Хезмәтнең тире ачы булса да, җимеше татлы
план-конспект урока по чтению (3 класс) по теме

Шайхутова Сакина Мусовна

Әдәби укудан ачык дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dbi_ukudan_achyk_dres_eshkrtmse_3_klass.doc69 КБ

Предварительный просмотр:

Әдәби укудан ачык дәрес эшкәртмәсе

Тема: Хезмәтнең тире ачы булса да, җимеше татлы

Максат: балаларны икмәкнең кадерен белергә өйрәтү, бу тема буенча алган белемнәрен системалаштыру; укучыларның сәнгатьле һәм аңлап уку күнекмәләрен үстерү; сурәтләү чараларын табуларына ирешү; игенче хезмәтенә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: «Икмәк үткән юл» рәсемнәре, ашлык көлтәсе, культуралы үсемлекләр салынган тартмачыклар, поезд һәм тукталышлар рәсемнәре, мәкальләр язылган карточкалар, Равил Фәйзуллин портреты һәм Хәмәтов Шамил бабайның фотосурәте.

Дәрес барышы

  1. Оештыру.

- Хәерле көн, кадерле кунаклар! Хәерле көн, укучылар! Һәммәгезгә  имин эш көннәре, яхшы кәеф телим.

        

Балалар! Без бүген сезнең белән кызыклы сәяхәткә чыгарбыз. Ә аның темасын белү өчен бирелгән кроссвордны дөрес итеп чишәргә кирәк. Сорауларны игътибар белән тыңлагыз.

  1. Ашлык үстерүче.
  2. Аң-белем бирүче.
  3. Кыр эшләрен төгәл белүче.
  4. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләүче.
  5. Аш-су әзерләүче.

Ә хәзер бергәләп вертикаль баганада килеп чыккан сүзне укыйк. (ИКМӘК).

Горизонталь буенча килеп чыкканнарын бер генә сүз белән атыйк әле. (һөнәрләр.)

- Ә бу һөнәр ияләре һәм икмәк арасында бәйләнеш бармы икән?

(Балалар җавабы.)

Әйе балалар, икмәк игенченең дә, агроном һәм галимнең дә, укытучы һәм пешекченең дә, кыскасы – йөзләрчә төрле һөнәр ияләре хезмәте ул. Димәк, бүгенге темабыз икмәк турында булыр. Аны  «Хезмәтнең тире ачы булса да, җимеше татлы» дигән мәкаль белән атарбыз.

Сәяхәт тукталышларында сездән игътибарлылык, зирәклек сорала. Әйдәгез, юлга! Юлыбыз озын,  беренче тукталышка барып җиткәнче тарих битләренә күз салыйк әле.

        ИКМӘК! Никадәр бөек ул! Җир йөзендәге тау чаклы алтыннар да, мәрҗән сарайлар да – берсе дә аңа тиңләшә алмый. Балалар, сез беләсезме җир йөзендә икмәк ничек барлыкка килгән?

        Кешеләргә иң беренче икмәк булып гадәти чикләвек һәм имән чикләвеге хезмәт иткән. Башта аны чылатып ашаганнар, соңыннан киптереп тартканнар да ботка һәм коймак пешергәннәр. Тора-бара кешеләр иген үстерергә өйрәнгәннәр.

        Хәзерге икмәк өчен без Мисырга бурычлы. Греклар һәм римлылар ачытып пешерелгән икмәкне Нил елгасы буенда ашап карыйлар һәм аны пешерергә өйрәнәләр, аннан бөтен дөньяга тараталар.

        Кеше кай якка гына китмәсен, иң башлап җир эшкәртеп орлык чәчкән, икмәк үстергән.

        Икмәк ул бәхет, муллык билгесе. Менә шуңа күрә яңа тормыш коручы парларны, иң кадерле кунакларны бездә ипи-тоз белән каршы алалар. (Тастымалга куелган икмәк күрсәтелә). Әйдәгез, юлга!        

        Менә без сезнең белән беренче тукталышка килеп тә җиттек.

        I тукталыш. Иген икмәк – тир түкмәк.

 Без һәркөнне икмәк, күмәч ашыйбыз. Ә ул безнең табынга килгәнче нинди юл үтә соң?

(Укучылар сөйләве.)

*Көздән сөреп калдырылган басу тырмалана, минераль ашламалар кертелә.

(Һәр сөйләмгә туры килгән рәсемнәр тактага магнит белән беркетә барыла.)

*Берничә чәчкеч таккан трактор агрегатлары орлыкны тиешле тирәнлектә күмеп чәчәләр.

