1 нче сыйныфта математикадан дәрес эшкәртмәсе
методическая разработка (математика, 1 класс) по теме
1 нче сыйныфта математикадан дәрес эшкәртмәсе Г. В. Дорофеев дәреслеге буенча "Сантиметр" темасына төзелде. (УМК "Перспектива" )
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 21.19 КБ |
Предварительный просмотр:
1 сыйныфта математика фәне өчен ачык дәрес конспекты.
УМК “Перспектива”
Дәреслек авторлары: Г.В. Дорофеева, Т.Н. Миракова.
Тема: Сантиметр.
Максат: Укучыларны озынлык үлчәү берәмлеге сантиметр белән
таныштыру. Логик фикерләү сәләтләрен үстерү.
Телдән исәпләү күнекмәләрен камилләштерү. Иптәшләренә
карата ярдәмчеллек тәрбияләү.
Дәреснең бурычлары:
- Озынлык үлчәү берәмлеге- “сантиметр” төшенчәсен бирү;
- Линейка ярдәмендә үлчәргә өйрәтү;
- Практик күнекмәләрен үстерү;
- Укучыларның игътибарлылыкларын, хәтерләрен үстерүгә җирлек тудыру;
- Математика фәненә мәхәббәт тәрбияләү;
- Парларда, төркемнәрдә һәм компьютерда эшли белү күнекмәләрен камилләштерү;
- Үзбәя бирү.
Дәреснең тибы: яңа материалны өйрәнү.
Укыту методлары:
- проблемалы;
- күрсәтмәле;
- өлешчә-эзләнүле
Материал:УМК «Перспектива» «Математика» 1 класс, Рабочая тетрадь 2
часть.
Җиһазлау:күрсәтмә материал, линейка, төсле ленталар,
Ирешелергә тиешле нәтиҗә: сантиметр белән озынлык үлчәү берәмлеге
буларак дөрес куллана алулары; линейка
ярдәмендә турыларны үлчи һәм сыза алулары.
Дәрес барышы.
I . Оештыру өлеше.
-Балалар, бүген безнең гади генә дәрес түгел. Бездә бүген кунаклар бар. Сез аларга игътибарыгызны юнәлтмичә, башка көннәрдәге кебек тырышып эшләрсез дип ышанып калам.
II. Уңай психологик халәт тудыру.
-Дәресебезне психологик гимнастикадан башлап җибәрик. Бик үзенчәлекле серле утрауда яшәүчеләр бер-берләренә һәрчак яхшылык бүләк иткәннәр. Ә ничек дисезме? Бик гади. Алар кул бирешкәндә, уч төпләре очрашуга, аннан нәни генә очкын – кечкенә кояшчык кабынган. Ул бик нәни булганлыктан кулларын пешермәгән, ә уч төпләрен җылыткан гына. (Музыка уйный)Хәзер сез дә янәшәгездә утырган иптәшегез белән җылылык бүләк итешегез әле. Бер-беребезгә карадык, кулларны кулга алдык, елмайдык. Җылылык тоясызмы? Кәефләрегез ничек? Шушы җылылык сезнең һәм безнең арада дәрес буе саклансын.
III.Актуальләштерү. (Ноутбук белән)
-- Ә хәзер сезнең телдән исәпләү күнекмәләрегезне тикшерерү максатыннан “Отличник” уенын төркемнәрдә эшләрбез.
IV. Проблемалы ситуация. Яңа темага әзерлек.
-Барыгыз да күзләрегезне йомыгыз. Сезнең алда мин бүген гади укытучы гына түгел, ә бер һөнәр иясе булачакмын. (Күзләрен ачалар)
- Мин кем инде балалар?
-...
-Җир йөзендә һөнәрләр бик күп, тегүче – иң кирәк, мактауга лаек һөнәр ияләренең берсе. Тегүче нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
-...
- Әйе, балалар тегүче дөрес итеп үлчи, кисә һәм матур ите тегә белергә тиеш.
Бүген мин – тегүче, ә сез минем булышчыларым булырсыз. Сез ризамы?
-...
Яхшы, рәхмәт. Ә хәзер минем мастерскоема рәхим итегез. Монда төрле төстәге ленталар эленгән.( Ленталарның тигез озынлыкта булуына басым ясала.) Һәр партадан берәр кеше чыгып 1 лента аласыз һәм парта өстендәге кәгазь тасмалар белән үлчисез. Тасманың озынлыгын кәгазь тасмаларга карандаш белән язып куясыз.
-мультиктан өзек “38 попугай”(“Еланны үлчәү”)
-Менә сезгә 2 очрак. Тасмалар һәм елан. Ике очракта да үлчәмнәр төрле-төрле чыкты. Ни өчен дип уйлыйсыз?( Ленталарны чагыштырулары)
-......
