Татар халык педагогикасы нигезендә гаилә тәрбиясен оештыру.
статья на тему

Сайфутдинова Нурия Нурисламовна

Балаларга күркәм сыйфатлар үзеннән- үзе генә килми. Матур гадәтләр яштән үк ныгысын өчен ата-анага зур көч,тырышлык куярга кирәк. Шуңа күрә бала үстерүче һәр кеше тәрбияче булырга бурычлы. Тормыш үзе шуны таләп итә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon doklad.doc47.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татар халык педагогикасы нигезендә гаилә тәрбиясен оештыру.

Һәр ата- ана үз баласының бәхетле булуын тели. Тик баланы һәркем үзенчә ярата, үзенчә тәрбияли. Ләкин аны ярату гына җитәме? Киләчәктә ул нинди кеше булып үсәр? Холык –фигыле, кешеләргә мөнәсәбәте, кылган эшләре белән горурлана алырмы? Менә шулар хакында һәр ата-ана да вакытында уйлана микән?

Тормыш мисалларына таянып, мин ата-аналар игътибарын менә шул мәсьәләләргә юнәлтәм. Әлбәттә, балаларга күркәм сыйфатлар үзеннән- үзе генә килми. Матур гадәтләр яштән үк ныгысын өчен ата-анага зур көч,тырышлык куярга кирәк. Шуңа күрә бала үстерүче һәр кеше тәрбияче булырга бурычлы. Тормыш үзе шуны таләп итә.

Бер акыл иясе, тәрбияче үзе тәрбияле булырга тиеш, дигән. Ә ата-ана үз баласы өчен иң беренче тәрбияче ул.

Башлангыч сыйныф укытучысы буларак, мин иң элек һәр укучымның гаиләсе, тормыш шартлары белән танышып чыгам. Һәр гаилә -үзе бер дәүләт. Бу дәүләт-тулымы? Әти-әнисенең шөгыле нинди? Гаиләдә өлкән буын кешеләре ?Әби-бабай бармы? Ничә бала тәрбияләнә? Алар сау- сәламәтме? Начар гадәтләре ишетелмиме? Балаларны үз әтисе үстерәме? Шушы сорауларга җавап тапкач,һәр укучыма якын килү мөмкинлеге алам. Боларны белеп тору һәр тәрбияче өчен бик мөһим.

Хәзерге заманда гаиләнең җәмгыять тормышында уйнаган роле кискен үзгәрде. Гаиләнең бала тәрбияләүдәге әһәмияте гаять кимеде,җәмгыятьнең күзәнәге буларак та гаилә үзенең тоткан урынын йомшартты. Бу нәрсәдән күренә соң?

Беренчедән, инде күп буынлы гаиләләр сан ягыннан бик аз калды. Бу буыннар чылбыры өзелүгә,халык теле белән әйткәндә, ата улны, ана- кызны танымауга китерде. Өлкәннәр белән яшьләр арасында кискен каршылыклар, аңлаша алмаучылык туды. Әби- бабайлар белән оныклар арасында элемтә өзелде.

Икенчедән хәзерге гаиләләр күп балалы түгел. Гаиләдә бер-ике, күп булганда өч бала бар. Фәкать гаиләдә генә булырга мөмкин «абый», «апа», «энем», «сеңлем» төшенчәләре күп балаларга хәзер таныш та түгел. Чөнки күп кенә балалар гаиләдә берүзе үсә,шунлыктан бергә уйнап,шатлык-кайгыны бергә бүлешеп,ярдәмләшеп яшәү кебек мөнәсәбәтләргә анда урын юк.

Мин тәрбияче буларак ялгызы тәрбияләнүче бала белән күп балалы гаиләдә тәрбияләнүче баланы күзәттем. Минем сыйныфта Гилязиев Илназ гаиләдә бердәнбер бала, анасы аны иркәләп, сөеп аның һәрбер теләген үтәп кенә тора.Ә бала үз чиратында сыйныфта беркем белән дә аралашмый, үз-үзенә бикләнгән,авыр вакытта бер-береңә булышуны белми дә. Уку елы азагында гына бераз ачылып китте, әкренләп дуслар тапты.

   Ә менә Зайнуллин Ринат аның капма-каршысы. Ул күп балалы гаиләдән аның 2 абыйсы, 1 апасы безнең гимназиядә укый. Сеңлесе икенче елга керергә  тиеш. Әле тагын 1 малайны уллыкка алдылар. Барлыгы 6 бала. Аларның бердәмлегенә, татулыкларына исең китәр. Абыем, апаем, сеңлем диеп бер-берсе өчен янып,үлеп торалар. Әниләре белән әтиләре барысын да барлап, күзәтеп ,белешеп торалар. Марат Хәмзинович белән Фәридә ханым балаларны татар халык педагогикасының төрле формаларын кулланып тәрбиялиләр.        Алар балаларының ял вакытларын кызыклы һәм файдалы үткәрүдә читтә калмыйлар. Сез аларның дус-тату гаиләсен алдагы фотосурәттә күреп китә аласыз.

