Сәнгатьле шигырь сөләүчеләр бәйгесе “Кышның көннәре күңелле”
классный час (1, 2, 3 класс) на тему

Ахмадуллина Айгуль Гумаровна

Сәнгатьле шигырь сөләүчеләр бәйгесе “Кышның көннәре күңелле”

Максат: Әдәби-нәфис сөйли белү күнекмәләрен үстерү. Хәтерне үстерү. Сәләтле укучыларны барлау.

Бурычлар: - шигъри әсәрне сәнгатьле итеп сөйли белү;

  • укучыларны бер-берсенә карата игътибарлы булырга өйрәтү, бер-берсен тыңлый һәм ишетә белергә өйрәтү;
  • туган як табигатенә, поэзиягә, музыкага мәхәббәт уяту;
  • шигырьләрне ятлау аша хәтерне яхшырту, ишетеп аңлау күнекмәләрен үстерү, эмоциональлек хисләрен үстерү, эстетик хисләр тәрбияләү.

Җиһазлау: КЫШ рәсемнәре, шигырь сөйләү өчен кирәкле атрибутка, “Җир йокысы” җыры аудиоязмасы, грамоталар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon konkus_chtetsov_tatarcha.doc83 КБ

Предварительный просмотр:

Сәнгатьле шигырь сөләүчеләр бәйгесе “Кышның көннәре күңелле”

Максат: Әдәби-нәфис сөйли белү күнекмәләрен үстерү. Хәтерне үстерү. Сәләтле укучыларны барлау.

Бурычлар: - шигъри әсәрне сәнгатьле итеп сөйли белү;

  • укучыларны бер-берсенә карата игътибарлы булырга өйрәтү, бер-берсен тыңлый һәм ишетә белергә өйрәтү;
  • туган як табигатенә, поэзиягә, музыкага мәхәббәт уяту;
  • шигырьләрне ятлау аша хәтерне яхшырту, ишетеп аңлау күнекмәләрен үстерү, эмоциональлек хисләрен үстерү, эстетик хисләр тәрбияләү.

Җиһазлау: КЫШ рәсемнәре, шигырь сөйләү өчен кирәкле атрибутка, “Җир йокысы” җыры аудиоязмасы, грамоталар.

-----------------------------------------------------------------------------------------------

Алып баручы :

Ява карлар, яңа карлар…

(Р.Миңнуллин)

Ява карлар, яңа карлар –
Кышның ак гөлләре.
Якты булсын, ап-ак булсын
Илемнең көннәре.
Ишетелеп торсын җирдә
Балалар көлгәне.

Ява карлар, яңа карлар,
Ак – гомер юллары,
Дәвам итсен гомер буе
Тынычлык еллары.
Яңгырасын җир өстендә
Тынычлык җырлары.

Алып баручы Хәерле көн, хөрмәтле укучылар, кадерле кунаклар. Мин сезнең барыгызны да “Кышның көннәре күңелле” дип аталган конкурста сәламлим. Бүгенге очрашуыбыз иң тылсымлы, иң күңелле, шул ук вакытта иң салкын ел фасылы - кышка багышланган. Әйе, бу тылсымлы вакытны тасвирлап кемнәр генә үз әсәрләрен иҗат итмәгән икән: рәссамнар да, шагыйрьләр дә, композиторлар да аңа сокланган, аңа дан җырлаган.

Менә без бүген сезнең белән мавыктыргыч кышкы сәяхәткә чыгарбыз. Ә хәзер конкурсантларны сәламлик. (Фамилияләп, исемләп әйтеп чыгу)

Конкурсантларыбыз чыгышын бәяләргә без бүген жюри әгъзаларын да чакырдык. (жюри белән таныштыру)

Кышны яратмаган кеше сирәктер ул. Чөнки бу иң сихри вакыт. Әле генә карыйсың, ябалак-ябалак кар ява, инде икенче карыйсың кар-буран дулый, өченче карасаң, чатнама суык тышка чыккан һәрбер кешенең битен-борынын чеметә. Алай булса да рәхәт, чөнки саф һава.

Безнең бүгенге бәйгебезне ачып җибәрергә дип сүзне беренче конкурсантка бирәбез. Әхмәтшина Фатыйма “Кыш килде” шигырен тәкъдим итә.

“Кыш килде”

(Г. Зәйнашева)

Ап-ак тун киеп кыш килде,
Яфрак-яфрак кар ява.
Без дә кидек җылы туннар,
Куркытмый салкын һава.

Сөенәбез, шатланабыз,
Күңелле үтә кышлар.
Чаңгы, чана, тимераяк –
Безнең иң якын дуслар

Алып баручы Кыш килү белән бөтен дөнья ап-ак була. Бу аклык күзләрне камаштыра. Шушы матур аклык турындагы шигыре белән сезнең алга Талибуллин Ильясны чакырам.

