Чыршы бәйрәме
методическая разработка (4 класс) по теме

Ганиева Люция Фаесхановна

Башлангыч сыйныфлар өчен чыршы бәйрәме

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yana_el_kichse.docx27.78 КБ

Предварительный просмотр:

Алып б.Хәерле көн,кадерле балалар,хөрмәтле укытучыылар, мөхтәрәм әти-әниләр, килгән кунаклар! Сезне барыгызны да якынлшып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрик итәбез. Сезгә ныклы сәламәтлек, шатлык, гаилә бәхете телибез. Дөньялар имин, өстәлләр мул булсын!

                1. Ак тунын өстенә элеп

                  Шатланып көлә-көлә

                  Табигатьне акка төреп,

                 Туган якка кыш килә.

                 

           2. Кыш ул йөрми үзе ялгыз гына .

              Җитәкләгән күркәм бәйрәмне.

            Нинди бәйрәм?- диеп сорасагыз  

            Бездә бүген чыршы бәйрәме.

       3. Уйнап — биеп яңа елны
        Каршы алабыз.
        Яңа елда матур теләк
        Теләп калабыз.          

           4.  Бүлмәдә чыршы агачы:
              Ул яшелдән киенгән.
             Чыршы да урманнан безгә
             Бәйрәм итәргә килгән.

         5. Уенчыклар белән аны
           Бизәдек төрле төскә.
          Кызыл йолдыз ясап куйдык
         Балкысын өчен өскә

    6. Бер ел буе сагынып

         Көттек без сине

         Балкыган утларың белән

        Сөендер безне.

            7.    Без бүген чыршы янында

                 Әйлән-бәйлән уйнарбыз.

                 Кыш бабайны каршыларбыз,

                 Яңа җырлар җырларбыз.

       Җыр:

    8.  Искиткеч матур чыршы

       Энҗе күк ылыслары

       Ялтырыйлар уенчыклар

      Җем-җем яна утлары.

    9.Җырлар җырлап әйләнәбез

      Бүген синең тирәңдә

     Үзең матур, үзең чибәр

      Кадалмый бер инәң дә.

10.Чакырдык без җәнлекләрне,

     Кыш бабай бәйрәменә.

     Чыршы әйләнәсендә

    Җыр җырлап әйләнергә.

1 нчеАю. Саумысез,дусларым

              Котлыйбыз сезне бәйрәм белән

              Хуш килсен яңа еллар.

2нче аю. Бер сәгать киендем

               Бәйрәмгә килер өчен

               Шат булсагыз без килүгә  

               Сөенеч безнең өчен.

Куяннар.Саумысез,дусларым!

               Котлыйбыз сезне бәйрәм белән!

               Хуш килсен Яңа еллар!            

Алып баручы. Әйдәгез,җәнлекләр.безнең бәйрәмгә рәхим итегез!

           11. Безгә бүген бик күңелле,

                 Безгә бүген бик рәхәт.

                Безне сөендергән өчен        

                 Сиңа чыршы зур рәхмәт.

            .12. Җырлыйбыз да биибез,

                 Зурлыйбыз Яңа елны.

                 Яңа елда- яңа утлар,

                 Яктыртсын Яңа елны!

     Җыр:

            Үги кыз керә.    

Уги кыз-    (салмак кына музыка яңгырый )

  • Яңа ел бәйрәме, барсы да күңел ача.

Ә мин? Һаман эш тә эш!

Апаларым бүген чыршы бәйрәменә баралар.

Аларның күлмәкләре шундый матур булды.

Билгеле, аларга бүген Кыш бабай бүләкләр бирәчәк.

Эх, белсәгез иде, ничек минем дә чыршы бәйрәменә барасы килгәнемне.

Минем бит бердә чыршы бәйрәмендә булганым юк.

( Җырлый)

( Зөһрәнең уги әнисе белән ике кызы керә)

Уги әни-   -    Зөһрә! Зөһрә, ялкау кыз! Кая син?

     Ә, менә син кая икән.

     Җырлап маташкан була тагын.

     Нәрсә,эшең юкмы әллә? Ялкау!

     Әзерме безнең калфаклар?

Уги кыз-                    Әзер, хәзер китерәм

Уги әни-        Тизрәк бул! Кызларым , чибәркәйләрем!

Кыш бабай бүләк бирсен өчен нишләргә кирәк икәнен онытмадыгызмы?

Кызлар-   Юк, әни, онытмадык

Биергә, җырларга, шигырь сөйләргә кирәк!

(Зөһрә калфакларны  китерә)

Кызлар-           Ай! Нинди матур! Бир тизрәк!

Уги әни-        Ярый, тырышкансың, син дә чыршы бәйрәменә барырсың.

Уги кыз-( сөенеп)       Чынлапмы?

Уги әни-       Тик әшләрең беткәч кенә!

