Татлы чәчкәләр
план-конспект занятия по технологии (4 класс)

Әниләр көненә конфетлы розалар ясау

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tema_tatly_chechkeler.docx22.13 КБ

Предварительный просмотр:

             Тема: Татлы чәчкәләр (әниләр көненә конфетлы розалар ясау)

Максат:

      1.Укучыларга конфетлар һәм гофрированный кәгазь ярдәмендә  розалар ясарга өйрәтү;

2.Төгәл кисү, бөкләү, шаблон белән эшләү күнекмәләрен, иҗади сәләтләрен, фикерләүләрен, танып-белү эшчәнлеген үстерү;

      3.Укучыларның кул чуклары моторикасын, хәрәкәт җитезлеген, чамалау хисен үстерү;

       4.Укучыларда игътибарлылык, мөстәкыйльлек, сабырлык, чисталык, пөхтәлек, бер-берсенә дустанә мөнәсәбәт, ярдәмләшү кебек сыйфатлар тәрбияләү;

       5.Укучыларның сәламәтлеген саклаучы алымнар куллану.

Занятие төре:  комбинированный (кабатлау, яңа материал өйрәнү, практик эш)

Үткәрү формасы:  группа белән, индивидуаль эш.

Занятие дәвамлылыгы: 45 минут.

Кулланылган методлар: әңгәмә, аңлату, сорау-җавап, презентация, эзер эшләр белән танышу, практик эш.

Җиһазлау:

 Укытучыга:компьютер-ноутбук, проектор, демонстрацион экран, куркынычсызлык кагыйдәләре, презентация “Татлы чәчкәләр”, инструменталь музыка(DVD-диск), магнитофон, эш үрнәкләре.

Укучыга:шаблоннар, технологик карталар, кайчы, клей ПВА, карандаш-клей, гади карандаш, төсле гофрированный кәгазь, шпажкалар-таяклар, конфетлар, кечкенә баночкалар, пенопласт, упаковочная фольга, җепләр, төсле тасмалар.

Занятие барышы:

  1. 1.Исәнләшү. Кереш әңгәмә.

Исәнмесез, балалар!

     Урамда елның бераз моңсу да, сихри дә чагы. Яңгырлы, пычрак көз үтеп, кышның беренче көннәренә кердек.Табигатҗнең әле җылы, әле салкын булып шаярган шушы чорында без кадерле дә, гүзәл дә, газиз дә әниләребезнең бәйрәмен билгеләп үтәбез. Хөкүмәтебезнең 1998 елгы карары нигезендә ноябрҗ аеның соңгы якшәмбесе Әниләр көне дип игүлан ителде.

    Әниләрне без һәрвакыт шатландырырга тырышабыз

-Ничек итеп?

-Яхшы укуыбыз белән. Үрнәк тәртибебез белән һәм тагын үзебезнең кулларыбыз белән ясаган бүләкләребез белән.

     Бүген без сезнең белән бүләккә татлы розалар ясарга өйрәнербез.Нинди генә бәйрәмне алсак та, туган көнме ул, 8 Март яки башка бәйрәмме, без гадәттә нәрсә бүләк итәбез?

-Әйе, татлы конфетлар һәм чәчәкләр һәр бәйрәмнең мөһим өлеше булып тора. Шулай булгач, бүгенге бүләгебез әниләргә охшармы?

-Әйе.

2.Занятиенең темасы һәм максаты белән таныштыру.

Укучылар, тактага эленгән сары түгәрәккә игтибар итегез әле. Анда нәрсә дип язылган.(“Иҗади остаханә”). Бу гади түгәрәк түгел. Ул безнең бүгенге иҗади эшебезнең нигезен тәшкил итә. Ул – 7 таҗлы тылсымлы чәчәгебезнең уртасы. Эшебез барышында без аны төрле таҗлар, эш төрләребез белән тулыландырырбыз.

1 нче таҗыбыз – “Эшнең темасын һәм максатын ачыклау”. Без сезнең белән занятиенең темасын һәм максатын ачыкладыкмы. ( Әйе). Сөмбел, таҗны түгәрәккә беркет әле.

  1. Куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерү.

Эшли башлар алдыннан әйдәгез, куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерик:

-кайчы белән эшләү кагыйдәләре;

-клей белән эшләү кагыйдәләре;

-очлы предметлар белән эшләү кагыйдәләре;

-эш урынын карау.

