1нче сыйныфта математикадан технологик карта. Тема: "Барлык цифрлар"
план-конспект урока по математике (1 класс) по теме

1нче сыйныфта математикадан "Барлык цифрлар" темасына үткәрелгән дәрескә технологик карта.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon matematikadan_dres_eshkrtmse_1syynyf.doc62.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы

муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе “Иске Өҗем төп гомумбелем мәктәбе”

« Барлык цифрлар»

 (1нче сыйныфта математикадан башлангыч сыйныф укытучыларының район семинарында үткәрелгән ачык дәрес эшкәртмәсе)

  Укытучы: Гайнетдинова С.Я.

9нчы декабрь,2015нче ел

Тема: Барлык цифрлар.

Максат: үтелгән материалны үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау.

Өйрәнелгән цифрлар, сан,цифр төшенчәләре арасындагы бәйләнеш һәм аермалыклар буенча белемнәрне гомумиләштерү, укучыларның саннар нумерациясе өлкәсендәге табигый танып белү кызыксынуларын үстерү, дәрестә үз-үзеңә һәм башкаларга зыян китермичә, парларда бер-береңне кимсетмичә эшләргә, кагыйдә, инструкцияләрне истә тотып һәм шуларга ияреп гамәлләр кылырга күнектерү.

Игътибарлылык, кызыксынучанлык тәрбияләү.

Дәрес тибы : кабатлау дәресе

Универсаль  уку гамәлләре:

 Регулятив:  кагыйдә, инструкцияләрне истә тотып, шуларга ияреп гамәлләр кылу 

Танып белү: гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау

 Коммуникатив: күршең белән хезмәттәшлек итү

Шәхси:  үз уңышларың, уңышсызлыкларыңның сәбәпләре турында фикер  йөртү

Планлаштырылган нәтиҗә: 1.Барлык цифрларны тану ,1-9 саннарын һәм цифрларын белү;

                                                    2. 1-3 саннарын кушу;

                                                    3.Озынлык,киңлек буенча төшенчәләрне куллану; 

                                             4. Дәреслектә һәм мөстәкыйль эш  дәфтәрендә ориентлашу, алардагы шартлы билгеләрне табу һәм аңлап биремнәрне үтәү.

Материал: Л.А.Чекин “Математика” дәреслеге, 1класс, 72бит ; мөстәкыйль. эшләр дәфтәре №1, 113- бит;кулланма,72-бит.

Җиһазлау: ноутбук,   жетон-смайликлар,саннар,тасмалар, сигнал  карточкалары, санау таякчыклары,карточкалар.

Төп төшенчәләр: цифр, сан, чагыштыру.           

Предметара бәйләнеш: музыка, әйләнә-тирә.

Эш формалары Фронталь, индивидуаль, парлап, төркемнәрдә.

Дәрес барышы:

Дәреснең этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

I этап.

Дәресне оештыру, психологик уңай халәт булдыру.

Максат:

Укучыларны эшчәнлеккә кертеп җибәрү.

- Балалар, сез бүгенге дәресебезгә нинди кәеф белән килдегез икән

  • Кәефләрегез ничек, укучылар?

Әйдәгез, минем белән кәефләрегезне уртаклашыгыз әле? Ә хәзер тыныч кына утырабыз.

1. Балалар,карагыз әле,безгә бүген кунаклар килгән.Әйдәгез,үзебезне кунаклар белән таныштырыйк.

-Гаиләдәге 2 нче балалар баса

-Гаиләдәге төпчек балалар баса

-Гаиләдәге 3 нче балалар баса

-Гаиләдәге 4 нче балалар баса

-  Гаиләдәге 1 нче балалар баса

- Рәхмәт!

  • Кояшлы иртә кебек

Математика фәнен

Өйрәнергә дип килдек.

ОТЛИЧНО!!! (Сыр уабыз)

ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУН  (“утырырга – басарга”)

(Мансур,Алинә,Мәрьям) .

(Мансур,Гүзәл, Мәрьям,Алинә, Г.Ислам,Ш.Ислам) .

(Гүзәл, Ш.Ислам) .

(Г.Ислам)

(Айназ,Раил)

II этап. Актуальләштерү.

Максат:

“Яңа белем ачу” өчен кирәк булган материалны табу.

1. Саннарны тәртип буенча урнаштыру.(Дөрес җаваплар өчен укучыларга «смайлк» жетоннары бирелә.)

- Балалар, ялгыш цифрлар  буталып беткән әле. Әйдәгез, аларны дөрес итеп урнаштырыйк.

