Тема: «Кем көчле?”, татар халык әкияте.
план-конспект урока (3 класс) на тему

Загирова  Фарида Ильгизовна

            3 нче сыйныф өчен “Кем көчле?”,татар халык әкияте” буенча төзелгән дәрес эшкәртмәсе. Эш укучыларны  халкыбызның авыз иҗаты белән тирәнрәк таныштыру, бәйләнешле сөйләм, сәнгатьле һәм эзләнеп уку күнекмәләрен  формалаштыруны күздә тотып төзелде. Дәрес материалы презентациягә нигезләнеп алып барыла.Эшнең отышлы ягы: үзебез төзегән диафильм, мультфильмнарны күрсәтү, балаларның сөйләм эшчәнлеген шуңа бәйләп эмоциональле итеп үстерү. Бу эшне сыйныф сәгатьләрендә, бәйрәмнәрдә, ата-аналар  белән очрашканда кулланып була. Диафильм, мультфильмнарны балалар үзләре төзегәнгә күрә, бу эш аларга бик кызыклы. Бу эшне 1,2,4 нче сыйныфларда да кулланырга мөмкин.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл uku_drese.docx18.42 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: «Кем  көчле?”, татар халык әкияте.

Максат:1)Укучыларны татар халык әкиятенең эчтәлеге белән таныштыру.

2)Бәйләнешле сөйләм,сәнгатьле һәм эзләнеп уку күнекмәләрен формалаштыру.

3)Кешелеклелек сыйфатларын тәрбияләү.

Җиһазлау:компьютер,проектор,әкият геройларының исемнәре язылган карточкалар,диафильм өчен кадрлар,мультфильм өчен маскалар,”Уку китабы”,Р.Х.Ягъфәрова, “Әкият сөйлим сезгә” дигән күргәзмә.

Дәрес барышы.

I. Оештыру моменты.

1) –Исәнмесез,укучылар!

-Исәнмесез,укытучы апа!

-Кәефләрегез ничек соң?

-Кояшлы иртә кебек.

-Рәхмәт,утырыгыз!

2)Деңур укучының чыгышы.

-Бүген сыйныфта мин дежур. Сыйныфта бар укучылар да бар. Әле җирдә яз.Кояш яктырта,карлар эри. Кошлар җылы яклардан кайта.Көннәр озая,төннәр кыскара.Яз айлары:март,апрель,май.Бүген 13 нче апрель,атнаның җомга көне.

II. Өйрәнелә торган тема буенча кирәк була торган күнекмәләрне актуалҗләштерү.

1)Габдулла Тукай сүзләренә язылган “Туган тел” җырының  ике куплетын җырлау.

-Әйдәгез әле,балалар,татар халкының гимнына әйләнгән бөек шагыйребез Габдулла Тукай сүзләренә язылган “Туган тел” җырының 2 куплетын җырлап алыйк әле(басып җырлыйбыз).

И туган тел,и матур тел,әткәм-әнкәмнең теле!

Дөнҗяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,

Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

-Әйе,балалар,әнкәй көннәр буе бишектә көйләгән,ә әбекәй төннәр буе хикәят,әкият сөйләгән. Бүген безнең дәрескә дә әкият кунакка килә. (1 слайд)

2)Әкиятләр турында әңгәмә. Укучылар чыгыш ясый.(2 слайд)

А )     Халкыбызның авыз иҗатында әкиятләр иң бай һәм мөһим жанрларның берсе булып тора.Татар халык әкиятләрен өч төркемгә бүләләр:хайваннар турында әкиятләр,тылсымлы әкиятләр һәм тормыш-көнкүреш әкиятләре.  

Б)      Татар халык әкиятләре арасында хайваннар  турындагы әкиятләр күп түгел дияргә була. Мондый әкиятләрнең төп геройлары-кыргый җанварлар,йорт терлекләре,кошлар.Хайваннар турындагы әкиятләрдәтөрле хайваннарга төрлечә бәя бирелә:ат-эшчән һәм кешенең якын дусты,кәҗә-тапкыр,бүре-усал һәм аңгыра,арслан-көчле,төлке-хәйләкәр,аю-авыр табигатьле.(Күргәзмәдән “Торна белән төлке”, “Кәҗә белән Бүре” әкиятләрен күрсәтә.)

