Оригами юлы белән эт ясау.
план-конспект урока (технология, 3 класс) на тему

Минигулова Светлана Шаехтимеровна

Бөкләп юлы белән эт ясау.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл origami.et_.docx18.72 КБ

Предварительный просмотр:

Дәрес барышы

  1. Оештыру (Уңай психологик халәт тудыру).

Хәерле көн агачлар! (уңга карап, уң кулны җәеп)

Хәерле көн кошлар!(сулга карап, сул кулны җәеп)

Хәерле көн апабыз,(укытучыга карап, кулларны як-якка җәябез)

Хәерле көн дуслар!(бер-беребезгә карап елмаябыз)

  1. Актуальләштерү.

      -Оригами ул ни дигән сүз?   (Кәгазьне бөкләү осталыгы)

-Оригами кайсы илдә уйлап табылган?    (Япония)        

-Укучылар, сез бүген тагын оригами ярдәмендә эшләүне дәвам итәргә телисезме?

III. Уку мәсьәләсен кую.

-Укучылар, без бүген сезнең , белән кәгазь битләрен билгеле бер тәртиптә бөкләп, төре кызыклы фигуралар,  уенчыклар ясарга өйрәнүебезне дәвам итәрбез.Нәрсә ясавыбыз турында табышмак чишеп белербез.

 Кешенең дусты, йортның сакчысы

-Димәк без бүгенге дәрестә ниләр турында сөйләшербез, эшләрбез, өйрәнербез икән? (Этләр  турында сөйләшербез,  оригами эш төрендә этләр  бөкләп ясарга өйрәнербез).

IV. Уку мәсьәләсен чишү.

Этләр- кешеләрнең иң борынгы дуслары. Кеше моннан күп мең еллар элек кеше үзенә бүрене ияләндергән. Алар ул вакытта ау, җир эшкәртү, көтүчелек белән шөгелләнгән. Ә кешегә ияләнгән бүре һәрвакыт аңа ярдәм иткән: ауда булышкан, йортларын саклаган. Шулай итеп, бүре эткә әйләнә...

Вакытлар үтү белән этләрнең күп төрләре барлыкка килгән: эшче, аучы, бүлмә этләре.

Этләр: көтүне, йортларны саклыйлар, ауда булышалар, җинаятьчеләрне тотарга ярдәм итәләр, кешеләрне коткаралар, сукыр, күзләре күрми торган кешеләрне йөртәләр, кирәкле әйберләрен китереп торалар,  йөкләр ташыйлар һәм дә өйдә безне шатландырып, гел ярдәм итеп яши бирәләр.

   .... слайдлар

-

Физкультминутка.

Бар минем көчегем,

Шаяным (боргалану), бөтерчегем (урыннарда борылу)

Сикергәли ул, уйный (урыннарда сикерү)

Койрыгын болгап туймый (куллар белән хәрәкәтләр ясау).

Йөзә белә ул  суда (йөзү хәрәкәтләре).

Чупылдый ул , яйә чума (чүгәләү)

“Бергәләп йөзик” – диеп,

Минем артымнан куа! (урыннарда йөгерү)

-Әйтеп киткәнебезчә, этләр- кешеләрнең иң якын дуслары. Шуңа да без аларны оригами ярдәмендә эшләп, үз эшләребезгә урнаштырырбыз.

Үрнәк эш .   .... слайд.

Үрнәк эшкә анализ.

-Укучылар, үрнәккә карап әйтегез әле, көчек ясау өчен безгә ниләр кирәк булыр икән?

-Дүрт аяклы дусларыбыз нинди эш төрендә эшләнгән? (оригами)

Эш тәртибе:

  1. Бирелгән шаблон ярдәмендә төсле кәгазьдән квадратны төшереп, кисеп алабыз;
  2. Төссез, ак ягын өстә калдырып, квадратның һәр капма-каршы почмакларны бер-берсе өстенә тәнгәл килерлек итеп, бөкләп ярдәмчел эзләр калдырабыз;
  3. Квадратның һәр почмагын уртага, ярдәмчел эзләр киселгән урынга куеп бөклибез, бары бер почмагын гына ачык калдырабыз;
  4. Бөкләнгән почмаклар эчтә калырлык итеп, үрнәктәгечә бөгәбез;
  5. Килеп чыккан форманың өске ягын ачып, үрнәктәгечә, өскә таба бөклибез;
  6. Чыгып калган ян-яктагы почмакларны алга таба бөкләп колаклар, ә уртадагы почмакны үрнәктәгечә  бөкләп борын-авыз өлешләрен  ясыйбыз;
  7. Аскы яктагы почмакларны үрнәктәгечә эчкә таба бөкләп куеп, этебезне утыртабыз;
  8. Әзер этебезнең күзләрен, борынын фломастер, төсле карандашлар ярдәмендә ясап куябыз;

Укучылар үткәрелгән эш тәртибе, инструкцион карта ярдәмендә эшне башкаралар.

V. Эшчәнлеккә контроль һәм бәя.

1. Эшләнгән эшләрдән күргәзмә оештыру.        

-Укучылар, без үзебезнең тырышлыгыбыз, төгәллегебез ярдәмендә гади генә кәгазьдән нинди матур йортлар, көчекләр  бөкләп ясарга өйрәнеп, нинди матур композицияләр төзедек.

2. Эш урыннарын җыештыру.

VI. Йомгаклау. Рефлексия.

-Укучылар, без бүген нинди эш төрендә эшләдек?   (Оригами)

-Оригами ул ни дигән сүз, һәм ул кайсы илдә уйлап табылган?   (Кәгазьне бөкләү осталыгы, Япония)

-Этләр турында ниләр истә калдырдыгыз?

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Флексагон ясау.Түгәрәк эше.

Түгәрәк эше.Тема: Флексагон ясау.Максат:•      Флексагон турында мәгълүмат бирү.•      Шәхси:математиканың  әйләнә -тирә  белән бәйләнешен а...

Кәгазьне бөкләү юлы белән кош ясау

1 сыйныфта технология дәресе эшкәртмәсе...

Камырдан тычкан ясау

хезмәт тәрбиясе бирү...

Җепләр белән рәсем ясау.

Технология дәресенә дәрес эшкәртмәсе...

Фил баласы этаплап ясау

Этаплап, фил баласы ясарга өйрәнү. Этаплап эшләгән эшнең нәтиҗәсе дә була. Балаларыгыз һичшиксез фил баласын ясый алачак....

Әкият геройларын этаплап ясау

Өлешләп рәсем ясаганда , бала үзенең уңышларын күрә бара, эшенең нәтиҗәсе аңа яңа көч, яңа дәрт өсти....

Оригами юлы белән чыршы уенчыгы ясау.

Оригами юлы белән чыршы уенчыгы ясау....