"Кече яшьтәге мәктәп укучыларының укудагы хезмәттәшлеге" темасына чыгыш.
материал (1 класс) по теме

Латыпова Гульназ Аглюлловна

Бу чыгышны педсоветта, методик берләшмәләрдә кулланырга була.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Выступление на педсовете.53.5 КБ

Предварительный просмотр:

Ары башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе

                                      (педсовет өчен чыгыш)                                  

Язды:II квалификацион категорияле

 укытучы Г.А.Латыпова    

2010 нчы ел.

    Кече яшьтәге мәктәп укучыларында мөстәкыйль рәвештә белем алу күнекмәләре иң беренче укучы белән укытучы арасындагы хезмәттәшлек аша формалаша. Белем алырга омтылучы бала төрле белем чыганаклары белән мөгамәләгә керә. Болар-китап, кинофильм, интернет, өлкән кеше һ.б. Башлангыч сыйныфта иң беренче белем чыганагы булып укытучы тора. Укучы беренче көннәрендә укытучы белән генә хезмәттәшлек итәргә өйрәнә. Соңрак кече яшьтәге мәктәп укучыларын бер-берләре белән дә хезмәттәшлек итәргә өйрәтергә кирәк. Укучыларның үзара хезмәттәшлек итүе өчен эшне группаларда яки парларда оештыру иң кулай санала. Укучы дәрестә укытучы белән, шулай ук иптәшләре белән хезмәттәшлек итә алсын өчен, ул дөрес итеп аралаша, сөйләшә белергә тиеш. Моның өчен укучыларның коммуникатив компетенцияләрен үстерү зарур. Укучыларда коммуникатив компетентностьны үстерү бары тик аралашканда, дөресрәге сөйләм вакытында гына була ала. Коммуникатив компетенция – белемле итеп аралаша белү ул. Бу:

  1. язма һәм телдән сөйләм средстволарын, дискуссия вакытында аргументлар китереп, үз позицияңне яклауда куллану;
  2. группаларда эшләү: эшлекле мөгамәлә оештыра белү, эффектлы хезмәттәшлек итү.

    Кече яшьтәге мәктәп укучыларының уку барышындагы хезмәттәшлеге уңышлы булсын өчен, дәресләрдә укучыларның эшчәнлеген активлаштырырга, ягъни эшне группаларда, парларда оештырырга кирәк. Укучы яңа белем һәм күнекмәләрне шул очракта гына тиз һәм сыйфатлы итеп үзләштерә ала, әгәр ул тормышта яки үзенең эш – гамәлләрендә аны кулланса, башкаларга да аңлата алса. Бу очракта белем һәм күнекмәләр актуальләштерелә, конкретлаштырыла, ныгытыла. Дәрестә эшне группаларда, парларда оештырганда һәр укучы тик утырмый, фикер йөртә, үз фикерен тәкъдим итә. Фикере дөрес булмаса, бәхәс туа, аны чишү вариантлары карала. Шулай итеп укучылар бергәләп белем нигезләрен үзләштерәләр.

    Парларда эшләүне беренче сыйныфтан ук кертергә була. Беренче сыйныфта иң мөһиме килешү, уртак фикергә килү һәм аралаша белү. Аралашу кагыйдәләрен искә төшереп китик: сөйләшкәндә әңгәмәдәшеңә кара, әкрен сөйлә, иптәшеңә исеме белән әйтеп эндәш, аның соравын һәм җавапларын игътибар белән тыңла, чөнки җавапларны тулыландырасы, төзәтәсе, бәялисе бар. Мәсәлән укучыларга тактада сүзләр бирергә була: Ильяс, Мәрьям, парта, малай, дөнья, көньяк, ябалак, төньяк. Укучыларга шундый бирем бирелә:

  1. парларда киңәшләшегез, кайсы сүзләрдә аваз һәм хәреф саны бертөрле.
  2. сезнең кайсыгыз җавап бирәчәген билгеләгез.

    Җавап бирергә дип берәрсе кул күтәргәч тә, син җавап бирәсен килештегезме дип сорыйм. Группаларда, парларда эшләгәндә укучылар игътибар белән иптәшенең җавабын тыңларга, җавап бирергә, исбатларга өйрәнәләр. Кайбер балалар класс алдында чыгыш ясарга оялалар, ә менә бер- берләре белән генә аралашканда андый балалар да сөйләшә, аралаша башлый.. Парларда эшне дәреснең төрле этапларында, шулай ук төрле дәресләрдә, мәсәлән: яңа теманы үзләштергәндә, ныгытканда, кабатлаганда да кулланырга була.

