Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел.
методическая разработка (4 класс) по теме

Сибгатуллина Ильсеяр Илтузаровна

Внеклассное мероприятие по татарскому языку для учащихся начальных классов.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon hikmtle_d.doc43 КБ
Office presentation icon hikmtle_d_bizkle_d_tugan_tel..ppt777.5 КБ

Предварительный просмотр:

Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел.

4 нче сыйныфта  укучы татар балалары өчен интеллектуаль уен.

Максат: 1) Балаларга туган телебезнең бай, матур, гүзәл, тапкыр, могҗизалы, җор тел булуын төшендерү.

2) Укучыларның белемнәрен ныгыту, фикер тирәнлекләрен, күзәтүчәнлекләрен, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерү.

 3) Туган илгә мәхәббәт, белемгә омтылыш тәрбияләү.

Җиһазлау: “Синонимнар”, “Антонимнар” лотолары, уенның темасына язылган плакат: “Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел”, магнитофон, компьютер.

Сыйныф укучылары ике төркемгә бүленә: “Синонимнар”, “Антонимнар”, Хөкемдарлар билгеләнә. Тиз һәм дөрес җавап бирүче төркемгә очко өстәлә.

Укытучы: Хәерле көн, хөрмәтле укучылар, укытучылар, кунаклар. Бүгенге  ярышыбызны Нәкый ага Исәнбәтнең халыктан язып алган бер тәкъбире белән башлап китәсем килә:

     Тел дигән дәрья бар,

     Дәрья төбендә мәрҗән бар.

     Белгәннәр чумып алыр,

     Белмәгән карап калыр.

Әйдәгез әле, шул дәрьяның хәзинәләрен искә төшереп үтик. Бераз шаярып, уйнап алыйк, тапкырлыкта, зирәклектә ярышып карыйк. Кайсыгыз көчлерәк булыр икән? Кем җиңәр икән?

Беренче бирем.

Бер сүз белән аңлатма бирү.

Укытучы тактага бер мәгънәле сүзләрнең аңлатмаларын яза. Уенга катнашучылар, дәфтәр битләренә шул аңлатмаларга җавап бирүче сүзләрне язалар.

Хуплау яки котлау билгесе итеп кул чабу-алкыш.

Вакыт- вакыт фонтан формасында су һәм пар атып чыгара торган кайнар чишмә- гейзер.

Ун көнлек вакыт- декада.

Профессиональ аучы- егерь.

Икенче бирем.

Бирелгән сүзләрнең хәрефләреннән яңа сүзләр ясап язарга.

   “Синонимнар”                           “Антонимнар”

азат-таза                                             атна-тана

таш-                                                     арка-

агач-                                                     идән-

кач-                                                       кое-

ирек-                                                     кия-

чак-                                                       бара-

кич-                                                       төс-

Өченче бирем.

Мәкаль төгәл булсын.

Укытучы мәкальнең беренче өлешен әйтә. Катнашучылар чиратлашып беренче өлештәге сүзгә антоним булган сүз кергән икенче өлешне әйтергә тиешләр.

  1. Өең кысан булса да ( күңелең иркен булсын).
  2. Олы өйгә ни кирәк, (кече өйгә шул кирәк).
  3. Җәен актан киен, (кышын карадан киен).
  4. Яхшы тел-яз кебек, (яман тел-көз кебек).
  5. Туры  әйткән котылган, (ялганлаган тотылган).
  6. Сөйдергән дә-тел, (биздергән  дә-тел).
  7. Күп сүзнең ( азы яхшы).
  8. Ялгыз ял күрмәс, (күмәк ару белмәс).

Дүртенче бирем.

Кем тизрәк таба.

Укытучы фразеологик сүзтезмәләренең мәгънәләрен укый. Ике төркемнең вәкилләре, чиратлашып, шул мәгънәгә туры килгән фразеологик сүтезмә әйтә.

  1. Сизгер булмау, сак булмау. (Авыз ачып йөрү).
  2. Үпкәләү, ачулану, хәтере калу. (Авыз турсайту).
  3. Йортка яки эшкә уңышсызлык китергән кешегә әйтелә. (Авыр аяклы).
  4. Кайгы, борчу яки аңлашылмаучылык, канәгатьсезлек аркасында туган сүзсезлек. (Авыр тынлык).
  5. Вакытлы юләрлек бетеп, тыйнаклану, акыллылану. (Акылга утыру).
  6. Әхлак нормаларына сыймаган гадәтләр, ярамаган, тыелга эшләр.(Бозык юл).
  7. Күңелгә ятышсыз сүз сөйләүчегә яки теләк теләүчегә карата әйтелә. (Авызыннан җил алсын).
  8. Берәр сәбәп аркасында авырый башлау, сәламәтлеген җую.(Авыруга сабышу).

Бишенче бирем.

