Технологик карта.
план-конспект занятия по чтению (3 класс) по теме

Яңа ФГОС яңа таләпләр куя.Дәресләргә технологик карталар төзергә кирәк була.Укучы эше белән укытучы эше янәшә куелып языла.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tekhnik_karta.docx63.02 КБ

Предварительный просмотр:

                                       “ь хәрефе һәм аеру билгесе”  темасын өйрәнүнең технологик картасы.

Тема:

ь хәрефе һәм аеру билгесе

Максат:

1.ь  (аеру билгесе) турында белемнәр булдыру.

2.ь  хәрефе турында белемнәрен камилләштерү.

3.Матур язу күнекмәләренә кызыксыну тәрбияләү.

Көтелгән нәтиҗә:

1.ь хәрефен дөрес әйтә һәм яза белү.

2.ь(аеру билгесе)н  таный алу.

3.ь хәрефе һәм ь (аеру билгесе)нең аермасын аңлау.

Төп билгеләр:

Ь хәрефе

Предметара бәйләнешләр:

Әдәби уку,рус теле.

Чыганаклар:

Дәреслек:Ф.Ф.Харисов,Г.Р.Шакирова,Р.К.Сәгъдиева,Л.К.Хисмәтова Татар теле 3 класс.

Эшне оештыру:

Фронталь,индивидуаль.

Дәрес этаплары:

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Оештыру өлеше

-Исәнмесез,укучылар.Бүген  сезнең белән бик үзенчәлекле хәреф белән танышырырбыз.

Тыныч кына утыралар,игътибар белән тыңлыйлар.

Актуальләштерү

Ь билгесе кайсы очракларда языла?

Уйлыйлар,искә төшерәләр.

Физкультминутка

Җил исә,исә,исә.

Агачларны селкетә.

Җил тына,тына,тына.

Агачлар үсә,үсә,үсә.

Гәүдә белән билгеле күнегүләр ясыйлар.

Яңа материалны аңлату

-Укучылар,ь хәрефе сүзләрне нишләтә әле?

-Иҗекләрне нечкәртә дисәк дөресрәк булыр,

  Шулаймы?

-ь хәрефе аеру билгесе буларак та языла әле.

-ь хәрефе  сүзләрдә я,ю,е хәрефләре алдыннан килгәндә ,аеру билгесе була.Мондый сүздә нечкә иҗектән соң ь билгесе языла:көньяк ,төньяк.

-Нечкәртә.

-Әйе.

-Нинди сүздә?

Ныгыту

-Хәзер күнегүләр эшләп карарбыз.Дәреслектән 11 нче биттәге 11 нче күнегүне табыйк әле. Биремне укып чыгабыз.

-Сүзләрне дөрес укыгыз.

- ь хәрефе кергән сүзләрне табыгыз.

-Бу сүзләрдә ь ни өчен кулланылган?

Дәреслекне ачалар,күнегүне табып биремне укыйлар.

Сүзләрне дөрес итеп укыйлар.

-сәнгать,кәгазь ,сәгать.

-сүзләрне нечкәртү өчен.

Кагыйдә

ь билгесе я,ю,е хәрефләре алдыннан килгәндә, аеру билгесе булып кулланыла .

Матур язу күнегүләре.

11 нче бит,11 нче күнегү.

Дәфтәрдә күнегү эшлиләр.

Транскрипция ясау

Көньяк,дөнья,мәсьәлә.

{ көнйак}  ,{дөнйа}  ,{мәс,әлә}

Йомгаклау

-Бүген нәрсәләр белән таныштык?

ь хәрефе тагын  нәрсә булып килә ала?

-ь хәрефе белән.

-аеру билгесе булып.

Өй эше

12 нче бит,12 нче күнегү.

Көндәлеккә язалар.

Саубуллашу

-Сау булыгыз,укучылар.

- Рәхмәт,сау булыгыз.

о

                                       “Фигыль”  темасын өйрәнүнең технологик картасы.

Тема:

Фигыль

Максат:

1.Фигыль турында белемнәр булдыру.

2.Фигыльне сөйләмдә куллану күнекмәләрен үстерү.

3.Эшчән ,тырыш кешегә хөрмәт тәрбияләү.

Көтелгән нәтиҗә:

1.Фигыльне таный белү.

2.Фигыльне сөйләмдә куллана алу.

3.Нишли ? соравына җавап булган сүзләрне аера һәм таный алу.

Төп билгеләр:

Фигыль ,нишли ? соравы.

Предметара бәйләнешләр:

Әдәби уку,рус теле.

Чыганаклар:

Дәреслек:Ф.Ф.Харисов,Г.Р.Шакирова,Р.К.Сәгъдиева,Л.К.Хисмәтова Татар теле 3 класс.

Эшне оештыру:

Фронталь,индивидуаль.

Дәрес этаплары:

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Оештыру өлеше

-Исәнмесез,укучылар.Бүген  сезнең белән бик үзенчәлекле тема  белән танышырырбыз.

Тыныч кына утыралар,игътибар белән тыңлыйлар.

Актуальләштерү

1.Исем турында белемнәрне искә төшерү.

1)-нинди сүзләрне исем дип атыйлар?

-исемнәр нинди сорауларга җавап бирәләр?

2)исемнәр белән җөмләләр төзетү

3)өй эшен тикшерү.

Уйлыйлар,искә төшерәләр.

Физкультминутка

Җил исә,исә,исә.

Агачларны селкетә.

Җил тына,тына,тына.

Агачлар үсә,үсә,үсә.

Гәүдә белән билгеле күнегүләр ясыйлар.

Яңа материалны аңлату

1.Фигыль турында белемнәр булдыру.

Рәсем буенча эш

-рәсемдә кемнәрне күрәсез?

-алар нишлиләр?

-нишли?соравына  җавап булган сүзләр нинди төркемгә керәләр?

