Доклад. Кече яшьтәге мәктәп балаларын сәнгатьле сөйләмгә өйрәтү
материал

Хаматдинова Муршида Габделхаевна

Предварительный просмотр:

Доклад

Тема. Кече яшьтәге мәктәп балаларын сәнгатьле сөйләмгә өйрәтү      

Сөйләм – фикерне телдән әйтү процессы, ягъни тупланган сүз байлыгын гамәлдә куллану. Сөйләмнең бер төре – үзара аралашу. Әлеге процесс даими рәвештә фикер алынудан гыйбарәт. Беренчедән, ул әңгәмәдәшеңнең сөйләмен тыңлап аңлый белү, икенчедән үз уеңны әңгәмәдәшең аңларлык итеп әйтә алу. Сөйләм үстерүнең төп ысулы һәм алымнары булып иҗади уку, сөйләү, әңгәмә тора. Чөнки ул укытучының сөйләвеннән, укучы җавабыннан ук башлана.

      Тел ачыла башлагач ук, без балаларыбызны дөрес, матур, төгәл сөйләргә өйрәтәбез. Ә мәктәптә сөйләмне үстерү, баету, дөрес итү укытучының төп бурычына әйләнә.

     Сәнгатьле сөйләм дигән төшенчә бик киң тармаклы. Ул үз эченә яңгырашлы сөйләмне( ягъни аваз әйтелешен, дицияне) характерлый торган әйтелеш сыйфатларын (интонация, темп һ.б.), алар белән бәйле сәнгатьлелекнең хәрәкәт белән туры килүен (мимика, ишарә), шулай ук аралашу культурасы элементларын ала.   Сәнгатьле сөйләмнең тезелмә компонентлары – сөйләм вакытындагы һава алмашу (сулыш), сөйләмдә дөрес яңгыраш, авазларны,сүзләрне дөрес әйтү сөйләмне аңлап кабул итүсәләтен үстерүдә төп шарт булып торалар.

   Тикшеренүләр шуны күрсәтә: кече яшьтәге балалар аерым авазларны, сүзләрне дөрес әйтмиләр, авзларны төшереп калдыралар, я урыннарын алмаштырып әйтәләр.Шуңа күрә аларның сөйләме тиз һәм аңлаешсыз була. Сөйләм вакытында кайбер бала авызынтиешенчә ачмый, аның авазлар артикуляциясе көчсез була. Бу – сөйләм аппараты әгъзаларыныңакрын үсеше белән аңлатыла. Сөйләгәндә вак мускуллар хәрәкәтләренең төгәл һәм тиз үтәлүе бик4 әһәмиятле. Мондый сыйфатлар тора-бара фолрмалаша һәм камилләшә. Бала сөйләгәндә өзек-өзек, шаулы, туктаусыз сулыш ала. Гадәттә бу үзенчәлекләр беренче сыйныф балаларына хас. Сөйләгәндә авазларны әйткәндәге җитешсезлекләр балага начар тәэсир итәләр: ул үз эченә йомыла, кырыслана,тынычсызлана, аның кызыксынучанлыгы кими. Шулай ук, баланың сөйләме аңлаешсыз, тыңлаучы балалар өчен кызыксыз була. Балаларның сөйләме камил, төгәл, аңлаешлы, сәнгатьле булсын өчен дәресләрдә һәм дәрестән тыш вакытта да сәнгатьле сөйләмгә куелган таләпләрне, нормаларны сөйләмдә үзләштерү һәм ныгыту күздә тотыла.

    Сәнгатьле сөйләүгә карата куелган таләпләр:

1. Сөйләм тизлеген (темпын) аерымлый алу.

2. Сөйләм ритмы камиллегенә омтылу.

3. Төп тон – әдәби әсәрләрнең нигез яңгырашы төшенчәсен булдыру.

4. Интонация (аһәң) төрлелегенә ирешү.

