Туган ил кайдан башлана? Туган як табигатен уйлап ясау.
план-конспект урока по изобразительному искусству (изо, 3 класс) на тему

Закирова Гульшат Нигматулловна

Туган як табигатен рәсемгә төшерү

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Рисуем родную природу14.31 КБ

Предварительный просмотр:

Тема. Туган ил кайдан башлана?

            Туган як табигатен уйлап ясау.

Максат:

ТБУУГ: -И.И.Шишкин белән таныштыру;

               -пейзаж сәнгате турында белемнәрен ныгыту;

               -рәсем ясау күнекмәләрен үстерү;

              -рәсем сәнгате, музыка, шигърият аша баланың рухи дөньясын баету;

              -шәһәребез белән горурлану хисе тәрбияләү.

Материал: төсле карандашлар, тәлинкәләр, нождак кәгазьләре, “Момент” клее.

Җиһазлау:  И.И. Шишкин картиналары, сәнгать  мәктәбенә йөрүче укучыларның эшләре , музыка.

Дәрес барышы.

   1.Оештыру моменты.

Туган җиребезгә яз килде. Күктә язгы кояш елмая. Ә мин сезгә елмаям, сез бер-берегезгә карап елмаегыз. Тирә итеп сулыш алыгыз. Кичәге үпкәләрне, ачулануларны, тынычсыз-лыкны күңелегездән чыгарыгыз, алар турында онытыгыз.Үзегезнең күңелегезне яшел үлән матурлыгы, кояш нурларының җылысы, чишмә суларының чисталыгы белән бае-тыгыз. Мин сезгә яхшы кәеф телим. Бер-берегезне саклагыз, туган җиребезне кадерләгез, яратыгыз.

    2.Дәреснең темасы, максаты белән таныштыру.

    Туган як, туган җир, туган ил төшенчәләре һәркем өчен дә газиз һәм кадерле. Бүгенге дәресебезнең темасы “Туган ил кайдан башлана?”                                                                                                   Туган ил кайдан башлана соң?  Әйдәгез әле, уку дәресендә өйрәнгәннәрне искә төшерик. (Ул без яши торган шәһәрдән, без торган авылдан, без укыган мәктәптән башлана. Ул нәкъ менә син аяк баскан җирдән башлана.)

         -Без аяк баскан җир, без яшәгән шәһәр ул - ... (Алабуга.)

     3. Яңа тема.    

    -Сез Алабуга турында нәрсәләр беләсез? (Алабуга – музейлар шәһәре.Ул 1000 еллык тарихы булган шәһәр.)

    -1000елык тарихы, гүзәл табигате белән ул күпләрне үзенә җәлеп итә.Без дә туган шәһәребез белән танышу, аның тарихын өйрәнү өчен музейларга экскурсияләр оештырабыз.

     -Ә нинди музейларда булдык соң без? (Шәһәр тарихы музеенда, Н. А. Дурова музеенда, сәнгать салонында.)

     -1975нче елда Алабугада Шишкиннар яшәгән өйдә дөньяда бердәнбер И. И. Шишкин музее булдырылды. 1991нче елда И. И. Шишкинга һәйкәл куелды. Быел аның тууына 180 ел.

И. И. Шишкин пейзаж  сәнгате осталарының иң күренеклеләреннән, милли пейажга нигез салучыларның берсе.

      -Нәрсә соң ул пейзаж? Ул француз  сүзе. Сезнең өстәлләрдә пейзаж  сүзенең аңлатмасы бирелгән. (Укыйлар.)

      -Димәк, пейзаж – табигатьне сурәтләү.

     Кышкы, язгы, җәйге, көзге, иртәнге яки кичке пейзаж, диңгез, тау пейзажы була. Ә бүген без туган як табигатен ясарбыз. Аны табигатькә чыгып, натурадан да ясап була. Үзең уйлап ясарга да була. (И. И. Шишкин картиналары, сәнгать мәктәбе укучыларының эшләре күрсәтелә.)

       -Бүген без аны үзебез уйлап ясарбыз.

       -Иң элек горизонт сызыгын сызабыз. Нәрсә ул горизонт сызыгы?(Дөнья белән танышу дәресендә өйрәнгән билгеләмә искә төшерелә.Горизонтның җир белән күк тоташкан кебек тоелган чиген гоизонт сызыгы дип йөртәләр.)

        Табигатьне яраткан балалар агачларның төсен, формасын дөрес итеп тасвирлыйлар. Агач кәүсәсе аска таба киңәя, өскә таба тарая бара. Башта юан ботаклар тармаклана, аннары алар тагын да нечкәрәк ботакларга аерыла. Куаклар, чыршы рәсемнәре дә ясарга була.

          Һаваның өсте ачыграк, аска таба яктырак зәңгәр белән буяла, ә җир,киресенчә, асты ачыграк, ә өскә таба яктырак яшел белән буяла.

         -Эшкә керешәбез. (Әкрен генә музыка уйный.)

        4. Балаларның мөстәкыйль эшләре.

        5. Йомгаклау.

        Яшь шишкинчылар безнең арабызда да бар. Каршыда сезнең иҗади эшләрегез.(Күргәзмә оештыру һәм эшләрне карау.) Бүген без туган ягыбыз табигатенең матурлыгын күрсәттек.

         Безнең горурлыгыбыз булып “Чулман” иҗади берләшмәсе тора. Г. Әхтәмова, С.Гыйльметдинова, Т. Кәримова һ.б. иҗат иткән әсәрләрдә туган як табигатенең матурлыгы, туган ягыбыз белән горурлану һәм аңа дан җырлау чагыла. Алар безне яхшылыкка өнди.

Дәресебезне Саимә апа Гыйльметдинованың “Таныш бул – минем Алабугам” шигырен тыңлап йомгаклыйбыз. (Бер укучы яттан сөйли.)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Флексагон ясау.Түгәрәк эше.

Түгәрәк эше.Тема: Флексагон ясау.Максат:•      Флексагон турында мәгълүмат бирү.•      Шәхси:математиканың  әйләнә -тирә  белән бәйләнешен а...

Кәгазьне бөкләү юлы белән кош ясау

1 сыйныфта технология дәресе эшкәртмәсе...

Камырдан тычкан ясау

хезмәт тәрбиясе бирү...

Җепләр белән рәсем ясау.

Технология дәресенә дәрес эшкәртмәсе...

Оригами юлы белән эт ясау.

Бөкләп юлы белән эт ясау....

Презентация для урока татарского языка (2 класс) на тему "Кайдан? соравын кабатлау.

Кайдан? соравын кабатлау.Кайдан? соравына җавап бирә белү күнекмәләрен   камилләштерү.Тема буенча өйрәнелгән лексиканы,грамматик конструкцияләрне   сөйләмдә дөрес куллана белү күне...

И минем туган авылым, и минем туган җирем!

Туган авыл темасына багышланган сыйныф сәгатенең план-конспекты....