“Иң татлы тел – туган тел”
классный час (2 класс)

Рахматуллина Рузиля Наиловна

Тема:          “Иң татлы тел – туган тел”

Максат:       укучыларда ана телләренә һәм башка телләргә карата   

                      кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү; Туган тел көне 

                      турында мәгълүматларын арттыру, иҗади сәләтләрен

                      үстерү, милли үзаң, милли горурлык хисләре булдыру;                               

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл halykara_tugan_tel_konen_kich.docx23.04 КБ

Предварительный просмотр:

    Тема:          “Иң татлы тел – туган тел”

Максат:       укучыларда ана телләренә һәм башка телләргә карата    

                      кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү; Туган тел көне  

                      турында мәгълүматларын арттыру, иҗади сәләтләрен

                      үстерү, милли үзаң, милли горурлык хисләре булдыру;                                

Бурычлар: халкыбызның бай, рухи мирасын барлауга ихтыяҗ    

                       тудыру; төрле телләрдәге җырлар, шигырьләр аша  

                       укучыларда ана телләрен өйрәнү, аны ярату, хөрмәт итү

                       теләге тудыру;

 Җиһазлау: мультимедиа слайдлары, музыкаль бизәлеш, “Иң татлы            

                       тел-туган тел”, “ Теле барның- иле бар”, “Туган телем –  

                        киңдер сиңа күңел түрем” плакатлары.

Катнашалар: 2 нче сыйныф укучылары, укытучылар.

Иң татлы тел-туган тел

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Балалар һәм килгән кунаклар залга кергәндә, “ Туган тел” көе яңгырап

тора.    Сәхнә түренә “Иң татлы тел-туган тел”  дип язылган.   Залда   “ Теле барның- иле

бар” , “Туган телем – киңдер сиңа күңел түрем”плакатлары эленгән.

1 нче слайд.  Г.Тукай портреты, “И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле...”        

Җыр укытучысы Г.Тукайның”Туган тел” җыры белән бәйрәмне башлап җибәрә.

2 нче слайд.         “Иң татлы тел-туган тел” .

Укытучы:         Хәерле көн, кадерле милләттәшләр – хөрмәтле кунаклар, укучылар,  туган телебез сагында торучы фидакарь укытучыларыбыз!

                     Исәнмесез, дуслар!  Бүгенге бәйрәмебезне башлыйбыз!

         Әйе, “И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле...”- дигән бөек Тукаебыз, һәм ул мең тапкыр хаклы.

                 Чөнки кечкенәдән өйрәтелгән туган тел халык йөрәген шигърият белән генә     сугарып калмый, аның күңелендә милли горурлык хисләре дә уята, ата-бабаларыбыз теленнән рухи ләззәт алу мөмкинлеге бирә.

3 нче слайд.  21 нче февраль .

Укытучы :        Бүген – 21 нче февраль. Һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн - Халыкара туган тел көне. Бу хәл Пакистанда   1952 нче елның 21 нче февралендә була. Бангл теленә дәүләт статусы бирүне таләп итеп чыгыш ясаган биш студент үтерелә. Шушы вакыйгадан соң 47 ел үткәч, 1999 нчы елда, 21 нче февраль Бангладеш тәкъдиме белән, ЮНЕСКО тарафыннан Халыкара туган тел көне дип игълан ителә.        Бүген дөнья халыклары 6 мең телдә сөйләшә. Шуның яртысы диярлек юкка чыгу куркынычы астында тора. Гомумән, соңгы өч гасыр аралыгында күп телләрнең акрынлап бетә баруы күзәтелә.

                Һәркем өчен дөньядагы барлык телләр арасында иң кадерлесе- тәүге кабат сөйләшә башлаган ана теле. Бу - безнең балачагыбыз, гаиләбез, җәмгыятьтәге беренче тапкыр аралашуыбыз теле. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә, һәркайсы табигый мирас булып тора һәм без аны, һичшиксез, сакларга тиешбез.

        Безнең туган телебез - татар теле. Бүгенге кичәбезне дә без сиңа багышлыйбыз, туган телебез.

4 нче слайд.  Ана белән бала рәсемнәре.

1 укучы:   И туган тел!

Сине Әнкә итеп

Йөрәгендә саклый бу халык.

Таралган ул...

Әгәр син булмасаң,

Бетәр иде күптән югалып.

Югалмадың,

Югалтмадың безне-

Халык исән калган син барга.

Бу дөньяга  күзебезне ачтың,

Хакыбыз юк кабат йомарга.

2 укучы:  Бу дөньяның төсен, ямен, зәүкын

                     Кем аркылы ,ничек белдем мин?

                     Бишектә үк мине өйрәтүчем,

                     Туган телем - бәгърем,син ул,син!

  3 укучы: Рәхмәт сиңа,рәхмәт,тәрбиячем,

                     Һәр нәрсәнең асыл мәгънәсен

                     Син аңлаттың миңа,туган телем,

                     Син өйрәттең һәммәсен.

  4 укучы:  Туган тел ул  ничә гасыр

                     Бездән элек туган тел.

