Үзбәк халык әкияте “Зумрад һәм Киммат”.
классный час (4 класс) по теме

Григорьева Гульгена Нурисламовна

Автор: Борын – борын заманда яр кырыенда, бер кечкенә генә йорт булган.  Бу йортта  яшәгән ди, бер карт үзенең кызы Зумрад  белән һәм картның хатыны,  үги әни үзенең кызы Киммат белән. Карчык үзенең кызы Кимматны бик яраткан, ә үги кызы Зумрадны бердә яратмаган. Мескен Зумрадны ул кыйнаган, орышкан, иртәдән кичкә кадәр эшләткән. Аңа бер минутта ял бирмәгән.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл boryn_zamanda_yar_kyryenda_ber_kechken_gen_yort_bulgan.docx28.83 КБ

Предварительный просмотр:

ГБОУ «Ново-Кинерская общеобразовательная школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья»

Үзбәк халык әкияте “Зумрад һәм Киммат”.

Григорьева Г.Н.

Автор: Борын – борын заманда яр кырыенда, бер кечкенә генә йорт булган.  Бу йортта  яшәгән ди, бер карт үзенең кызы Зумрад  белән һәм картның хатыны,  үги әни үзенең кызы Киммат белән. Карчык үзенең кызы Кимматны бик яраткан, ә үги кызы Зумрадны бердә яратмаган. Мескен Зумрадны ул кыйнаган, орышкан, иртәдән кичкә кадәр эшләткән. Аңа бер минутта ял бирмәгән.

Зумрад бик матур, уңган, тырыш кыз бала. Аңа караган саен карап кына торасы килә, ә сөйләшсәң сөйләшеп туя алмыйсың.

Ә Киммат бердә аңа ошамаган: ул ялкау, кире, тәртипсез бала була. Көне буе ул кычкырышып, ачуланып йөри.

Зумрад көн саен иртән иртүк чишмәгә чаба, аңа чәчәкләр “исәнме” дигән төсле башларын иеп калалар. Әгәрдә инде Зумрад әзрәк ял итим дип чирәмгә утырса аңа барысыда, чәчәкләрдә, сандугачларда сөенешәләр, сандугачлар матур итеп сайрашалар.

Ә карчыкның кызы чәчәкләрне яратмыйда, иркәләмидә. Киммат аларны кыерсыта: ул чәчәчкләрне өзә һәм аяклары белән таптап  китә. Шуңа да Киммат чәчәкләр яныннан үткәндә, чәчәкләр аннан качалар, яфраклары белән капланалар.  

Менә боларның барысыда Карчыкның ачуын чыгара да иде. Һәм ул ничек кенә Зумрадны юкка чыгарырга икән дип уйлап йөри дә, бервакыт картны үз янына чакыра да болай ди:

Үги әни: — Синең кызың тыңламый, ялкау, аны куып чыгарырга кирәк, әгәрдә чыгарып җибәрмәсәң минем бу йортта эзем дә бумаячак.

Автор: Карт каушап, борчылып китә, нәрсә эшләргә кирәклеген дә белми. Ә карчык аннан һаманда кызын куып чыгаруын сорый.

Үги әни: — Син Зумрадны урманга алып барда, анда аны адаштырып калдыр. Мин аның белән яшәмим.

 Автор: Карт кызын Зумрадны таулар янына, бер кеше дә аяк басмаган җиргә алып килә.

Карт: — Кызым, син менә шушы таш өстендә утырып тор, мин утыннар чабам.

Зумрад: — Ярый әтием синең эшең беткәнче утырып торырмын.

Автор: Карт утыннар чабарга китә, ә Зумрад таш өстендә бер үзе утырып кала. Бервакыт җил чыга, һәм карт балтасын зур агачка элеп куя да өенә кайтып китә. Җил искән саен, балта селкенеп  агачка “тук!, тук!” бәрә.

Ә Зумрад әтисен һаманда утын чаба дип белеп утыра да утыра.

Бик озак утыра кыз, ә әтисе һаманда килми. Җил тынганнан соң Зумрад балта тавышы килгән якка бара. Кыз юл кырыеннан чәчәкләр өзеп барганда бер агачны күрә, агачта әтисенең балтасы, ә әтисе юк.

Зумрад:— Ой, әтием минем,  әтием, -  дип кычкыра Зумрад.

Автор: Кыз әтисен эзләргә китә. Таулар арасыннан йөри-йөри Зумрад бөтенләй адашып бетә. Зумрад үзе генә урманда курка башлый. Кая барырга нишләргә дә белми елый. Һәм ул бер тар гына сукмак күреп ала. Шул сукмак буйлап барганда ул кошлар сайравын ишетә. Аяк астына карый анда төрле төстәге чәчәкләр аңа баш иеп нәрсәдер әйтәләр төсле иде.

 Зумрад бик озак бара да бара. Ә чәчәкләр аңа юл күрсәтәләр. Көн инде төнгә якынлаша, кыз еракта  ут күреп ала һәм этләр өргәнен ишетә.  Зумрад шул якка таба китә һәм бер өйгә килеп җитә. Тәрәзәгә караса анда бер әбекәй утыра. Кыз бик сөенеп өйгә керә, исәнләшә һәм үзе белән нәрсә булган барысында сөйләп бирә.