В)      Тылсымлы әкиятләрнең  үзәгендә уңай образ-батыр,акыллы,кулыннан һәртөрле эш килә торган егет образы тора. Халыкның көче һәм аның тапкырлыгы менә шул егет образында бирелә. Ул патша,дию пәриләре,аждаһалар яки башка шуның кебек кара көчләргә каршы көрәштә һәрвакыт җиңеп чыга. Аңа акыл иясе картлар,курку белмәс дуслары,тапкыр һәм сөйкемле сылу кызлар,төрле серле әйберләр,кешегә ияләшкән кыргый хайваннар булышалар. (Күргәзмәдән “Өч кыз”, “Гөлчәчәк” әкиятләрен күрсәтә.)

Г)     Тормыш-көнкүреш әкиятләрендә ялкаулык,саранлык,куркаклык һәрвакыт кешеләрдәге иң начар сыйфатлар буларак күрсәтелә.(“Зирәк карт” әкиятен күрсәтә.)

III. Яңа материал өстендә эш.

1. Табышмакларның җавапларын табу.

-Бүген кунакка килгән әкиятнең геройларын белер өчен,табышмакларның җавапларын дөрес итеп табырга кирәк.

А)Зәңгәр күктә бөркет оча,

Канаты белән кояшны каплый.  (БОЛЫТ.) (3,4 слайдлар)

Б)Ул булса,көн була.

Ул булмаса, төн була. (КОЯШ.) (5,6 слайдлар)

В)Утта янмый,

Суда батмый. (БОЗ.)    (7,8 слайдлар)

Г) Җәйге эссе көннәрдә

Мине сагынып көтәләр,

Мин аз гына күренсәм,

Качып-посып бетәләр. (ЯҢГЫР.) (9,10 слайдлар)

Д) Берсе чәчә, берсе эчә, берсе үсә. (БОЛЫТ,ҖИР,ҮЛӘН.)  (11,12 слайдлар)

Е) Үлән ашый, май ташый. (СЫЕР.) (13,14 слайдлар)

Ж) Иң әүвәлге чүлмәкне кем яндырган? (УТ.) (15,16 слайдлар)

З) Яхшы үткенләнгән булсам-

Бар нәрсәне кисәм мин:

Ипи, бәрәңге, балыкны,

Чөгендер һәм алманы. (ПЫЧАК.) (17,18 слайдлар)

И) Булмаган җире сирәк,

Үзе һәрвакыт кирәк. (СУ.) (19,20 слайдлар)

  • Булдырдыгыз,балалар. Молодцы!

2. Сүзлек өстендә эшләү.

-Мин сезгә әлеге геройлар катнашкан “Кем көчле?” дигән татар халык әкиятен укып китәрмен. Укый башлаганчы сүзлек өстендә эшләп алыйк. (21 слайд)

КЕСӘ ТӨБЕ-КАРМАН

ТАР-УЗКИЙ

БАТМАН-ЯКЫНЧА 4-5 КГ-ПРИБЛИЗИТЕЛЬНО 4-5 КГ

ТАРЫ – ОВЁС

ДӨГЕ – РИС

БОДАЙ – ПШЕНИЦА

АРПА – ЯЧМЕНЬ

СЕҢДЕРҮ – ВПИТЫВАТЬ

ЭРЕТҮ – ПЛАВИТЬ

ҖИГӘ – ЭШКӘ КУША – ЗАСТАВЛЯЕТ РАБОТАТЬ

3. ФИЗКУЛЬТМИНУТКА

4. Укытучы  әкиятне кычкырып укый.

- Мин әкиятне укыганда,сез “Нарый бозга ни өчен шундый сорау биргән?” дигән сорауга җавап әзерләгез.

5. Укыган буенча сораулар.

1) Нарый бозга ни өчен шундый сорау биргән?

2) Әкияттә нидән сүзе түбәндәге мәгънәләрнең кайсысында кулланылган:нидән – ни сәбәпле, ни өчен – в чём причина, почему; нидән – нәрсәдән- чего, кого сильней.

6. Укучыларның әкиятне эчтән укуы.

- Укыганнан соң тактадагы герой исемнәре язылган карточкаларны әкияттәге эзлеклелектә урнаштырабыз.

7. Тактадагы герой исемнәрен әкияттәге эзлеклелектә урнаштыру.

8. Әкиятне чылбыр буенча  кычкырып уку.

9.Рольләргә бүлеп укуга әзерлек. Укыган буенча сораулар бирү. Сорауларга җавапны

тексттан сайлап табып уку.

А) Боз нәрсә дип җавап биргән?

Б) Кояш?

