1 сыйныфта математикадан ачык дәрес
план-конспект урока по математике (1 класс) на тему

Кушылучыларның урыннарын алыштыру

Скачать:


Предварительный просмотр:

Балтач муниципаль районы

Алан төп гомуми белем мәктәбе

             

                                            I сыйныфта математика фәненнән бирелгән ачык дәрес

                                      Тема: “ Кушылучыларның урыннарын алмаштыру”

                                                                                                                   Башлангыч сыйныф укытучысы:  Газимова Гөлүзә

                                                                                                                                                                       Фәрит кызы

 

                                                                              2014

                                                                             Технологик карта

Дәрес темасы

Кушылучыларның  урыннарын алыштыру

Дәреснең максаты һәм бурычлары

1)Укучыларны кушылучыларның урыннарын алмаштырудан сумманың кыйммәте үзгәрми дигән төшенчә белән таныштыру;

2) Телдән һәм язма исәпләү вакытында бу законны куллана белергә өйрәтү;

3)анализлау һәм гомумиләштерү күнекмәләре булдыру, логик фикерләү сәләтен үстерү;

4)  игътибарлылыкларын арттыру, күмәк, парларда  эшләү күнекмәләрен ныгыту.

Көтелгән нәтиҗәләр

Кушылучыларның урынын алыштыру законын белү;

Телдән һәм язма исәпләү вакытында бу законны куллана белү;

Исәпләү күнекмәләрен камилләштерү.

Төп  төшенчәләр

1 нче кушылучы, 2 нче кушылучы, сумманың кыйммәте;

Кушылучыларның урыннарын алыштырудан сумманың кыйммәте үзгәрми.

Предметара бәйләнешләр

Әйләнә-тирә дөнья, әдәби уку

Ресурслар:

- төп

- өстәмә

“Математика” дәреслеге, 1класс- 2 кисәк, А.Л. Чекин; мөст. эшләр дәфтәре

Ноутбук, проектор, интерактив такта.

Дәрес этаплары

Дәреснең максаты

Укытучы һәм укучы эшчәнлеге

Көтелгән нәтиҗәләр

(универсаль уку күнекмәләре)

I этап.

Оештыру

Укытучы максаты: Укучыларда белем алу өчен уңай атмосфера тудыру

Метод: әңгәмә

Укучы максаты: Дәрескә әзерлекне тикшерү, белем алуга омтылыш булдыру

Метод: Үз-үзеңне тикшерү

1.Укытучы: - Исәнмесез. Хәерле көн, укучылар! Кәефләрегез ничек .Укучылар, бүген бездә кунаклар. Әйдәгез, алар белән дә исәнләшик әле.

- Хәерле көн,балалар, сезгә!

  Хәерле көн һәммәгезгә.

  Математиканы өйрәнүдә

  Уңыш юлдаш булсын безгә.

– Барыгыз да дәрескә әзерме, балалар? Әйдәгез ,  елмаеп, күтәренке күңел белән дәресебезне башлыйбыз! Иң элек биредәге шигырь юлларын укыйк әле: (Слайд 1) 

    “Уйла җитез, уйла тиз!

      5 кат үлчә, бер кат кис!

      Дәфтәрең чиста булсын!

       Китабың көлеп торсын!”( Ш.Маннур)

  • Автор бу шигыре белән  безгә нәрсә әйтергә теләгән? (көтелгән  җаваплар)
  • Балалар, математика  - иң катлаулы һәм иң төгәл фәннәрнең  берсе. Юкка гына “Математика – барлык фәннәрнең патшасы”, -димәгәннәр.Бу дәрестә барыгызның да тырыш һәм игътибарлы булуыгыз сорала.
  • Әйдәгез, чиста, дөрес, пөхтә язып, дәфтәр битләребезне  шатландырыйк. Иң беренче дөрес утыру кагыйдәсен искә төшерик әле.  ( Арканы урындык артына терәп утырабыз...)

I этап. Оештыру өлеше.

Шәхси универсаль уку гамәлләре. Безнең тырышып эшләвебез нәрсәдән тора?