Өченчедән, яңа оешкан һәр ике гаиләнең берсе таркалып бара. Бу хәл баланы күп очракта әти,әни сүзен көн саен әйтеп үсүдән генә түгел, ата тәрбиясеннән дә мәхрүм итә. Ир бала өчен бу бигрәк тә аянычлы хәл.

Дүртенчедән,ата-ана һәм бала арасында мөнәсәбәтләр бик киеренке. Статистика мәглуматларына караганда, ата-ананың балага булган тәрбиясе көнгә 15-20 минуттан артмый. Бу вакыт күргәнегезчә бик аз. Димәк, күпчелек ата- ана үз баласының тәрбиясе белән бөтенләй дә шөгыльләнми дигән сүз. Күрәсез, ата-ана игтибарыннан читтә калган балада, бигрәк тә шәһәр шартларында, төрле тискәре йогынтылар, урам тәэсире бик тиз үзен сиздерә башлый. Эш сөйми торган, миһербансыз, тәүфыйксыз балалар көннән-көн арта бара. Бу шартларда милли тәрбия турында хәтта сүз дә алып барып булмый.

Күптән инде гаиләне милләт өлгесе кысаларына кайтарыр вакыт җитте. Бүгенгесе көндә нинди тәрбия формаларын кулланып, гаилә тәрбиясен халык педагогикасы нигезендә оештырырга мөмкин соң?

Балада тарихи үзаң тәрбияләү  максатында гаилә шәҗәрәсен өйрәнүне оештыру бик отышлы. Мин моны үземнең эш тәҗрибәмнән чыгып әйтеп китәм. Мисалга үземнең укучымның эшләгән эшен тәкдим итәсем килә.Ул – озакка сузылган, максатка ярашлы нәтиҗәле эш. Балага җиде буын бабаларының тарихын ачыкларга кирәк. Алар кемнәр булган ,нинди эш –гамәлләр башкарганнар, нинди эз калдырганнар. Бала өчен бу сорауларга җавап эзләү бик әһәмиятле. Шушы күзлектән чыгып, ул үзенең тормыштагы максат һәм бурычларын билгели ала. Гаилә тарихы балага көчле  этәргеч булып хезмәт итә. Бу тәрбия формасын минем гимназиядәге коллегаларым да уңышлы гына кулланып киләләр.Һәм тәрбия эшендә бик зур нәтиҗә бирә.  

Икенче үтемле форма: тәрбия җирлеге әзерләүдә гаиләдә чын милли мохит булдыру. Бигрәк тә хәзерге вакытта шәһәр җирлегендә яши торган татар гаиләләренә кагыла. Күп очракта шәһәр баласының аралашу чарасы булып рус теле тора.Шул сәбәпле бала өчен мәктәптә үткән татар теле дәресе генә җитәрлек түгел. Ул гаилә шартларында,туганнары,әти-әнисе, әби- бабасы белән аңлашырга тиеш. Татарча радио һәм телевидение тапшыруларын карарга, татарча спектакль, концертларда булырга, татар әдәбияты әсәрләрен укырга, газета – җурналларга язылырга кирәк. Минем сыйныф укучылары  2 нче сыйныфта гына булуга карамастан барысы да китапханәгә язылдылар кызыклы,файдалы китаплар,җурналлар алып  укыйлар. Ә гаиләләргә килгәндә минем сыйныфтагы укучыларның әти-әниләре өйләрендә татарча газет- җурналлар алдыралар. Ул барлыгы 62 % тәшкил итә. Укучылар кызыклы дип санаган материалларны класска алып киләләр һәм без аларны сыйныф сәгатләрендә уңышлы гына кулланабыз, фикерләр алышабыз.  Мөмкин булган кадәр баланың әби-бабасы белән аралашуын таэмин итәргә кирәк. Халкыбызның бәйрәм-йолалары, күркәм гадәтләре яшь буында  сакланып калсын өчен, аларны әби- бабайлар белән бергә ешрак очраштырырга кирәк.

Мисал өчен сыйныфта үткәрелгән»Әбекәй алтыным» кичәсенә балалар үзләренең әбиләрен чакырдылар. Һәм менә шул ачыкланды: барлык укучыларның әби- бабайлары шәһәрдә яшәсәләр дә, күбесе диярлек саф татарча ачык, матур,төгәл итеп сөйли беләләр. Алар яшы буынга үзләренең яшы вакытларын, нәрсәләр белән шөгыльләнгәннәрен бәйнә- бәйнә сөйләделәр. Ә укучылар үз чиратында үз куллары белән эшләнгән бүләкләр, җылы сүзләр, матур җырлар, биюләр бүләк иттеләр.

