Фил баласын этаплап ясау
план-конспект урока по изобразительному искусству (изо) по теме

Гарипова Лейсан Котдусовна

Балалар өчен, рәсемне, этаплап ясау уңайлырак

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл resem_derese.docx43.97 КБ

Предварительный просмотр:

Мастер-класс. Кереш өлеше.

Ни өчен балалар рәсем ясыйлар?

Сәнгать эшчәнлеге, кече яшьтәге мәктәп балалары өчен, эшчәнлекнең иң кызыклы бер төре булып тора. Рәсем аша бала үзенең әйләнә-тирәгә карашын һәм мөнәсәбәтен әйтеп бирә ала.

Шулай ук сәнгать эшчәнлеге балаларның эстетик, акыл  һәм әхлаки яктан үсешенә уңай йогынты ясый, хезмәткә карата уңай караш тәрбияли. Рәсем ясауның хисләр, фикерләү сәләте үсешенә йогынтысы хакында күп педагоглар: Фребель, Каменский һ б. язганнар. Сәнгать эшчәнлеге бугенге көндә дә үзенең тәрбияви мәгънәсен югалтмаска тиеш. Ул эстетик тәрбиянең иң кирәкле бер өлеше булып тора. Борынгы Греция рәссамнары рәсем ясауны, гомүмән, хезмәттә генә түгел, белем бирү һәм тәрбияви яктан да мөһим дип уйлаганнар.

Сәнгать эшчәнлеге барышында сәнгатьне эстетик һәм эмоциональ яктан кабул итү өчен уңай шартлар тудырыла. Бу үз чиратында яшәешькә карата эстетик карашларын формалаштыруга ярдәм итә.Бар бала да рәсем ясарга ярата. Чөнки бала өчен рәсем ясау шатлыклы һәм илһам китерә торган эш. Үз эшенең нәтиҗәсен күреп бала сокланырга , илһамланырга тиеш. Нәрсәнедер рәсемгә төшергәндә, аның бу эше килеп чыкмаса, бала канәгатьсез кала, аның рәсем ясыйсы килми., моңа баланы берничек тә мәҗбүр итеп булмый.. Ә сәнгать эшчәнлеген оештырганда  гадәти булмаган ысулларны куллану балаларны шаккаттыра. Шуның белән аларның рәсем ясауга карата кызыксынулары арта. Рәсемнәрне этаплап ясаганда, бала барыбер нинди дә булса бер уңышка ирешә. Һәр өлешен аерым –аерым  ясаганда ул үзенең эшенең нәтиҗәсен күреп бара... Бу исә аңа яңа дәрт , яңа омтылыш уята. Мондый оригиналь рәсем ясау, аларның характерларын, күңел күтәренкелеген тоярга ярдәм  итә. Бер акыл иясе: «Бала ул тутыру өчен савыт кына түгел, ә кабызып җибәрү өчен ут та» – дигән. Гадәти булмаган алымнар куллану балаларның логик фикерләвен, фантазиясен, күзәтүчәнлеген, игътибарын һәм үз-үзенә ышанычын арттыра.

Рәсем аша бала үзенең күңел күтәренкелеген күрсәтә ала һәм системалы рәвештә эшләгән очракта, ул безне үзенең матур эшләре белән шатландыра. Балалар өчен бармак, тампон, бөтен уч белән рәсем ясау алымнары кулланылса, алга таба шәм, балавызлы карандаш,  нокталы рәсем ясау, монотипия, каты пумала, акбур, җеп, юеш һәм бөгәрләнгән кәгазь һ б. белән эшләү алымнары өстәлә. Буяуга бөтен учлары белән кереп, альбом битенә эз төшереп, һәм өстәвенә ул эзнең «Кыш» исемле ак әкияткә охшавына  балалар бер дә ким шатланмыйлар. Үз куллары белән төрле шаккаттыргыч әйберләр ясаучы тылсымчы-рәссамнар түгелмени алар? Әлбәттә, алар булдыралар, тылсымчылар! Бу балаларның фантазияларын арттырып җибәрә, күңел күтәренкелеге арта.

Гадәти булмаган рәсем ясау алымнарын шөгыльләрдә генә тугел, буш вакытларда да кулланырга була. Бу алымнарны куллану балаларның сәнгать эшчәнлегенә карата кызыксынуларын арттыра.

     Бүгенге шөгылебездә без сезнең белән, этаплап рәсем ясау ысулы белән танышырбыз. Моңарчы гел рәсемгә осталыгы булмаган кешеләрдә, чын мәгънәсендә рәссамга әйләнәләр. Рәсем ясау сәләте бар кешегә дә бирелмәгән, шул исәптән минем үземә дә. Ә бу юл белән рәсем ясаганда мин үз эшемнең нәтиҗәсен күреп сөенәм. Ә нигә бала кешесе сөенмәскә тиеш.

Шулай итеп эшкә керешәбез.

