: Татар халык әкияте “Камыр батыр”.
план-конспект урока

Сания Саляхова

Татар халкының тылсымлы әкиятләреннән берсе булган”Камыр батыр” әкияте белән таныштыру һәм ни өчен тылсымлы булуын дәлилләү. Гипербола төшенчәсен бирү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kamyr_batyr_tehnologik_karta.docx27.44 КБ

Предварительный просмотр:

                                                             5 нче сыйныфлар өчен ачык  дәреснең план-конспекты

                                                                                        Укытучы: Сәләхова Сания Рамис кызы                                        

Ачык дәреснең методик максаты: Татар әдәбияты дәресләрендә уку укыту гамәлләрен кую мәсьәләсе буенча тәҗрибә уртаклашу.                

Дәрес темасы: Татар халык  әкияте “Камыр батыр”.  

Дәреснең максаты: Татар халкының тылсымлы әкиятләреннән берсе булган”Камыр батыр” әкияте белән таныштыру һәм ни өчен тылсымлы булуын дәлилләү. Гипербола төшенчәсен бирү.                

Бурычлар:  Белем бирү:   Әкият төзелешен белү күнекмәләре формалаштыру.

Үстерү:  төп геройларның булышчыларын  ачыклап, иң әһәмиятле сыйфатларын билгеләү, сүзлек байлыгын арттыру,иҗади сәләтләрен үстерү,.

Тәрбияви:  Халык авыз иҗаты әсәрләренә мәхәббәт тәрбияләү.

Көтелгән нәтиҗәләр: Шәхси УУГ: әкияттәге образлар аша тормыш дөреслеген күз алдына китерә белү, әхлакый нормаларны аңлап кабул итү;парларда һәм төркемнәрдә эшләгәндә башкаларны тыңлый белү, иптәшләрең фикере белән исәпләшә белү;  

регулятив УУГ : максат куя, үз эшеңне планлаштыра; тикшерә, бәяли белү.

Танып-белү УУГ :  тексттан кирәкле информацияне таба, чагыштыра, анализ һәм йомгак ясый белү.

коммуникатив УУГ :иптәшләреңне тыңлый, аңлый, үз фикереңне әйтә, дәлилли белү,  үзара хезмәттәшлекне оештыра белергә өйрәнү, сүзлек хәзинәсен баету.  

  Предмет  Әдәби әсәрнең эчтәлеген аңлау, анализлау күнекмәләренә ия булу.;

Дәреснең тибы:  катнаш дәрес.

Укучылар белән эш формалары: коллективта, парларда һәм төркемнәрдә эш

Кулланылган чыганаклар : компьютер, проектор, презентация, дәреслек: Татар әдәбияты. 5 нче сыйныф өчен.1,2.нче кисәк, иллюстрацияле рәсемнәр.

Укыту методлары: проблемалы, өлешчә эзләнү.

Предмедара   бәйләнеш: рус әдәбияты, рәсем сәнгате..

Дәрес барышы.

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

1. Оештыру, мотивлаштыру

Исәнмесез, укучылар! Я, бер-беребезне елмаеп сәламлик әле!

  Табигатьтән көч, энергия,  дәрт алып, яхшы кәеф , гел “5” ләр алу хыялы белән дәресебезне башлап җибәрик.

Укучылар исәнләшә.

2. Актуальләштерү һәм сынау өчен алынган гамәл аша шәхси кыенлыкны ачыклау.

1 нче слайд

Укучылар, алдагы  дәресләрдә  без сезнең белән күңелегезгә иң якын жанрларның берсе - әкиятләр дөньясы белән таныша  башлаган  идек.  Сез үзегез дә аларны укырга яратасыз.  Дәресебез гадәти түгел.Шуның өчен дәрестә игътибар белән тыңларга, бер-берегезне бүлдермәскә, тулы җавап бирергә, үз фикереңне әйтергә кирәк. Сез әзерме? Алайса башлыйбыз, барыбыз бергә әкият  турында  алган белемнәребезне искә төшерәбез.

2 нче слайд

  • Таймд раунд робин (время говорить по кругу)

– Балалар, хәзер сорауга җавап бирегез. Сезгә уйлар өчен 30 секунд бирелә, аннан 15 сек  эчендә һәрберегез җавап бирә. Беренче булып 1 нче номерлы укучылар җавап бирә.

