Оригами юлы белән чыршы уенчыгы ясау.
план-конспект урока по технологии (2 класс) по теме

Миргалимова Эльвира Вакифовна

Оригами юлы белән чыршы уенчыгы ясау.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon origami_yuly_beln_chyrshy_uenchygy_yasau.doc38.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Оригами ысулы белән чыршы уенчыгы ясау.

Максат: - укучыларны чыршы уенчыгы ясарга өйрәтү;

  • төгәл кисү, бөкләү күнекмәләрен, иҗади сәләтләрен, фикерләүләрен, танып – белү эшчәнлекләрен үстерү;
  • игътибарлылык, мөстәкыйльлек, ярдәмчеллек, дуслык тәрбияләү.

Җиһазлау: чыршы, төсле кәгазь, линейка, кайчы, карандаш.

                                              План:

  1. Классны оештыру.
  • Укучылар, исәнмесез. Кәефләрегез ничек? Сез эшләргә әзерме? Ярар. Без сезнең белән дәрестән соң күп кенә эшләр башкардык. Бүген эшчәнлегебезне дәвам итәбез.

  1. Тема буенча эш:

  • Карагыз әле. Өстәлдә нәрсә бу?

( Чыршы)

  • Ул безгә кунакка килгән.  Ә ни өчен хуш исле урман чыршысы килмәгән соң?

( Чөнки агачларны кисәргә ярамый.)

  • Быел нинди ел дип игълан ителгән иде?

( Табигать һәм экология елы иде.)

  • Балалар, чыршыга тагын 1 тапкыр карагыз әле. Ул нинди?

( Ул бик моңсу.)

  • Ә ни өчен моңсу соң ул?

( Чөнки аның уенчыклары юк)

- Без бүген нишлибез инде?

( Чыршыны бизибез.)

- Безнең бик матур,күңелле, балалар  ярата торган бәйрәм җитә. Ул нинди бәйрәм?

( Яңа ел)

  • Дөрес. Без бүген әкренләп Яңа ел бәйрәменә әзерләнә башлыйбыз.

  1. Эш барышын аңлату.

  • Безгә төсле кәгазьләр, кайчы, карандаш,линейка,клей кирәк булачак. Укучылар, бер – берегезгә игътибарлы булыгыз, кайчы белән сак эш итегез. Безнең уенчыгыбыз 8 өлештән торачак. Һәр деталь 5*5 булган квадрат кисәгеннән торачак. Үзегезгә ошаган төсләрне сайлап алыгыз. Һәм 8 квадрат кисәбез. Квадрат нәрсә ул? ( Искә төшереп алу).
  • Урталай 2 гә бөклибез, диагонале буенча..
  • Ачабыз. Түбәсе үз урынында кала. Ян – яктагы канатларын уртага бөкләп китерәбез.
  • Менә шундый халәткә килде безнең фигурабыз. Эшне дәвам итәбез. Кисешкән өлешкә түбәне төшерәбез һәм түбәнге өлешне шушы ноктага китерәбез. Фигураны әйләндерәбез. Бер өлешебез тәмам.
  • Безгә нәкъ шундый 8 өлеш ясарга кирәк.
  1. Физминутка.

-Рәхмәт. Эшебезне дәвам итәбез.

Укучыларның эшләрен күзәтү, ярдәм итү.

  • Барыбыз да ясап бетердек. Хәзер 7*7 булган квадрат кисеп алабыз. Шушы яфракчыкларны беркетәбез.
  • Башта. Беркетергә уңайлы булсын өчен, үзәк линияне сызып куябыз. Менә бу өлешенә клей буйыйбыз, беркетәбез. Аннан соң, икенчесенең ян – якларын бер – берсенә терәтеп беркетәбез. Шулай итеп эшне дәвам итәбез.

  1. Эшләнгән эшкә анализ ясау.

  • Укучылар, нәрсә килеп чыкты?

( Уенчыклар)

  • Сезгә ошадымы?
  • Уенчыкларны хәзер нишләтәбез?

( Чыршыга эләбез)

  • Менә эшебез тәмам. Хәзер җеп тагабыз һәм чыршыбызга эләбез.

Вакыт калса, чыршы турында җыр җырлап алу.

  1. Йомгаклау.

  • Дәрестән тыш эшчәнлектә катнашуыгыз өчен зур рәхмәт сезгә, балалар.

Татарстан Республикасы

Актаныш муницпаль районы

Иске Җияш башлангыч мәктәбе

       Тема: Оригами ысулы белән чыршы  

                              уенчыгы ясау.

(2 – 3 нче сыйныф укучылары белән дәрестән тыш эшчәнлек)

   

    Укытучы: Миргалимова Эльвира Вакифовна.

                                       4 декабрь, 2013 нче ел


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Чыршы бәйрәме.

Праздник нового года ....

Чыршы бәйрәме.

мероприятие для начальных классов...

"Чыршы бәйрәме"

Я предлагаю Вам сценарий праздника ёлки. Нашим детям очень понравился праздник по этому сценарию. Думаю Вам тоже понравится....

Башлангыч класс укучылары өчен чыршы бәйрәме сценарие

Бәйрәмдә Убырлы, почтальон Печкин, куяннар һ.б. геройлар катнаша. Кыш бабай һәм   Карчәчәк балаларга төрле уеннар уйната....

Cерле чыршы (Яңа ел әкияте)

Серле чыршы(новогодняя сказка на татарском языке)...

Оригами юлы белән эт ясау.

Бөкләп юлы белән эт ясау....

Чыршы бәйрәме

Башлангыч сыйныфлар өчен чыршы бәйрәме...