2.Сигнал карточкалары белән  эшлибез:

 -Бер кулда ничә бармак?

-Сез бүген ничә дәрес укыйсыз?

-5кә 1не кушкач ничә була?

-Казның ничә аягы бар?

-Бүген атнаның ничәнче көне?

-Машинаның ничә тәгәрмәче бар?

2 дән соң нинди сан килә?

Шалканны Акбай ничәнче булып тарткан?

Сезнең класста ничә кыз?

Сиңа ничә яшь?

- Укучылар, безгә бу сорауларга җавап бирү өчен нәрсәләрне белергә кирәк булды?

Укучылар, саннарны белү безгә тормышта кирәк булыр микән?

Ни өчен кирәк булыр?

Димәк, бүген без сезнең белән барлык өйрәнгән саннарыбызны кабатлыйбыз, ныгытабыз икән.

3. Телдән исәпләүгә күнегүләр эшләү.

Әйдәгез, 1-10га кадәр санауны искә төшерәбез.

1-10кадәр саныйбыз

10-1гә кадәр кирегә саныйбыз.

Төркемнәрдә эшләү(ТИМ-ЧИР-фейерверк ясап әзер икәннәрен күрсәтәләр) Һәр төркем күрше төркемнекен тикшерә.

(күрсәтәбез)

(күрсәтәбез)

(күрсәтәбез)

саннарны

( кибеткә бару өчен, исәпләргә, һ.б)

1-10,10-1. Сингл  Раунд Робин- круг буенча бер –берсенә сөйлиләр.

(иң озын чәчле кыз җавап бирә һ.б)

(сары чәчле малай җавап бирә) .

III этап.  

Белем һәм күнекмәләрне  ныгыту.

Максат: Белемнәрне ныгыту, кабатлау.

Дәреслек белән эш

1.Дәреслектәге рәсемнән 1-9га кадәр саннарны табу, саный бару.Бу бизәктә барлык саннар да очрыймы?

2. Тасмалар белән эш.

 

1.Кычкырып саный баралар, әйткән бер санны табып, бармак белән төртеп  күрсәтәләр.(хор белән)

2. Тасмаларны  иң озыныннан  иң кыскасына таба тезү.(төркемнәрдә эшлиләр: бер-берсенекен тикшерәләр)

Ял минуты.

ФИЗКУЛЬТМИНУТКА Сингапур структурасы – МИКС-ФРИЗ-ГРУП( Музыка астында бииләр,музыка туктагач, катып калалар)

IV этап.

 Белем һәм күнекмәләрне  тикшерү.

Максат: Һәркем үзенә нәрсә эшли белүе-белмәве турында нәтиҗә ясарга тиеш.

- Нинди хайван рәсеме килеп чыкты?

1.Саннарны эзлеклеле тәртиптә тоташтыру.(төлке рәсеме килеп чыга)

2. 3 (1төркемгә), 4 (2төркемгә) нинди саннарны кушкач барлыкка килә (Раунд тэйбл- бер кәгазьдә круг буенча чираттан чишәләр.)

3=..... +......                4=........+........

3=.......+......                4=........+.........

3=........+....                4=.........+........

3=........+.......            4=........+.........

3. Тактада эшләү.

5(1төркемгә),  6 (2төркемгә) нинди саннарны кушкач барлыкка килә?

V этап.

 Белемнәрне белемнәр системасына кертү,ка

батлау, ны

гыту.

Максат: Белемнәрне белемнәр системасына кертү,ка

батлау, ны

гыту.

Мөстәкыйль эш дәфтәрләрендә эш.

113-бит, 7санының составын төзү. (вакыт калса,8санының составын да исәпләтәм)

VI этап. Йомгаклау. Рефлексия.

-Дәрестә  нәрсә белдек?

-Нәрсә истә калдырдык?

- Нәрсә  эшли алабыз?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Математикадан технологик карта

математика дәресенә технологик карта...

1нче сыйныфта "1санын алу" темасына математика дәресенең технологик картасы

“Математика” дәреслеге, 1класс, А. Л. Чекин; УМК "Перспективная начальная школа"...

Математикадан технологик карта

Технологическая карта по математике для 3-его класса по учебнику Чекин...

Математикадан технологик карта "1 не алу"

1 нче сыйныфлар өчен  математикадан "1 не алу" темасы буенча технологик карта...

1нче сыйныфта математикадан эш планы

1нче сыйныфта математикадан эш планы...