                   Безгә кирәк булачагын

                    Алдан белеп туган тел.

   5 укучы: Туган тел ул тумышыннан

                   Безгә кирәк булган тел.

                    Ызгыш-низаг өчен түгел,

                   Иҗат өчен туган тел.

   6 укучы: Туган тел ул бездән соң да (көй яңгырый башлый)

                   Яшәр өчен туган тел.

                   Бүгенгедән киләчәккә

                   Дәшәр өчен туган тел.

5 нче слайд  Җыр эчтәлеге буенча рәсемнәр: таң ату, кояш чыгу күренешләре; игенче, икмәк рәсемнәре

(Г. Садә сүзләре, Р. Әхиярова музыкасы. “Әссәламегаләйкем” җыры яңгырый Камилә җырлый)

6 нчы слайд  “Иң татлы тел-туган тел” (2 нче слайд кабатлана) 

Укытучы:        Туган тел-беренче тапкыр әти, әни дигән тел. Безнең мәктәптә җиде төрле   милләт балалары белем ала. Аларның һәрберсенең туган теле бар.  Һәрберсенең әнисе сөйгән чакта үз телендә такмаклап сөя, үз телендә җырлый, әкиятләр  сөйли. Ата – ана теле барлык милләт кешеләре өчен дә җанга бик якын тел.

        Һәр милләт кешесе дөньяны беренче тапкыр  туган теле аркылы аңлый башлый, беренче тапкыр “дустым “сүзен дә, дөньядагы иң матур, иң изге сүзләрне күп вакыт үз телендә ишетә, шул телдә әйтә. Барлык милләт кешесе гомере буена шушы телдә сөйләшә, шушы телдә шатлана, куана. Бүген без аларның  үз телләрендә һәм татар телендә никадәр матур итеп сөйләгәннәрен, никадәр матур итеп җырлаганнарын тыңларбыз.

Эльвина:        Татарча да яхшы бел,

                     Русча да яхшы бел.

                     Икесе дә безнең өчен

                     Иң кирәкле затлы тел

Шамил:        Үз телемдә шигырь укыйм.

                    Үз телемдә сөйли алам.

                   Туган җирем ,Татарстан,

                  Мин дә синең газиз балаң. 

         

Ранель:   Әни кебек газиз күреп,

                 “Туган тел” дип җан атып.

                   Яшик әле дөньясында

                   Туган телне яратып.

                   И минем җандай кадерле,

                   И җылы, тере телем.

                   Кайгылар теле түгел син,

                   Шатлыклар теле бүген.

                   Тик синең ярдәмең белән,

                   Тик синең сүзләр белән.

                   Уйларын йөрәккәемнең

                   Дөньяга әйтә беләм . ( Җыр.  “Әниемә”)

7 нче слайд  “Ананың балага биргән иң зур бүләге - тел

(Эльвина  татар биюен башкара).

8 нче слайд  “Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел”

9 нчы слайд  “Иң татлы тел-туган тел” (2 нче слайд кабатлана) 

 

Укытучы:        Ата-анаң татар иде юкса,

                   Бүтән икән синең милләтең.

                   Тумыштан бит гарип түгел идең –

                    Кем ташлады болай имгәтеп?

Хор: “Туган авыл жыры”

Укытучы: Нишләттеләр әле, кемнәр тиде,

                   Яздырдылар нигә телеңнән?

                   Хәлләреңне беләсеңме үзең,    

 Канәгатьме шушы көнеңнән?

 

10 нчы слайд Г.Тукай портреты

                               

           

15 нче слайд  “Иң татлы тел-туган тел” (2 нче слайд кабатлана) 

(Музыка астында сәхнәгә шарлар күтәргән балалар чыгып тезелә)

                             Алтын җыйма, йортлар куйма,

                         Мираска дип балаңа.

                          Иң кадерле мирас итеп,

                          Туган телең бир аңа.

          Укытучы:        Онытмагыз, бу дөньяда

                         Иң зур бүләк бер генә -

                          Көмеш чыңлы, талгын моңлы

                          Газиз туган тел генә.

16 нчы слайд.  Җыр эчтәлеге буенча рәсемнәр: кояш, әниләр, аяз күк йөзе. 

(Хор белән “Һәрвакыт булсын кояш” җыры башкарыла.

).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел.

Внеклассное мероприятие по татарскому языку для учащихся начальных классов....

Хезмәтнең тире ачы булса да, җимеше татлы

Әдәби укудан ачык дәрес эшкәртмәсе...

«Иң татлы тел — туган тел»

Сыйныфтан тыш уку дәресе...

И минем туган авылым, и минем туган җирем!

Туган авыл темасына багышланган сыйныф сәгатенең план-конспекты....

Татлы чәчкәләр

Әниләр көненә конфетлы розалар ясау...

Мастер класс "Иң татлы тел-туган тел"

-Туган телебездә бәйләнешле сөйләм телен камилләштерү;- Сәнгатьле сөйләм телен үстерү;-Туган телне ярату, белү һәм туган телдә сөйләшү теләге тәрбияләү....