   Сөйләү темпы сәнгатьле сөйләүгә тәэсир итә. Текстның эчтәлегенә, анда сурәтләнгән вакыйга һәм күренешләрнең бирелешенә карап, сөйләү темпы я тизләтелә, я әкренәйтелә. Хәрәкәт турында сөйләгәндә сөйләү темпы хәрәкәт тизлегенә яраклы рәвештә үзгәрә. Табигать күренешләрен тасвирлаулар әкрен, салмак сөйләнә. Кече яшьтәге мәктәп балалары да геройлар сөйләмен мөмкин кадәр аларның характерына, темпераментына яраклы тизлектә сөйләргә өйрәнергә тиеш. Хикәя, әкият, шигырьнең ахыргы җөмләләрен әйткәндә, темп әкренәя, салмакланып тәмамлана. Димәк, сөйләү тизлеге, гомумән, йөгерек сөйләүне үстерүдән тыш, сәнгатьле сөйләү чарасы булып та санала. Персонажлар бер-берсеннән еракта булганда, аларның сүзләрен тавышны күтәрә төшеп, сузыбрак сөйләргә кирәк була.

   Үзара охшаш берәмлекләрнең шигырь юлында системалы рәвештә билгеле бер үлчәүдә кабатланып килүе ритм дип атала. Ритм – шигъри сөйләмнең иң әһәмиятле үзенчәлекләренең берсе. Сүзләр шигъри әсәрләрдә ныклы бер ритмик тәртиптә урнаштырыла. Шигырьләрне сөйләгәндә, балалар ритмны төшенсен өчен, аерым такт белән сөйләү нәтиҗәле була.

    Төп тон – ул аерым күренешләр, вакыйгалар һәм анда катнашкан геройларны тавыш бизәкләре белән сурәтләүнең гомуми фоны – җирлеге булып тора.

 Төп тон сөйләнелә торган әсәрнең эчтәлеге һәм сәнгатьчә эшләнеш формасы белән билгеләнә. Балаларны әсәрнең эчтәлегенә карап, аның аерым кисәкләрен төрле тонда сөйләргә өйрәтергә кирәк.

      Интонация – сөйләмнең мәгънәви һәм эмоциональ бизәге.Бу кече яшьтәге мәктәп баласының сәнгать образларын сурәтләүгә ярдәм итә торган тойгыларын һәм уйларын тавышының төрле төсмерләре белән белдерүе. Шуңа күрә бу киң төшенчәгә сәнгатьлелекнең барлык чараларын куллану керә: басымнар, паузалар,темп һәм ритм. болар текст яки Җөмләнең эчтәлеген билгели торган мәгънәви һәм хисси бизәкләр ярдәмендә аерылгысыз булып берләшәләр. Шуңа күрә бу киң төшенчәгә сәнгатьлелекнең барлык чараларын куллану керә: басымнар, паузалар, темп, һәм ритм. Болар текст яки җөмләнең эчтәлеген билгели торган мәгънәви һәм хисси бизәкләр ярдәмендә аерылгысыз булып берләшәләр.

     Сәнгатьле сөйләү күнекмәләрен булдыру өчен кече яшьтәге мәктәп балалары белән системалы рәвештә эшләргә кирәк. Ул түбәндәге күнегүләрдән тора:

    1. Сулыш урнаштыру һәм дөрес дикция булдыру юнәлешендә эшләү.

  Сөйләгәндә, баланың гәүдәсетөз, муены һәм башы туры торырга тиеш. Һаваны тирән итеп суларга, ә сөйләү процессында һаваны әз-әзлзп чыгара барырга һәм үпкәдәге һаваны бөтенләй чыгарып бетермичә, паузаларда яңадан сулап, һава өсти торырга кирәклеге балаларга аңлатыла.

    сөйләү әгъзаларын чыныктыру һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сүздәге һәр авазны ачык, анык итеп әйтү күнекмәләрен үстерү – дикцияләрен яхшырту өчен, тизәйткечләр әйтү, әйтелеше авыр булган авазлардан торган иҗекләр әйтү күнегүләре үткәрелә.

    2. Әдәби әйтелешне күнектерү.

    Басымны дөрес куеп сөйләү – барыннан да бигрәк әһәмиятле. Сүз басымы игътибарга лаек, чөнки ул сүзнең лексик мәгънәсен аеруда зур роль уйный: АЛМА (ЯБЛОКО) – АЛМА (НЕ БЕРИ).

   Сүзләрдә басымны дөрес кую – сөйләм культурасын үзләштерүгә ярдәм итә торган чараларның берсе. Балаларны сөйләмгә өйрәтүдә логик басымның да әһәмияте зур. Логик басымны дөрес куеп сөйләү өчен, текстны бик уйлап тикшерергә кирәк.

