Әти-әни һәм мин - бердәм гаилә
материал по теме

Гаилә бәйрәмен үткәрү өчен сценарие

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Гаилә бәйрәме44.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                                       Гаилә бәйрәме

  1. Таңсылу җыр белән башлый

              -Бөтерелеп-уйнап ак кар ява

                        Акка манып жирнең өсләрен,

                        Аккошлар да көнләшәләр кебек

                        Аклыгына кышкы кичләрнең

-Исәнмесез.  Хәерле кичләр!

-Бүген шушындый  серле кышкы кичтә бездә   гадәти булмаган  иң күркәм, иң  истәлекле бәйрәм –гаилә бәйрәме  үтә. Әлеге бәйрәмгә без дә кунак булып килдек.

-Рухың төшсə, күңелеңә

Канат куючы кирəк.

Уй – хисеңне карашыңнан

 Аңлап торучы кирəк.

 Җаның назга сусаганда,

 Назлап сөюче кирəк.

«Ашың бүген бигрәк тәмле

Пешкән диюче», - кирәк.

 2а.б. Киңəшерлек, гөрлəшерлек

Синең кешең булсын ул

 Канатны канатка куеп,

 Яшәр кешең булсын ул

 Бар яктан да килеп беткән

 Булыр фәрештә генә.

 Бу тормышны аңлап яши

Кем гафу итә белә

 -Ә хәзер сәхнәгә безнең гаилә башлыгын чакырабыз.

Ул  безнең терәгебез,

 Ул   безнең яклаучыбыз.

 Авырлыклар китермичә

Давылдан саклаучыбыз

1973 нче елның   декабрь аенда  Алан авылында дөньяга килә. Аңа  Таһир дип исем кушалар. Исеменең мәгънәсе- саф ,пакъ,  гөнаһсыз дигәнне аңлата. Бүгенге көндә Яңгулда Ива мебельдә эшли.

 Шаһ исеме, зат исеме, һәр адәм исем ала,

Исемсез туып җиһанга, ат ала, исем ала;

Кылган гамәлләре белән исемен бизи ала,

Җисем китә, исем кала, чал тарихка юл сала

-Безнең  беренче балабыз  Ришат 1998 елда туа . Исеменең мәгънәсе - Туры юлдан баручы дигәнне аңлата. Бүгенге көндә Арча филиалының  Норма агросәнәгать көллиятендә укый.

- Икенче балабыз- 2001 нче елда дөньяга килә . Аңа искиткеч, таңга калырлык мәгънәсен белдергән  Айрат дигән исем кушыла . Бүгенге көндә Алан мәктәбенең  7 нче  сыйныфында укый.

-Өченчебез Таңсылу 2008 елда туа. Исеменең мәгънәсе – сылу, зифа дигәнне аңлата. Аңа 6 яшь ,балалар бакчасына йөри

-Таңсылу:- Әнием Гөлүзә . Исеменең мәгънәсе – гөл кебек үзе .  Мәктәптә балалар укыта.

Әниебез – Мәрфуга,    олы яшьтә булса да  җылы  ашларын пешереп безне өйдә көтеп тора.  Ул 1934 елның 14 нче гыйнварында Алан авылында туа. 7 нче классны тәмамлаганнан соң фермага эшкә төшә. Лаеклы ялга чыкканчы туган авылына хезмәт итә.

                                                 Кем куллары өйне, җирне ямьли

                                                  Изгелеге үлчәү тапкысыз

                                                   Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы

                                                   Тормыш яме - әнкәй, хатын-кыз.

-Туган туфрагыма күмелеп калган

Гомер агачымның тамырлары.

Ул тамырлар җирдә сабыр гына

Көтеп ята безнең кагылганны.

Хәтерләүдән курыкма син!

Үткәнеңне онытма син!

Бел син ерак бабайларның

Ничек итеп көн иткәнен,

Ни иккәнен, ни чәчкәнен,

Нинди уйлар, нинди моңнар

Безгә калдырып киткәнен.

Хәзер без сезне үзебезнең шәҗәрә белән таныштырып үтәбез.