2.Фигыльләр белән җөмләләр төзетү.

Эшли,укый,яза,көтә,бара.

3.Диалог төзетү.

Рәсемгә карап җөмләләр төзиләр.

Фигыльләр белән җөмләләр төзиләр.

Ныгыту

1.-Хәзер күнегүләр эшләп карарбыз.Дәреслектән 22 нче биттәге 31 нче күнегүне табыйк әле. Биремне укып чыгабыз.

-Нокталар урынына тиешле фигыльләрне куеп языгыз.

2.Рәсем буенча хикәя төзетү.

Дәреслекне ачалар,күнегүне табып биремне укыйлар

Нокталар урынына тиешле фигыльләрне куеп язалар.

Хикәя төзеп сөйлиләр.

Матур язу күнегүләре.

23 нче бит,33 нче күнегү.

Дәфтәрдә күнегү эшлиләр.

Тәрҗемә итү күнегүләре.

23 нче бит,32 нче күнегү.

Тәрҗемә итәләр.

Йомгаклау

-Бүген нәрсәләр белән таныштык?

-Фигыль дип нинди сүзләрне атыйлар??

-Фигыль  белән.

-Нишли ? соравына җавап булган сүзләрне .

Өй эше

24 нче бит,35 нче күнегү.

Көндәлеккә язалар.

Саубуллашу

-Сау булыгыз,укучылар.

- Рәхмәт,сау булюыгыз.

                                       “Исем”  темасын өйрәнүнең технологик картасы.

Тема:

Исем

Максат:

1.Исем турында белемнәр булдыру.

2.Кем? Нәрсә ?соравын сөйләмдә куллану күнекмәләрен үстерү.

3.Әнигә ,апага ,туганга матур сүзләр белән эндәшү гадәтләре тәрбияләү.

Көтелгән нәтиҗә:

1.Исемне таный һәм аера  белү.

2.Кем ? Нәрсә ? сорауларын сөйләмдә куллана  алу.

3.Матур ,ягымлы сүзләр кулланып сөйләшә белү.

Төп билгеләр:

Исем,Кем? Нәрсә? соравы.

Предметара бәйләнешләр:

Әдәби уку,рус теле.

Чыганаклар:

Дәреслек:Ф.Ф.Харисов,Г.Р.Шакирова,Р.К.Сәгъдиева,Л.К.Хисмәтова Татар теле 3 класс.

Эшне оештыру:

Фронталь,индивидуаль.

Дәрес этаплары:

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Оештыру өлеше

-Исәнмесез,укучылар.Бүген  сезнең белән исем турында яңа мәгълүматлар белән танышырырбыз.

Тыныч кына утыралар,игътибар белән тыңлыйлар.

Актуальләштерү

1.Хаталар өстендә эш.

1)көз турында сөйләшү

-көз елның нинди вакыты?

2)язма эштәге хаталарны кисәтү

Хаталар өстендә эш эшлиләр.

Физкультминутка

Җил исә,исә,исә.

Агачларны селкетә.

Җил тына,тына,тына.

Агачлар үсә,үсә,үсә.

Гәүдә белән билгеле күнегүләр ясыйлар.

Яңа материалны аңлату

1.Рәсем буенча эш.

-рәсемнәрдә нәрсәләр күрәсез?

-бу сүзләр барысы да нинди сорауга җавап бирәләр?

-Кем? Нәрсә?соравына җавап булган сүзләр нинди төркемгә керәләр?

2.Кагыйдә уку.

Сорауларга җавап бирәләр.

Кагыйдә укыйлар.

Кагыйдә

Исем кем ?нәрсә? сорауларына җавап бирә.

Ныгыту

1.-Хәзер күнегүләр эшләп карарбыз.Дәреслектән 19 нчы биттәге 26 нчы күнегүне табыйк әле. Биремне укып чыгабыз.

-Шигырьне сәнгатьле  укыгыз.

- шигырьдә нәрсә турында сүз бара?

-әнигә,апага,туганга нинди сүзләр белән эндәшәләр?

-ә сез ничек эндәшәсез?

2.Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрне уку,сораулар кую.

Дәреслекне ачалар,күнегүне табып биремне укыйлар.

Шигырьне сәнгатьле  итеп укыйлар.

Сорауларга уйлап җавап бирәләр.

Сүзләрне укыйлар,сораулар куялар.

Матур язу күнегүләре.

1.21 нче биттәге 27 нче күнегүне эшләү.

1)Кем?Нәрсә? соравына җавап булган сүзләрне аерып язу.

2)сүзләр белән җөмләләр төзеп язу.

Дәфтәрдә күнегү эшлиләр.

Диалогик сөйләм төзү.

Кем?Нәрсә ?соравына җавап булган сүзләрне кулланып  диалог төзетү.

Диалог төзеп сөйлиләр.

Йомгаклау

-Бүген нәрсәләр белән таныштык?

-Исем дип  нинди сүзләрне атыйлар ?

-Исем белән таныштык.

-Кем? Нәрсә ? соравына  җавап булган сүзләрне исем дип атыйлар.

Өй эше

21 нче бит,28 нче күнегү.

Көндәлеккә язалар.

Саубуллашу

-Сау булыгыз,укучылар.

- Рәхмәт,сау булыгыз.

                                       “Хаталар өстендә эш.Сүзләрне иҗекләргә аеру.Басым.”  темасын өйрәнүнең технологик картасы.

Тема:

Хаталар өстендә эш.Сүзләрне иҗекләргә аеру.Басым.

Максат:

1.Басым  турында белемнәр булдыру.

2.Сүзләрне иҗекләргә аеру  турында белемнәрен камилләштерү.

3.Дөрес язу күнекмәләренә кызыксыну тәрбияләү.

Көтелгән нәтиҗә:

1.ь хәрефен дөрес әйтә һәм яза белү.