Уги кыз-   Нинди эшләр?

Уги әни-

  1. Баздан кишерләрне җыеп алып мен.
  2. Мәрҗәннәрем карга чәчелде, эзләп тап, шкатулкага салып куй.
  3. Капка төбендәге карларны көрә.

Шуларны эшләсәң барырсың. Әйдәгез, кызларым, киттек.

Уги кыз-   Ничек өлгерим мин шулхәтле эшне эшләп? Чыршы бәйрәме бит инде башланды.

Кар бөртеге-    Елама, Зөһрә, мин сиңа булышырмын.

Уги кыз-          Ничек? Миңа бит уги әни шундый күп эш бирде.

Кар бөртеге-           Бүген бит тылсымнар көне.

Мин кар бөртеге генә булсам да

Булышыймчы дустыма.

Әкияттәге тылсымнарны

                                                                Ашырыймчы тормышка.( өч тапкыр кул чаба)Музыка яңгырый

Куянкайлар, чыгыгыз!

Эшне тизрәк башлагыз

баздан алып кишерләрне

Тизрәк урнаштырыгыз

( куяннар чыга )Куяннар

Хәзер эшли башларбыз

Баздан  алып кишерләрне

Тизрәк урнаштырырбыз.

К.б Кошкайлар, җитезләр,

     Тизрәк очып килегез

    Мәрҗәннәрне табып алып

    Шкатулкага салыгыз.

( кошлар очып чыга)Кошлар

Тизрәк очып киләбез

Мәрҗәннәрне табып алып

Шкатулкага салабыз.

К.б.Карны көрәгез  аюлар

   капка төбе чистарсын

   Безнең Зөһрә еламасын,

   Бәйрәмдә тик елмайсын.

Аюлар

Карны көрибез тизрәк

Капка төбе чистарыр

Безнең Зөһрә еламас,

Бәйрәмдә тик елмаер.

Җәнлекләр биюе.

(Эшнең башкаруы турында хәбәр итәләр )

Уги кыз-    Ләкин бит минем бәйрәмгә барырга матур күлмәгем дә юк.

Кар бөртеге-   Мин сиңа кар бөртекләреннән тегелгән күлмәк бүләк итермен.Тик шуны онытма: Сәгать 12 не суккач, барысы да юкка чыгачак.

Бию(Зөһрә матур күлмәк киеп чыга)

Уги кыз-        Рәхмәт сезгә, дусларым! Мин шундый бәхетле.

Кар бөртеге-               Әйдә Зөһрә, Чыршы бәйрәменә рәхим ит!

Алып баручы. Балалар, нишләптер безнең Кыш бабабыз белән Кар кызы бәйрәмгә килеп җитмиләр .Әйдәгез бергәләп аларны чакырабыз.яки  

җыр:

Кыш бабай-  Исәнмесез, балалар, сезне Яңа ел бәйрәме белән котлыйм, зур, кыю, батыр булып үсүегезне телим.:

Зәңгәр күк аяз булсын,

Илебез тыныч булсын

Аналарның, балаларның,      

   Кар кызы.                                                                                  Күңеле тыныч булсын. 

                 Ак сакаллы, ак күңелле

                   Бабам белән без  

                   Җир өстенә аклык – пакьлек

                   Алып киләбез.

                   Яңа ел белән сезне,

                  Яңа бәхетләр белән

Тик берүземә  күңелсез

Кая минем дусларым?

Килегез  чаршы янына,

Килегез, матурларым,

Энҗе кар бөртекләрем.

(кар бөртекләре керә,бию)

13   Әй, Кыш бабай, Кыш бабай,

       Безнең сөйгән кунак син.

     Ямьле үтсен кичәбез,

    Безне көлдер,уйнат син.    

14.Бәрәмебез синк килгәч,

Матурланды тагын да

Бик күңелле уйнавы

Яшел чыршы янында.

15.Бәйрәмнең төп кунагы син,

Чыршыкай,дускай.

Кар кызың тагын да сылу

Быел.Кыш бабай.

16.Әй Кыш бабай,Кыш бабай

Хуш киләсең,уз бире

Шатланышып җыр белән

Каршылыйбыз без сине.

Җыр:

Алып баручы. Кыш бабай сез юлдан килгән кеше.Арыгансыздыр да инде. Утырып бераз ял итегез Балалар сезгә биеп.җырлап күрсәтерләр.

(концерт номерлары)

Кыш бабай.Бик рәхмәт.Ай-һай матур җырладыгыз, биедегез. Үземнең дә биисем килеп китте.Әйдә әле,кызым без дә биеп алыйк ,әле.

Кар кызы. Бабакай  монда бик күңелле,тик безне икенче мәктәптә дә көтәләр.

Кыш бабай. Әйе,шул,кызым,дөрес әйтәсең.

Бәйрәм үтте, сәгать сукты –

Яңа ел килә безгә.