-(Һәр бала 15 сек эчендә җавабын сөйли, дүртесе дә әйтеп чыга. Һәм уңышлы җавапны тыңлыйбыз)

3- 10нчы слайдлар

Сорау:

1.Нәрсә ул әкият?

2.Әкиятнең нинди төрләре бар?

3. Әкиятләрдә төлке нинди герой итеп бирелә, ни өчен?

4.Хәйләкәр төлке әкиятендә төп герой кем бу әкият кайсы төргә керә?

Үзбәя

1. Әкият халык авыз иҗатының бер төре. Фантастикага корылган чәчмә әсәр.)

2. Тылсымлы әкиятләр, тормыш – көнкүреш, хайваннар турындагы әкиятләр.

3. Тискәре итеп.Чөнки ул хәйләкәр, ялганнарга , урларга ярата,  башкаларга бер вакытта да ярдәм итми.

4.Төлке , хайваннар турындагы әкияткә керә.

  • Үзбәя

3.Проблема куеп, яңа белемгә чыгу

 11- 17 нче слайд

Хайваннар турындагы әкиятләр әкият җанрының иң борынгысы дип аталганын белә идегез.Аларның төп геройлары –төрле кош-корт, киек-җәнлек, кыргый һәм йорт хайваннары. Без хайваннар турындагы әкиятне карап киттек. Хайваннар турындагы әкиятләр төренә кошлар турында сөйләнгәннәре кергәнен дә беләбез.Ә хәзер йорт хайваннарын һәм кошларын искә төшереп китик әле.

1.Нәрсә сары чебиләр әнкәсе?

2.Нәрсә бәбкәләре белән урамда йөргәндә эләктереп алырга гына тора.

3Өйне тычканнардан саклаучы, Кешенең дусты.

4.Нәрсә безгә сөт эчертә?

5. Сарыктан туган җан иясе ничек дип атала?

18-23 нче слайд

Кыргый хайваннарны искә төшерик.

1.Халык әкиятендә кайсы хайванның койрыгы бозга каткан.

       2.Кыш көне йоклый торган хайван.

       3.Урманның иң хәйләкәр җанвары.

       4.Сазда мыркылдап нәрсә ята?

       5.Энәле хайван

т

а

в

ы

К

к

А

з

М

ә

ч

е

с

Ы

е

р

б

ә

Р

ә

н

Б

ү

р

е

А

ю

Т

ө

л

к

е

д

у

ң

г

Ы

з

к

е

Р

п

е

4.Яңа материалны аңлату

    Балалар , төп сүзгә игътибар итегез әле. Нинди сүз килеп чыкты?

24-27 нче слайд

Димәк, бүген без сезнең белән “Камыр батыр” әкиятен өйрәнәбез. Ничек уйлыйсыз, нигә Камыр батыр –дип атала икән?

Рус әдәбиятында шуңа охшаган әкият бармы? Ул ничек атала?

-Әкиятнең башын искә төшерик әле. Ничек башланып китә?

Бу әкияләрнең башлам өлешләре охшаш булса да, сюжет сызыклары төрлечә.

-Ә менә татар халык әкиятендә ничек икәнен  әкият белән танышкач белербез, язманы  тыңлыйк әле. Игътибар белән карап барыгыз, соңыннан сез дәвам итәрсез.

Балалардан укытып бетерү

Камыр батыр.

Чөнки аны Камырдан ясадылар.

Борын-борын заманда  әби белән бабайның уллары булмаган камырдан малай ясаган.

5 Ял минуты

28-34 нче слайд

“Микс – фриз –груп” (Mix-Freeze-Group) структурасын куллану.

— “  Хәйләкәр төлке”әкиятендә ничә герой катнаша?  

— “Камыр батыр” әкиятендә батырлар ничә төрле сынау үтә?  

-Камыр батыр ничә кешене ияртеп алып китә?

 . Рус телендә дә иҗат ителгән

-“Колобок”яки” Йомры ипи” дип атала

1. дүрт герой – төлке, аю, бүре, хуҗа  

2. өч төрле, йөгертә, мунчага яба, сугышалар.

3. 5 не аягын тышаулаган кеше, борынын томалаган кеше, эшләпәле бер бабай, уктан атучы,туфрак белән уйнаучы

6.Сүзлек эше.

