Кече яшьтәге мәктәп баласының сәламәтлеген һәм иминлеген ныгытуда “кагыйдәләр җыелмасы”.
материал по зож

Гумарова Гульгена Загитовна

Кече яшьтәге мәктәп баласының сәламәтлеген һәм иминлеген ныгытуда “кагыйдәләр җыелмасы”.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon min_bolarny_belm_hm_utim.kagyydlr_zhyelmasy.doc30.5 КБ

Предварительный просмотр:

  Кече яшьтәге мәктәп баласының сәламәтлеген һәм иминле-ген ныгытуда “кагыйдәләр җыелмасы”.

“Мин боларны беләм һәм үтим”.

                                Гәүдә тотышы:

 1.Нинди сынның матур һәм дөрес,ниндиенең дөрес түгел  һәм ямьсез икәнен

 беләм.

2.Яссы мендәрдә һәм каты матраста йоклыйм.

3.Дәреслекләрне сумкага салып,аркама асып йөрим.

4.Һәрвакыт туры утырам.

5.Һәр көнне арка,корсак,аяк мускулларына күнегүләр ясыйм.

Йөрәк эшчәнлеге:

1.Йөрәгемне физик күнегүләр белән ныгытам.

2.Велосипедта йөрим,тимераякта ,чана-чаңгыда шуам,йөге-рәм.

3.Начар гадәтләргә өйрәнмим,алар йөрәкне начарайта гына.

Тою органнары:  Күрү.

1.Яткан килеш укымыйм.

2.Китап яки дәфтәр өстенә иелмим.

3.Саклагыч күзлектән башка якты кояшка,янып торган лам-почкага,электр белән эретеп ябыштыргыч ялкынына карамыйм.

Ишетү:

1.Колакларымны махсус мамыктан төрелгән шарчык белән чистартам.

2.Музыканы бөтен тавышка ачмыйм.Чөнки кискен,каты авазлар ишетү сәләтен киметә.

3.Салкын һәм җилсез көнне баш киемсез йөрмим.

4.Колагым авыртса,табибка барам.

Тешләрне карау:

1.Тешләремне көнгә ике мәртәбә:иртән һәм кичен чистартам.

2.Татлы ризыкларны күп ашамыйм.

3.Тешем белән җеп өзмим,чикләвек ватмыйм.

4.Теш табибына күренеп торам.

Шәхси гигиена:

1.Атна саен мунчада юынам.

2.Ашарга утырыр алдыннан,урамда уйнап кергәч,бәдрәфтән чыккач,кулларымны сабынлап юам.

3.Һәр көнне йоклар алдыннан аякларымны юам.

4.Тешләр чистарту өчен аерым щётка тотам.

5.Һәр атна эчке киемнәремне алыштырам.

Чыныгу:

1.Чыныккан кеше буласым килә.

2.Юеш сөлге белән сөртенәм.

3.Салкын су белән коенам.

4.Һәр көнне чыныгам.

5.Кызынганда баш киеме белән кызынам.

Нерв системасы:

1.Акыл хезмәтен физик хезмәт белән чиратлаштырам.

2.Саф һавада йөргәндә күбрәк хәрәкәтләнәм.

3.Ким дигәндә 9 сәгать йоклыйм.

4.Начар гадәтләргә өйрәнмим-тәмәке һәм алкоголь нерв системасын җимерә.

5.Физик күнегүләр һәм спорт белән шөгыльләнәм.

Сулыш алу:

1.Һәр күнегү алдыннан киң итеп сулыш алам.

2.Барлык хәрәкәтләрне иркенләп,ашыкмыйча һәм салмак ясыйм.

3.Күнегүләрне 5-6 кат кабатлыйм.

Туклану:

1.Бер үк вакытта ашарга тырышам.

2.Көнгә 4 тапкыр бер үк вакытта ашыйм.

3.Коры-сары ашамыйм.

4.Ашыкмыйча гына ашыйм,ризыкны яхшылап чәйним.

5.Ашаганда китап укымыйм,телевизор карамыйм,сөйләшмим.

6.Аш ашыйм.

7.Ашаганда бүленмим.

Акыл һәм характер:

1.Иртән билгеле бер вакытта торам.

2.Иртәнге зарядка ясыйм.

3.Телевизорны күп карамыйм.Көнгә 1 сәгать 20 минут кына.

4.Эшне ял белән чиратлаштырам.

5.Җилләтелгән бинада йоклыйм.

6.Көндәлек режимны төгәл саклыйм.

7.Дәрес әзерләргә үзем утырам.

Спорт һәм аяк киеме:

1.Һава торышына карап киенәм.

2.Үземнең өс һәм аяк киемнәрен үзем карап тотам.

Үзконтроль:

1.Пульсны ничек табарга икәнен беләм.

2.Аны саный беләм.

3.Үземнең буемны,авырлыгымны беләм.

Беренче ярдәм:

1.Бәрелгәндә нишләргә икәнен беләм.

2.Тырналган урынга зеленка сөртәм.

3.Борыннан кан акканда каш арасына салкын компресс куям.

4.Җитди җәрәхәт булганда 03 кә шалтыратам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кече яшьтәге мәктәп балаларын милли – мәдәни чараларга тарту.

Кече яшьтәге мәктәп балаларын милли – мәдәни чараларга тарту....

"Кече яшьтәге мәктәп укучыларының укудагы хезмәттәшлеге" темасына чыгыш.

Бу чыгышны педсоветта, методик берләшмәләрдә кулланырга була....

Кече яшьтәге мәктәп балаларының физик һәм психик яктан сәламәтлеген саклау.

 Физик тәрбия чараларын уңышлы куллану акыл үсешенә һэм акыл хезмәтенең мәдәнияте үсүгә уңай йогынты ясый. Физик тәрбия дәресләре организмның функциональ сәләтләрен үстерә, акыл һәм физик ...

“ФГОСны тормышка ашыру кысаларында кече яшьтәге мәктәп балалары белән группалы эшне оештыру” темасына мастер – класс.

“ФГОСны тормышка ашыру кысаларында кече яшьтәге мәктәп балалары белән группалы эшне оештыру” темасына мастер – класс тәкъдим итәм....

Уку һэм язуда кимчелекләре булган кече яшьтәге мәктәп балаларының иҗек структурасын үстерү өчен дидактик уеннар һәм күнегүләр.

Соңгы елларда мәктәпкә беренче сыйныфка килүче балалар арасында сөйләм телендэ кимчелеге булганнар саны арту күзәтелә. Киң таралган сөйләм кимчелекләренең берсе – иҗек структурасы бозылу.Иҗек ст...