2.ь(аеру билгесе)н  таный алу.

3.ь хәрефе һәм ь (аеру билгесе)нең аермасын аңлау.

Төп билгеләр:

Иҗек,басым.

Предметара бәйләнешләр:

Әдәби уку,рус теле.

Чыганаклар:

Дәреслек:Ф.Ф.Харисов,Г.Р.Шакирова,Р.К.Сәгъдиева,Л.К.Хисмәтова Татар теле 3 класс.

Эшне оештыру:

Фронталь,индивидуаль.

Дәрес этаплары:

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Оештыру өлеше

-Исәнмесез,укучылар.Бүген  сезнең белән  иҗек һәм басым белән танышырырбыз.

Тыныч кына утыралар,игътибар белән тыңлыйлар.

Актуальләштерү

1.Сүзлек диктантында җибәрелгән хаталарны кисәтү?

1)ь билгесе булган сүзләрне кабатлау

2)ъ билгесе булган сүзләрне  кабатлау

3)сүзләрне дөрес,матур язарга өйрәтү

Мәрьям,ямьле,яшьтәш,вәгъдә,Ильяс

4)сүзләр белән җөмләләр төзетү

5)диалог төзетү

5)ь,ъ кергән сүзләр уйлап язу.

Хаталар өстендә эш эшлиләр.

Физкультминутка

Җил исә,исә,исә.

Агачларны селкетә.

Җил тына,тына,тына.

Агачлар үсә,үсә,үсә.

Гәүдә белән билгеле күнегүләр ясыйлар.

Яңа материалны аңлату

1.Иҗек турында белемнәрне камилләштерү.

-Укучылар,сүзләр нәрсәләргә бүленә ала?

-Нинди иҗекләр була?

-Нинди сүзләрдә калын иҗек була?

-Хәзер ,укучылар, шушы сүзләрне иҗекләргә бүлеп әйтербез

Ки-тап ,дус-лар,ма-на-ра,чә-чәк,тә-рә-зә,сый-ныф.

-Бу сүзләрдә ничә иҗек бар?

2.Басым турында белемнәрбулдыру.

Ал-ма –ал –ма ,бүл-мә –бүл –мә,

Бас-ма –бас –ма ,яз-ма –яз –ма.

-Сүзләрне дөрес басым белән әйтмәсәк нәрсә була?

3.Кагыйдә уку.13-14 нче бит.

4.Әңгәмә.

-Басым кайсы иҗеккә төшә?

-Җөмлә нәрсәләрдән төзелә?

-Сүзләр нәрсәләргә таркала?

-Иҗекләр нәрсәләрдән тора?

-Иҗекләргә.

-Калын,нечкә.

-Калын сүзләрдә.

-Ике,өч.

-Басым кайсы иҗеккә төшүгә карап сүзнең мәгънәсе үзгәрә.

  Кагыйдә укыйлар.

Уйлап,сорауларга җавап бирәләр.

Ныгыту

1.-Хәзер күнегүләр эшләп карарбыз.Дәреслектән 14 нче биттәге 15 нче күнегүне табыйк әле. Биремне укып чыгабыз.

-Сүзләрне иҗекләргә бүлеп язарга кирәк.

2.15 нче биттәге 16 нчы күнегүне эшләү.

1)мәкальләрне уку,мәгънәләрен аңлату

2)күчереп язу

3)-Кайсы сүзләрдә авазлар саны хәрефләрдән күбрәк?

Дәреслекне ачалар,күнегүне табып биремне укыйлар.

Сүзләрне иҗекләргә бүлеп язалар.

Мәкальләрнең мәгънәсен аңлаталар,

күчереп язалар.

-оят,юк.

Тәрҗемә итү

Әдәп ,оят сүзләрен тәрҗемә итү.

Сүзләр белән җөмләләр төзетү.

Сүзләрне тәрҗемә итәләр.

Җөмләләр төзеп әйтәләр.

Йомгаклау

-Бүген нәрсәләр белән таныштык?

-Сүзләрне иҗекләргә ничек бүләләр?

-Басымны дөрес куймасак нәрсә була?

-Басым татар телендә күбрәк кайсы иҗеккә төшә?

-Иҗек,басым.

-сузык авазларга карап.

-сүзнең мәгънәсе үзгәрә.

Өй эше

14 нче бит ,14 нче күнегү.

Көндәлеккә язалар.

Саубуллашу

-Сау булыгыз,укучылар.

- Рәхмәт,сау булыгыз.

                                       “Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.Дөрес яз.Сүзлек диктанты”  темасын өйрәнүнең технологик картасы.

Тема:

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.Дөрес яз.Сүзлек диктанты

Максат:

1.ь ,ъ  билгеләре турында белемнәрне  тирәнәйтү.

2.Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

3.Чиста,пөхтә матур язуга кызыксыну уяту.

Көтелгән нәтиҗә:

1.ь ,ъ хәрефен дөрес әйтә һәм яза белү.

2.Монологик,диалогик сөйләм төзи алу.

3.Дәфтәрдә чиста,пөхтә матур итеп яза алу.

Төп билгеләр:

Ь ,ъ хәрефләре

Предметара бәйләнешләр:

Әдәби уку,рус теле.

Чыганаклар:

Дәреслек:Ф.Ф.Харисов,Г.Р.Шакирова,Р.К.Сәгъдиева,Л.К.Хисмәтова Татар теле 3 класс.

Эшне оештыру:

Фронталь,индивидуаль.

Дәрес этаплары:

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Оештыру өлеше

-Исәнмесез,укучылар.Бүген  сезнең белән ь,ъ билгеләре турында белемнәрне тирәнәйтербез.

Тыныч кына утыралар,игътибар белән тыңлыйлар.

Актуальләштерү

Ь билгесе кайсы очракларда языла?

Ъ билгесе кайчан языла ?