Тел, теш сүзләре белән нинди фразеологик сүзтезмәләр беләсез? (Телне аркылы тешләрдәй булу, тел тидерү, тел юкарту, телне йоту, тел бармый, тел очында гына тора, тел бистәсе, һ. б.; теш кайрау, теше үтми, теше тырнагы белән, тешне кысу, һ.б.)

Ял вакыты. Татар халык биюе.

Алтынчы бирем.

“А” хәрефенә башланган сүзләр белән генә хикәя язарга. Кемнең хикәясе озын, эчтәлекле, әдәпле, матур-шул төркем бу биремдә җиңүче була.Төркемнәр хикәяләрен компьютерда  төзегән арада кунакларга шаяруга корылган сораулар, табышмаклар әйтелә.

  1. Көн һәм төн нәрсә белән бетә? (“Н” хәрефе белән).
  2. Иң кыска ай кайсысы? (Май).
  3. Дәрес ахыры нәрсә белән бетә? (“С” хәрефе белән).
  4. Нинди сүздә алты “н” бар? (Алтын).
  5. Утыз “я” хәрефеннән торган кеше исеме ничек була? (Зоя).
  6. Беренче иҗеге-җирнең иярчене; икенче иҗеге-җәзалау урыны; кушып укыганда-кеше исеме.(Айдар).
  7. Бер иҗегем-төс минем,

Икенчесе-сыеклык.

Өченчесе болай ди:

-Безнең авыл бик бай,-ди.(Аксубай).

  1. Азиядәге бер тауның исемен алам: беренче иҗеге-әйбернең төсен белдерә, икенче иҗеге-йорт хайванының исеме. (Алтай).

9. Түтәлдә нинди ике нота үсә? (Фасоль).

10.  Бер иҗегем башта,

               Икенчесе-кышта,

             Кушып укысаң икесен,

             Эт кушаматын әйтерсең. (Кашкар).

Җиденче бирем.

Уен алдыннан зур карточкаларга түбәндәге сүзләр языла, ә кечкенә карточкаларга шул сүзләрнең антонимнары (синонимнары) языла.”Синонимнар” төркеменә “Антонимнар” лотосы, ә “Антонимнар”га “Синонимнар” лотосы бирелә.Укучалар тиз арада парларын табарга тиешләр.

“Антонимнар” лотосы.

Зур карточкаларга язу өчен сүзләр:җыйнак, җиңел, үлем, өс, өзү, әкрен, якты, яшьлек, югалту, шатлык, шапшак, кыйммәт.

Кечкенә карточкаларга язу өчен сүзләр:таркау, авыр, яшәү, ас, ялгау, тиз, караңгы, картлык, табу, кайгы, чиста, арзан.

“Синонимнар” лотосы.

Зур карточкаларга язу өчен сүзләр:ялган, ярлы, афәт, чарасыз, батыр, курку,башлау, көтмәгәндә, ирекле, ябышу, арзан, байтак.

Кечкенә карточкаларга язу өчен сүзләр:уйдырма, фәкыйрь, һәлакәт, котылгысыз, баһадир, өркү, тотыну, кинәт, азат, тотыну,очсыз, шактый.

Уен тәмамланыр алдыннан җиңүче төркем билгеләнә.

Укытучының йомгаклау сүзе:

Уеныбызны Ф.Яруллинның “Сүзләр”дигән шигырен һәм Г.Тукайның “Туган тел”ен тыңлап тәмамлыйбыз.

Сүзләр.

Башым тубал. Ә тубалда сүзләр.

Сүзләрнең бар төрле-төрлесе.

Командирдай алдан йөрүчесе.

Кеше күңеле кебек серлесе.

Йөри- йөри тузып беткәне бар,

Бар шулай ук яңа туганы.

Мөстәкыйле, ярдәм итүчесе,

Койрык белән мөгез сыманы.

Бар шундые-ялгыз гына чакта

Санга каралмаучы сансызы,

Яки

Телсез кыңгыраудай җансызы;

Тиңгә тиңен, ишкә ишен эзләп,

Сүзләр тезәм кәгазь өстенә.

Теләсә ничек, ләкин эш италмыйм,

Хөкемдарлык минем кечкенә,

Һәрберсенә үзенеке кирәк,

Үзенең пары, үзенең сыңары;

Халык белән хаклык сүзе кебек

Аерылмыйча яши торганы,

Ике кулдай бер пар булганы.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел Интеллектуаль уен, 4 класс Сибгатуллина И.И. учитель начальных классов МОУ «СОШ ст.Миннибаево» Альметьевский район, республика Татарстан

Слайд 2

“ Синонимнар” “ Антонимнар”

Слайд 3

Тел дигән дәрья бар, Дәрья төбендә мәрҗән бар. Белгәннәр чумып алыр, Белмәгән карап калыр. Нәкый ага Исәнбәт

Слайд 4

- Хуплау яки котлау билгесе итеп кул чабу алкыш - Вакыт- вакыт фонтан формасында су һәм пар атып чыгара торган кайнар чишмә - Ун көнлек вакыт декада гейзер - Профессиональ аучы егерь

