Выступление по теме "Гаилә һәм мәктәп бердәм булса"
статья на тему

Гайфутдинова Айгуль Азватовна

Выступление по теме "Гаилә һәм мәктәп бердәм булса"

Скачать:


Предварительный просмотр:

Гаилә һәм мәктәп бердәм булса

    Исәнмесез, хөрмәтле әти-әниләр! Бүгенге чыгышым «Гаилә һәм мәктәп бердәмлеге» темасына багышланыр.

    Гаилә – җәмгыятьнең нигезе, аның беренчел оешкан төркеме (коллективы). Шулай булгач, милләтнең бөтенлеге һәм саулыгы гаилә ныклыгына турыдан-туры бәйле. Балаларны гаиләдә намуслы, әдәп-әхлаклы, хезмәт белән гадел көн күрә, фарыз гамәлләрен үтәп, хәрәм эшләрдән тыелып яши белә торган итеп үстерү – ата-ананың халык, милләт, җәмгыять алдында олы, үтә җаваплы вазифалары. Аның шулай булуын күренекле педагог А.С.Макаренко сүзләре дә раслый. «Балалар – безнең картлыгыбыз, начар тәрбия – киләчәктәге кайгыбыз, күз яшьләребез, башка кешеләр һәм бөтен ил алдындагы гаебебез», – дип яза ул. Бу сүзләр татар халкындагы бик үзенчәлекле, кисәтүле тәкъбир белән аваздаш: «Баладан бәхетең булса, карт көнеңдә яшь итәр, баладан бәхетең булмаса иртә яшьтән карт итәр». Балаларга дөрес тәрбия бирү – бик авыр хезмәт.

Бала тәрбияләүдә гаиләнең мөмкинлекләре гаять зур. Бу яктан аны мәктәп тә алыштыра алмый. Шуңа күрә мәктәп белән гаилә арасындагы мөнәсәбәтләрнең әйбәт һәм узара хезмәттәшлеккә нигезләнгән булуы бик мөһим. Баланың үсмер вакытларында аның тирә-юньдәгеләр белән узара мөнәсәбәте аеруча зур әһәмияткә ия. Шуңа күрә дә баланың кемнәр белән танышуын, аралашуын, сыйныфта, башка төр коллективларда нинди урын тотуын, мәктәпнең җәмәгать эшләрендә ни рәвешле катнашуын күзәтеп, белеп тору сорала.

   Мәктәп һәм гаилә... Психологик статуслары буенча алар капма-каршы. Гаиләдә бөтен нәрсә эмоциональ бәйләнешләргә нигезләнгән.

         Мәктәпнең функцияләре башкачарак. Аның максаты балага туган йортын алыштыру түгел, ә баланы укыту, танып-белү сәләтен үстерү, талантын ачыклау һәм ачу.

         Шулай булуга карамастан, икесе дә бала өчен иң мөһим урыннар. Уңышларга ирешү өчен мәктәп белән гаилә бер юнәлештә эшләргә тиеш. Әгәр ата-ана баласының укуы белән даими кызыксынып торса, өй эшләрен контрольдә тотса, файдалы киңәшләрен бирсә, билгеле, укучы яхшырак укыячак. Киресенчә булган очракта укучының укуга карашы тискәре булачак  

   Баланы  инсафлы, әдәпле, мәрхәмәтле, белемле, җәмгыятькә файдалы шәхес итеп тәрбияләү – мәктәп белән гаиләнең изге  бурычы. Ике як бердәм эшләгәндә генә зур нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Мәктәп белән гаиләнең  бер юлдан атлавында  төп рольне сыйныф җитәкчесе уйный.      Сыйныф җитәкчесе укучыларының гаилә хәлләре, гаилә тәрбиясенең үзенчәлекләре, яшәү шартлары белән хәбәрдар булырга тиеш.

  Кеше гомере буена гаиләдә генә бикләнеп яши алмый. Ата-аналар белән эш итүдә сыйныф җитәкчесе, мәктәп администрациясе, башка укытучы-педагоглар даими катнаша. Сыйныф җитәкчесе ата-аналар комитеты белән берлектә гаиләдә бала тәрбияләү турында төрле чаралар оештыра, алдынгы тәҗрибәне пропагандалый.

      Ата-аналар иң беренче чиратта үзләре дә мәктәп тормышы, анда кабул ителгән тәртип-кагыйдәләр белән таныш булырга, үз балаларының әнә шул ка гыйдәләрне үтәвенә ирешергә тиешләр. Моның өчен аларның класс җитәкчесе белән дә,ата-аналар комитеты белән дә даими элемтәдә торуы кирәк.

Сыйныф җитәкчесе еш кына ата-ананы мәктәпкә чакыра һәм бу да аның ата-аналар белән эш итүдәге бер ышанычлы алымы булып тора.  Үзара аңлашу барышында ата-ананың ышанычын яуларга, укучы бала хакында нинди дә булса тискәре фикер әйтелгәндә дә моның бары тик изге нияттән эшләнүен төшендерергә кирәк. Ата-ана белән сөйләшү барышында ачыкланган хәлләрне башкаларга таратырга ярамый..