-Тасма кыскарак булган саен күбрәк, ә озын булгада сан әзрәк чыкты. Ә мультфильмда иң зур хайванныкы иң аз, ә иң кечкенә попугайныкы иң күп чыкты. Я, нинди нәтиҗә чыга инде?
-...
-Әйе, балалар. Үлчәмнәр бер төрле булырга тиеш. Математика төгәллекне ярата. . Димәк, безнең саннар бер төрле чыксын өчен нәрсә кулланырга кирәк?
-.......(линейка)
- V.Яңа тема белән танышу.
-Шуның өчен без бүген озынлык үлчәү берәмлеге-сантиметр белән танышырбыз. Ул кыскача болай языла – СМ. Озынлыкны 0 дән башлап үлчибез. Без алдагы дәресләрдә дә линейка куллана идек. Аның белән ниләр эшләдек?
-.....
-Без бүгеннән линейка ярдәмендә геометрик фигураларның озынлыкларын үлчи һәм сызарга өйрәнәчәкбез.
- 1 см. ничә дәфтәр шакмагы булыр икән? Линейкалар белән үлчәп карыйк әле.
- ...
- (Парларда эш) Ә хәзер таякчыкларның озынлыгын үлчибез.
- Бик борынгы заманнарда линейка һәм башка приборлар булмаганда, кешеләр нинди үлчәүләр кулландылар икән?
- ...
- Алар гәүдәләренең төрле өлешләрен озынлык үлчәүдә оста куллана белгәннәр. Ә без дә бит һәрчак үлчәү өчен җайланмалар алып йөри алмыйбыз. Моны белеп тору бер дә комачау итмәс.
- Чирек –баш һәм имән бармак арасы
- Терсәк- терсәктән урта бармак башына кадәр ара.
- Аршин- кулны колачлагач, бер бармак очыннан икенче бармак очына кадәр ара.
- Фут- үкчәдән бармак башына кадәрге аралык.
VI. Ныгыту.
-Дәреслек белән эш.
№4 3 квадрат сыздыру.
Мәсьәлә № 8 (телдән)
-----Физкультминутка
“Колобок”
Дәфтәрләрдә эш.
№1, №2
“Күлмәк тегү” уены.
VII. Белемнәрен тикшерү.
-Ә хәзер сезгә ничә яшь, шул кадәр озынлыкта кисемтә сызыгыз.
VIII. Дәресне йомгаклау.
-Без бүген дәрестә нәрсәләр белдек?
-Озынлык үлчәү берәмлекләре ни өчен кирәк?
-Тормышта кайчан кирәк булырга мөмкин?
IX. Рефлексия.
Сез бүгенге дәрестә үзегезгә нинди бәя бирерсез икән? Сезнең өстәлләрдә өч төрле төймә бар-яшел, сары, кызыл. Әгәр бүгенге дәрестә сез барысын да яхшы аңладыкдип уйласагыз яшел төймә күтәрәсез.
Әгәр инде кайбер өлешләрдә авырлык тойгансыз икән сары төймә күрсәтәсез.
Ә бер ни дә аңламасагыз кызыл төймә күтәрәсез.
.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
![](/sites/default/files/pictures/2012/10/19/picture-127380-1350625738.jpg)
1 сыйныфта математикадан эш программасы
Программада башлангыч белем бирүнең Федераль дәүләт белем стандарты нигезендә предметлар арасындагы һәм предмет эчендәге бәйләнешләрне, уку процессы логикасын, кече яшьт...
![](/sites/default/files/pictures/2013/02/17/picture-142586-1361129001.jpg)
математикадан 4нче сыйныфта "Зурлыклар белән гамәлләр" темасына дәрес эшкәртмәсе
Укучыларның танып-белү эшчәнлеген үстерү өчен дәрес эшлекле уен - корабль төзү формасында үткәрелә. Дәрестә 4 төркемнән җыелган детальләрдән 1 корабль төзелә, ...
1 сыйныфта математикадан ачык дәрес
Кушылучыларның урыннарын алыштыру...
2 нче сыйныфта математикадан эш программасы
2 нче сыйныфта математикадан эш программасы...
1нче сыйныфта математикадан технологик карта. Тема: "Барлык цифрлар"
1нче сыйныфта математикадан "Барлык цифрлар" темасына үткәрелгән дәрескә технологик карта....
![](/sites/default/files/pictures/2017/01/07/picture-871695-1483784845.jpg)
Башлангыч сыйныфта математикадан дәрес эшкәртмәсе. 4 сыйныф.Тема.Зурлыклар.Километр - озынлык үлчәү берәмлеге.
Математикадан татар телендә 4 нче сыйныф өчен дәрес эшкәртмәсе. Россия мәктәбе программасы буенча төзелгән.Дәрес эшкәртмәсе башлангыч сыйныф укытучылары өчен тәкъдим ителә.Дәрестә балалар...