II этап . Актуальләштерү

Укытучы максаты: Укыларның телдән исәпләү, логик фикерләү дәрәҗәләрен ачыклау. Балаларның актив булуына ирешү

Метод: фронталь һәм индивидуаль тикшерү

Укучылар максаты: Биремнәргә тиз һәм хатасыз җавап бирү. Үзеңне һәм иптәшеңнең җавабын тикшерергә өйрәтү

Метод: Үз-үзеңне тикшерү

  •     Хәзер эш дәфтәрләрен ачып бүгенге числоны һәм  сыйныф эше дип язабыз. Әйдәгез әле укучылар 1-10 га кадәр саннарны матур итеп язып чыгыйк.      ( укучылар язалар)
  • -Укучылар,  барыгыз да дөрес язды. Рәхмәт. Без бүген әлеге саннарны күп кулланырбыз әле.
  • 2.Укучылар, хәзерге вакытта елның кайсы вакыты?( Кыш)
  • Әйе, билгеле һәркем йомшак ак карлы кышны ярата. Менә әле генә безнең бик каты гына салкыннар булып алды. Хәзер инде җылытып килә. Җепшек көнне сез нинди уеннар уйнарга яратасыз әле?   (Кар атыш, кар бабай ясау.Һ.Б.)
  • Әйдәгез , безгә уйнарга карлар күп булып яусын өчен  әнә  тактадагы кар бөртекләренә ярдәм итик әле. Шушы кар бөртекләре ярдәмендә арифметик диктант язып алыйк :
  • -8 не 2 гә арттыр, 7 не 2 гә арттыр, 5 не 3 кә арттыр
  • -10 ны 1 гә кимет, 7 не 1 гә кимет. 6 ны 2 гә кимет.
  • 3 һәм 3 саннарының суммасын, 2 һәм 2 саннарының суммасын, 5 һәм 5 саннарының суммасын тап
  • -беренче кушылучы 5 икенче кушылучы 2 сумманың кыйммәтен табарга.
  • Кимүче 6 киметүче1 аерманың кыйммәтен табарга.
  • Рәхмәт укучылар. Хәзер бер-берегезнекен тикшереп алыгыз инде
  • Без шулай итеп кар бөртекләренә җиргә төшәргә булыштык.  Кар тагын да күп булсын һәм иген уңышлары да мул булсын.
  • Укучылар ,кыш көне куяннар авылга килүчән менә безгә әле дә куяннар килгәннәр бит.Әйдәгез әле, менә шушы куяннар белән мәсьәлә төзеп карыйк әле.( мәсьәлә төзиләр)
  • Укучылар, без кошларга кышын ничек ярдәм итә алабыз әле? ( Җимлекләр куеп)
  • - Безгә кошлар да килгән бит, әйдәгез алар белән дә мәсьәлә төзеп карыйк инде ( Төзеп чишәләр)
  • -Рәхмәт укучылар,тырыштыгыз.
  • ФИЗКУЛЬТМИНУТКА

Шәхес буларак универсаль уку гамәлләре: дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып- белү инициативасы күрсәтү

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:, үз фикереңне

тулы  әйтә белү 

Танып-белү универсаль уку гамәлләре: рәсемне математик телгә күчерү

III этап. Яңа тема өстендә эшләү

Укытучы максаты: Алдагы белемнәргә нигезләнеп, яңа теманы аңлату. Укучыларның белемгә омтылышын, игътибарлыкларын үстерү

Метод: әңгәмә, проблеманы чишү

Укучылар максаты: Күзәтергә, игътибарлы булырга

Метод: проблемалы чишү юлларын табу

     3.  -Ә хәзер Ришат белән Илнурны мин такта янына чакырам. Мин Ришатка 3 дәфтәр, Илнурга 2 дәфтәр бирәм . Алар әлеге дәфтәрләрне Фидәлиягә бирсеннәр . Әмма игътибар итик, башта Ришаттагы 3 дәфтәрне бирәбез,  аннан соң Илнурдагы 2 дәфтәрне бирәбез.  Дилшат тактага язып барачак.  Балалар әлеге ситуацияне нинди гамәл белән эшлик икән ? ( Кушу гамәле....) 3+2=5    Димәк безнең Фидәлиядә 5 дәфтәр булды. Рәхмәт.