   Әсәрнең гомуми барышыннан, төп идея эчтәлегеннән чыгып билгеләгәндә генә җөмләдәге логик басымнар дөрес була. Логик басым төшкән сүзне үзгәртү җөмләнең, хәтта текстның идея эчтәлеген үзгәртә алуы түбәндәге мисалларда ачык күренә:

   

Әллә алмагачны Айрат утыртканмы? (гаҗәпләнү белән);

Әллә алмагачны Айрат утыртканмы? (Айрат, ә башка кеше түгел);

Әллә алмагачны Айрат утыртканмы? (алмагачны, ә башка әйберне

                                                                   түгел );  

Әллә алмагачны Айрат утыртканмы? (чыннан да Айрат шуны эшли

                                                                         алганмы).

3. Сөйләү үрнәге. 

   Сөйләргә өйрәтү үрнәге буларак, видео язмалардан файдалану да бик уңышлы. Бу сәнгатьле сөйләү чараларын аңлап куллана белергә өйрәтә.

4. Сөйләү күнекмәләрен үстерү.

   Сәнгатьле сөйләү күнекмәсе булдыруда рольләргә бүлеп сөйләү, сюжетлы-рольле уеннар, әкиятләрне сәхнәләштерү бик әһәмиятле.

    Балалар сәнгатьле сөйләү күнекмәләрен дәрестән тыш эшләрдә тагын да үстерәләр. Аеруча ата-аналар алдында чыгыш ясау өченбик теләп әзерләнәләр.

   Сүз --- кешеләр аралашуы өчен иң кирәкле чараларның берсе. Фикерне аңлаешлы, күңелдәге хисне матур итеп әйтеп бирә белү һәрбер зыялы кеше өчен зарури. Бу күнекмәләр мәктәптә бирелергә тиеш. Без  белем бирү белән бергә, балаларны дөрес һәм матур сөйләргә өйрәтергә тиеш.

        Шушы максатны тормышка ашыру й
өзеннән, мәктәбебездә сәнгатьле сөйләү буенча түгәрәк  оештырдым. Эшкә керешкәнче, бу юнәлештә эшләүче галимнәрнең, сәнгать әһелләренең  хезмәтләре  белән таныштым һәм сәнгатьле уку сәнгатьнең үзенчәлекле бер төре булуына инандым. Бу юнәлештә эшләү дәресләрдә алып барылса да, класстан тыш чараларда эш оештыру кирәклегенә төшендем.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кече яшьтәге мәктәп балаларын милли – мәдәни чараларга тарту.

Кече яшьтәге мәктәп балаларын милли – мәдәни чараларга тарту....

Укучыларны сәнгатьле укырга өйрәтү

Сәнгатьле уку - сәнгатьнең үзенчәлекле бер төре.Сәнгатьле укырга өйрәтү, беренчедән, укучының үзен, икенчедән, тыңлаучыны эстетик яктан – нәфис зәвыклы, тормышка, әдәбиятка һәм сәнгатькә матурлы...

Кече яшьтәге мәктәп балаларының физик һәм психик яктан сәламәтлеген саклау.

 Физик тәрбия чараларын уңышлы куллану акыл үсешенә һэм акыл хезмәтенең мәдәнияте үсүгә уңай йогынты ясый. Физик тәрбия дәресләре организмның функциональ сәләтләрен үстерә, акыл һәм физик ...

Методик семинар ." Иҗади укуда өйрәтү методы буларак , сәнгатьле сөйләм өстендә эш".

Иҗади уку методының максаты : көчле һәм озакка сузылган беренчел хисләр тудырырга булышу....

Сәнгатьле шигырь сөләүчеләр бәйгесе “Кышның көннәре күңелле”

Сәнгатьле шигырь сөләүчеләр бәйгесе “Кышның көннәре күңелле”Максат: Әдәби-нәфис сөйли белү күнекмәләрен үстерү. Хәтерне үстерү. Сәләтле укучыларны барлау.Бурычлар: - шигъри әсәрне сәнгатьл...

Уку һэм язуда кимчелекләре булган кече яшьтәге мәктәп балаларының иҗек структурасын үстерү өчен дидактик уеннар һәм күнегүләр.

Соңгы елларда мәктәпкә беренче сыйныфка килүче балалар арасында сөйләм телендэ кимчелеге булганнар саны арту күзәтелә. Киң таралган сөйләм кимчелекләренең берсе – иҗек структурасы бозылу.Иҗек ст...