Уйлыйлар,искә төшерәләр.

Физкультминутка

Җил исә,исә,исә.

Агачларны селкетә.

Җил тына,тына,тына.

Агачлар үсә,үсә,үсә.

Гәүдә белән билгеле күнегүләр ясыйлар.

1.ь,ъ билгесе  булган сүзләрне искә төшерү.

-Укучылар,ь хәрефе сүзләрне нишләтә әле?

-Иҗекләрне нечкәртә дисәк дөресрәк булыр,

  Шулаймы?

-ь хәрефе аеру билгесе буларак та языла әле.

-ь хәрефе  сүзләрдә я,ю,е хәрефләре алдыннан килгәндә ,аеру билгесе була.Мондый сүздә нечкә иҗектән соң ь билгесе языла:көньяк ,төньяк.

-ъ билгесе кайсы очракларда языла?

2.Сүзләр белән җөмләләр төзетү.

-Нечкәртә.

-Әйе.

-Нинди сүздә?

-Калын сүзләрдә аеру билгесе буларак кулланыла.

-Иҗекләрне калынайту өчен кулланыла.

Җөмләләр төзиләр.

Сүзлек диктанты язу

-Хәзер ь,ъ билгеләре булган сүзләрдән сүзлек диктанты язабыз.

Сүзлек диктанты язалар.

Дәфтәрләрне тапшыралар.

Ныгыту

-Хәзер шушы сүзләр белән җөмләләр төзеп әйтербез.

-Сүзләрне дөрес укыгыз.

- ь хәрефе кергән сүзләрне табыгыз.

-Бу сүзләрдә ь ни өчен кулланылган?(яшьлек)

-Бу сүзләрдә ъ ни өчен язылган ?(кулъяулык)

Сүзләрне дөрес итеп укыйлар.

-сүзләрне нечкәртү өчен.

-аеру билгесе булып килгән.

Кагыйдәне искә төшерү

ь ,ъбилгесе я,ю,е хәрефләре алдыннан килгәндә, аеру билгесе булып кулланыла .

Матур язу күнегүләре.

Сүзләрне күчереп язалар.

Альбом,Ильяс,Мәрьям,яшьтәш,мәсьәлә.

Сүзләр уйлап язу.

                   Ь                Ъ

                  ...                ...

Җөмләләр уйлап язу.

Дәфтәрдә күнегү эшлиләр.

Транскрипция ясау

Мәрьям,яшьлек

{ мәрйәм}  ,{йәшлек} .

Йомгаклау

1.-Бүгенге дәрестә нинди белемнәр алдыгыз?

2.Билгеләр кую.

Өй эше

12 нче биттәге кагыйдәне өйрәнергә.

Көндәлеккә язалар.

Саубуллашу

-Сау булыгыз,укучылар.

- Рәхмәт,сау булыгыз.

“Нәҗип Думави.Мәктәп “темасын өйрәнүнең технологик картасы.

Тема:

Нәҗип Думави.Мәктәп

Максат:

1.Нәҗип Думави әсәре турында белемнәр булдыру.

2.Мәктәп тормышы  турында белемнәрен камилләштерү.

3.Мәктәп тормышына,уку күнекмәләренә кызыксыну тәрбияләү.

Көтелгән нәтиҗә:

1.Нәҗип Думави иҗаты турында белү.

2.Мәктәп тормышы турында сөйли алу.

3.Шигырьне сәнгатьле укый алу.

Төп билгеләр:

Мәктәп,дәрес.

Предметара бәйләнешләр:

Татар теле ,рус теле.

Чыганаклар:

Дәреслек:Ф.Ш.Гарифуллина,И.Х.Мияссарова Әдәби уку. 3 класс.

Эшне оештыру:

Фронталь,индивидуаль,парлап.

Дәрес этаплары:

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Оештыру өлеше

-Исәнмесез,укучылар.Бүген  сезнең белән бик кызыклы шәхес иҗаты белән танышырырбыз.

Тыныч кына утыралар,игътибар белән тыңлыйлар.

Актуальләштерү

-Мәктәпне сагынып килдегезме?

Уйлап, җавап бирәләр.

Физкультминутка

Җил исә,исә,исә.

Агачларны селкетә.

Җил тына,тына,тына.

Агачлар үсә,үсә,үсә.

Гәүдә белән билгеле күнегүләр ясыйлар.

Яңа материалны аңлату

-Укучылар,мәктәптә сезгә ошыймы?

-Бигрәк тә нәрсә ошый?

-Безнең мәктәп нинди?

-Мондый матур мәктәптә укыган укучы нинди була?

-Хәзер,укучылар,Нәҗип Думавиның “Мәктәп “

шигыре белән танышырбыз.

Дәреслектән шигырьне табыйк әле. Матур итеп укып чыгабыз.

-Әйе.

-Мәктәп.

-Матур.

-Бәхетле.

Укучылар шигырьне эчтән укып чыгалар.

Шигырьне сәнгатьле итеп  кычкырып укыйлар.

Сүзлек эше

-Авыр әйтелешле яңа сүзләрне бергәләп кабатлыйк.

Ялтырап китү-сверкнуть,җанлана-наполняется жизнью,басты нур-нурга күмелде.

Сүзләрне дөрес итеп укыйлар.

Парлап җөмләләр төзеп әйтәләр.

Ныгыту

-Укучылар,шигырьдә нәрсә турында сүз бара?

-Мәктәп нишләгән?

-Мәктәптәге балалар нинди?

-Мәктәп.

-Җанланган.

-Шат,бәхетле.

Чагыштыру

-Ә сез ,укучылар ,мәктәптә үзегезне ничек хис итәсез?

-Сез дә үзегезне бәхетле саныйсызмы?

-Яхшы.

-Әйе.

Йомгаклау

-Бүген нәрсәләр белән таныштык?