-Ә хәзер инде киресенчә башта Илнурдагы 2 дәфтәрне, ә аннан соң Ришаттагы 3 дәфтәрне бирик. Әйдә Дилшат яз әле, ничек язабыз   (2+3=5).

-Рәхмәт укучылар.

  • -Безнең тактада 2 кушу гамәле язылган ,әйдәгез бергәләп чагыштырып карыйк әле.  ( 3+2=5   ;    2+3=5.  беренче кушу гамәлендә беренче кушылучы 3 икенче кушылучы 2 сумманың кыйммәте 5;  икенче  кушу гамәлендә беренче кушылучы 2 икенче кушылучы 3 сумманың кыйммәте 5. )
  • Балалар без монда нәрсә күрәбез? (Укучылар җавабы : Урыннары алмашынган Һ.Б. Кагыйдәне әйттертү)
  • -Кушылучыларның урыннарын алыштырудан сумманың кыйммәте үзгәрми
  • Димәк, укучылар бүгенге дәрестә без нәрсәне белергә тиеш булабыз? -Кушылучыларның урыннарын алыштырудан сумманың кыйммәте үзгәрмәгәнлекне
  • 4..Ә хәзер укучылар дәреслеккә карыйк. Монда кемнәр сүрәтләнгән? (Әминә белән Әмир һәм 3 слива, 4чия)
  • -Рәсем астындагы суммаларга игътибар итик.Анда3+4 һәм 4+3 дип язылган. Миңа кем аңлатып бирә ала? Сумманың кыйммәте ничә? Алар арасына нинди тамга куйыйк?(...) -Әйдәгез тагын бер кат кагыйдәне кабатлыйк әле
  • -Кушылучыларның урыннарын алыштырудан сумманың кыйммәте үзгәрми
  • 5.Хәзер инде укучылар уйнап алыйк. Ул “Парыңны тап” дип атала.Мин сезгә кушу гамәлләре биреп чыгам. Сез бүген өйрәнгән кагыйдәгә нигезләнеп үз парыгызны табып парлашып басарга тиеш. ( Мисаллар: 7+3; 2+6; 3+7; 6+2 )   - Парларны таптык, хәзер һәрберебез үзенең мисалын тактага  язсын инде.
  • 7+3=10                       2+6=8
  • 3+7=10                       6+2=8
  • ( Җавап алына: кушылучыларның урыннары алышынды , әмма сумманың кыйммәте бертөрле калды.)
  • (Нәтиҗә ясау- кагыйдәне әйтү)

-Рәхмәт урыннарга утырдык.

Регулятив универсаль уку гамәлләре: укучылар тарафыннан  белгән яки әлегә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү

Танып-белү универсаль уку гамәлләре: төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру, билгеләрне табу максатыннан чыгып анализлау һәм нәтиҗә чыгару

Шәхес буларак универсаль уку гамәлләре: дәреслек геройларына ярдәм итүдә танып- белү инициативасы күрсәтү

IV этап. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Укытучы максаты: Алган белем һәм күнекмәләрне ныгыту һәм гомумиләштерү, Укучыларның мөстәкыйль эшләрен оештыру, җавапларның дөреслеген тикшереп бару.

Метод: Бергәләп тикшерү

Укучы максаты:

Телдән һәм язма исәпләү вакытында бу кагыйдәне куллана белү;

Биремнәрне мөстәкыйль

эшләү, кешең

эшен тикшергәндә

игътибарлы булу.

