Кайда хезмәт – шунда хөрмәт
творческая работа учащихся (4 класс) на тему

"Кайда хезмәт – шунда хөрмәт" дигән темага сочинение

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kayda_hezmt.docx37.26 КБ

Предварительный просмотр:

Кайда хезмәт – шунда хөрмәт

                                                                                                              Безнең илдә юк оятлы

                                                                                                          Һәм кадерсез һичбер эш.

                                                                                                                 Һәрбер эштә син алдынгы  һәм 

                                                                                                                 Данлы булырга тиеш.

        Чал тарихка күз салсак, бик борынгы заманнарда кешеләр, хайваннар кебек, көтү-көтү булып яшәгәннәр, торырга өйләре дә, кияргә киемнәре дә булмаган. Еллар уза торган, буыннар алмашынган, кешеләр җирне таяклар, кәйләләр, соңрак көрәкләр белән эшкәртеп, үсемлекләр үстерә башлаганнар, хайван тиреләреннән киемнәр тегеп кигәннәр. Эшли-эшли, уйлый-уйлый үзләре дә үзгәргәннәр, остара барганнар, берсеннән-берсе камилрәк эш кораллары уйлап тапканнар. Без белгән трактор, комбайн, машина, экскаваторлар, хәтта космик ракеталар - барысы да кешеләрнең тырыш хезмәт җимеше. Безнең бу дәрәҗәгә ирешүебездә хезмәтнең әһәмияте бик зур.

        Әйе , дөрестән дә кешеләр хезмәте зур әһәмияткә ия. Һәрвакыт тынгысыз хезмәттә булган, көнен төнгә ялгап эшләгән кеше генә тормышта үз урынын таба ала. Кешене тик хезмәт кенә күркәм итә.

Нинди генә һөнәр иясе булмасын, үз хезмәтен яратып, яхшы итеп башкарган, үзенең эше белән бик күпләрне бәхетле иткән затлар хөрмәткә лаек.

       “Хезмәте барның- хөрмәте бар” - дип юкка гына әйтмәгән бит халык. Авырлыклардан курыкмыйча эш яраткан, кулыннан эш килгән кешене бар да хөрмәт итә. Андый кешен җирдә һәрвакыт үз урыны, үз юлы була. Хөрмәткә лаек кешеләр безнең мәктәптә дә бик күп. Шундыйларга мин укытучыларымны кертер идем. Чөнки аларның эшләре хөрмәткә лаек.

         Нинди генә чорда яшәсәк тә, без намуслы хезмәт кешеләре булып көн итәргә  тиешбез, шул чакта гына безнең  барыр юлыбыз тигез булыр. 

           Әйтәсем килгән сүзем шул: хөрмәт  ул өзлексез эшләгәндә генә табыла


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация на тему: Вопрос"Кайда?"для русскоязычных учащихся

Презентация для повторения вопроса "Кайда?" на уроках татарского языка для учащихся начальных классов( русскоязычных групп)....

Егет булса, шундый булсын. КВН-кичә

23 феврал Ватанны саклаучылар  көненә багышланган кичә...

Егет булса, шундый булсын. Квн кичә

23 февраль Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә...

Егет булса, шундый булсын. Квн кичә

23 февраль Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә...

Кайда соравы Презентации по родному языку для 1 класса

Презентации по родному языку для 1 класса...

Литературалык кычырыш Б.Укачин Торолим, сен кайда?

4 класста литературалык кычырыштын урогы.Темазы Б.Укачин "Торолим,сен кайда?"  уроктын будуми: jаны билгир аларыТургузылган урок федеральный  государственный стандарттын неке...