-Мәктәптә укыган бала үзен ничек итеп тотарга тиеш?

-Нәҗип Думавиның “Мәктәп “шигыре белән таныштык.

-Тәртипле.

Өй эше

Шигырьне сәнгатьле укырга.

Көндәлеккә язалар.

Саубуллашу

-Сау булыгыз,укучылар.

- Рәхмәт,сау булыгыз.

“Класстан тыш уку .Марс Шабаев.Идел суы “темасын өйрәнүнең технологик картасы.

Тема:

Класстан тыш уку .Марс Шабаев.Идел суы

Максат:

1.Марс Шабаев иҗаты турында белемнәр булдыру.

2.Идел елгасы   турында белемнәрен камилләштерү.

3.Табигатькә карата тирән мәхәббәт ,сакчыл караш  тәрбияләү.

Көтелгән нәтиҗә:

1.Марс Шабаев  иҗаты турында белү.

2.Идел елгасы турында сөйли алу.

3.Шигырьне сәнгатьле укый алу.

Төп билгеләр:

Идел елгасы.

Предметара бәйләнешләр:

Татар теле ,рус теле.

Чыганаклар:

Дәреслек:Ф.Ш.Гарифуллина,И.Х.Мияссарова Әдәби уку. 3 класс.

Эшне оештыру:

Фронталь,индивидуаль,парлап.

Дәрес этаплары:

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Оештыру өлеше

-Исәнмесез,укучылар.Бүген  сезнең белән бик кызыклы шәхес иҗаты белән танышырырбыз.

Тыныч кына утыралар,игътибар белән тыңлыйлар.

Актуальләштерү

-Татарстан республикасы нинди республика?

Өй эшен тикшерү.

“Нинди ул Татарстан?”тексты буенча эш.

1)текстны сәнгатьле уку ;

2)сорауларга җавап бирү.

-Текст ни өчен шулай аталган ?

-Безнең якларның климаты нинди?

-Габдулла Тукайның сүзләре дөрес кулланылганмы?

Уйлап, җавап бирәләр.

Физкультминутка

Җил исә,исә,исә.

Агачларны селкетә.

Җил тына,тына,тына.

Агачлар үсә,үсә,үсә.

Гәүдә белән билгеле күнегүләр ясыйлар.

Яңа материалны аңлату

-Укучылар,Татарстан республикасы сезгә ошыймы?

-Бигрәк тә нәрсә ошый?

-Безнең республика  нинди?

-Мондый бай республикада яшәгән кеше  нинди була?

-Татарстан нинди елгалары белән танылган?

-Укучылар без бүген сезнең белән Идел елгасы турында сөйләшербез.

-Идел елгасы нинди ул?

-Хәзер,укучылар,Марс Шабаевның “Идел суы“

шигыре белән танышырбыз.

Дәреслектән шигырьне табыйк әле. Матур итеп укып чыгабыз.

-Әйе.

-Истәлекле урыннары,табигате.

-Бай,матур,зур.

-Бәхетле.

-Идел,Нократ,Кама.

 

-Зур.

Укучылар шигырьне эчтән укып чыгалар.

Шигырьне сәнгатьле итеп  кычкырып укыйлар.

Сүзлек эше

-Авыр әйтелешле яңа сүзләрне бергәләп кабатлыйк.

Нәкъ-точно ,таң ату-рассветать ,балкыгач-светится,яр буе -берег,тал-ива ,хаклы-правы,моңсу-скучно.

Сүзләрне дөрес итеп укыйлар.

Парлап җөмләләр төзеп әйтәләр.

Ныгыту

-Укучылар,шигырьдә нәрсә турында сүз бара?

-Идел суы  нинди?

-Ни өчен төрле төсләрдә?

-Марс Шабаевның тагын нинди әсәрләрен укыганыгыз бар?

-Идел суы.

-Төрле төсләрдә.

-Чөнки һәркем үзенчә күрә.

-Күп шигырьләрен укыган бар.

Чагыштыру

-Шигырьдә чагыштырулар бармы?

-Автор нәрсәләрне чагыштырып бирә?

-Бар.

-Көзге,алтын,күк,яшел дулкыннар,көмеш белән чагыштырып бирә.

Йомгаклау

-Бүген нәрсәләр белән таныштык?

-Иделгә карата нинди хисләр уянды?

-Табигатьне ничек итеп сакларга кирәк?

-Марс Шабаевның “Идел суы “шигыре белән таныштык.

-Яхшы,җылы хисләр уянды.

-Һәрвакыт чистартып ,саклап тотырга кирәк.

Өй эше

Шигырьне сәнгатьле укырга.

Көндәлеккә язалар.

Саубуллашу

-Сау булыгыз,укучылар.

- Рәхмәт,сау булыгыз.

“Габдулла Тукай.Кызыклы шәкерт“темасын өйрәнүнең технологик картасы.

Тема:

Габдулла Тукай.Кызыклы шәкерт

Максат:

1.Габдулла Тукай иҗаты турында белемнәр булдыру.

2.Сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү.

3.Белем алуга уңай караш  тәрбияләү.

Көтелгән нәтиҗә:

1.Габдулла Тукай  иҗаты турында белү.

2.Шигырьне сәнгатьле укый  алу.

3.Тырышып белем алу.

Төп билгеләр:

Уку,тырышу,өйрәнү.

Предметара бәйләнешләр:

Татар теле ,рус теле.

Чыганаклар:

Дәреслек:Ф.Ш.Гарифуллина,И.Х.Мияссарова Әдәби уку. 3 класс.

Эшне оештыру:

Фронталь,индивидуаль,парлап.

Дәрес этаплары:

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Оештыру өлеше

-Исәнмесез,укучылар.Бүген  сезнең белән бик кызыклы шәхес иҗаты белән танышырырбыз.

Тыныч кына утыралар,игътибар белән тыңлыйлар.