Метод: Үз-үзеңне, күршеңне тикшергәндә игътибарлы булу

  • 6.Дәресебезне дәвам итәбез. Эш дәфтәрләрен ачып дәреслектәге №2 не эшлибез һәм дәфтәрләрне алышып бер-беребезнекен тикшерәбез
  • 7. Укучылар, мин сезгә хәзер геометрик фигуралар таратам.Шуларны кулланып, парлап әле өйрәнгән кагыйдәгә нигезләнеп кушу гамәле төзегез.  ( Сез нинди фигуралардан файдаландыгыз? Җаваплар тыңлана , нәтиҗә ясала)
  • -Рәхмәт укучылар.
  • 8..Хәзер  укучылар  дәреслектәге  №3 не табабыз ( Нәрсә бирелгән укыйбыз) Димәк мөст. эш дәфтәрләрен ачып 1нче биремне эшләргә кирәк булачак. Парларда бер- беребезнекен тикшереп алабыз.
  • 9.Дәреслектән 4 нче биремне табыйк . Анда нишләргә кушкан?      (  Фишкалар белән эшләргә)  ( биремне эшләү)
  • Физкультминутка    
  • ( балык тоту уены- мисаллар чишеп аңлаталар)
  • 10.- Мөст эш дәфтәрләрендә эшне дәвам итәбез. №2   1 нче рәт 1 нче багананы, 2 нче рәт 2 нче багананы эшли. Төркемнәрдә тикшерәбез.( Нәтиҗә ясыйбыз)
  • 11.Мин сезгә карточкалар таратам. Анда суммалар арасына < , >  , = тамгалары куярга кирәк булачак.( Укучылар эшлиләр)

Танып-белү универсаль уку гамәлләре: проблеманы кую һәм аны чишү

Танып-белү универсаль уку гамәлләре:

фикер алышуда катнашу,

җавапларны дәлилли белү.

Танып-белү универсаль уку гамәлләре: фишкалар кулланып биремнәр үтәү

Танып-белү универсаль уку гамәлләре: рәсемне математик телгә күчерү, төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: күршең белән хезмәттәшлек итү, иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү.

V.этап. Йомгаклау

Укытучы максаты: Дәрескә нәтиҗә ясау, укучыларның яңа материалны ничек үзләштерүләрен тикшерү

Метод: әңгәмә

Укучы максаты: Үз эшеңә нәтиҗә ясарга өйрәнү

Метод: үз-үзеңне тикшерү.

  • Укучылар, без бүген дәрестә нәрсәләр өйрәндек?
  • Дәрестә сезгә нәрсәне эшләү бигрәк тә ошады?  
  • Бүген дәрестә өйрәнгәнне өйдә әти-әниләрегезгә дә сөйли аласызмы? Кем мин сөйли алам ди, ул укучы кызыл тамга күтәрә.Кем авырсынам ди,  зәңгәрне күтәрә.
  • Рәхмәт укучылар . Дәресебез тәмам. Чыгарга мөмкин.

Регулятив универсаль уку гамәлләре: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу.



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

1 нче сыйныфта математикадан дәрес эшкәртмәсе

1 нче сыйныфта математикадан дәрес эшкәртмәсе Г. В. Дорофеев дәреслеге буенча "Сантиметр" темасына төзелде. (УМК "Перспектива" )...

1 сыйныфта математикадан эш программасы

  Программада башлангыч белем бирүнең Федераль дәүләт белем стандарты нигезендә предметлар арасындагы һәм предмет эчендәге бәйләнешләрне, уку процессы логикасын, кече яшьт...

3 класста математикадан ачык дәрес

3 класста математикадан ачык дәрес...

Математикадан ачык дэрес!!!

Предлагаю вашему вниманию мой открытый урок по математике который был представлен для родителей моих учащихся!...

Математикадан ачык дәрес 4 класс

Дәрес темасы: "Масса үлчәү берәмлекләре"Максат: укучыларны масса берәмлекләре таблицасы белән  таныштыру; алар белән эш итү алымнарына өйрәтү; тапкырлау һәм бүлү күнекмәләрен камилләштерү; логик ...

2 нче сыйныфта математикадан эш программасы

2 нче сыйныфта математикадан эш программасы...

Азкомплектлы мәктәптә математикадан ачык дәрес планы.

1 һәм 3 сыйныфларда математика дәресе...