Яңа бәхетләр китерсен

Сезнең һәрберегезгә.

Килермен киләсе елга,

Ә сез белем туплагыз,

Белем кирәк һәр кешегә,

Ялкауланып тормагыз.

Нәкъ шунда, шушы сәгатьтә,

Йөгерә-атлый килермен,

Кемнең мине тыңлаганын,

Шул чагында белермен.

Кар кызы. 

Күңелле булды бәйрәм,

Уйнадык әйлән-бәйлән.

Матур җырлар җырладык,

Кунак булып туймадык.

Тик китәр вакыт җитте.

Көтә безне янә юл.

Рәхмәт сезгә, балакайлар,

Котлы булсын Яңа ел!

Сау булыгыз, дуслар! Киләсе елга кадәр, дуслар!

Балалар. Хуш, бабай! Хуш Кар кызы!  (Кыш бабай, Кар кызы китә)

Ал.бар. Белгәнегезчә узып баручы ел елан елы иде.Аның санаулы сәгатьәре генә калып бара. Ул безнең белән хушлаша.

Елан.Матур бәйрәмне ташлап

          Ничек инде китәсең

          Миннән башка күңелсез

           Булмасмы соң кичәгез.

           Бер дә китмәс идем дә

           Дөнья шулай төзелгән

           Еллар төрле исем белән

           Бер-бер артлы тезелгән.     

17.Яңа еллар килсен бәхет алып.

 Яңа еллар килсен елмаеп

Күңелләрдә мәңге шатлык булсын.

Яшәмәгез дуслар, моңаеп

18.Тышта нурлы, күңелле,

Җиргә ап-ак кар ятты.

Җырлап, биеп каршылыйбыз,

Яңа ел таңы атты.

Җыр:

19..Шатланабыз сөенәбез,

Зурлыйбыз яңа елны

Яңа елда яңа утлар

Яктыртсын яңа юлны.

Җыр  

20.Өр яңа ел килә, өр яңа

Чынлап яңа булсын ул

Кояш кебек һәммә илгә  

Тигез көлеп торсын ул.

21.Күз яшьләре булмасын

Артта калсын кайгы-борчулар

Элеккечә утлар янып торсын,

Балкып торсын шулай чыршылар

22.Әй Яңа ел бердә тартынмыйча,

Хуҗа булып әйдә түргә уз.

Юлларыңа синең ак чәчәкләр,

Кулларыңа бездән ипи-тоз.

Яңа ел керә. Дөнья әйләнеп,                          Картлары да шат,

Мин килдем менә.                         Җитсә дә йөзгә,

Урман, кырларга,                        Яңа бәхетләр

Чиксез бай җиргә.                       Китердем сезгә!

                     Монда – матурлык!                       Тик ул бәхетләр –

Монда - батырлык!               Капчыкта түгел,

Зур төзелешләр                     Өләшеп бирергә

Шаклар катырлык!               Ул кәнфит түгел!

Һәркем бәхетен

Табар эш белән

Тау ярып була

Күмәк көч белән!   

   .         23.   Яңа ел яңа инде

                   Иске ел булмас әле,

                   Шатлыгын да, бәхетен дә

                   Кызганып тормас әле.

           24.   Иске елның яңа кары

                   Йомшак итеп сала юл.

                   Бөтен яхшылыгың белән ,

                   Хуш киләсең , Яңа ел!

25.Күңел тынычлыгы телик.,

     Яңа елда һәркемгә

    Бәхет, шатлык, сәламәтлек

    Юлдаш булсын гомергә!

.26. Рәхмәт әйтик чыршыбызга,

       Матур бәйрәме өчен.

.     Рәхмәт әйтик кунакларга

       Килеп караган өчен.

   27.    Яңа елга яңа юлдан,

       Нык басып бердәм керик.

     Иң изге ,саф теләкләрне

    Бер-беребезгә телик.

Җыр

       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Чыршы бәйрәме.

Праздник нового года ....

Чыршы бәйрәме.

мероприятие для начальных классов...

"Чыршы бәйрәме"

Я предлагаю Вам сценарий праздника ёлки. Нашим детям очень понравился праздник по этому сценарию. Думаю Вам тоже понравится....

Башлангыч класс укучылары өчен чыршы бәйрәме сценарие

Бәйрәмдә Убырлы, почтальон Печкин, куяннар һ.б. геройлар катнаша. Кыш бабай һәм   Карчәчәк балаларга төрле уеннар уйната....

Cерле чыршы (Яңа ел әкияте)

Серле чыршы(новогодняя сказка на татарском языке)...

Оригами юлы белән чыршы уенчыгы ясау.

Оригами юлы белән чыршы уенчыгы ясау....

Чыршы бәйрәме

1-5 нче класс укучылары өчен Чыршы бәйрәме сценарие....