Группаларда эшләү нәрсәсе белән үзенчәлекле һәм үзенә җәлеп итә:

  1. эмоциональ терәк бирә: җавап биргәндә иптәшләре ярдәмгә киләчәк;
  2. үзеңнең көчеңне сынап карау теләге туа;
  3. һәр укучының фикер йөртү эшчәнлеге активлаша.

Хезмәттәшлек итүнең кагыйдәләре:

  1. дус булып эшләү, игътибарлы булу, ягымлы итеп сөйләшү, башка төрле эшләр белән шөгельләнмәү, бер-береңә комачауламау, аңа ярдәм итү;
  2. Алгоритм (план) буенча эшләү;
  3. Биремне үз вакытында үтәү, вакытны күзәтү, башлаган эшеңне ахырына кадәр җиткерү;
  4. Һәр пар яки группа гомуми эш турында, шул ук вакытта үз эше турында да уйлый белергә тиеш.

Башлангыч мәктәптә коммуникатив эш гамәлләрен формалаштыруны “Әйләнә - тирәбездәге дөнья”, “Уку”, “Математика”, “Технология” дәресләрендә оештырырга уңайлы.

Мәсәлән, “Әйләнә - тирәбездәге дөнья”дәресендә “Хайваннарның төрләре” дигән теманы үткәндә эшне парларга болай бүләргә була: 1 нче пар - бөҗәкләр турында, 2 нче пар - кошлар, 3 нче пар - балыклар, 4 нче пар – җәнлекләр турында материал әзерли. Балаларга эшләү өчен инструкция тәкъдим итәм:

  1. хайванның төзелеше;
  2. кайда яши;
  3. ни өчен аны тере җан иясе дибез;
  4. ничек туклана;
  5. ничек үрчи.

    Аннан соң “Исеңә төшер, дусларың белән уртаклаш” уены уйнарга була. Монда балалар хайваннар турында үзләре күргәннәрне сөйлиләр. Соңыннан гына балаларга дәреслектәге текстны укырга тәкъдим ителә. Текстны укыганда балалар түбәндәгеләргә игътибар итәргә тиеш булалар:

  1. бу минем өчен яңалык;
  2. башкача уйлаган идем;
  3. сорау бирергә телим;
  4. мин моны инде белә идем.

    Математика дәресләрендә укучыларның хезмәттәшлеген шулай ук оештырырга була. Мәсәлән, 1 нче пар төзегән кыскача шарт яки схема буенча 2 нче пар мәсьәләне чишә. Бирелгән чишелеш, кыскача шарт яки схема буенча укучылар мәсьәләне күп очракта аны чишүгә караганда авыррак төзиләр. Ә парларда яки группаларда эшләгәндә ул аларга җиңелрәк бирелә.

    Укытуны парларда яки группаларда оештыру укытучы алдына югары таләпләр куя, ул класс белән бик оста җитәкчелек итәргә тиеш. Класста яхшы дисциплина булдырырга, укучылар арасында дустанә мөгамәләне сакларга тиеш. Дәрестә укучы белемне үзе ала, ә укытучы аңа булыша гына. Группага бүлеп яки парларда эшләүгә дәрестә 1, 2 нче сыйныфларда – 15-20 минут. 3,4 нче сыйныфларда 25-30 минуттан да артык вакыт сарыф итмәскә кирәк. Дәрес вакытында группага бүлеп яки парларда эшләгәндә класста абсолют тынлык таләп итеп булмый, чөнки балалар үз фикерләре белән уртаклашырга тиеш. Укучылар дискуссиягә керәләр, үз фикерләрен аргументлап күрсәтергә өйрәнәләр, әгәр аның җавабы дөрес булмаса, иптәшенең позициясен кабул итәргә курыкмыйлар. Балалар бик шаулашмасын өчен шартлы рәвештә берәр нинди сигнал, мәсәлән, гади кыңгырау кулланырга була. Группага балаларны туплаганда барысы да авыр үзләштерүче яки барысысы да яхшы үзләштерүчеләр булмасын. Эш тәмамланганнан соң, нәтиҗә ясаганда укучыларның белем һәм күнекмәләренә генә түгел, ә аларның ни дәрәҗәдә кешелекле, ярдәмчел, сабыр, ягымлы булуларына да игътибар итәргә кирәк. Группаларда эшләгәндә укучыларны парта арасына дөрес итеп утырту да зур роль уйный. Укучылар бер-берсенә йөз белән, уңайлы итеп утырырга тиеш. Китаплары, кирәкле әсбаплары да һәркем өчен кулланырга җайлы булсын.