2007-2008 нче уку елында уздырылган тыл һәм хезмәт ветераны Сайфутдинов Кадыйр бабай белән очрашу да сугыш вакытларын ачыграк күзалларга ярдәм итте.

Мондый очрашулар укучыларда  олыларга карата ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияли.

Чираттагы гаилә тәрбиясе формалары халкыбыз бәйрәмнәрен торгызу яки дәвам итү белән бәйле. Без халкыбызның борын-борыннан килгән төп бәйрәмнәрен дә гаиләдә торгызырга тиешбез. Бәби туе, исем кушу йоласы,никах һәм яшы гаилә йоласы,каз өмәсе . Боларга өстәп, дини бәйрәмнәрне һәм Сөмбелә,Нәүрүз, Сабан туе кебек халык бәйрәмнәрен атарга кирәк. Безнең гимназиядә халык традицияләренә зур игътибар бирелә ,инде бик күп еллар  фольклор түгәрәге эшләп килә. Укучылар бу түгәрәктә төрле халык бәйрәмнәрен сәхнәләштерәләр. Сез фоторәсемдә Аулак өй, Сөмбелә, Нәүрүз бәйрәмнәреннән күренешләр карап үтә аласыз.

Гаиләдә иң күркәм тәрбия чарасы булып баланы халык авыз иҗаты белән таныштыру торадыр. Халык авыз иҗаты- халкыбыз педагогикасының үзәк өлеше. Ул бишек җырлары белән башланып, әкиятләр,табышмаклар, мәкальләр,җырлар,биюләр,бәетләр белән тәмамлана.

Минем укучыларга әти- әниләре белән берлектә халык авыз иҗатын китапчыкка тупларга тәкьдим ителгән иде. Алар бу эшне бик яхшы һәм бик тиз башкарып чыктылар.

Гимназия коллективының бурычы- ата-аналар белән берлектә һәр баланы бәхетле итү. Бәхет күпкырлы. Ул кешенең үз сәләтен ача белүендә дә, хезмәтне яратып башкаруында да, дөньяның матурлыгы белән хозурлануында да, матурлык тудыруда катнашуында да, кешеләрне һәм үзен яратуында да, баланы чын кеше итеп тәрбияләүдә дә чагылыш таба. Фәкать ата- аналар ярдәмендә, күмәк көч белән генә мөгаллимнәр балаларга кешелек бәхете бирә ала.

Мин үземнең сыйныфтагы әти-әниләр турында бик яхшы фикердә. Алар миңа төрле яклап ярдәм итәләр. Төрле очрашулар,кичәләр,ял вакытларын оештыруда,бала тәрбияләүдә актив катнашалар.Кыскасы эшли дә, ял да итә беләләр. Боларны  без укучыларның ясап алып килгән “Гаилә альбом” нарында, иншаларында күреп китә алабыз.

 Мин үз укучыларымның һәрберсе дусларына яки башка кешеләргә яхшылыкларны чын теләктән чыгып эшләсеннәр һәм шуннан тирән канәгатләнү алсыннар дип тырышам.Турыдан- туры менә шулай эшлә дип әйтмичә генә кешене изгелек эшләргә өйрәтү- тәрбиядә иң кыен бурычларның берседер, мөгаен.

                   

                                                                                                                                                                                                                                                                                     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Халык педагогикасы һәм экологик тәрбия

Халык педагогикасына таянып, балаларга экологик тәрбия бирү....

Татар халык авыз иҗаты. Мәкальләр һәм әйтемнәр

Татар халык авыз иҗаты буенча презентация...

Татар халык табышмаклары

Табышмак — күмәк эчендә берең әйткәннең мәгънәсен икенче кешедән чишелешен таптыру өчен генә башкарыла торган фольклор. ...

татар халык авыз иҗаты

халкыбыз элек-электән үк  гыйлемле, мәдәниятле булган.үз иҗаты аша өйрәткән, тәрбияләгән....

"Өч кыз" Татар халык әкиятен сәхнәләштерү.

Рус телле балалар белән  үткәрү  өчен  сәхнәләштерелгән  күренеш....

Презентация "Татар халык ашлары" ("Национальные блюда татар")

Рус төркемнәрендә  белем  алучы балалар  белән  татар халык  ашларын  өйрәнү  өчен   укыту  материалы....

«Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрендә халык педагогикасы”

Г.Н.Шарафутдинова.Ризаэддин  Фәхретдин исемендәге 1 нче  гимназия, Әлмәт шәһәре.         Тема: “ Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрендә халык пе...