 

35 нче слайд

6.Сүзлек эше.

Шаккатып бот чабу (аптырап калу)-1.Остаться в замешательстве( растеряться); 2. Теряться в догадках 3.Остаться в недоумении

Ике илле боз( калын боз)- здесь: толстый лед

Шартаяк(кәшәкә) -клюшка

Имгәтеп бетерү- изувечить

Саплам( бик аз)- здесь: мало

Аягын тышаулау -ноги привязать  к друг-другу.

Таманга туры килү -как раз

7.Өйрәнелгән материалны ныгыту.

 

Әкияткә анализ ясау.

-        Игътибар итсәгез, әкияттә бик кызыклы булып тоелган моментлар бар. Ягез әле, әкиятнең башлам өлешен табып укыгыз.

1. Мондый  башлам кайсы төр әкиятләрдә күбрәк очрый?

-        Тылсымлы әкиятләрдә. Алар әсәрнең уйдырмага корылуын хәбәр итә.

36 нчы слайд        

Әйе, балалар.Тылсымлы әкияттә вакыйгаларны гадәттән тыш зурайтып  күрсәтү алымнары кулланыла. Аларны гипербола  дип атыйлар. Дәфтәрләрегезне ачып, бүгенге числоны, теманы һәм билгеләмәне язып куегыз:  Гипербола – әйбер яки хәл-күренешнең аерым сыйфатын түгел, ә үзен гадәттән тыш арттырып, зурайтып күрсәтә торган сурәтләү алымы. Гипербола алымы кулланылган урыннарны табып укыйк.(гипербола: ай үсәсен көн үсә, кешене тоту белән имгәтәләр, мунча эчендә эшләпәне басып кигәч  ике илле боз ката,1 сугуда 30-40 кеше үлә, борын тишегеннән чыккан җилдән 20 кеше очып китә,комга суккач тау хасил була., аягын ычкындырса күккә оча. Кошлар куып җитә алмый һ.б.)

Укучылар, менә әкиятне игътибар белән тыңладыгыз да, укыдык та, ә хәзер әйтегез әле, бәхетсезлектән Камыр батырны кемнәр коткара? Әкият нәрсә белән тәмамлана?

Үзбәя

1.Тылсымлы әкиятләрдә. Алар әсәрнең уйдырмага корылуын хәбәр итә.

-Дәреслектән яныгыздагы иптәшегез белән табыгыз һәм укыгыз!

2.Гипербола алымы кулланылган урыннарны табып укыйк.(гипербола: ай үсәсен көн үсә, кешене тоту

 Дуслары коткара.

Әкият туй белән тәмамлана

Үзбәя

 8. Материалны ныгыту, кире  бәйләнеш

37 нче слайд

ТЕЙК  ОФ – ТАЧ  ДАУН

Максат: материалны ныгыту, кире  бәйләнеш   Әгәр мин әйткән фикерләрне, үтелгән тема буенча  дөрес дип санасагыз басасыз, әгәр дә юк икән инде – утырасыз.

-Бу әсәр хикәя жанры.

-Бу әсәр әкият жанрына керә.

-Эшләпәле бабай патша кызына өйләнергә  теләгән.

-Камыр батыр эшләпәле бабайның эшләпәсен басып кигезә

-Әби белән бабайның балалары булган, алар уйнасыннар дип, камырдан ясаган.

-Авыл халкы зарлангач Камыр батыр авылдан чыгып китә.

-Камыр батыр көчсез, хәлсез.

- Бу әкият тылсымлы әкиятләр жанрына керә.

Үзбәя

Утырып торалар

Басалар

Утыралар

Басалар

Утыралар

Басалар

Утыралар

Басалар

Үзбәя

9. Рефлекция. Йомгаклау. Нәтиҗә. Бәяләү.

38 нче слайд

-Рәхмәт, балалар, нәтиҗә ясыйк:

Укучылар, бүген дәрестә нишләдек?  

Дәрестә сезгә нәрсә ошады?

-Кайсы биремнәр сезгә авыр булды?

-“Камыр батыр” әкиятен халык нинди максат белән уйлап чыгарды икән?

-Бу сыйфатларга ия булу җиңелме?

-Бүгенге дәрес сезгә нинди сабак бирде?

