Математикадан дәрес эшкәртмәсе
методическая разработка по математике (1 класс) на тему

Курбангалиева Миляуша Назировна

1нче сыйныфлар өчен "Сантиметр" темасына дәрес эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл matem.docx21.29 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: «Сантиметр».

Максат:  Укучыларны озынлык үлчәү берәмлеге “Сантиметр” белән таныштыру, кисемтә үлчәргә өйрәтү.

Бурычлар:   1. Озынлык үлчәү берәмлеге белән таныштыру,

  1. Элеккеге озынлык үлчәү берәмлекләре белән таныштыру,
  2. Линейка ярдәмендә үлчәргә һәм кисемтә сызарга өйрәтү.

Көтелгән нәтиҗә: Сантиметрның нәрсә икәнен белергә, линейка ярдәмендә кисемтәне үлчәргә һәм сыза белергә, озынлык үлчәү өчен сантиметр кулланырга.

2. Укучыларның практик белемнәрен үстерү, интеллектуаль һәм коммуникатив белемнәрен үстерү, хәтерләрен, икътибарлыкларын үстерү.

3. Укучыларда эшлекле мөнәсәбәт тәрбияләү.

Җиһазлау: Таратма материал (төсле тасмалар, төймәләр), линейка, лента, презентация.

Дәрес тибы: Яңаны өйрәнү.

Дәреслек: УМК “Перспектив башлангыч мәктәп”, “Математика” 1 сыйныф, мөстәкыйль эшләр дәфтәре.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше.
  1. Хәерле иртә, укучылар!

Җирдә яшәү бик рәхәт,

Белем алыйк без тизрәк.

  1. Кем дәрестә авырлыклар булыр дип уйлый?
  2. Кем бар да яхшы булуына ышана?
  1. Дәрескә кереш.
  1. Бүген безнең гадәти генә дәрес түгел. Мин икенче һөнәр иясенә әйләнәм.

Күзләрегезне йомыгыз, минем комада булгач, күзләрегезне ачарсыз. Бер, ике, өч...

  1. Балалар, миңа игътибар белән карагыз әле? Мин кем?
  2. Дөрес, укучылар, мин тегүче. Мин сезне үземнең остаханәмә чакырам.
  3. Безнең дәреснең темасы “сантиметр”, без озынлык үлчәү берәмлеге – сантиметр белән танышырбыз. Линейка ярдәмендә озынлык үлчәргә өйрәнербез.
  1. Телдән исәпләү.
  1. “Баскыч”.(слайд)
  1. Остаханәгә баскыч буенча барырбыз.
  2. Сез нинди саннар төшеп калганын белергә тиеш һәм аларны әйтергә. Ни өчен?
  3. Афәрин, хәзер сез минем чын булышчыларым.
  1. Табышмак чишү.

 Укучылар, тегүче нинди кораллар белән эшли? Әйдәгез, табышмак чишеп алабыз.

  1. Килеп керде бер кеше,

Маңгаенда бер күзе.(энә)

  1. Үзе укый белмәсә дә,

Гомере буе ясый (карандаш)

  1. Ике оч, ике кадак,

Уртасында бер балдак. (кайчы)

  1. Чагыштыруга бирем.
  1. Укучылар, тегүче әле яхшы итеп чагыштыра белергә дә тиеш. Мин сезгә чагыштырыр өчен бирем бирәм.
  2. Афәрин, сез бик игътибарлы булышчылар.
  1. Темага кереш.
  1. Парталарны үлчәү.
  1. Ә тегуче тагын яхшы санарга тиеш. Өстәлләрдә тасмалар ята. Алар ярдәмендә парталарны үлчәргә кирәк. Нуриман кызыл белән, Асаф зәңгәр тасма белән, Кәрим сары тасма белән үлчи. Безнең девиз: “Бердәмлектә көч”
  1. Мультфильм.
  1. Безнең парталар төрлеме әллә? Укучылар, мультфильм герое да мондый проблема белән очрашкан.

Мультфильм карау “38 поугай”.

  1. Ни өчен еланның озынлыгы төрлечә?( төрле меркалар белән үлчәделәр.)
  2. Нинди чыгу юлы тәкъдим итә аласыз?( үлчәү берәмлеге бер төрле булырга тиеш)

Төгәл нәтиҗә чыксын өчен универсаль үлчәү берәмлеге кирәк. Безнең очракта сантиметр.