Безнең гимназиянең  башлангыч сыйныфынта тәҗрибәле, үз эшен яратып башкаручы,  17 сыйныф җитәкчесе һәм 5 тәрбияче 431 укучыга белем һәм тәрбия бирә. Гимназиябездә сыйныф җитәкчеләре уку елы башында укучылар, ата-аналар белән берлектә анкета үткәрәләр: укучыларның дуслары, гаилә шартлары, сәламәтлеге, кызыксынган, мавыккан шөгыльләре, киләчәккә планнары, аралашу дәрәҗәләре, мәктәпкә тәкъдимнәре ачыклана.  Сыйныф җитәкчесе,  тәрбия эшен алып бару өчен мәгълүмат туплый. Шуның нигезендә тәрбия эшенең максатын һәм бурычларын билгеләп, уку елы дәвамында эшләү өчен план төзи, тәрбия эше планын методик берләшмәдә барлап, педагогик киңәшмәдә раслата. 

     Педагоглар өчен иң төп мәсьәләләрнең берсе – гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләрне үстерү, ныгыту өчен шартлар тудыру. Монда ата-аналар һәм балаларның күмәк эшчәнлеген оештыру зур урын алып тора. Ата-аналар кызыксындыру призлары хәзерләүдә, нәтиҗәләрне бәяләүдә булыша алалар һәм бу эшләрдә үзләре дә,я үз командаларын төзеп, я катнаш командаларда катнаша алалар. Ата-аналарның кайсысы нәрсәгә сәләтле икәнен яхшы белгән сыйныф җитәкчесе аларны мәктәптән тыш тәрбия чараларына – спорт, үзешчән сәнгать, әдәби түгәрәкләр оештыру эшенә тарта. Ата-аналар белән бергә үткәрелгән тематик кичә, сәяхәт, экскурсияләрнең әһәмияте бик зур. Мондый чаралар вакытында балаларда җаваплылык хисе дә арта, үзләрен күрсәтү теләге дә көчәя. Безнең гимназиябезнен традицион бәйрәмнәренә әйләнгән бик күп бәйрәмнәр әти –әниләр ярдәменнән була да алмый. Бигрәк тә бу чаралпрга һәр елны уздырыла торган Хәйрия ярмаркалары, төрле темаларга багышлангна күргәзмәләр, гаилә бәйрәмнәре, 3 сыйныфларда “Татар кызы”, 4 сыйныфларда “Кәләпүшле малай”,конкуслары әтиләр коне (спартакиада), “Шәҗәрә-нәсел агачы” төзү,төрле экскурсияләр оештыру һәм класстагы чаралар, хөрмәтле әти-әниләр сезнең ярдәмегездән башка уздырыла торган эш түгел.  Бу чаралар гаилә белән мәктәпне якынайту, берләштерү максатыннан чыгып эшләнелә.

Мондый төр эшләр эзсез үтми, үз җимешен бирә. Җимеш биргәнче, вакыт һәм сабырлык, даимилек кирәк.

 Әмма укытучы никадәр көч түкмәсен, белүебезчә, чын тәрбия берьяклы гына була алмый. Тәрбиянең төп асылы – мәктәп белән гаиләнең бердәмлегендә. Сыйныф җитәкчесе һәм укучының үзара дуслыгы нәтиҗәсендә генә уңышка ирешеп була.

Хөрмәтле әти-әниләр! Киләчәктә дә балаларыбызны әхлаклы, белемле, үрнәк шәхесләр итеп тәрбияләүдә бергә булырбыз дип ышанам.

Гаилә һәм мәктәп тату һәм дус яшәргә тиеш!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Юлда булсаң, уяу бул! 1 нче сыйныфта (татар төркемендә) үткәрелгән дәрес планы.

"Мәгърифәт " газетасы һәм ЮХИДИ үткәргән конкурска җибәрелгән дәрес план конспекты....

Хезмәтнең тире ачы булса да, җимеше татлы

Әдәби укудан ачык дәрес эшкәртмәсе...

Юлда булсаң бул өлгер

У Баларның юл йөрү кагыйдәләрен ничек үзләштерүләрен, юл билгеләрен”укый белүләрен” ачыклау, светофор төсләрен аера белүләрен, шуның буенча ничек хәрәкәт итүләрен тикшерү...

"Юлда булсаң имин бул!".Уен-кичә

Башлангыч сыйныфларда юл йөрү кагыйдәләре буенча уен-кичә....

Егет булса, шундый булсын. КВН-кичә

23 феврал Ватанны саклаучылар  көненә багышланган кичә...

Егет булса, шундый булсын. Квн кичә

23 февраль Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә...

Егет булса, шундый булсын. Квн кичә

23 февраль Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә...