“ Өч кыз” татар халык әкияте белән танышу, әкиятнең эчтәлеген аңлап, сәнгатьле итеп укырга өйрәтү.
план-конспект занятия (1 класс)

ГУБАЙДУЛЛИНА АЛМАЗИЯ ФАРИДОВНА

“ Өч кыз” татар халык әкияте белән танышу, әкиятнең эчтәлеген аңлап, сәнгатьле итеп укырга өйрәтү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл _och_kyz_tatar_halyk_kiyate_buencha_dres_eshkrtmse.docx30.62 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Татар халык әкияте “Өч кыз”.

Максат: “ Өч кыз” татар халык әкияте белән танышу, әкиятнең эчтәлеген аңлап, сәнгатьле итеп укырга өйрәтү.

Бурычлар:

1) Укучыларны үз фикерләрен әйтә белергә,әкият геройларының эш-гамәлләрен анализларга өйрәтү;

2) Балаларның  сәнгатьле уку һәм  сөйләм күнекмәләрен  үстерү,  мөстәкыйль фикер йөртү,нәтиҗә ясау күнекмәләрен ныгыту, әкиятләр укуга кызыксынуны арттыру;

3) Әниләргә карата хөрмәт, ярату хисләре , игелеклелек  тәрбияләү. 

Көтелгән нәтиҗәләр.

Предмет : әкиятне аңлап  һәм сәнгатьле уку,төп уйны һәм төрен билгели белү.

Шәхси: үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру.

Метапредмет нәтиҗәләр. 

Танып белү: әкияттән кирәкле өзекне яки иллюстрацияне  таба белү.

Регулятив: әкиятне анализлый, нәтиҗә ясый белү.

Коммуникатив: күршең белән хезмәттәшлек итү,тыңлый һәм аралаша белү.

Дәрес тибы: яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

Пространствоны оештыру: күмәк эш; индивидуаль эш, парларда эш,төркемдә эш,сүзлек белән эш.

Төп төшенчәләр: әкият,тылсымлы әкият,тиен,ана,олы кыз,уртанчы кыз,кече кыз,ләгән, гөберле бака, үрмәкүч.

Төп ресурслар: “Өч кыз” татар халык әкияте.

Өстәмә ресурслар: “Бала” китапханәсендәге “Өч кыз” әкияте һәм мультфильмы, аудиоязма, ноутбук, презентация, текстка карата тестлар, рәсемнәр, синквейн, киндердән сугылган сөлгеләр,ашъяулыклар,тастымаллар.

Дәрес барышы.

I.Оештыру өлеше.                                          

Уңай психологик халәт тудыру.

Исәнмесез! Хәерле көн, укучылар! Әйдәгез, әдәби уку дәресен башлап җибәрик. Безнең дәресебез бүген гади генә түгел, артка әйләнеп карыйк әле, карагыз әле күпме кунак килгән бүген безгә? Нәрсә әйтәбез инде кунакларга?

-Утырыгыз ,укучылар.

-Бүген ничәсе?

- Елның кайсы вакыты?  

-Бүген көн нинди?

-Ә атнаның кайсы көне соң ?

II.Актуальләштерү. 

1.Әкрен генә тылсымлы көй агыла, өстәлдәге сандыкка игътибар юнәлдерелә.

 -Балалар , карагыз әле, бу нәрсә икән?

-Сез бит укый беләсез, нәрсә дип язылган монда?

-Ничек уйлыйсыз,тылсымлы сандык каян килеп эләккән икән безгә?

-Ә нигә әкияттән килгән?

-Ачыйкмы икән сандыкның капкачын?(Бер укучы сандыкның капкачын ача, аннан конверт ала.Әкият дөньясыннан хат. Хат укыла. «Бик акыллы, белемле укучыларга гына бу сандык капкачын ачарга ярый. Сандык эченә бик күп төрле авыр биремнәр салынган. Әгәр сезнең белемегез җитәрлек булмаса, сандыкның капкачын кире ябыгыз! »)

-Нишлибез инде укучылар, әллә кире ябып кына куяргамы икән сандыкны?(Юк, япмыйбыз.)

-Әфәрин , укучылар, сез курыкмасагыз мин дә курыкмыйм! Карыйк әле, нинди биремнәр чыгар икән?

-Сандыктан беренче биремне алыйк әле , Мирсәет.

“Кем әйтә?” уенын уйны дип язылган. Әкиятләргә иллюстрацияләр бирелгән . Шуларга карап әкиятнең исемен әйтергә кирәк.

- Игътибар белән карагыз  һәм фикерләрегезне әйтегез.

- Әйе,балалар, бу рәсемнәр “Төлке белән каз” , “Ике ялкау”,”Гөлчәчәк”, “Куян кызы” әкиятләренә ясалган.

-Ә “Куян кызы”әкиятен кем язган.

Дөрес, “Куян кызы”әкиятенең авторы  Абдулла Алиш . Авторы булган әкиятләр ничек атала, балалар?

  • Ә авторы билгеле булмаган әкиятләрне ничек атарбыз икән?

Бу әкиятләрне төрләргә дә бүлеп карагыз әле.

-Бик дөрес әйттегез,булдырдыгыз ,балалар.Әйдәгез,бергәләп, алдагы биремне карыйк.Ниндидер тартма ята сандык төбендә. Данил, ач әле шул тартманы.

-“Тылсымлы тартма?” уеныны дип язылган , ачып карыйк әле. ( Тартмадан предметны алалар һәм нәрсә икәнен әйтәләр.)

  - Укучылар, ә бу әйберләр нишли икән сандыкта? Сезнең ишеткәнегез бармы, әкиятләрдәге бу тылсымлы  предметлар  кешеләргә нинди файда китерә соң?

III. Уку  мәсьәләсен  кую.

- Ә  бүгенге дәреснең темасын сез сандыкта бирелгән хәрефләрдән сүзләр төзегәч белерсез:

ч

ө

ы

з

к

Игътибар белән карагыз һәм монда нинди сүзләр яшеренгәнен әйтегез.(слайд № 5)

 - Әйе,балалар, бүгенге дәрестә без татар халкының “Өч кыз”дигән әкиятен өйрәнербез.Бу әкият безне нинди булырга өйрәтә?  дигән сорауга җавап эзләрбез һәм аның нинди төргә кергәнен ачыкларбыз. (слайд №6)

       

IV. Уку  мәсьәләсен  өлешләп чишү.

- Хәзер әкиятне игътибар белән тыңлагыз..

1. Әкиятне мультфильмын  карау. (“Бала” китапханәсе)

2. Сүзлек белән эш.

                     җиз ләгән- медный таз

                     гөберле бака – жаба

                     үрмәкүч – паук

                     камыр басу – месит тесто

                     кер юа-стирает

                     җеп эрли-прядёт пряжу

                     игелек күр – будь счастлива

                     куаныч - радость

3. Әкиятне укытучы укуы.

- Хәзер әкиятне мин укыйм, ә сез карап барыгыз.

 Ял итү .  Физкультминутка. Татарча бию көенә бииләр.

V. Беренчел ныгыту.

1.Тагын нәрсәләр бар икән, балалар , тылсымлы сандыкта?

– Ә хәзер әйдәгез, әкияттәге кызлар турында сөйлеп алыйк әле. Парларда эшлибез. Һәр парга бер карточка бирелә.

 Чиста, эшчән, тырыш.

 Ләгәндә кер юа, әнисе янына бармый,

Гөберле бака әверелә.

Тиен аңа бик ачуланган.

        

(Олы кыз, уртанчы кыз, кече кыз)

Чиста, эшчән, тырыш.

Җеп эрли, әнисе янына бармый,

Үрмәкүчкә әверелә.

Тиен аңа бик ачуланган.

        

(Олы кыз, уртанчы кыз, кече кыз)

Чиста, эшчән, тырыш.

Камыр баса, әнисе янына йөгерә,

Бик рәхәт гомер кичергән

Тиен аңа рәхмәт укый.

        

(Олы кыз, уртанчы кыз, кече кыз)

VI. Ныгыту күнегүләре (индивидуаль  эшләү)

  1. Игътибар! Игътибар!  “Иң игътибарлы, җитез укучы!” дип аталган конкурс игълан ителә.  Җиңүчеләргә Тылсымлы сандык  эчендә  махсус күчтәнәч булачак!

-- Ә хәзер укучылар, бу рәсемнәрне әкиятнең эчтәлеге тәртибендә урнаштырыйк та инде.

- Бу  рәсемнәр әкияттәге кайсы җөмләләргә туры килә?  Шул җөмләләрне табып укыйбыз. (Барлык укучыларга да иллюстрацияләр таратыла . Укучылар  иллюстрацияләргә туры килгән җөмләләрне әкияттән  табып укыйлар.)

- Афәрин, укучылар!  Әкиятне барыгыз да игътибар белән караган һәм укыган .

4. Рәсемнәр тәртибендә әкиятнең эчтәлеген сөйләү.

5. Сорауларга җавап бирү. (слайд  № 8)

- Ә сезгә кайсы кыз ошады соң? Ни өчен?

- Кайсы кыз әнисенә игелекле булган?

 - Кече  кыз игелекле булганы өчен ничек бүләкләнә?

- Ә сез әниләрегезгә карата игелеклеме соң, аларга булышасызмы? (Җаваплар)

- Менә нинди уңган ярдәмчеләр икән сез әниләрегезгә! Тузаннар да сөртәсез,идәннәр дә юасыз,өстәлләрне җыясыз,хәтта керләр уасыз.

- Әниләрегезгә һәрчак булышып,аларны кадерләп,олыгайган көннәрендә дә терәк булып, миһербанлы,игелекле булып яшәгез.Һәрчак  әкияттәге кече кыздан үрнәк алыгыз.

VII. Рефлексия.

- Сезгә “ Өч кыз” әкияте ошадымы?  Ни өчен?

- Бу әкият безне нинди булырга өйрәтә? (Игелекле булырга, әти –әниләрне , олыларны хөрмәт итергә өйрәтә  

- Бу әкият нинди төргә керә?

VIII.Дәресне йомгаклау.

1.Без дәрескә куелган  максатларга ирештекме? Тылсымлы сандыктан чыккан биремнәрне үти алдыкмы? (Әйе)

2.  Киләсе дәресләрдә дә әкиятләр укуны дәвам итәрбез. (Алдагы дәрескә максат кую)

3. Өй эше. 1. Әкиятне сөйләргә өйрәнергә. 2. Әкиятне сәнгатьле укырга . 3)Әкиятнең үзегезгә ошаган өлеше буенча рәсем ясарга.

- Барыгызга да зур рәхмәт. Һәммәгез дә бик тырыштыгыз. Дәрес  сезгә ошадымы? (слайд №9)

-Ә хәзер  сандык төбендәге иң соңгы бирем. Үзем алыйм әле. “Күчтәнәч” диеп язылган монда. Кемгә икән соң бу күчтәнәч? Әлбәттә, сезгә, балалар!

-Исәнмесез!

-Исәнмесез! Рәхим итегез!

18 нче гыйнвар.

-Урамда кыш.

-Бүген көн салкын.

-Чәршәмбе көн.

-Тылсымлы сандык.

-Тылсымлы сандык әкияттә була. Димәк, әкияттән килгән.

?(Бер укучы сандыкның капкачын ача, аннан конверт ала.Әкият дөньясыннан хат. Хат укыла. «Бик акыллы, белемле укучыларга гына бу сандык капкачын ачарга ярый. Сандык эченә бик күп төрле авыр биремнәр салынган. Әгәр сезнең белемегез җитәрлек булмаса, сандыкның капкачын кире ябыгыз! »)

-“Куян кызы”, “Төлке белән каз” , “Ике ялкау”,”Гөлчәчәк” татар халык  әкиятләренә ясалган.

-“Куян кызы”әкиятенен Абдулла Алиш язган.

-Авторы булган әкиятләр автор әкияте дип  атала.

- Халыкәкиятләре дип атарбыз.

Көзгеләр дәрьяга әвереләләр, көзгедән карап, кешенең нишләгәнен белеп була, тараклар калын урманга әйләнә, йомгаклар кешеләргә юл күрсәтә,башмаклар бик тиз генә кирәкле җиргә илтә .

Өч кыз.

Әкияттәге кызлар турында сөйләргә диелгән.

- Ә хәзер укучылар, бу рәсемнәрне әкиятнең эчтәлеге тәртибендә урнаштырыйк та инде.

-Игелекле булырга, әти –әниләрне , олыларны хөрмәт итергә өйрәтә)

-Татар халык әкияте.

Тылсымлы сандыктан чыккан биремнәрне үти алдык.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: «Кем көчле?”, татар халык әкияте.

          3 нче сыйныф өчен “Кем көчле?”,татар халык әкияте” буенча төзелгән дәрес эшкәртмәсе. Эш укучыларны  халкыбызның авыз иҗаты белән тирәнрәк таныштыру, бәйл...

Үзбәк халык әкияте “Зумрад һәм Киммат”.

Автор: Борын – борын заманда яр кырыенда, бер кечкенә генә йорт булган.  Бу йортта  яшәгән ди, бер карт үзенең кызы Зумрад  белән һәм картның хатыны,  үги әни үзенең кызы Киммат бе...

Презентация "Татар халык ашлары" ("Национальные блюда татар")

Рус төркемнәрендә  белем  алучы балалар  белән  татар халык  ашларын  өйрәнү  өчен   укыту  материалы....

Татар халык әкияте "Хәйләгә каршы хәйлә"

Дәрес 2 нче сыйныф укучылары өчен әзерләнде....

“Күмәч” рус халык әкияте буенча татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе

Дәрес эшкәртмәсе коммуникатив технологияләргә таянып сөйләмгә чыгу ысулларын күрсәтә....

: Татар халык әкияте “Камыр батыр”.

Татар халкының тылсымлы әкиятләреннән берсе булган”Камыр батыр” әкияте белән таныштыру һәм ни өчен тылсымлы булуын дәлилләү. Гипербола төшенчәсен бирү....

"Башак"(Рус халык әкияте)

Сөйләм телен үстерүдә әкиятләрне сәхнәләштерүнең әһәмияте зур. Сәхнәдә әзер әкиятне уйнар өчен алдан оештырылган эшчәнлеккә балаларның, әти-әниләрнең, укытучының зур хезмәте салына.Әкиятне сайлаганда ...