Ак мизгел  

(Р.Миңнуллин)

Яратам мин ап-ак төсне
Бөтен дөнья ап-ак төсле.
Куяннар да ак тун кигән
Каеннар да ак туннан.
Бүреккә дә, керфеккә дә
Борынга да ак кунган.
Биек булып, ап-ак булып
Урамга ак кар яуган.
Көне буе шау-гөр килеп
Шуабыз шул ак таудан.

Алып баручы Әйе, ак һәм пакъ кар әле чисталык кына түгел, сафлык та алып килә. Кыш көне һава нинди саф бит. “Салкын саф һава” шигыре белән Ислам Хафизов чыгыш ясый.

Салкын, саф һава

(Ә.Бикчәнтәева)

Салкын, саф һава,
Йомшак кар ява.
Урамга чыксаң,
Битләр кызара.

Кар бөртекләре
Өстеңә куна,
Үзләре матур
Һәм салкын була.

Алып баручы “Ява карлар, яңа карлар...”  дип башладык кичәбезне. Шушы матур карларның явуы турында тагын бер шигырь тыңлап китик әле. Аны безгә Әминә Төхвәтуллина сөйләп китәр.

Кар яуганда

(М.Фәйзуллина)

Энем минем кар яуганда
Чыга чана шуарга,
Артка карый – эз юк була;
Хәйран кала шуңарга:

– Апа, апа, кая качкан
Минем чана шуган юл?
– Мамык карлар явып узгач,
Кар астында калган ул.

Алып баручы Кар яуганда каты җил чыкса, нәрсә була балалар? Әйе, без ул күренешне буран дип атыйбыз. Ә менә шагыйрь Рафис Корбанов буранның да яхшы якларын күрә белгән. Әйдәгез, Самарова Зәйнәбне тыңлап китик әле. Аның шигырендә буран нинди икән?

Кыш

(Р.Корбанов)

Буран кырларны
Бөрә ак карга.
Ул бишек җыры
Көйли аларга.

Уҗымнан калын
Юрган астында
Тирән йокыга
Талды барсы да.

Уяныр алар
Кышкы йокыдан,
Яз килеп, кырлар
Арчылгач кардан.

Алып баручы Тагын бер шигыребез буранлы көнне тасвирлый. Монысын безгә Сальма Ариткулова сөйләп китәр.

Буранда

(Ә.Бикчәнтәева)

Тышта ыжгырып
Җил-буран дулый,
Күзеңне ачып
Карап та булмый.

Шундый буранда
Нәни энесен
Бакчага илтә
Апасы Гөлсем.

– Курыкма, энем,
Җилдән-бураннан,
Батырлык яхшы
Куркак булганнан.

Алып баручы Буран төрле була икән бит. Менә безнең Уразов Айдар ятлап килгән шигырьдә ул мәче кебек мырылдый да белә икән. Тыңлап карыйк әле.

Буран

(Г.Толымбай)

Урамда – буран,
Мин өйдә торам.
Тәрәзә аша
Тик авыз ерам.

Әй, җил выжылдый,
Буран дуылдый.
Ачулы песи
Кебек мырылдый.

Алып баручы Ә сез беләсезме соң, буран булган көнне җылы көн була. Аның каты искән җиле белән салкын кар бөртекләре генә өшетә. Әгәр җил тынса, моны сизеп булыр иде. Ләкин буран һаман әле дулый да дулый. Шундый көндә урамга чыгып салкын эзләүче кыз турында тыңлыйк әле. Аны безгә Солтан Әхмәдуллин сөйләр.

“Салкын кайда?”

(М.Әхмәтшина)

Урамда салкын, диләр,
Бик тә өшетә, диләр.
Урамга аның үзен
Күрергә чыкты Дилбәр.

Тун киде, шарф япты,
Күп йөрде урамда.
Көтә-көтә салкынны,
Туңып бетте буранда.

Алып баручы Әкрен генә буран тына. Бик күп булып яуган карга сокланып туйгысыз. Чөнки ул бит мул уңыш билгесе. Кыш көне кар никадәр күп яуса, шулкадәр күп булып иген уңганын борынгылар бик яхшы белгәннәр. Ә без, бала-чагага уен гына булсын. Кышкы уеннарны без бик яратабыз шул. Раил Корбиев тә әнә кар атыш уенын бик ярата икән. Шул турыда шигырь сөйлим ди.

Без күңелле яшибез.

Кар, кар, кар ява,
Бураннарны туздыра.
Кулларга төшеп эри,
Үзе бик тиз туңдыра.

Йомшак карны алабыз,
Аннан шарлар ясыйбыз.
Кар атышып уйныйбыз,
Бик күңелле яшибез.

Алып баручы Адилә Гарипова да бу кызыклы уеннарны бик үз итә икән. Ул да чана тартып тауга йөрергә бик ярата. Шигыре дә шул турыда. Рәхим ит, Адилә!

Күңелле вакыт

Урамнарга, бакчаларга,
Урман, кырлар өстенә
Ак мамыктай күбәләк кар
Төшә дә төшә генә.

