технологик карта
методическая разработка по математике (1 класс) по теме

Перспективалы башлангыч мәктәп программасы буенча бер дәрескә технологик карта. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tehnologik_karta_matematika_1_kl..docx23.96 КБ

Предварительный просмотр:

Тема

Разрядлы кушылучылар.

Максат

1) Икенче дистә саннарының килеп чыгышын өйрәнү.

2) “Разрядлы кушылучылар” термины белән таныштыру.

3) 20 санының аталышын белү.

4) Анализлый,гомумиләштерү күнекмәләре булдыру.

5) Игътибарлылык үстерү,хәтерләрен ныгыту.

Планлаштырылган нәтиҗә

1) Икеурынлы саннарның килеп чыгышын белү.

2)”Икеурынлы саннар” терминын белү.

3) 10-19 эчендәге саннарны чагыштыра белү.

4) Санны разрядлы кушылучылар суммасы белән алыштыра белү.

Ресурслар

Дәреслек А.А.Чекин “Математика”,2кисәк.

“Математика в вопросах и заданиях”,Захарова О.А.,Юдина Е.П.

Е.Е.Ипатова,А.В.Афонина “Поурочные разработки по математике”

Предметара бәйләнеш

Татар теле

Эш төре

Фронталь, индивидуаль, парларда

Төп төшенчәләр

Разрядлы кушылучылар, икеурынлы саннар.

Үткәрү технологиясе

Дәрес этаплары

Укучы эшчәнлеге

Укытучы эшчәнлеге

Укыту һәм үстерү технологиясе

Һәр этапның диагностик биремнәре

Оештыру өлеше

Максат:

Укучыларны уку хезмәтенә хәзерләү.

Балаларның фикерләрен,дикъкатьләрен туплау

Дәрестә утыру кагыйдәләрен искә төшерү.

Сорауларга тиз җавап бирергә омтылу.

Укучыларны эшкә хәзерләү.

Укучыларның игътибарын туплау максатыннан фронталь эш оештыру.

а)Әмиргә дәрестә утыру кагыйдәләрен исенә төшерик әле.

б) Уен уйнап алабыз.”Булсаң зирәк- әйт тизрәк”

1.Явыз бүре ничә кәҗә бәтие ашамакчы булган?

2.Атнада ничә ял көне?

3.Ничә предмет бер пар була?

4.6 саны барлыкка килсен өчен 2гә ничәне кушарга кирәк?

5.5 саны килеп чыксын өчен 2гә ничәне кушарга кирәк?

6. Фил зурмы,әллә мөгезборынмы?

7.1 минутта нәрсә эшләп була?

8.Квадрат овалдан нәрсә белән аерыла?

9.Киресен әйт: алга-...,уңга-...,түбән-...,тәбәнәк-... .

10.Татарстан флагында ничә төс?Ниндиләр?

в) Нинди сүз яшеренгән?

А. 10-9    З. 7-5   Д. 3+7

 Р. 6+9     Р. 8+7 Я.11-5

15

1

2

15

6

10

РАЗРЯД

Шәхескә кагылышлы универсаль гамәлләр.1)Ни өчен бу кагыйдәләрне белергә кирәк?

Актуальләштерү

Максат:

 Яңа тема өйрәнүгә хәзерлек.

Слайдта бирелгән мәгълумат белән эшләү.

Проблема чишкәндә үз фикерләрен дәлилли белү.

Слайд белән эшне оешыру.

Проблемалы сорауларны чишкәндә тиешле юнәлеш бирү.

1 слайд. Саннарны укыгыз: 7,15,12,3.9,18,0,14,4. Бу саннарны 2 төркемгә бүлегез.

Нәрсәгә карап бүлдегез?(1 төркем  саннары 1цифрдан төзелгән,ә икенче төркем саннары 2цифрдан тора).

Тикшерәбез:2слайд.

7,3,9,0,4.

15,12,18,14.

Нәтиҗә ясыйбыз. Димәк, 2нче төркем саннары нинди саннар?

Икеурынлы саннар.(Танып-белү УГ)

Икеурынлы саннар язабыз:

17,13,11,19. Дистәләр астына кызыл сызык, берәмл екләр астына зәңгәр  сызык сызарга.(Регулятив УУГ)

Яңа тема өстендә эш.