Актуальләштерү

1.Вакыйф Нуриевның “Китап “әсәрен кабатлау.

-Бу әсәрдә нәрсә турында сүз бара?

-Артур нинди малай?

-Бу әсәр безне нинди булырга чакыра?

-Сез китаплар укыйсызмы?

-Нинди китаплар ошый?

2.”Китап” текстының эчтәлеген сөйләтү.

3.Артурга характеристика бирү.

Уйлап, җавап бирәләр.

Эчтәлек сөйлиләр.

Характеристика төзиләр.

Физкультминутка

Җил исә,исә,исә.

Агачларны селкетә.

Җил тына,тына,тына.

Агачлар үсә,үсә,үсә.

Гәүдә белән билгеле күнегүләр ясыйлар.

Яңа материалны аңлату

1.Габдулла Тукай иҗаты белән таныштыру.

-Укучылар,сез Габдулла Тукайның нинди әсәрләрен укыдыгыз?

-Бигрәк тә нинди әсәр ошый?

2.”Кызыклы шәкерт “шигырен уку.

-Хәзер,укучылар,Габдулла Тукайның “Кызыклы шәкерт“шигыре белән танышырбыз.

Дәреслектән шигырьне табыйк әле. Матур итеп укып чыгабыз.

3.Сорауларга җавап бирү.

-Малай Акбайны нәрсәгә өйрәтә?

-Акбайның өйрәнәсе киләме?Ни өчен?

-Сез Акбай белән малайга нинди киңәш бирер идегез?

4.Мультфильм карау.

-Сезгә бу мультфильм ошадымы?

-Бигрәк тә нәрсә ошады?

-Татарча тагын нинди мультфильмнар караганыгыз бар?

5.Шигырьне рольләргә бүлеп уку.

6.Акбай белән малайга характеристика бирү.

Уйлап, җавап бирәләр.

Укучылар шигырьне эчтән укып чыгалар.

Шигырьне сәнгатьле итеп  кычкырып укыйлар.

Уйлап, җавап бирәләр.

“Кызыклы шәкерт “мультфильмын карыйлар.

Шигырьне рольләргә бүлеп укыйлар.

Характеристика бирәләр.

Сүзлек эше

-Авыр әйтелешле яңа сүзләрне бергәләп кабатлыйк.

Шәкерт-ученик,төз- смирно,газаплыйсың- мучаешь.

Сүзләрне дөрес итеп укыйлар.

Парлап җөмләләр төзеп әйтәләр.

Ныгыту

-Укучылар,шигырьдә нәрсә турында сүз бара?

-Малай нишләгән?

-Эт нишләгән?

-Малай белән эт.

-Этне төз утырырга өйрәткән..

-Зарланган.

Чагыштыру

-Ә сез ,укучылар ,үзегез укырга,өйрәнергә,тырышырга кирәк дип уйлыйсызмы?Ни өчен?

-Тырышмыйча гына берәр әйбергә өйрәнеп буламы?

Уйлап, җавап бирәләр.

Йомгаклау

-Бүген нәрсәләр белән таныштык?

-Бу шигырьнәрсәгә өйрәтә?

-Габдулла Тукайның “Кызыклы шәкерт “шигыре белән таныштык.

-Тырыш булырга.

Өй эше

Шигырьне ятларга.

Көндәлеккә язалар.

Саубуллашу

-Сау булыгыз,укучылар.

- Рәхмәт,сау булыгыз.

“Хәкимҗан Халиков.Былбыл сайратам“темасын өйрәнүнең технологик картасы.

Тема:

Хәкимҗан Халиков.Былбыл сайратам.

Максат:

1. Хәкимҗан Халиков иҗаты турында белемнәр булдыру.

2.Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.

3.Туган телгә мәхәббәт  тәрбияләү.

Көтелгән нәтиҗә:

1.Хәкимҗан Халиков  иҗаты турында белү.

2.Шигырьне сәнгатьле укый  алу.

3.Туган телне хөрмәт итү.

Төп билгеләр:

Туган тел.

Предметара бәйләнешләр:

Татар теле ,рус теле.

Чыганаклар:

Дәреслек:Ф.Ш.Гарифуллина,И.Х.Мияссарова Әдәби уку. 3 класс.

Эшне оештыру:

Фронталь,индивидуаль,парлап.

Дәрес этаплары:

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Оештыру өлеше

-Исәнмесез,укучылар.Бүген  сезнең белән бик кызыклы шәхес иҗаты белән танышырырбыз.

Тыныч кына утыралар,игътибар белән тыңлыйлар.

Актуальләштерү

1.Габдулла Тукайның “Кызыклы шәкерт“әсәрен кабатлау.

-Бу әсәрдә нәрсә турында сүз бара?

-Шигырь нәрсәгә өйрәтә?

2.”Кызыклы шәкерт” шигырен  яттан сөйләтү.

3.Малай белән Акбайга  характеристика бирү.

Уйлап, җавап бирәләр.

Шигырьне яттан сөйлиләр.

Характеристика төзиләр.

Физкультминутка

Җил исә,исә,исә.

Агачларны селкетә.

Җил тына,тына,тына.

Агачлар үсә,үсә,үсә.

Гәүдә белән билгеле күнегүләр ясыйлар.

Яңа материалны аңлату

1.Хәкимҗан Халиков иҗаты белән таныштыру.

-Укучылар,сезнең Хәкимҗан Халиковның нинди әсәрләрен укыганыгыз бар ?

-Бигрәк тә нинди әсәр ошый?

2.”Былбыл сайратам “шигыре өстендә эш.

-Хәзер,укучылар, Хәкимҗан Халиковның “Былбыл сайратам“шигыре белән танышырбыз.

Дәреслектән шигырьне табыйк әле. Матур итеп укып чыгабыз.

3.Сорауларга җавап бирү.