39 нчы слайд

-        Бу турыда шагыйрь Роберт абыегыз Миңнуллин:

         “Кешеләргә без яхшылык эшлик, эшләмәсәк гарьлек.

            Ә яхшылык эшләү җиңел түгел, ул зур фидакарьлек”

 дип яза. Димәк, халык әкиятләре бездә нәкъ менә шушы сыйфатларны тәрбияләү үрнәге булып тора икән.

Дәрес буенча сорауларыгыз бармы?

 “Камыр  батыр” әкиятен башта тыңладык, аннан соң  укыдык, геройлар белән таныштык; сүзлек белән эшләдек; сорауларга җавап бирдек

кешеләр батыр, гадел,  бер-берсенә ярдәмчел булсын дип

җиңел

бер-береңә ярдәм итәргә өйрәтте

Өй эше

43 нче слайд

Өй эше бирү. 1. “Камыр батыр” әкиятенең икенче вариантын  интернеттан карыйсыз Ул мультфильм итеп эшләнгән.

2.Үзегез дә әкият язасыз.

3. Эшләпәле бабайны сез ничек күз алдына китердегез, рәсемен ясарга

Вакыт калса тест

Тест

1. Артык сүзне тап!

-Төлке , торна, тәлинкә, кувшин, бүре.

-Кәҗә, соры бүре, шүрәле, кәҗә бәтиләре, тимерче.

-Йомры икмәк,  Ак Байтал, Тиле, патша.

 -Үги кыз, агасы, көтүче, убырлы карчык, энесе

2.Гипербола –ул...

А) кечерәйтеп бирү

Б) зурайтып сурәтләү

В) юкка чыгу

3. “Камыр батыр” әкияте –ул....

А) хайваннар турындагы әкият

Б) көнкүреш әкияте

В) тылсымлы әкият.

4.”Камыр батыр” әкиятенең бетем өлешен тап.

А)  Борын-борын заманда, әби-бабай тумас борын, әти белән икәү генә торган чагында. Бар иде бер карт белән карчык.

Б)Хәзер бай алай итә, болай итә, боларны, алдап, чуен мунчага яба, ди

В) Кызын Камыр батырга биргәннән соң, утыз көн уен итеп, кырык көн туен итеп,тумаган ала биянең итен пешереп, бик каты  сыйланганнар, ди

5. Аларны мунчада  янып үлүдән кем коткарды?

А) Бай

Б) эшләпәле бабай

В) сакаллы кеше


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Тозлы камыр"дан мастер класс. 4 нче сыйныф өчен материал.

Технологиядән дәрес эшкәртмәсе. Тозлы камыр белән эшләү тәртибе....

Тема: «Кем көчле?”, татар халык әкияте.

          3 нче сыйныф өчен “Кем көчле?”,татар халык әкияте” буенча төзелгән дәрес эшкәртмәсе. Эш укучыларны  халкыбызның авыз иҗаты белән тирәнрәк таныштыру, бәйл...

Үзбәк халык әкияте “Зумрад һәм Киммат”.

Автор: Борын – борын заманда яр кырыенда, бер кечкенә генә йорт булган.  Бу йортта  яшәгән ди, бер карт үзенең кызы Зумрад  белән һәм картның хатыны,  үги әни үзенең кызы Киммат бе...

Татар халык әкияте "Хәйләгә каршы хәйлә"

Дәрес 2 нче сыйныф укучылары өчен әзерләнде....

“Күмәч” рус халык әкияте буенча татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе

Дәрес эшкәртмәсе коммуникатив технологияләргә таянып сөйләмгә чыгу ысулларын күрсәтә....

“ Өч кыз” татар халык әкияте белән танышу, әкиятнең эчтәлеген аңлап, сәнгатьле итеп укырга өйрәтү.

ldquo; Өч кыз” татар халык әкияте белән танышу, әкиятнең эчтәлеген аңлап, сәнгатьле итеп укырга өйрәтү....

"Башак"(Рус халык әкияте)

Сөйләм телен үстерүдә әкиятләрне сәхнәләштерүнең әһәмияте зур. Сәхнәдә әзер әкиятне уйнар өчен алдан оештырылган эшчәнлеккә балаларның, әти-әниләрнең, укытучының зур хезмәте салына.Әкиятне сайлаганда ...