В) Болыт нәрсә дип җавап биргән?

Г) Яңгыр?

Д) Җир нәрсә дигән?

Е) Үлән?

Ё)  Сыер нәрсә дип җавап биргән?

Ж) Ә пычак нәрсә дигән?

З) Ут?

И) Су нәрсә дип җавап биргән?

10. Әкиятне рольләргә бүлеп уку.

11. Төркемнәрдә эш. Диафильм төзү.

- Балалар, без сезнең белән Габдулла Тукайның “Кызыклы шәкерт” дигән шигыре буенча диафильм төзегән идек. Ә хәзер “Кем көчле?” әкиятенә диафильм ясыйбыз. Мин кадрларны ясадым. Сезгә тиз генә шул кадрларга язуларның эчтәлеге буенча рәсем ясарга кирәк. Башладык.

12. Диафильмны карау һәм уку.

13. Мультфильмнар турында  әңгәмә.

- Мультфильмның рәсемнәре астына язу кирәкме?

- Аны тавышлы итү өчен әкиятне ничек укырга кирәк?

14. Инсценировка. Ә хәзер минем булышчыларым сезгә мульфильм күрсәтәләр.

III. Өйрәнелгән теманы ныгыту.

  • Нинди әкият укыдык?
  • Бу әкиятне кем язган?
  • Тагын нинди әкиятләр була? (Автор язган әкиятләр.)

Викторина.

  • Әйдәгез әле, балалар, халык әкиятләре белән авторлар язган әкиятләрне аерыйк.

Халык әкиятләре                                                 Автор язган әкиятләр

“Кәҗә белән Бүре”                                           “Су анасы”, Г.Тукай

“Өч кыз”                                                              “Шүрәле”, Г.Тукай

“Карт белән Төлке”                                           “Сертотмас үрдәк”, А.Алиш

“Кем көчле?”                                                       “Урман әкияте”, Ф.Яруллин

IV. Дәресне йомгаклау.

  • Балалар,”Кем көчле?” соравына ничек җавап бирәбез?  (Кеше.)
  • Әйе, укучылар, әкиятләрдә иң көчлесе булып кеше тора. Тормышыбызда да кеше галәмне дә, су асты, җир асты дөньяларын да үзенә хезмәт иттерә.Нәрсә генә уйлап тапмый кеше:компьютерлар,ракеталар,самолётлар ... Кешене кеше иткән  хезмәт. Кеше,кешелеклелек – бу тамырдаш сүзләр. Бер-беребезгә, ата-аналарыбызга, туганнарыбызга игътибарлы булыйк,хөрмәт итик. (22,23,24,25 слайдлар.)

Билгеләр кую.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Үзбәк халык әкияте “Зумрад һәм Киммат”.

Автор: Борын – борын заманда яр кырыенда, бер кечкенә генә йорт булган.  Бу йортта  яшәгән ди, бер карт үзенең кызы Зумрад  белән һәм картның хатыны,  үги әни үзенең кызы Киммат бе...

Презентация "Татар халык ашлары" ("Национальные блюда татар")

Рус төркемнәрендә  белем  алучы балалар  белән  татар халык  ашларын  өйрәнү  өчен   укыту  материалы....

Татар халык әкияте "Хәйләгә каршы хәйлә"

Дәрес 2 нче сыйныф укучылары өчен әзерләнде....

“Күмәч” рус халык әкияте буенча татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе

Дәрес эшкәртмәсе коммуникатив технологияләргә таянып сөйләмгә чыгу ысулларын күрсәтә....

: Татар халык әкияте “Камыр батыр”.

Татар халкының тылсымлы әкиятләреннән берсе булган”Камыр батыр” әкияте белән таныштыру һәм ни өчен тылсымлы булуын дәлилләү. Гипербола төшенчәсен бирү....

“ Өч кыз” татар халык әкияте белән танышу, әкиятнең эчтәлеген аңлап, сәнгатьле итеп укырга өйрәтү.

ldquo; Өч кыз” татар халык әкияте белән танышу, әкиятнең эчтәлеген аңлап, сәнгатьле итеп укырга өйрәтү....

"Башак"(Рус халык әкияте)

Сөйләм телен үстерүдә әкиятләрне сәхнәләштерүнең әһәмияте зур. Сәхнәдә әзер әкиятне уйнар өчен алдан оештырылган эшчәнлеккә балаларның, әти-әниләрнең, укытучының зур хезмәте салына.Әкиятне сайлаганда ...