Орлыклар туфракта бүртәләр һәм шытып чыгалар. Һәр бөртек җиргә тамыр җибәрә. Озак та үтми, басу ямь-яшел була. Һәр бөртектән берәр сабак үсеп чыга. Тиздән аларда башаклар барлыкка килә. (Башаклар күрсәтелә.) Башакларда бөртекләр күренә башлый.

Нәтиҗә: Игеннәр мул уңыш бирсен өчен бөртекләрне  вакытында чәчү,  җирне вакытында эшкәртү, ашлау кирәк.

Сәяхәтебезне дәвам итәбез.

II тукталыш. Иген – ил байлыгы

- Нинди бөртекләр өлгерә  икән соң? Әйдәгез, табышмакларның җавапларын табып карыйк. (Табышмаклар әйтелә һәм укучы өстәлдә торган савытлардан шул бөртекне табып алырга тиеш. Бу бөртек башагы көлтәдән дә күрсәтелә.)

1. Кар астында кыш үткәрә

    Яшел туннарын киеп.

    Көздән чәчеп калдырганга,

    Өлгерә ул иң элек.

(Арыш.)

2. Буе озынлыгы белән,

    Аз калыша арыштан.

    Ул аңардан күп уздыра

    Уңыш өчен ярышта

    Эшкәртсәләр бөртеген

    Бөтен шартын китереп,

    Аның оныннан күмәч пешә

    Күбек кебек күпереп.

                                                      (Бодай.)

3. Ул утыра хуш исле ак чәчкә атып.

    Бал кортлары үбә чәчәк керфекләрен…

    Соң чәчелә, иртә кайта басу-кырдан

    Табыннарда ул бик затлы ризык була.

                                                       (Карабодай.)

4.Сабаклары җиргә ятып үсә,

    Чәчәкләре ал-шәмәхә төстә.

    Кузаклары шарт-шорт мылтык ата:

    «Тизрәк җый!» - дип сүз ката.

                                                        (Борчак.)

- Тагын нинди культуралы үсемлекләр чәчелә?

(Арпа, солы, кукуруз, көнбагыш)

     

Нәтиҗә: Бу ашлыклар барысы да ил байлыгы.

Балалар, сәяхәтебезне дәвам итәбез.

        III тукталыш. Һәр иген бөртегендә кеше хезмәте.

- Ә орлык башак булып өлгергәнче кемнәр көч куя соң?

- Игенчеләр, тракторчылар, агрономнар.

- Игеннәр өлгергәч, кемнәр тир түгеп эшлиләр?

- Комбайнчылар. Алар игеннәрне уралар, сугалар һәм ашлыкны чистарталар.

        Комбайннар белән җыеп алынган ашлык амбарларда чистартыла һәм  машиналар аны элеваторларга илтәләр. Аннары анда (тегермәндә) он тарттыралар. Оннан икмәк пешерәләр.

- Оннан тагын нинди тәмле ризыклар әзерләп була?

- Кекс, печенье, пряник, токмач, ватрушка һ.б. бик күпләрне.

Нәтиҗә: Икмәк өстәлгә килгәнче бик күп хезмәт ияләре  кулыннан үтә. Ул күп көч куеп үстерелгән ризык булуы белән дә бик кадерле.

        Әйдәгез хәзер ял итеп алабыз.

         Физкультминутка. 

Кунаклар килүенә

Без пешердек ак калач.

Менә шундый тәбәнәк

Ю-у-у-у-к!

Менә шундый кабарган.

Менә шундый кысылган.

Ю-у-у-у-к!

Менә шундый җәелгән.

Ак калач, ак калач

Шундый зур булды күмәч.

Без сәяхәтебезнең иң мөһим тукталышына килеп җиттек.

        IV тукталыш. Ил табыны икмәктән башлана.

 Дәрес материалы өстендә эш.

         Бүген без оннан тәмле ризыклар әзерләүче кешеләр – күмәч пешерүчеләр турында белербез. Аны Балык Бистәсе районы Юлсубино авылында туган шагыйрь Равил Габдрахман улы Фәйзуллин абыегыз яза. (Портреты күрсәтелә.) Ул балалар өчен күп кенә шигырьләр иҗат иткән. Хәзер без сезнең белән китапның 78 нче битендәге «Күмәч пешерүчеләр җыры» исемле шигырен укыйк.

  1. Укытучы укуы.
  2. Сүзлек эше. Синонимнар табу:

                                 Шатлык төшерүче – шатлык өләшүче.

                                 Юллыйбыз – тыгабыз.

                                  Нечкәрә күңелебез – сөенә, шатлана, куана күңелебез.

  1. Эчтән уку.
  2. Кычкырып уку. Сәнгатьле уку.
  3. Сорауларга җавап бирү .
  4. Шигырьдә чагыштырулар бар микән? Шуны табып карагыз.

