Газимова Гулюза Фаритовна

"Сайт учителя начальных классов"

Игелек орлыклары чәчегез, бәхет игеннәре игәрсез.

Профессия: учитель начальных классов

Профессиональные интересы: творческие работы

Увлечения: пение, чтение

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: село Алан

Место работы: школа

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/gazimovagulyuza
"Кеше тәрбияләү, димәк аңарда иртәге көннең шатлыгын тәрбияләү дигән сүз"
А.С.Макаренко

Каршылык, һәркайда каршылык,

Алларда – дөреслек, ялгышлык,

Уйларда – караңгы, яктылык,

Тормышта – явызлык, яхшылык.

Яшибез ашыгып, ашкынып,

– дип яза Роза апа Мәсләхова.

Ләкин тормыш нинди генә ашкынулы булмасын, һәр кеше үз язмышын үзе сайлый. Ә язмышны дөрес юлдан җибәрү өчен сабырлык, намуслы булу , тырышлык , сорала. Нәкъ менә шушы сыйфатлар кешене бизи дә инде.

О себе

"Нәселең кем?- дип сорыйлар миннән.-

Нинди милләт , кайсы яклардан?"

Һәрчак горурланып җавап бирәм:

"Татармын!- дим,-Казан артыннан!"

 Азат Зыятдиновның әлеге шигырь юлларындагыча,  мин дә нәкъ шул Себер юлы уза торган Казан арты авылларының берсендә  - бай тарихлы Яңгул авылында дөньяга килдем. Искиткеч табигате, тырыш , хезмәт сөючән  кешеләре белән тирә-якта хөрмәт казанган авылымда минем эчке дөньям формалашты . "Укытучы"- дигән һөнәр иясенә карата хөрмәт хисләре уянды. Әлеге хыялым , 1995 елда Арча педагогия көллиятен тәмамлап,  кулыма диплом алгач кына тормышка ашты. Ә аннан соң югары уку йортын тәмамлап белемемне күтәрдем. 1995 елдан бүгенге көнгә кадәр  Алан төп гомуми белем мәктәбендә балаларга белем бирәм.

 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

М.Мәһдиев " Ачы тәҗрибә", Г.Бәширов "И язмыш,язмыш", "Туган ягым-яшел бишек", В. Нуруллин "Җавап бир кеше".

Мой взгляд на мир

Кеше үз тормышын үзе бизәргә тиеш. Дөнья матур, якты. Тик шул матурлык, яктылык белән файдалана белергә кирәк. Ләкин менә шушы матурлыкны күрә белү өчен кеше сәламәт булырга тиеш. Саулык – зур байлык, диләр. Чөнки ул булмаса, кеше күп нәрсәдән мәхрүм. Сәламәтлек – кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә  ала. Без үзебезгә ходай тарафыннан бирелгән байлыкны сакларга тиешбез.

Мои достижения

Минем өчен төп уңыш- укучыларымның һәм әти-әниләренең яраткан, ышанычлы укытучылары булу. Әти-әниләр, балалар белән кулга-кул тотынышып эшләгәндә  әлбәттә уңышларга да ирешергә була. 

Моё портфолио

"Укытучы булып туарга кирәк,"- ди халык. Бу сүзләрдә хаклык бардыр шул. Күпме түземлек,сабырлык, тырышлык  кирәк. Балаларга ныклы белем бирү өчен һәрвакыт яңалыкка омтылырга, эзләнергә,өйрәнергә кирәк. Менә шуның белән дә бик зур кыйммәткә ия бу һөнәр ияләре! "Тормыш",- дигән зур капканы ачып керү өчен ачкыч кирәк. Нәкъ менә шул ачкыч укытучыларыбыз кулында инде. Алар безне акрынлап кына нәни  кулларыбыздан тотып шул "Белем сарайларына" алып керәләр һәм серле белем  баскычларыннан алга , югарыга юл күрсәтәләр. Шул бормалы юлларда абынып егылсак та еламаска, сабыр,тырыш булу өчен үзләренең алтындай кирәкле, мөһим киңәшләрен бирәләр.

Мои публикации:
Воспитательная работа
Математика
Материалы для родителей
Окружающий мир
Разное
Региональный компонент
Русский язык
Сценарии праздников
Добавить грамоту в портфолио