Кәгазьне бөкләү юлы белән кош ясау
план-конспект урока по технологии (1 класс) на тему

Хайруллина Фирая Зиннатулловна

1 сыйныфта технология дәресе эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tehologiyadn_dres.doc296.5 КБ

Предварительный просмотр:

                        БАЛТАЧ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

                                  ЯҢГУЛ УРТА МӘКТӘБЕ  

                              Технологиядән

     1 сыйныфта үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе

           Тема: Кәгазьне бөкләү юлы белән кош

                      ясау      

               

                                                Үткәрде: 1 категорияле укытучы

                                                                 Хайруллина Ф.З.

                                         

                         1 нче сыйныфта технология дәресе

“Перспектив башлагыч мәктәп “ укыту – методик  комплексы буенча.

Тема: Кәгазьне бөкләү юлы белән кош ясау.

Максат:1)Кәгазьне бөкләү юлы белән кош ясый алуларына ирешү.

               2)Укучыларда мөстәкыйльлек,пөхтәлек булдыру.

               3)Табигатькә ,кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү.

Материал:Т.Н.Проснякова “Азбука мастерства”1нче сыйныф 18 нче бит.

                      Методик ярдәмлек Т.Н.Проснякова 1класс 40-41 бит

Җиһазлау: Магнитафон ,кассета ,слайдлар(Кайчы белән эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләре, эшләү тәртибе.)

Дәреснең тибы:Яңа материалны аңләту.

Дәреснең төре:Өлешчә эзләнүле.

                                       Дәрес барышы.

I .Оештыру өлеше.

-Дәрескә әзерлекне барлау.

-тема һәм максатлар белән танышу.

II .Яңа белем һәм күнекмәләрне формалаштыру.

А)-Салмак кына көй астында укытучының кереш сүзе. Авыл таңнары.Офык читендә нәни генә кызыллык шәйләнә.Дөньяга кояш күренеп,яктылык сирпелә.Табигать җанлана.Чут-чут итеп сайраган кошлар тавышы ишетелә.Кошлар сайравына чишмәләр җыры кушыла.

     Табигатем , нинди матур,гүзәл,эчкерсез,бай син! Кешеләргә күпме шатлык

өләшәсең. Менә чәчәкләр арасына бер кош килеп кунды.Ул күңелнең иң нечкә җирләрен тибрәндереп сайрап җибәрде.(кошлар сайравы ишетелә)

Б)-Укучылар мин бүген мәктәпкә килгәндә җирдә бер кош күрдем.Ул оча алмый иде. Аның канатын  кемдер яралаган.Ул миңа күңелсезләнеп кенә сөйләде.Ул сөйләгәннән соң миңа да бик күңелсез булып китте.

-Укучылар сезгә дә күңелсез булып киттеме?

-Әйе,без дә күңелсезләндек.

-Ә нигә күңелсезләндегез?

-Кошны кызгандык.

-Укучылар кошларга тияргә ярыймы?Аны рәҗеткән кеше дөрес эшләгәнме?

-Юк. Кошларга тияргә ярамый.Алар табигатебез байлыгы.

В) Дөрес укучылар.Кошлар табигатебезнең тиңсез байлыгы.Шуңа күрә дә аларны сакларга кирәк.

Г) Бүген без сезнең белән дәрестә кәгазьне бөкләү юлы белән кош ясарга өйрәнербез.Кошны ясый башлаганчы ,кайчы белән эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшереп китәрбез.(слайд№1)

  -1.Кайчыны очы белән өскә каратып тотма,кесәңә тыгып йөрмә.

  -2.Яхшылап ныгытылмаган кайчылар белән эшләмә!

  -3.Кайчы белән йөри-йөри кисмә.

  -4.Кайчыны ачык килеш калдырма.

  -5.Иптәшеңә биргәндә кайчыны ябык хәлдә, кисә торган өлешеннән тотып бир!

  -6.Кайчы белән эшләгәндә сул кулыңның торышы һәрчак тикшер!

  -7.Эшең беткәннән соң кайчыны ябык хәлдә өстәлгә яки махсус урынга куй!                  

-Хәзер бер дәфтәр битен уңга һәм сулга бөкләп уйныйбыз.(бөклиләр)

-Дәреслекнең 18 нче бите буенча укучыларга этаплап кәгазьне бөкләү юлы белән кош рәсеме ясарга өйрәтү (слайд№2)

Д)Укучыларның  мөстәкыйль эшләве.(шаблоннар тарату) Һәр балага индивидуаль якын килеп ярдәм итү.

III. Йомгаклау өлеше.

1.Эшләнгән эшләрне бергәләп карау.

2. Нәтиҗә: Кошларны саклау безнең бурычыбыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Флексагон ясау.Түгәрәк эше.

Түгәрәк эше.Тема: Флексагон ясау.Максат:•      Флексагон турында мәгълүмат бирү.•      Шәхси:математиканың  әйләнә -тирә  белән бәйләнешен а...

Камырдан тычкан ясау

хезмәт тәрбиясе бирү...

Җепләр белән рәсем ясау.

Технология дәресенә дәрес эшкәртмәсе...

Оригами юлы белән эт ясау.

Бөкләп юлы белән эт ясау....

Фил баласы этаплап ясау

Этаплап, фил баласы ясарга өйрәнү. Этаплап эшләгән эшнең нәтиҗәсе дә була. Балаларыгыз һичшиксез фил баласын ясый алачак....

Әкият геройларын этаплап ясау

Өлешләп рәсем ясаганда , бала үзенең уңышларын күрә бара, эшенең нәтиҗәсе аңа яңа көч, яңа дәрт өсти....

Фил баласын этаплап ясау

Балалар өчен, рәсемне, этаплап ясау уңайлырак...