Күмәч кебек

  1. Хәзер шигырьдәге эпитетларны табыйк.

- каты куллыбыз

- йоп-йомшак камыр

- кайнар мич

- хуш ис

- сабый күңелле

- йөземле күмәч, мәкле күмәч, мәксез күмәч, түгәрәк күмәч, сырлы күмәч.

 Нәтиҗә: - Балалар, нәтиҗә буларак, Роберт Миңнуллинның «Ипи булса» шигырен куяр идем. Кайсыгызның исендә?

 Ипи басуда үсә,

Аннан амбарга күчә,

Аннары мичтә пешә,

Кызарып, мичтән төшә.

Шуннан килә өстәлгә –

Безгә куәт өстәргә!

                     Ипи булса табында,

 Булдырам мин барын да!

Бөек Ватан сугышы елларында Ленинград шәһәре чолганышта кала. 900 көн буе кайнар яшь түгә ленинград халкы. Монда никадәр кайгы, үлем, ышаныч, хезмәт, көрәш…

1941 нче елның сентябрендә шәһәрдә эшчеләргә 250 грамм, ә балаларга 125 грамм икмәк биргәннәр. (125 г һәм 250 г ипи кисеп алып керелә һәм күрсәтелә.)  Аның составына кибәк, он көрпәсе, таралмас өчен клей да салынган була. Ул юеш, авыр булган.

        Безнең авылдан Хәмәтов Шамил бабай да бу язмышка дучар булла.  94 яшьлек Шамил бабабыз бу турыда сөйләгәндә аның күзләренә яшьләре тыгыла. (Шамил бабайның карточкасы күрсәтелә.)  Сез аны беләсез, балалар.

        Шулай булгач, без һәрвакыт нәрсәне истә тотарга тиеш?

(Укучылар сөйләве.)

- Сугыш вакытында икмәк җиңүгә ярдәм иткән ризык булган. Бу ризык Ленинград яклаучыларына һәм анда яшәүчеләргә исән калырга көч биргән. ИКМӘК ул илләр канга батканда да саф калучы ризык. Икмәк - табынга нур сибүче , кешегә, илгә куәт бирүче дә. Шуңа күрә аның бөртеген дә әрәм итәргә ярамый.

        Юлыбызны дәвам итәбез.

V тукталыш. Иген – ил терәге.

        Домино уены уйнап алыйк.

(Укытучы мәкальләр әзерли һәм аларның һәрбер  сүзен аерым кисеп парта өстенә куйган була. Укучылар мәкальләрне төзергә тиешләр.)

                * Икмәк – ил тоткасы.

*Кышкы кар – көзге икмәк.

*Икмәк – тормыш нигезе.

*Ипи-тоз – якты йөз.

*Икмәк булса, җыр да була.

*Икмәктә – хикмәт.

Өй эше.

«Мин ашаган иң тәмле икмәк» дигән темага хикәя язып килергә.

 *Икмәк – ил тоткасы

 *Кышкы кар – көзге икмәк

*Икмәк – тормыш нигезе

*Ипи-тоз – якты йөз

*Икмәк булса, җыр да була

*Икмәктә – хикмәт

*Ипи-тоз – якты йөз

«Мин ашаган иң тәмле икмәк»

дигән темага хикәя язып килергә.

Шатлык төшерүче

Юллыйбыз

Нечкәрә күңелебез

* Кар  күп  булса,  иген  уңар.

Иген икмәк – тир түкмәк

Иген – ил байлыгы

Һәр иген бөртегендә кеше хезмәте

Ил табыны икмәктән башлана

Иген – ил терәге


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Юлда булсаң, уяу бул! 1 нче сыйныфта (татар төркемендә) үткәрелгән дәрес планы.

"Мәгърифәт " газетасы һәм ЮХИДИ үткәргән конкурска җибәрелгән дәрес план конспекты....

Җиләк- җимеш һәм яшелчәләр. (Кабатлау)

Максат: а) “Җиләк- җимеш” һәм “яшелчәләр” темасы буенча өйрәнелгән сүзләрне кабатлау;               ә)  татар теленең (авазла...

«Иң татлы тел — туган тел»

Сыйныфтан тыш уку дәресе...

Татлы чәчкәләр

Әниләр көненә конфетлы розалар ясау...

“Иң татлы тел – туган тел”

Тема:          “Иң татлы тел – туган тел”Максат:       укучыларда ана телләренә һәм башка телләргә карата...

Мастер класс "Иң татлы тел-туган тел"

-Туган телебездә бәйләнешле сөйләм телен камилләштерү;- Сәнгатьле сөйләм телен үстерү;-Туган телне ярату, белү һәм туган телдә сөйләшү теләге тәрбияләү....