Әбекәйдә үзенең өенә шушындый әйбәт кыз кергәненә бик куана, шатлана. Ул да бик әйбәт, изге урман сихерчесе була.

Изге сихерче: —Борчылма кызым мин сиңа  булышырмын, - дип кызны тынычландыра.

Зумрад:— Рәхмәт инде әбекәй сез мине үз әнием кебек кабул иттегез.  Мин сезгә нәрсә эшли алам, әйтегез, мин эш яратам. Сезнең өчен барысын да эшлим.

Автор: Шул вакытта әбинең өенең түбәсенә бик күп кошлар килеп куна. Кошлар җырлап  җибәрәләр һәм җырларында Зумрадны мактыйлар. Ә әби кошлар телен аңлый һәм тагында куана. Ул Зумрадны бик ярата, аңа уйнарга курчаклар бирә һәм  әкиятләр укый.

Менә шулай алар берничә көн бергә яшиләр. Әби Зумрадка карата бик ягымлы була. Зумрад та әбигә бик булыша, идәннәрен себерә, тәрәзәләрен юа.

Бервакыт әби плов пешерегә була һәм кызга әйтә:

Изге сихерче: — Кызым бар түбә башына менеп утыннар алып төш әле.

Зумрад: — Ярый әбекәй, хәзер алып төшәм, - дип түбәгә менеп китә.

Автор: Ә түбә бик биек була һәм аннан дөньяның бар  җиредә күренә. Зумрад як – ягына карый торгач үзенең өен күреп ала, йөрәге авыртып китә һәм елап җибәрә.

Изге сихерче: — Нәрсәгә елыйсың балакаем? Нәрсә булды?

Зумрад: - Еракта мин үз өемне күрдем. Әтиемне сагындым, дип елап җибәрә Зумрад.

Автор: Әби кызны тынычландыра, пешергән пловын ашата да йокларга яткыра. Ә иртә белән әби кызга:

Изге сихерче: — Әйдә җимешем җый уенчыкларыңны, син бүген өеңә кайтасың. Түбә башында минем ике сандыгым бар берсе кызыл, берсе ак. Син ак сандыкны калдыр, ә кызылын үзең белән ал.

Автор: Шулай дип әйтә дә, үзе урманга китә. Зумрад үзенең уенчыкларын җыя башлый. Әби урманнан бик тиз йөри торган җигелгән ат алып кайта, һәм Зумрадны утыртып сандыкны арбага куя, һәм әйтә:

Изге сихерче: — Менә сиңа сандыкның ачкычы, өеңә кайтып кергәч сандыкны ачарсың.

Зумрад: - Әбекәй бик зур рәхмәт сезгә, сау булыгыз.

Автор: Күз ачып йомганчы Зумрад инде өе янында була. Ул капка төбендә борчылып утырган әтисен күрә.

Зумрад: — Исәнме әтием!, дип кычкыра Зумрад һәм әтисен кочаклап ала.

Автор: Әтисе бик сөенеп елап җибәрә.

Карт: - Балам минем, ди әтисе.

Автор: Алар өйләренә керәләр. Тиз арада барысыда Зумрадның кайтканын беләләр. Зумрад кызыл сандыкны ача, һәм бөтенесе дә шакката. Кызыл сандыкта Зумрадның үз гомеренә җитәрлек бик күп кыйбатлы әйберләр була.

Моны күреп үги ананың бик ачуы чыга. Һәм шунда ук картка үз кызын Кимматны урманга алып барып калдырып кайтырга куша.

Уги Әни: - Син минем кызым Кимматны да урманга алып барып, калдырып кайт, ул да байлыклар алып кайтсын, - ди.

Автор: Карт тиз арада гына җыенып Кимматны урманга алып барып, калдырып кайта. Кич җитә. Киммат,  карт балтаны калдырып киткән агач янына килә. Кычкырып елый башлый. Ләкин аны берәүдә чәчәкләрдә, сандугачларда тынычландырмый. Ябалаклар гына баш очыннан кычкырып очып китәләр.

Киммат куркып чаба башлый, һәм ул сихерче әби өенә килеп чыга. Әбекәй аны бик җылы каршы ала, һәм тынычландыра.

Изге сихерче: — Борчылма кызым, мин сиңа булышырмын.

Автор: Әнисе кызын матур сөйләшергә өйрәтмәгәнгә күрә Киммат әбекәйгә рәхмәт тә әйтә белми. Әбекәй  кызга бик ачулана, ул аңа уенчыклар да бирми, әкиятләрдә  сөйләми. Киммат әбекәйнең өендә иртәдән кичкә кадәр бернәрсә дә эшләмичә ялкауланып утыра, өйне дә җыештырмый. Өй бик пычырана, тәрәзәләр дә тузанга бата.

Беркөнне Әбекәй Кимматка  болай ди:

Изге сихерче: — Кызым бар түбәгә менеп утыннар алып төш әле.

