"Шәп егет!"
статья (1 класс) на тему

Нурлыева Лайла Валиевна

"Татар егете"нә иҗат иткән шигырь.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Шәп егет.

Кечкенә дә, төш кенә, дип,

Юкка гына әйтмиләр.

Бармы сезнең арагызда

Минем кебек егетләр?!

Ахун бабам нәселеннән,

Муса булыр исемем.

Изгелеккә, яхшылыкка-

Туры килә җисемем.

Укыйм бүген дүртенчедә,

Билгеләрем гел бишле.

Оста сөйлим, җырлыйм, биим,

Спортта да бик көчле.

Сынатмыймын бәйгеләрдә,

Тоэквандо ярышында.

Якын дус та, чын иптәш тә

Дусларым каршысында.

Мактана, дип, уйламагыз,

Тыйнак егет мин үзем.

Кыенлыклар килеп чыкса,

Була алам бик түзем.

Үсеп җиткәч, киләчәктә,

Чын кеше булу теләк.

Ә хәзергә сау булыгыз!

Миңа китәргә кирәк.



Предварительный просмотр:

Мин – Данил!

Хәерле көн, исәнмесез!

Булыгыз һәрчак имин.

Сезнең алда чыгыш ясыйм,

Сауганов Данил бит мин.

Әнием Ландыш исемле,

Әтинеке – Илгизәр.

Алар әйткәнне тыңласам,

Яхшы укырсың, диләр.

Җырларга да бик яратам,

 Биюдә мин калышмам.

Дустым белән биегәндә

Бәлки әле, ялгышмам.

 



Предварительный просмотр:

Мин - Альмир.

  Мине күргәч, күпләрегез:

- Кем соң бу, кем?-дигәнсездер.

  Мин булам Солтанов Альмир,

  Әтием минем – Дамир.

  Икенче класста укыйм,

  “4”кә, “5”кә өлгерәм.

  Биим, җырлыйм, күп сөйләшәм,

  Спортка килсәк – йөгерәм.

Дус, тату иптәшләр белән

Үтә көнем мәктәптә.

Китап уку, гыйлем туплау

Безнең теләк, әлбәттә.

Мин хушлашам сезнең белән:

Яхшы үтсен көнегез.

Очрашырбыз әле тагын-

Сабыр итеп көтегез!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Егет булса, шундый булсын. КВН-кичә

23 феврал Ватанны саклаучылар  көненә багышланган кичә...

Егет булса, шундый булсын. Квн кичә

23 февраль Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә...

Егет булса, шундый булсын. Квн кичә

23 февраль Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә...

Татар егете.

"Татар егете" конкурсында катнашучы укучыга язылган шигырь....