Камырдан тычкан ясау
план-конспект урока по технологии (2 класс) по теме

Нигаматуллина Раиля Махмудовна

хезмәт тәрбиясе бирү

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_dres.docx19.16 КБ

Предварительный просмотр:

   

    Тема: Тозлы камыр белән эш

     Максат: Тозлы камыр кулланып  эшләү алымнары белән таныштыру; укучыларның логик фикерләүләрен, чагыштырып карау күнекмәләрен үстерү; мөстәкыйль һәм иҗади эшләү  күнекмәләре булдыру; тырышлык, пөхтәлек тәрбияләү .

     Җиһазлау: тозлы камыр, әвәләү өчен такта, өстәлгә җәяргә тукыма, дөге ярмасы, кайчы, су савыты, теш щеткасы, үрнәк уенчык, кисточка, краска.

Дәрес барышы

    I.Оештыру өлеше

-балаларны барлау;

-дәрескә хәзерлекләрен тикшерү;

-эш урынын әзерләү;

 -яңа дәрес темасын хәбәр итү; 1 слайд

-техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерү; 2 слайд

    II.Төп өлеш

     1.Бүген без сезнең белән дәрестә тозлы камырдан әйберләр ясаячакбыз.Тозлы камырны без өйдә ясап килдек.

-Ничек ясаганын кем сөйләп бирә алыр икән?(Ясау тәртибен аңлату)

3 слайд, 4 слайд

Ә нәрсә икәнен менә бу табышмакка җавап биргәч белә алачаксыз.

       Койрыгы озын, үзе кыска, мәчедән курка.

5 слайд

-Әйе, тычкан ясаячакбыз.

-Сезнең тычканның шуклыклары турында нинди әкиятләр, нинди мультфильнар караганыгыз бар?

(“ Шалкан” әкияте, “Приключения Кота Леопольда“, “Терем-теремок “, “Том и Джерри “ мультфильмнары.)

    2. Үрнәк эшне күрсәтү һәм анализлау:

-нинди өлешләрдән тора?

-ничә өлеш камыр кирәк булыр һәм нинди зурлыкларда?

-колаклар ничә?

-койрык нинди формада?

-тешләр өчен нәрсә кулланылган?

   

3. Эш тәртибе белән танышу:

-эш тәртибе нинди булыр? Башта нәрсә ясаячакбыз, аннан соң?

6 слайд

    4.Физкультминутка    7 слайд

Тычканнар күренделәр, (басалар)

Кояшка үрелделәр. (кулларын күтәрәләр)

Аларга җылы кирәк

Кояш астында рәхәт. (өскә сузылалар)

Менә көчле җил исте,

Чәчәкләрне селкетте. (чайкалалар)

Уңга да бөгелделәр, (уңга бөгелделәр)

Сулга да бөгелделәр. (сулга бөгелделәр)

Җил син моннан тизрәк кит,(кул болгыйлар)

Чәчәкләргә тими үт.

Алар зур булып үссен, (сузылалар)

Безгә шатлык китерсен. (утыралар)

    5.Практик эш

-камырны ике өлешкә: 1 зур һәм 1 кечкенә өлешкә бүләбез. Кечкенә өлешен куеп торабыз, без аннан колаклар һәм койрык әвәләрбез. Ә зур өлешеннән гәүдә һәм баш әвәләрбез. 8 слайд

-аяклар әвәлибез.Тычканны утыртып эчен ясыйбыз. Әйдәгез, бу таза, тук, матур тычкан булсын. Тычканның кендеге дә бар (кендек турында аңлатма, кешедә дә була), билгеләп куйыйк әле. 9 слайд

-ә хәзер авызын ясыйбыз. 10 слайд

-кайчы белән бармаклар ясыйбыз.11 слайд

-тешләрен дөгедән ясыйбыз.12 слайд

-күзләр ясау өчен пастасыз ручка алабыз һәм  билгеләп куябыз. 13 слайд

-өзеп алып куелган кисәкне алабыз, койрыкка аерып куябыз. Ә калганын икегә бәләбез һәм түгәрәкләр тәгәрәтәбез. Түгәрәкләрне җәябез һәм бер башын чеметәбез. Хәзер колакларны беркетәбез, әзрәк су да тиереп алабыз, кайчы ярдәмендә беркетәбез. 14 слайд

-тычкан инде колаклы, ә хәзер койрык ясыйбыз. Койрыкны тычканга беркетәбез, сынып төшмәсен өчен су тиерәбез. 15 слайд

-тычкан кечкенә генә булса да аның мыеклары да  була. Әйдәгез, без дә мыек ясыйбыз. 16 слайд

-менә тычканыбыз әзер дә булды. Тычканны киптерергә һәм буярга кирәк инде.

17 слайд

    6.Әзер эшләргә анализ.

    7. Эш урынын җыештыру.

    III.Йомгаклау өлеше.

    1.Дәрескә нәтиҗә ясау

- Без куелган максатка ирештекме?

-Уенчыгыгыз килеп чыккан дип уйлыйсызмы?

-Бу уенчыкны нишләтергә була?

 -Дәрес сезгә ошадымы?

2.Билгеләр кую.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Флексагон ясау.Түгәрәк эше.

Түгәрәк эше.Тема: Флексагон ясау.Максат:•      Флексагон турында мәгълүмат бирү.•      Шәхси:математиканың  әйләнә -тирә  белән бәйләнешен а...

Кәгазьне бөкләү юлы белән кош ясау

1 сыйныфта технология дәресе эшкәртмәсе...

Җепләр белән рәсем ясау.

Технология дәресенә дәрес эшкәртмәсе...

Оригами юлы белән эт ясау.

Бөкләп юлы белән эт ясау....

Фил баласы этаплап ясау

Этаплап, фил баласы ясарга өйрәнү. Этаплап эшләгән эшнең нәтиҗәсе дә була. Балаларыгыз һичшиксез фил баласын ясый алачак....

Әкият геройларын этаплап ясау

Өлешләп рәсем ясаганда , бала үзенең уңышларын күрә бара, эшенең нәтиҗәсе аңа яңа көч, яңа дәрт өсти....

Фил баласын этаплап ясау

Балалар өчен, рәсемне, этаплап ясау уңайлырак...