Яңа яуган кар шыгырдый,
Өстенә баскан саен,
Курыкмыйча каршылыйбыз
Салкын кыш аен.

Урамга чыктык шаулашып,
Йортлардан чана тартып;
Уйныйбыз учта йомарлап,
Юеш кар тубы атып.

Алып баручы Кышның тагын бер күңелле уены ул да булса – кар бабай ясау. Ясарга яратасызмы кар бабайны? Әйдәгез Хәсәнов Айдарны да тыңлап үтик әле – ул ничек ясый икән аны?

“Кар бабай”

Тәгәрәтеп ак карны,
Ясадык кар бабайны.
Куйдык кишердән борын,
Ясадык ике кулын.

Күзләре – кара күмер.
Дидек: “Син урам себер!”
Зур себерке тоттырдык,
Көлешеп карап тордык.

Алып баручы Чана, чаңгы, тимераякта шуу нинди күңелле, әйе бит, балалар? Менә хәзер Азизова Азизәне дә тыңлап үтик инде. Ул ярата микән бу уеннарны? 

Шуабыз

(Н. Мадъяров)

Чанада да шуабыз,
Чаңгыда да шуабыз.
Тимераякта очабыз,
Чыжлап тора шома боз.

Тауларга да барабыз,
Кырларга да чыгабыз.
Кар-буран дип тормыйбыз,
Шуабыз да шуабыз.

Алып баручы Менә безнең соңгы конкурсантыбыз чыгыш ясады. Сезгә аларның чыгышлары ошагандыр дип уйлыйм. Чөнки без озак әзерләндек. Укучылар тырышып үз осталыкларын күрсәттеләр. Ләкин һәрбер бәйгедә җиңүчеләр була. Үзегез күреп тордыгыз, балалар, кемнәрдер бик яхшы итеп, ялгышмыйча кычкырып сөйләде. Ә кемнәргәдер әле 1 урын турында уйлау иртәрәк. Шуңа күрә без хәзер сүзне барысын да күреп-күзәтеп утырган жюрига бирербез. Алар гадел итеп, урыннарны бирерләр дип ышанабыз. Ләкин беркем дә грамотасыз калмый. Сез аны матур итеп портфолиогызга тыгып куярсыз. Жюри эшен төгәлләгәнче әйдәгез без  бөек шагыйребез Г.Тукай шигыренә иҗат ителгән “Җир йокысы” җырын бергәләп Айсылу Габдиновага кушылып җырлап алыйк.

Нәтиҗә ясау, грамоталар тапшыру, кичәне тәмамлау


  «Кыш көннәре күңелле…» конкурсы кретерийлары

Ф. И.

 участника

Класс

Критерии оценки

Нәтиҗә

Әсәрнең исемен, авторын әйтүе

0-3 б

Әсәрнең конкурс темасына туры килүе

0-5 б

Әсәрне башкара алу осталыгы

(индивидуальлек, эмоциональлек, артистлык)

0-5 б

Әсәргә туры килерлек кием, атрибут сайлау зәвыгы

0-2 б

Ялгышмыйча яттан сөли алу осталыгы

0-3 б

Сәнгатьле сөйли алу осталыгы

0-3 б

Жюри составы:   1)

                             2)

Дата:


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Укучыларны сәнгатьле укырга өйрәтү

Сәнгатьле уку - сәнгатьнең үзенчәлекле бер төре.Сәнгатьле укырга өйрәтү, беренчедән, укучының үзен, икенчедән, тыңлаучыны эстетик яктан – нәфис зәвыклы, тормышка, әдәбиятка һәм сәнгатькә матурлы...

Әкият илендә күңелле стартлар.

Балаларда физкультура һәм спорка  кызыксыну уяту; актив ял итүне оештырырга өйрәтү; сәламәт яшәү рәвешенә өндәү; әкиятләргә карата мхәббәт тәрбияләү....

Күңелле мизгелләр.

Дәрестән тыш эшчәнлекнең формалары күптөрле, иҗади булулары белән дә мавыктыргыч килеп чыга....

Методик семинар ." Иҗади укуда өйрәтү методы буларак , сәнгатьле сөйләм өстендә эш".

Иҗади уку методының максаты : көчле һәм озакка сузылган беренчел хисләр тудырырга булышу....

Р.З.Хәйдәрованың "Күңелле татар теле" китабы буенча 3 класста "Мин вакытны әйтә беләм" темасы буенча лексик һәм грамматик күнекмәләрне үстерү" дәресе

35 урок раздела "Көндәлек режим" помогает обучить русскоязычных учащихся умению определять и называть время на татарском языке. На уроке используются такие формы общения, как диалог между учителе...

“ Өч кыз” татар халык әкияте белән танышу, әкиятнең эчтәлеген аңлап, сәнгатьле итеп укырга өйрәтү.

ldquo; Өч кыз” татар халык әкияте белән танышу, әкиятнең эчтәлеген аңлап, сәнгатьле итеп укырга өйрәтү....