Максат: Саннарны разрядлы кушылучыларга таркатырга өйрәнү”.

Разрядлы кушылучылар”термины белән таныштыру.

 20 саны белән таныштыру.

Дәреслектә бирелгән мәгълумат бедән эшләү.

Фикер алышуда катнашу.

Җавапларны дәлилли белү.

Дәфтәрләрдә дөрес,чиста язуга ирешү.

Проблемалы сорауларга җавапларны дәлилли белү.

Дәреслек белән эшне оештыру.

Фронталь эшне оештыру.

Укучыларны проблемалы сорауларга җавап бирергә этәрү.

1)Бу саннар нәрсә белән охшаш? Нәрсә белән аерыла? Бирелгән саннарны беренче кушылучы 10 булырлык итеп сумма рәвешендә күрсәт.(Танып-белү УГ)

Әминә болай язды: 3слайд

18=10+8

Калганнарын үзегез сумма рәвешендә күрсәтегез.

Ә хәзер чагыштырабыз.

4 слайд. 14=10+4 , 16=10+6 , 18=10+8,  19=10+9 (Коммуникатив УУГ)

Саннарны шулай язу разрядлы кушылучыларга таркату дип атала.

2) Ә хәзер 2 дистәсе,0 берәмлеге булган сан языгыз.(20). Бу егерме саны.

Парларда эш.Бер укучы икеурынлы  сан әйтә,икенчесе- сумма.(Коммуникатив УУг)

Түгәрәкле тасмалар белән эшлибез. Бер тасмада 10 түгәрәк,икенчесендә 5.Разрядлы кушылучылар суммасы белән алыштырыгыз.

15=10+5.һ.б.(Регулятив УУГ).

Ныгыту.

Максат: Санны разрядлы кушылучылар суммасы белән алыштыра белү.

Мөстәкыйль эш дәфтәрләрендә эшләү.

Дәфтәрләр белән эшне оештыру.

№1. Санны кушылучылар суммасы белән алыштырырга. Дистәсе-1,берәмлеге-3.

№2.Схема буенча сумма язарга.

№3. Дөрес тигезлекләргә сызарга.

Регулятив УУГ

№4.Саннарны разрядлы кушылучылар суммасы белән алыштыр.

№5.Буш шакмакларны тутыр.(Мөстәкыйль эш).Ә хәзер күршегез белән чагыштырыгыз.Регулятив УУГ.

Тикшерү күнегүләре

Мөстәкыйль эш дәфтәрләрендә эш.

№6.Сумманы цифрлар белән язарга.

(Мөстәкыйль эш)

№7.Буш шакмакларны тутырырга.(Мөстәкыйль эш)

Дәресне йомгаклау.

Рефлексия.

Без дәрестә нәрсәләргә өйрәндек?

Нәрсәләр исегездә калды?

Икеурынлы саннарны белдем.

Аларны разрядлы кушылучылар суммасы белән алыштырырга өйрәндем.

Файдаланылган әдәбият.

Р.К.Шәехова “Иҗат баскычлары”.

Сәгъдиев“Кызыклы математика”.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Математикадан технологик карта

математика дәресенә технологик карта...

1 класс өчен технологик карта

1 класс өчен математикадан технологик карта....

Әдәби уку дәресенә технологик карта 1 класс өчен

"Туган тел" дәреслегенең 1 нче темасына дәрес эшкәртмәсе ....

ПНШ 1класс математикадан дәрес эшкәртмәсе (технологик карта) `һәм презентация

Бу дәрес эшкәртмәсе һәм презентация 1 класс ПНШ буенча тема: "Мәсьәлә : шарт һәм таләп"...

Татар теленнән технологик карта,3 сыйныф

Татап теленнән технологик карта, 3 нче сыйныф...

Татар теленнән технологик карта,3 сыйныф

Татап теленнән технологик карта, 3 нче сыйныф...

Технологик карта.

Яңа ФГОС яңа таләпләр куя.Дәресләргә технологик карталар төзергә кирәк була.Укучы эше белән укытучы эше янәшә куелып языла....