    Мондый дәресләрдә укучылар гади тыңлаучылар гына түгел, ә мөстәкыйль рәвештә белем алучылар буларак катнашалар. Минемчә системалы рәвештә дәресләрдә мондый алымнар кулланып эшләү, сыйфатлы белем бирүгә һәм универсаль уку гамәлләрен формалаштыруга ярдәм итәчәк.

    Хәзерге мәктәп укучысы иҗади фикер йөртә, инициатива күрсәтә белергә, төрле ситуацияләрне чишү юлларын таба белергә тиеш. Шуңа күрә педагогик эшчәнлектә хезмәттәшлек технологиясе, проблемалы укыту, информацион технологияләр, проект эшчәнлеге киң кулланылырга тиеш. Моның өчен дәрестә эшне, һәр укучы актив катнаша, иркен аралаша алсын өчен, парларда, группаларда оештыру кирәк. Дәрестә түбәндәге эш формаларын кулланырга була:

  1. мозговой  штурм;
  2. дискуссия;
  3. интеллектуаль уеннар; һ.б. Уеннар дәресне эффектлырак, кызыклырак итә. Укучыларны активлаштыра, танып-белүчәнлекләрен үстерә. Тормышның реаль ситуацияләрендә катнашып, төрле проблемаларны чишәләр. Дәресләрдә балаларны ял иттерү өчен интерактив уеннар кулланну бик күңелле. Бу балаларга бик тә ошый.

“Тылсымлы таякчык”- сорауга җавап биргәндә, укытучы үз фикерен әйтә һәм тылсымлы таякчыкны берәр укучыга тапшыра, ә ул укучы җавап биргәннән соң таякчыкны үзе теләгән иптәшенә тапшыра һәм шулай дәвам итәләр.

“Дустыңның биографиясе”- жирәбә буенча балалар парлашалар һәм бер-берсе белән 5 минут дәвамында аралашалар. Соңыннан ул иптәшенең биографиясен сөйләргә тиеш була. Алдан ук биография сөйләүнең формасы укучыларга язма рәвештә өләшенелә.

“Браво”- урындык куела, балалар урындык тирәли түгәрәк ясап басалар. Бер укучы урындыкка-пьедесталга менеп басарга тиеш була. Теләгән укучылар аның турында мактап сөйлиләр һәм браво дип кул чабалар. Бу уеннарның һәрберсендә дә укучылар ирекле рәвештә сөйләшәләр, үз фикерләрен әйтәләр, бер-берләре белән аралашалар. Укучыларда бу уеннарны уйнаганда сөйләм культурасы формалаша, алар аралашырга өйрәнәләр. Ә аралаша белү һәм культуралы итеп сөйләшү дәрестәге хезмәттәшлекне оештыру өчен бик тә кирәкле.

    Кытай халкында шундый мәкаль бар: “Әйтсәң, онытырмын. Күрсәтсәң, истә калыр. Әгәр эшчәнлеккә катнаштырсаң, аңлармын.” ( “Скажи мне, и я забуду. Покажи мне, и я запомню. Вовлеки меня, и я пойму.”) Димәк, дәрестә укучыларга сөйләп кенә, я күрсәтмәлекләр кулланып кына, уңышка ирешеп булмый, ә аның өчен укучыны педагогик эшчәнлеккә катнаштырырга кирәк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кече яшьтәге мәктәп балаларын милли – мәдәни чараларга тарту.

Кече яшьтәге мәктәп балаларын милли – мәдәни чараларга тарту....

Кече яшьтәге мәктәп балаларының физик һәм психик яктан сәламәтлеген саклау.

 Физик тәрбия чараларын уңышлы куллану акыл үсешенә һэм акыл хезмәтенең мәдәнияте үсүгә уңай йогынты ясый. Физик тәрбия дәресләре организмның функциональ сәләтләрен үстерә, акыл һәм физик ...

“ФГОСны тормышка ашыру кысаларында кече яшьтәге мәктәп балалары белән группалы эшне оештыру” темасына мастер – класс.

“ФГОСны тормышка ашыру кысаларында кече яшьтәге мәктәп балалары белән группалы эшне оештыру” темасына мастер – класс тәкъдим итәм....

Уку һэм язуда кимчелекләре булган кече яшьтәге мәктәп балаларының иҗек структурасын үстерү өчен дидактик уеннар һәм күнегүләр.

Соңгы елларда мәктәпкә беренче сыйныфка килүче балалар арасында сөйләм телендэ кимчелеге булганнар саны арту күзәтелә. Киң таралган сөйләм кимчелекләренең берсе – иҗек структурасы бозылу.Иҗек ст...