2 нче таҗыбызны (“Куркынычсызлык кагыйдәләре”) түгәрәккә беркетәбез.

  1. Конфетлы чәчәкләрне ничек эшләргә мөмкин икән. Хәзер шуның белән танышып үтик. Татлы чәчкәләр дөньясына сәяхәт итик.

     (презентация карау – “Татлы чәчкәләр”)

Өстәлдә сез татлы бүләкләрнең төрле үрнәкләрен күрәсез. Камиллекнең чиге юк . Барысы да безнең тырышлыктан һәм фантазиядән тора.

3 нче таҗыбызны (“Без аны ничек эшли алабыз”) түгәрәккә беркетәбез.

  1. Ә хәзер эшне башлыйбыз.

1.Әйтегез әле, безгә нинди материаллар кирәк булачак:

     -конфетлар;

-төсле гофрированный  кәгазь;

-кайчы;

-карандаш клей;

-таяклар-шпажкалар;

-чәчәкне утыртырга кечкенә баночкалар;

-пенопласт кисәге;

-чыршы ботаклары;

-бизәү өчен тукымалар яки төсле фольга.

-тасмалар.

2.Эшли башлау:

-таякларга конфетларны җеп белән  беркетәбез;

-гофрированный кызыл кәгазьдән 7 см *50 см итеп тасма кисеп алабыз, 4см чамасы киңлектә бөкләп,бер очын түгәрәкләп, дулкынлап кисәбез.

-тасманы кире сүтәбез һәм урта өлешеннән сузып барабыз(тартып).

-конфет кырыена тасманы урыйбыз һәм җеп белән беркетеп куябыз;

Без эшебезне башладык, шулай булгач 4 нче таҗыбыз – “Эшне башлау, материаллар” дигәнен дә түгәрәккә беркетеп куярбыз.

V.Физкультминутка (инструменталь музыка астында)

Балалар, әйдәгез күзләребезне, гәүдәләребезне ял иттереп алыйк:

-күзләргә гимнастика;

-гәүдә-кул, аяк, башларга гимнастика.

5 нче таҗыбыз – “Күңелле тәнәфес” дип аталганын да түгәрәккә беркетергә чират җитте.

VI.Практик эш. Эшне дәвам итү.

-яшел гофрированный кәгазьдән 4см *4смлы тасма кисеп алабыз һәм зигзаг итеп икегә бүлеп кисәбез; шуның берсен алып чәчәк төбенә ябыштырабыз;

-яшел гофрированный тасма (2см*10см) ярдәмендә чәчәкнең сабагын чорныйбыз;(шул тәртиптә 3 чәчәк ясыйбыз);

-кечкенә баночка эченә пенопласт кисәге һәм чәчәк төрә торган яшел төстәге материал тутырабыз – бизибез, шуңа чәчәкләребезне утыртабыз;(кырыена чыршы ботаклары да кадап куярга була)

-савытны тыштан төсле упаковочный фольга белән төрәбез һәм тасма белән бәйләп куябыз – чәчәгебез әзер.

Практик эшебез тәмам. Димәк, 6 нчы таҗыбыз – “Практик эш” дигәне дә үз урынын алырга тиеш.

VII.Эшкә нәтиҗә ясау. Йомгаклау.

Әңгәмә үткәрү, эшләрдән күргәзмә оештыру.

-Сезгә бүгенге эшегез ошадымы?

-Сез эшегездән канәгатьме?

-Безнең соңгы – 7 нче таҗыбыз – “Эшкә нәтиҗә, күргәзмә” не дә урнаштырырга вакыт җитте.

Эшебез тәмам, бик зур рәхмәт. Сезгә укуыгызда уңышлар, сәламәтлек телим.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хезмәтнең тире ачы булса да, җимеше татлы

Әдәби укудан ачык дәрес эшкәртмәсе...

«Иң татлы тел — туган тел»

Сыйныфтан тыш уку дәресе...

“Иң татлы тел – туган тел”

Тема:          “Иң татлы тел – туган тел”Максат:       укучыларда ана телләренә һәм башка телләргә карата...

Мастер класс "Иң татлы тел-туган тел"

-Туган телебездә бәйләнешле сөйләм телен камилләштерү;- Сәнгатьле сөйләм телен үстерү;-Туган телне ярату, белү һәм туган телдә сөйләшү теләге тәрбияләү....