Киммат: — Үзегез менегез дә алып төшегез, - ди Киммат. Мин сезгә монда асрау түгел.

Автор: Әбекәйнең кызга тагында ачуы чыга, ләкин барыбер ул аны түбәгә менгезә. Киммат түбәгә менә, ләкин утыннар җыймый, елап утыра.

Әби кызга:

Изге сихерче: — Нәрсәгә елыйсың?

Киммат: — Мин үземнең өемне күрдем. Мин сездән китәм, дип аяклары белән тыпырдый башлый.

Изге сихерче: — Ярый бар кайт, - ди аңа сихерче әби, - түбәдәге сандыкны да үзең белән ала аласың. Менә сиңа ачкыч. Өеңдә сандыкны ачарсың.

Автор: Киммат елаудан туктый, сөенә, түбәдән сандыкны өстерәп алып төшә. Ә әби аңа җигелгән арбалы ат бирми. Кимматка авыр сандыкны  җилкәсендә алып кайтырга туры килә.

Өйләрендәге этләре Киммат кайтканын сизеп ала да карчык янына килеп өрә башлый.

Эт: — Хау, хау, хау!— һәм ул эченнән генә нәрсәдер мыгырдагана. Карчык этне тыңлап урамга чыга һәм ишетә анда кызы:

Киммат: — Менә мин әнигә кайтам, җилкәмдә сандык күтәреп, аның эче еланнар белән тулган.

Автор: Карчыкның тагында ачуы чыга һәм ул, эткә озын таяк белән сугып җибәреп, этнең аягын сындыра. Һәм үзенчә уйлый:

Үги әни: - “ Минем кызым кайта, шёлклар, бархатлар алып кайта”

Автор: Ниһаять Киммат өенә кайтып җитә. Барысыда җыелалар. Кимматның сандыкта нәрсә алып кайтканын беләселәре килә. Ә Киммат белән әнисе сандык өстенә менеп утыралар, ачулары чыга, сандыкны ачарга бирмиләр. Алар  сандыкны күтәреп өйгә алып керәләр. Ә төн җиткәч сандыкны ачып җибәрсәләр. Ни күзләре белән күрсеннәр, анда ике аҗдаха утыра.

—  Алар куркуларыннан кычкырып җибәрәләр.

Үги әни һәм Киммат: - Ой, ой, ой!

Автор: Сандыктан ике аҗдаха чыгып, кызны да, әнисен дә ашап бетерәләрдә, тәрәзәдән чыгып очып китәләр.

Күршеләре кычкырган елаган тавышларны ишетеп ярдәм итәргә дип ишекне ватып керәләр.

Күршеләре: - Нәрсә булды, нәрсә булды???

Автор: Ә өйдә беркемдә булмый. Үги әнине һәм тыңлаусыз кызны бер кайданда таба алмыйлар. Ә Зумрад әтисе белән бик бәхетле гомер итә башлыйлар. Менә шуның белән безнең әзерләнгән әкиятебез тәмам. Әкияттә катнаштылар: Карт- Б. Җәвид, Картның кызы Зумрад - Ш. Камиля, Үги әни – Г.Вячислав, Үги әнинең кызы Киммат – А. Нияз, изге сихерче – Г. Чулпан,  эт – З. Фәнис, Күршеләре- М. Илнур, Аҗдахалар – Г.Айрат, Ф.Гүзәл.    

Ихтибарыгыз өчен зур рәхмәт!!!  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар халык педагогикасы нигезендә гаилә тәрбиясен оештыру.

Балаларга күркәм сыйфатлар үзеннән- үзе генә килми. Матур гадәтләр яштән үк ныгысын өчен ата-анага зур көч,тырышлык куярга кирәк. Шуңа күрә бала үстерүче һәр кеше тәрбияче булырга бурычлы. Тормыш үзе ...

Халык уеннары аша - спортка.

Эстафеты на основе народных игр (на татарском языке)...

Халык педагогикасы һәм экологик тәрбия

Халык педагогикасына таянып, балаларга экологик тәрбия бирү....

Халык авыз иҗатына нигезләнеп, әхлакый сыйфатларга ия булган милли рухлы шәхес тәрбияләп укыту.

Һәр халыкның хыялы – камил шәхес тәрбияләү. « Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк », ди халык мәкале.  Ә халык әйтсә хак әйтә. Бүгенге  көндэ үсеп килүче яшь буынны халкыбызнын традицияләре үрнә...

Халык авыз иҗатына нигезләнеп, әхлакый сыйфатларга ия булган милли рухлы шәхес тәрбияләп укыту.

Һәр халыкның хыялы – камил шәхес тәрбияләү. « Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк », ди халык мәкале.  Ә халык әйтсә хак әйтә. Бүгенге  көндэ үсеп килүче яшь буынны халкыбызнын традицияләре үрнә...

Халык әйтсә, хак әйтә

Татар халкының авыз иҗатын укучыларга тирәнрәк өйрәтү, аңлату, төшендерү, кызыксыну уяту өчен класстан тыш чара....

Татар халык авыз иҗаты. Мәкальләр һәм әйтемнәр

Татар халык авыз иҗаты буенча презентация...