-Шигырь нәрсә турында?

-Туган тел ул нинди тел?

Уйлап, җавап бирәләр.

Укучылар шигырьне эчтән укып чыгалар.

Шигырьне сәнгатьле итеп  кычкырып укыйлар.

Уйлап, җавап бирәләр.

Сүзлек эше

-Авыр әйтелешле яңа сүзләрне бергәләп кабатлыйк.

Былбыл-соловей,былбыл сайратам –пою как соловей,сокланып-восхищаясь,сайрар кошлар-певщие птицы.

Сүзләрне дөрес итеп укыйлар.

Парлап җөмләләр төзеп әйтәләр.

Шигырьне сәнгатьле укыту.

-Хәзер ,укучылар,шигырьне сәнгатьле укырбыз.

Шигырьне сәнгатьле итеп укыйлар.

Ныгыту

-Укучылар,шигырьне укыганда нинди хисләр уянды?

-Син туган телеңне яратасыңмы?

-Туган телеңдә яхшы сөйләшә аласыңмы?

-Лирик герой сайрар кошларга ни өчен соклана?

-“Туган телдә былбыл сайратам “җөмләсен ничек аңлыйсыз?

-Автор бу шигъри юллар белән нәрсә әйтергә тели?

-Туган тел һәркем өчен кадерле булырга тиеш дип уйлыйсызмы?Ни өчен?

Сорауларга җавап бирәләр.

Йомгаклау

-Бүген нәрсәләр белән таныштык?

-Бу шигырь нәрсәгә өйрәтә?

-Хәкимҗан Халиковның  “Былбыл сайратам “шигыре белән таныштык.

-Туган телне яратырга.

Өй эше

Шигырьне укырга.

Көндәлеккә язалар.

Саубуллашу

-Сау булыгыз,укучылар.

- Рәхмәт,сау булыгыз.

                                       “Бәйрәм белән котлау”  темасын өйрәнүнең технологик картасы.

Тема:

Бәйрәм белән котлау

Максат:

1.Бәйрәм белән котлау язарга  өйрәтү.

2.Ә,ө,ү хәрефләре турында белемнәрен камилләштерү.

3.Дусларга карата хөрмәт тәрбияләү.

Көтелгән нәтиҗә:

1.Бәйрәм белән котлауны дөрес әйтә һәм яза белү.

2.Ә,ө,ү хәрефләрен сөйләмдә һәм язуда дөрес куллана  алу.

3.Дусларга карата игътибарлы булу,туган көннәре белән матур итеп котлый алу.

Төп билгеләр:

Бәйрәм котлавы.

Предметара бәйләнешләр:

Әдәби уку,рус теле.

Чыганаклар:

Дәреслек:Р.З.Хәйдәрова ,Татар теле 3 класс.

Эшне оештыру:

Фронталь,индивидуаль.

Дәрес этаплары:

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Оештыру өлеше

-Исәнмесез,укучылар.Бүген  сезнең белән бәйрәм белән котлау язарга өйрәнербез.

Тыныч кына утыралар,игътибар белән тыңлыйлар.

Актуальләштерү

-Укучылар,сез кайсы бәйрәмнәрне бигрәк яратасыз?

-Дусларыгызны,әти-әниләрегезне бәйрәм белән ничек котлыйсыз?

Уйлыйлар,искә төшерәләр.

Физкультминутка

Җил исә,исә,исә.

Агачларны селкетә.

Җил тына,тына,тына.

Агачлар үсә,үсә,үсә.

Гәүдә белән билгеле күнегүләр ясыйлар.

Яңа материалны аңлату

1.-Укучылар,бәйрәм белән котлауны кая язалар әле?

-Сезгә открыткаларны кемнәр бирә?

-Ә ул открыткаларда нәрсәләр язалар соң?

-Сез открыткалар алырга яратасызмы?

-Укучылар,бүген без сезнең белән үзебез бәйрәм белән котлау язарга өйрәнербез.

2.Аерым укучылардан бәйрәм котлавы әйттереп карау.

3.Дәфтәргә  бәйрәм котлавы язу.

                        Кадерле дустым Алсу!

       Мин сине бәйрәм белән котлыйм.Сиңа укуыңда зур уңышлар,сәламәтлек,бәхет телим.

                        Дустың Гөлназ.

4.Котлаудан ә,ө,ү хәрефләре кергән сүзләрне табып карыйк әле.Бу сүзләр ничек әйтеләләр?Ни өчен?

-Открыткага.

-Әйе.

-Дуслар,туганнар.

-Матур теләкләр.

-Әйе.

Бәйрәм котлавы әйтәләр.

Дәфтәрдә язып эшлиләр.

Сүзләрне эзләп табалар.

-Бу сүзләр нечкә әйтелә.Чөнки ә,ө,ү нечкә сузык авазлар,шуңа күрә нечкә итеп әйтеләләр.

Ныгыту

-Хәзер күнегүләр эшләп карарбыз.Дәреслектән  күнегүне табыгыз. Биремне укып чыгабыз.

-Сүзләрне дөрес укыгыз.

-Хәзер шушы сүзләр белән җөмләләр төзеп әйтергә кирәк.

-Дәфтәрдә язып эшлибез.

Дәреслекне ачалар,күнегүне табып биремне укыйлар.

Сүзләрне дөрес итеп укыйлар.

Дәфтәргә язалар.

Котлау уку

 Һәрбер укучыдан дустына  бәйрәм котлавы әйттерү.

Матур теләкләр теләп ,бәйрәм котлавы әйтәләр.

Матур язу күнегүләре.

Ә,ө,ү хәрефе кергән сүзләрне матур итеп язу.

Бәйрәм,бәхет,көн,кәеф,бүген,күлмәк.

Дәфтәрдә күнегү эшлиләр.

Транскрипция ясау

Бәйрәм,күлмәк,бәхет.