 

  • Кая барма — җирдә матурлыклар,
    Без — шул Җирдә туып үскәннәр.
    Безгә кадәр, безгә кадәр дә бит
    Җиргә күпме килеп киткәннәр.

Һәрбер гаилә сугышта  якынын югалткан. Шул исәптән  бу афәт безнең гаиләне дә читләтеп үтмәгән.

( Айрат укый)               Кереп китәләр

Гаилә - ул җәмгыятьнең иң кечкенә катламы. Әмма бөек акыл ияләре әйткән аз һәм тапкыр сүзләрнең олы мәгънәсенә игътибар итсәк, шул кечкенә катлам артында нинди зур киләчәк тора! һәр гаиләдә үзенең карашлары, тормыш рәвеше формалаша ҺӘМ, билгеле, шунда туып-үскән бала алардан үрнәк алмыйча калмый.

БИЮ

Гаиләнең сере нидә дисез?

Гади генә, уйлап карасаң.

Шалашта да бәхет ташып торыр,

Әгәр хәләлеңне яратсаң.

Ярдәм итсә күрше-тирәләргә,

Елмайса ул кайчак ятларга,

Күңелеңдә юктыр начар ният -

Көнләшүдән җитмә шартларга.

Кайвакытта “сукыр-чукрак” та бул,

Колак салма һич тә гайбәткә.

Сабырлык һәм түземлелек кылсаң,

Әҗерен күрерсең, әлбәттә.

Бер-береңне аңлап яшәү кирәк,

Күңелеңдә булсын ярату.

Менә шушы инде гаилә сере,

Кирәк түгел артык баш вату.                                                

Гаилә  ул – тормышның нигезе. Ата-ана аның тоткасы, ә балалар гаиләнең көзгесе.  Көзге чиста , саф   булсын өчен  гаилә нык булырга тиеш.

  • Имин булып атсын таң кояшы,
  • Йөзегезгә нурлар сибелсен.
  • Һәр яңа таң сезгә бетмәс шатлык
  • Һәм гомерлек бәхет китерсен.

               Ә хәзер Таңсылу башкаруында шигыр тыңлагыз

Таңсылу : шигырь

Җыр

Тәмамлау

+7-8 яшьтә  атым җигеп,

Китә идем иртән басуга.

Бары күрәм төштә,җилләр куып

Йөргән чакны, арып ятуга

Менә шулай үстек, яшьли тартып

Тормыш йөген арык җилкәдә.

Без күргәнне күрмәсеннәр диеп,

Әйтә иде бабам безгә дә.

  • Бу шигырь юллары бабайга  багышлана.  Сугыш башланганда  7 яшьлек бабай ат җигеп эшли башлый. Ул чордагы барлык авыр эшләрне башкара. Тыл ветераны исемен йөрткән бабам  2014 нче елда дөнья куйды.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Без тату,бердәм гаилә"

Гаилә бәйрәме....

“Сүрелмәсен гаилә учагыбыз” темасына гаилә бәйрәме

Хәерле көн, безнең иң кадерле кунакларыбыз! Сезне чын күнелебездән гаилә бәйрәме белән котлыйбыз. Илебезгә иминлек, һәрберебезгә тыныч тормыш, сәламәтлек, бәхет телибез. Балаларыгызның бүгенге чыгышы ...

"Без -бердәм ,тату гаилә".

Хәерле көн, хөрмәтле әти-әниләр, кадерле балалар, кунаклар! Белгәнебезчә,гаилә һәр кешегә кирәкле  җылы учак ул. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Димәк, гаилә...

"Тату гаилә-бәхетле гаилә"(гаилә бәйрәме сценариясе)

Сценарий гаилә бәйрәменә багышланган. Максат: 1.Гаиләләр белән элемтәне ныгыту, гаиләләрне якынрак белү, бер-берләре белән аралашу, гаиләләрдә татулык, миһербанлык, олыны – олы, кечене – кече...

Выступление по теме "Гаилә һәм мәктәп бердәм булса"

Выступление по теме "Гаилә һәм мәктәп бердәм булса"...

Шәхес тәрбияләүдә гаилә һәм мәктәп бердәмлеге

ldquo;Шәхес тәрбияләүдә гаилә һәм мәктәп бердәмлеге.”(иҗади проект )...