, партадаш күршеләре белән дөреслеген тикшерәләр.
  • Бу өчпочмакны тигезьянлы дип тә атап була.

Д/Б Тигезьяклы өчпочмакны тигезьянлы дип атап буламы? Ни өчен?

                     

Ял итү.

ТУУГ

IV этап.  

Алган белемнәрне гомумиләштерү.

Максат – алган белемнәрне гомумиләштерү һәм ныгыту.

 1.Мисалларны эшләп,   өчпочмак сүзе китереп  чыгарга тиешләр.

8

98

64

96

98

111

50

258

56 + 8 =  П                            48 + 48 = О              25 х 2 =А                              25 - 17 = Ө                

128 – 30 =Ч                          200 + 58 =К

87 + 24 = М                          

 1.Мөстәкыйль эш.

Мисалларны исәпләп,    өчпочмак сүзен китереп  чыгаралар.

РУУГ

КУУГ

V этап.  Контроль.

Максат –укучыларның игътибарлыгын, хаталарны тикшерү һәм төзәтү.

 1.Мәсьәлә.

Өчпочмакларның якларын тану һәм периметрларын исәпләү. (слайд буенча

1.Мөстәкыйль эш.

Бирелгән  өчпочмакларның  периметрларын исәплиләр 

 

РУУГ

VI этап. Рефлексия.

 -Укучылар, бүгенге    дәрес сезгә ошадымы?

- Өчпочмакларның билгеләрен кабатлап үтик әле.

 

Укучылар үзләренең  дәрестә алган   яңа белемнәрен атыйлар.  

Өчпочмакларның билгеләрен атыйлар.

КУУГ

 

VII этап. Йомгаклау.

1.Нәтиҗә ясау.

2.Укучыларның эшчәнлеген бәяләү.

3.Өй эше:“Мөстәкыйль эш дәфтәре”, №183, 85 бит. Һәр фигурада  ничә тигезьяклы өчпочмак булуын билгеләргә.

Үз белемнәренә, дәрестә катнашуларына бәя бирәләр.

ШУУГ


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

технологик карта

Перспективалы башлангыч мәктәп программасы буенча бер дәрескә технологик карта....

Математикадан технологик карта

математика дәресенә технологик карта...

1 класс өчен технологик карта

1 класс өчен математикадан технологик карта....

Әдәби уку дәресенә технологик карта 1 класс өчен

"Туган тел" дәреслегенең 1 нче темасына дәрес эшкәртмәсе ....

ПНШ 1класс математикадан дәрес эшкәртмәсе (технологик карта) `һәм презентация

Бу дәрес эшкәртмәсе һәм презентация 1 класс ПНШ буенча тема: "Мәсьәлә : шарт һәм таләп"...

1нче сыйныфта математикадан технологик карта. Тема: "Барлык цифрлар"

1нче сыйныфта математикадан "Барлык цифрлар" темасына үткәрелгән дәрескә технологик карта....

Математикадан технологик карта "1 не алу"

1 нче сыйныфлар өчен  математикадан "1 не алу" темасы буенча технологик карта...