Егет булса, шундый булсын. КВН-кичә
классный час (4 класс) на тему

23 феврал Ватанны саклаучылар  көненә багышланган кичә

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kvn.docx21 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Егет булса, шундый булсын.

                        КВН-кичә

Максат: укучыларда татар халкына гына хас җитезлек, тапкырлык. зирәклек кебек сыйфатлар формалаштыру һәм туган илгә,үз халкына мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Плакатлар эленгән: “Ир-егет үзе өчен туар, иле өчен үләр”,

“Батыр яуда беленер”, “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”.

                1918 елның 23 февраленнән башлап һәр ел саен Ватанны саклаучылар көне бәйрәм ителә. Бүген без сезнең белән шул бәйрәмгә  багышланган “Егет булса, шундый булсын!” ярыш- бәйгесенә килдек.

                Хөрмәтле егетләр, сезнең барыгызны да Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез. Сезгә сәламәтлек, зур уңышларга ирешүегезне телибез.

        Бүгенге кичәдә 2 команда:  Аларны сәламләп каршы алабыз. Һәр команда үз капитанын сайлый. Ярышка иң гадел кешеләр- жюри членнары бәя бирәчәк (жюри членнары сайлап куела).

                Ә хәзер егетләрне сынау сәгате килеп җитте. Ярышның нәрсә икәнен сез беләсез инде. Анда бары тик зирәкләр, тапкырлар, эшкә оста, сүзгә кыска  егетлщр  генә җыела. Кыю һәм сизгер булыгыз, белемегезгә таянып эш итегез.

(Командалар ярышка әзерләнә, исем, девиз, җыр сайлана)

        Музыкаль пауза:

        Уйныйк әле, җырлыйк әле,

        Биик әле күп итеп.

        Безнең бәйрәм кичәбезне

        Сагынып сөйләрлек итеп.

        Сезне бәйрәм белән котлап Ибрагимова Ильвина музыкаль сәлам тапшыра.

                Командалар үзләре белән таныштыралар: исем, девиз, җыр.

        Алып баручы:

        Хәзер, дуслар, көч сынашыйк,

        Батырлар мәйданга чыксын.

         Һәр егет тә тел байлыгын,

        Акылын һәм тапкырлыгын,

        Игътибарын, зирәклеген

        Эшкә җигәргә тырышсын.

  1. “Тапкырлар һәм зирәкләр” бәйгесе. Ике командадан да егетләр чиратлап “алма” өзәләр, алар артындагы сорауларга җавап бирәләр.
  1. Шигырьнең исемен һәм авторын атарга:

-Кәҗә рәхмәт әйтә, сакалын селкетә.

  1. Шигырьне дәвам ит:

-Иртәнге таң нурыннан...

  1. Бер гаиләдә ике ата, ике ул бар. Гаиләдә ничә кеше?
  2. Өчәү өчәү өч төштә.

Берәү генә бер төштә. Ничә?

  1. Син әтиеңнең бер әйберен алып тордың һәм югалттың. Нишлисең?
  2. Шигырьне дәвам ит:

 -И, сабыйлар, эшләгез ...

  1. Шигырьне дәвам ит:
  • Кичер, илем, синең бөек ...
  1. Ташны диңгезгә ыргыткач нишли?
  2. Кайсы шагыйрьнең нинди шигыре “белмим” дип башлана?
  3. Ватанны саклаучылар (Совет армиясе көне) кайсы елдан бәйрәм ителә?
  4. Мәкальне дәвам итәргә:
  • Ялкау аягын кигәнче...
  • Тырышкан табар...

       Музыкаль тәнәфес: Тухфетуллова Ләйсән бию

  1. “Иң тәмле тел” конкурсы һәм “Ашыгыч ярдәм”

3 егет армиядән сөйгән кызларына хат язалар. Кемнең хатында матур сүзләр күбрәк булыр? Шушы арада ике егет яраланган иптәшенә “ашыгыч ярдәм” күрсәтә: яраланган иптәшен рулонлы кәгазь белән төрә. Кем төгәл һәм тиз итеп

  1. “Иң көчле егет” конкурсы. Һәр командадан бер кеше гер күтәрә.

Соңыннан болельщик егетләр гер күтәрә.

  1. “Аш-су остасы” конкурсы. 4 егет кыздыру өчен әрчеп бәрәңге турый, ә берсе шул арада “котлетка ит чыгара” (мясорубка сүтеп җыя). Кем тизрәк һәм дөрес эшли?

Музыкаль тәнәфес:Ханзярова Айгел

  1. “Иң оста чәчтараш” конкурсы. Һәр командадан бер егет бер кызның чәчен үрә. Чәч үргән арада калган егетләр сүзсез хәрәкәтләр белән роль уйныйлар (пантомимо):
  1. кайнаган чәйнек;
  2. янган лампочка;
  3. куян;
  4. аю;
  5. маймыл;
  6. көйсез бала;
  7. каз куып килә;

 

  1. “Җитез егет” конкурсы. Бер тартмага төрле кием-салым тутырыла: хатын-кыз итәкләре, яулыклар, шәлләр. Кем тизрәк киенеп бетә?

Уенның икенче өлешендә “Чәчәкне алып кал” уены. Киенгән килеш чәчәкләр тирәли бииләр, музыка туктагач, кем беренче чәчәкне алып кала, чәчәксез калган кеше уеннан чыга бара. Уен ахырында кайсы команда егете кала?

  1. “Золушка” конкурсы. Бер савытка борчак белән фасоль салына. Икесен ике савытка аерып салырга кирәк. Кем тизрәк?
  2. “Баш хисапчы” конкурсы. Вак акчалар бирелә. Һәр командадан бер кеше чиратлап катнаша. Акчаларны санаганда алып баручы төрле сораулар биреп, бутарга тырыша. Кем төгәл санап чыгара?

Музыкаль тәнәфес.

Әтиләр һәм балалар катнашында концерт номерлары башкарыла. Жюри нәтиҗә ясый.  “Иң җитез егет”, “Иң тапкыр егет”, “Иң көчле егет”, “Иң кыю егет”, Иң уңган егет” номинацияләрендә җиңүчеләрне билгеләп, шул исемдәге медальләр тапшырыла.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Юлда булсаң, уяу бул! 1 нче сыйныфта (татар төркемендә) үткәрелгән дәрес планы.

"Мәгърифәт " газетасы һәм ЮХИДИ үткәргән конкурска җибәрелгән дәрес план конспекты....

Егет булса, шундый булсын. Квн кичә

23 февраль Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә...

Егет булса, шундый булсын. Квн кичә

23 февраль Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә...

Татар егете.

"Татар егете" конкурсында катнашучы укучыга язылган шигырь....

"Шәп егет!"

"Татар егете"нә иҗат иткән шигырь....

Кайда хезмәт – шунда хөрмәт

"Кайда хезмәт – шунда хөрмәт" дигән темага сочинение...