  1. Тегүченең тасмасы бар, ул сантиметрлы тасма дип атала.
  2. Ул нәрсә өчен кирәк?( үлчәү өчен)
  3. Сез, минем булышчыларым, нәрсә ярдәмендә үлчи аласыз?( линейка, аның ярдәмендә сызып та, үлчәп тә була)
  4. Анда нәрсәләр сурәтләнгән?( сызыклар һәм саннар)
  5. Бу кыска сызыклар. 1 озын сызыктан икенче озын сызыкка хатле ара сантиметр дип атала. Ничә сантиметр – 10 см. Предметларның озынлыгын үлчәү өчен линейканың 0санын предметның бер очына куябыз , предметның икенче ягындагы санын карыйбыз, карандаш ничә см?( 10)(слайд14)
  1. Үткән материалны ныгыту.
  1. Тасма үлчәү.
  1. Линейка белән эшләргә тәкъдим итәм.
  2. Елан проблемасына әйләнеп кайтабыз.

Бирем:

  1. Кемнең партасында сары түгәрәк ята елан озынлыгын үлчи, тәрәзәгә яза, рәсемне буйый(елан рәсеме – туры сызык)
  2. Кемнең партасында зәңгәр түгәрәк – еланның озынлыгын үлчә, яз, шул озынлыкта кисем сыз.( елан рәсеме- туры сызык)
  3. Кемнең партасында кызыл тугәрәк- еланның озынлыгын үлчә, яз, кисемтә сыз шул озынлыкта.( сынык сызык)
  4. Укучылар, еланның озынлыгы күпме?
  5. “Белем- эштән беренче”.
  6. Хәзер, парта озынлыгын үлчәп карыйк. Линейка ярдәмендә үлчәп карыйк әле. Безнең остаханәдә күңелсез түгелме?
  7. Афәрин.
  1. Тарихи белешмә.
  1.       Үлчәү проблемасын без генә түгел, элекке заманнарда да аның белән очрашканнар.

Үлчәү берәмлекләре.

Элек үлчәү берәмлекләре кешеләрнең тәненең бер өлеше белән үлчәнгән.

Дюйм – озынлык үлчәү берәмлеге, якынча 2 см.

Сажень -  үлчәү берәмлеге, якынча 2 метр.

  1. Дәреслек белән эш.(12 бит)
  1. Дәфтәрдә эш.
  1. Тикшерү эше.
  1. Дәфтәрдә кисемтә сызу. Сезгә ничә яшь, шул кадәрле кисемтә сызыгыз.
  1. Йомгаклау.
  1. Ни өчен бер төрле үлчәү берәмлекләре кирәк?
  2. Тормышта алар сезгә кирәк буламы?
  1.  Рефлекция.
  1. Үзегезнең эшегезне бәялик әле. Сезнең алдыгызда төймәләр, кем барысын да аңладым дип уйлый, кызыл төймә, кем аңлап җиткермәдем дип уйлый, шул зәңгәр төймә ала.
  2. Афәрин, бөтен кеше дә кызыл төймә алган.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Математикадан тестлар. 3 класс.

Математикадан III чирек өчен тестлар. Тест туры килүчәнлеккә төелгән...

1 нче сыйныфта математикадан дәрес эшкәртмәсе

1 нче сыйныфта математикадан дәрес эшкәртмәсе Г. В. Дорофеев дәреслеге буенча "Сантиметр" темасына төзелде. (УМК "Перспектива" )...

3-4- класска математикадан кагыйдәләр, таблицалар

3-4- класска математикадан кагыйдәләр, таблицалар . Интерактив так И.ттт...

3 класска математикадан гомуми тест

3 класска математикадан интерактив такта өчен тест, гомуми....

Математикадан кабатлау дәресе

Тема : 20 кадәр саннар арасында кушу һәм алуны, аларның     составларын    кабатлау          Дәрес тибы : Үткәннәрне...

математикадан эш программасы 1класс ПНШ

Математикадан 1класска эш программасы Переспектив башлангыч мәктәп УМКасы буенча төзелде.Ул 132 сәгатькә исәпләнгән....

Математикадан тестлар. 2 класс. М.И.Моро дәреслеге буенча

М.И.Моро дәреслеге буенча математикадан тестлар...