                   

ТЕМА. Этаплап фил баласы ясау

Максат:

  1. Укучыларга рәсемне этаплап ясауның төп төшенчәләрне җиткерү һәм ясау ысулларын өйрәтү
  2. Репродукцияләрнең размерларын альбом битендә дөрес итеп табу формуласын өйрәнү.
  3. Игътибарлылык һәм эзлеклелек тәрбияләү.

Укытучы өчен җиһаз:

Компьютер, слайдлар, А-3 форматта кәгазь, карандаш

Укучылар өчен җиһаз:

            Карандаш, , альбом бите

Дәрес планы:

  1. Оештыру
  2. Дәреснең максатын аңлату
  3. Яңа теманы аңлату
  4.  Практик эш

                                                       Дәрес барышы

1. Оештыру

Балаларның дәрескә әзерлекләрен күзәтү

2. Актуальләштерү (сорауларга җавап) Балалар мин сезгә бер табышмак әйтәм, аның җавабын тапсагыз . бүгенге шөгылебезнең темасын белерсез.

1 слайд:

Дөнья ярып кычкырта,

Чыктымы әллә көчле җил?

Юк ла, бу бит безнең,

Зур хортумлы нәни ....

Димәк, без бүген сезнең белән нәрсә рәсеме ясарга өйрәнәчәкбез икән?

-Бүген дәреснең темасы  “Этаплап фил баласы ясау

- Балалар, сезнең фил күргәнегез бармы? Аның турында ниләр беләсез? Ул нинди хайван? Кайда яши?

 Ә сез, фил баласы ясый беләсезме? Кайгырмагыз! Без аны хәзер сезнең белән бергәләп ясарбыз. Әйдәгез кулларга карандашларны алабыз. Исегездә тотыгыз, карандашларны җиңелчә генә тотабыз. Беленер-беленмәс кенә итеп ясыйбыз, чөнки безнең кайбер сызыклар ярдәмче сызыклар гына булачак. Без аларны эш ахырында җуеп бетерәчәкбез. Шулай итеп, фил баласы ясарга керешәбез.

   

 3 слайд :    

1енче этап

Иң башта ике түгәрәк ясыйбыз. Берсе зуррак- ул безнең гәүдә өлеше булачак, ә икенчесен аз гына беренчесенә кертеп, кечерәк итеп ясыйбыз, ул безнең булачак- баш өлеше.

4слайд

2 енче этап

Алга таба без филнең аякларын һәм борынын (хортум) ясарбыз.Аяклар ирекле формада, ә борыны озынрак булсын.

5слайд:

3 енче этап

Ә хәзер фил баласына колаклар кирәк. Баш өлешенә менә шулай итеп, колаклар ясап куябыз.

6 слайд

4 енче этап

Иң соңыннан – күзләр ,мөгезләрен һәм койрыгын ясыйбыз

7слайд

5 енче этап:

Хәзер инде, безгә кирәк булмаган, ярдәмче сызыкларны бетерәбез. Фил баласын ачык төс белән бер кат йөреп чыгабыз, матур итеп буяп та куябыз.

Хәзер филебезне матур , тигез итеп буяп куясы гына калды.

Ура! Без фил баласын ясадык

Укучыларның рәсемнәрен анализлау.

6.Өй эше

Икенче дәрестә без сезнең белән традицион булмаган ысул белән рәсем ясарга өйрәнербез. Ул уч төпләре белән рәсем ясау дип атала. Моның өчен безгә краска. кисточка

7. Дәресне йомгаклау

               

                Актаныш муниципаль районы

                   Шәрип башлангыч мәктәбе

ТЕМА:

Этаплап, фил баласы ясау.

(Рәсем буенча, дәрестән соң шөгыль планы)

                                          Укытучы; Гарипова Ләйсән Котдус кызы

                                                                      2013 ел.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Флексагон ясау.Түгәрәк эше.

Түгәрәк эше.Тема: Флексагон ясау.Максат:•      Флексагон турында мәгълүмат бирү.•      Шәхси:математиканың  әйләнә -тирә  белән бәйләнешен а...

Кәгазьне бөкләү юлы белән кош ясау

1 сыйныфта технология дәресе эшкәртмәсе...

Камырдан тычкан ясау

хезмәт тәрбиясе бирү...

Фил баласы этаплап ясау

Этаплап, фил баласы ясарга өйрәнү. Этаплап эшләгән эшнең нәтиҗәсе дә була. Балаларыгыз һичшиксез фил баласын ясый алачак....

Әкият геройларын этаплап ясау

Өлешләп рәсем ясаганда , бала үзенең уңышларын күрә бара, эшенең нәтиҗәсе аңа яңа көч, яңа дәрт өсти....

Кече яшьтәге мәктәп баласының сәламәтлеген һәм иминлеген ныгытуда “кагыйдәләр җыелмасы”.

Кече яшьтәге мәктәп баласының сәламәтлеген һәм иминлеген ныгытуда “кагыйдәләр җыелмасы”....

Бөҗәкләр. Күбәләк рәсемен этаплап ясау.

2нче сыйныфларга ИЗОдан презентация. Натурадан  рәсем “Әйләнә-тирәбезнең матурлыгы. Бөҗәкләр”  темасын өйрәнгәндә куллану өчен материал....