Слайд 5

Икенче бирем. Бирелгән сүзләрнең хәрефләреннән яңа сүзләр ясап язарга. “ Синонимнар” азат-таза таш- агач- кич- ирек- чак- кач- “ Антонимнар” атна-тана арка- төс- кое- кия- бара- идән-

Слайд 6

Өченче бирем. Мәкаль төгәл булсын. - Өең кысан булса да күңелең иркен булсын - Олы өйгә ни кирәк, кече өйгә шул кирәк - Җәен актан киен, кышын карадан киен - Яхшы тел-яз кебек, яман тел-көз кебек

Слайд 7

- Туры әйткән котылган, ялганлаган тотылган - Сөйдергән дә-тел, биздергән дә-тел - Күп сүзнең азы яхшы - Ялгыз ял күрмәс, күмәк ару белмәс

Слайд 8

Дүртенче бирем. Кем тизрәк таба. - Сизгер булмау, сак булмау. Авыз ачып йөрү - Үпкәләү, ачулану, хәтере калу. Авыз турсайту -Йортка яки эшкә уңышсызлык китергән кешегә әйтелә. Авыр аяклы - Кайгы, борчу яки аңлашылмаучылык, канәгать-сезлек аркасында туган сүзсезлек. Авыр тынлык

Слайд 9

- Вакытлы юләрлек бетеп, тыйнаклану, акыллылану. Акылга утыру - Әхлак нормаларына сыймаган гадәтләр, ярама-ган, тыелга эшләр. Бозык юл - Күңелгә ятышсыз сүз сөйләүчегә яки теләк теләүчегә карата әйтелә. Авызыннан җил алсын - Берәр сәбәп аркасында авырый башлау, сәламәт-леген җую. Авыруга сабышу

Слайд 10

Табышмаклар Көн һәм төн нәрсә белән бетә? “ Н” хәрефе белән Иң кыска ай кайсысы? Май Дәрес ахыры нәрсә белән бетә? “ С” хәрефе белән Нинди сүздә алты “н” бар? Алтын

Слайд 11

Утыз “я” хәрефеннән торган кеше исеме ничек була? Зоя Беренче иҗеге-җирнең иярчене; икенче иҗеге-җәзалау урыны; кушып укыганда-кеше исеме. Айдар Бер иҗегем-төс минем, Икенчесе-сыеклык. Өченчесе болай ди: -Безнең авыл бик бай,-ди. Аксубай

Слайд 12

Азиядәге бер тауның исемен алам: беренче иҗеге-әйбернең төсен белдерә, икенче иҗеге-йорт хайванының исеме. Алтай Түтәлдә нинди ике нота үсә? Фасоль Бер иҗегем башта, Икенчесе-кышта, Кушып укысаң икесен, Эт кушаматын әйтерсең. Кашкар

Слайд 13

Сүзләр Фанис Яруллин Башым тубал. Ә тубалда сүзләр. Сүзләрнең бар төрле-төрлесе. Командирдай алдан йөрүчесе. Кеше күңеле кебек серлесе. Йөри- йөри тузып беткәне бар, Бар шулай ук яңа туганы. Мөстәкыйле, ярдәм итүчесе, Койрык белән мөгез сыманы. Бар шундые-ялгыз гына чакта Санга каралмаучы сансызы, Яки Телсез кыңгыраудай җансызы; Тиңгә тиңен, ишкә ишен эзләп, Сүзләр тезәм кәгазь өстенә. Теләсә ничек, ләкин эш италмыйм, Хөкемдарлык минем кечкенә, Һәрберсенә үзенеке кирәк, Үзенең пары, үзенең сыңары; Халык белән хаклык сүзе кебек Аерылмыйча яши торганы, Ике кулдай бер пар булганы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган илебез символлары

Башлангыч классларда парламент дәрес....

21 февраль - Халыкара туган тел көне

Башлангыч  сыйныфларда  үткәрелгән  " Тел - рухи  дөнья  көзгесе" кичәсенең презентациясе...

АЛТЫНГА ТИҢ ҮЗЛӘРЕ, ХИКМӘТЛЕДЕР СҮЗЛӘРЕ

Дөньяда иң кадерле булган әти — әниләр турында без күп сөйлибез, ә әбиләр турында еш уйланмыйбыз. Ә әбисе булган кешенең нинди бәхетле икәнен һәр бала белә.        Г...

БӨТЕН ХИКМӘТ ТӘРБИЯДӘДЕР ТӘРБИЯ ӨЛКӘСЕНДӘ РИЗАЭДДИН ФӘХРЕДДИН ХЕЗМӘТЛӘРЕ

Данный материал будет полезным для учителей начальных классов при проведении родительских собраний. За основу взяты труды проветителя Ризаэддина Фахретдина....

Новогодний праздник "Хикмәтле урман"

Сценарий новогоднего праздника на 2018 год....

И минем туган авылым, и минем туган җирем!

Туган авыл темасына багышланган сыйныф сәгатенең план-конспекты....