{ бәйрәм }  ,{күлмәк}  ,{бәхэт}

Тәрҗемә эше

-Укучылар,хәзер сезнең белән җөмләләрне тәрҗемә итеп карарбыз.

    Мин Айратны туган көне белән котладым.Ул бик сөенде.Бигрәк тә аңа минем бүләгем ошады.Мин аңа матур каләм бүләк иттем.

Тәрҗемә итәләр.

Йомгаклау

-Бүген нәрсәләр өйрәндек?

-Бәйрәм котлавы язарга өйрәндек.

Өй эше

12 нче бит,12 нче күнегү.

Көндәлеккә язалар.

Саубуллашу

-Сау булыгыз,укучылар.

- Рәхмәт,сау булыгыз.

“Класстан тыш уку.Вакыйф Нуриев.Китап.“темасын өйрәнүнең технологик картасы.

Тема:

Класстан тыш уку.Вакыйф Нуриев.Китап

Максат:

1.Вакыйф Нуриев иҗаты турында белемнәр булдыру.

2.Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

3.Китап укуга кызыксыну уяту,китапка ихтирам тәрбияләү.

Көтелгән нәтиҗә:

1.Вакыйф Нуриев  иҗаты турында белү.

2.Китап турында сөйли алу.

3.”Китап” әсәрен  сәнгатьле укый һәм сөйли алу.

Төп билгеләр:

Мәктәп,дәрес,китап.

Предметара бәйләнешләр:

Татар теле ,рус теле.

Чыганаклар:

Дәреслек:Ф.Ш.Гарифуллина,И.Х.Мияссарова Әдәби уку. 3 класс.

Эшне оештыру:

Фронталь,индивидуаль,парлап.

Дәрес этаплары:

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Оештыру өлеше

-Исәнмесез,укучылар.Бүген  сезнең белән бик кызыклы шәхес иҗаты белән танышырырбыз.

Тыныч кына утыралар,игътибар белән тыңлыйлар.

Актуальләштерү

1.Мәҗит Гафури иҗатын искә төшерү.

2.”Балалар эше” шигырен сәнгатьле уку.

3.Сорауларга җавап бирү.

- Укучылар,балаларның эше нәрсә?

-Сез  үз эшегезне ничек башкарасыз?

-Сез китап укырга яратасызмы?

4.”Китап һәм балалар” шигырен сәнгатьле уку.

-Бу шигырьдә нәрсә турында сүз бара?

-Ни өчен балалар кисәк тынып калалар,кисәк шаркылдап көләләр?

-Алар нинди китап укыйлар?

Уйлап, җавап бирәләр.

Шигырьне сәнгатьле итеп укыйлар.

Сорауларга җавап бирәләр.

Физкультминутка

Җил исә,исә,исә.

Агачларны селкетә.

Җил тына,тына,тына.

Агачлар үсә,үсә,үсә.

Гәүдә белән билгеле күнегүләр ясыйлар.

Яңа материалны аңлату

-Укучылар,сез китаплар укырга яратасызмы?

-Бигрәк тә нинди китаплар ошый?

-Хәзер,укучылар,Вакыйф Нуриевның  “Китап “

әсәре белән танышырбыз.

Дәреслектән шул әсәрне табыйк әле. Матур итеп укып чыгабыз.

-Әйе.

-Күңелле.

Укучылар әсәрне эчтән укып чыгалар.

Әсәрне сәнгатьле итеп  кычкырып укыйлар.

Сүзлек эше

-Авыр әйтелешле яңа сүзләрне бергәләп кабатлыйк.

Бистә,хәтере калды,алдашсын, иң әүвәл ,ялыну-ялвару.

Сүзләрне дөрес итеп укыйлар.

Парлап җөмләләр төзеп әйтәләр.

Ныгыту

Вакыйф Нуриевның “Китап “ әсәрен  уку.

-Укучылар,әсәрдә нәрсә турында сүз бара?

-Ни өчен бу әсәр “Китап “ дип атала?

-Артурга “Шүрәле “ әсәре ни өчен ошаган?

-Бабай белән Артур ни өчен ике көн рәттән автобустан төшеп калганнар?

Әсәрне укыйлар,сорауларга җавап бирәләр.

Эчтәлек сөйләтү

Вакыйф Нуриевның “Китап “ әсәрен  сөйләү.

Эчтәлек сөйлиләр.

Характеристика бирү

-Артур нинди малай?

-Бабайга нинди сыйфатлар хас?

Характеристика бирәләр.

Йомгаклау

-Бүген нәрсәләр белән таныштык?

-Бу әсәр сезгә ошадымы?Ни өчен?

- Вакыйф Нуриевның “Китап “ әсәре  белән таныштык.

-Ошады,...

Өй эше

“Китап” әсәренең эчтәлеген сөйләргә.

Көндәлеккә язалар.

Саубуллашу

-Сау булыгыз,укучылар.

- Рәхмәт,сау булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

технологик карта

Перспективалы башлангыч мәктәп программасы буенча бер дәрескә технологик карта....

Математикадан технологик карта

математика дәресенә технологик карта...

1 класс өчен технологик карта

1 класс өчен математикадан технологик карта....

Әдәби уку дәресенә технологик карта 1 класс өчен

"Туган тел" дәреслегенең 1 нче темасына дәрес эшкәртмәсе ....

ПНШ 1класс математикадан дәрес эшкәртмәсе (технологик карта) `һәм презентация

Бу дәрес эшкәртмәсе һәм презентация 1 класс ПНШ буенча тема: "Мәсьәлә : шарт һәм таләп"...

Татар теленнән технологик карта,3 сыйныф

Татап теленнән технологик карта, 3 нче сыйныф...

Татар теленнән технологик карта,3 сыйныф

Татап теленнән технологик карта, 3 нче сыйныф...