"Чыршы бәйрәме"
материал по теме

Алексеева Назира Зуфаровна

Я предлагаю Вам сценарий праздника ёлки. Нашим детям очень понравился праздник по этому сценарию. Думаю Вам тоже понравится.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon chyrshy_b..doc90 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Балтач муниципаль районы

       Субаш урта гомуми белем мәктәбе      

Башлангыч сыйныф укытучылары

Алексеева Н. З.

Фролова Р. В.

Антонова Н. Г.

Гыйльфанова Н. Ф.

        Бәйрәм программасы.

Җиңел генә көй яңгырый. Балалар, аяк очларында йөгереп кереп, чыршы тирәли тезеләләр.

Балалар. Исәнме, чыршы!

Алып баручы. Исәнмесез, дуслар! Исәнмесез барыгыз да, олыгыз, кечегез, яшегез, картыгыз! Туган җиребезгә Яңа ел килә. Бүген без дә Яңа ел бәйрәменә җыелдык. Барыбыз бергә күңелле итеп бәйрәм итик әле.

1 нче бала.

Чәчәк кебек ап-ак карлар ява,

Туган якны сагынып кыш килде.

Ап-ак бүздәй йомшак кары белән,

Җирне  калын юрганга төрде.

2 нче бала.

Кыш ул үзе йөрми ялгыз гына

Җитәкләгән күркәм бәйрәмне,

Нинди бәйрәм? – диеп сорасагыз,

Балалар (бергә). Бездә бүген чыршы бәйрәме!

Кыш яки чыршы турында җыр җырлана.

  1. Безнең чыршы бик биек...

“Маленькой елочке...”

АЛЫП БАРУЧЫ.

Тагын бер ел артта калды

Борчуы, шатлыклары.

Ак бәхетләр, уңыш теләп

Ява Яңа ел кары.

1 УКУЧЫ.

Карлар ябалак-ябалак,

Көннәр-төннәр яңа, ак!

Бу Яңа ел – иң яңа ел,

Барсыннан да яңарак!

Тылсымлы икән Яңа ел –

Капкасыннан кергәч тә,

Кинәт кенә үсеп җиттек,

Үсеп киттек бер яшькә!

2 УКУЧЫ.

Тик Яңа ел бер үк елда

Булсын иде берничә.

Яңа елның берсенә дә

Калмас идек кермичә!

Яңа ел еш булса, күптән

Дәү кеше булыр идек,

Күбрәк "бишле" алыр идек,

Бик көчле булыр идек!

3 УКУЧЫ.

Хәер, җәй көне диңгезгә

Ялга киткән арада,

Әбиләргә, бабайларга

Ярдәм иткән арада,

Җәйләр үткән арада,

Кышлар көткән арада,

Сизми дә калырбыз әле –

Яңа елга җитәрбез,

Тагын бер яшькә үсәрбез,

Тагын бәйрәм итәрбез!

Алып баручы. Балалар, игътибар белән тыңлагыз әле, мин сезгә бер табышмак әйтәм:

Төсен үзгәртми бер дә,

Гел яшел күлмәк кия.

Матур бизәнеп, һәр елны

Безгә кунакка килә.

Кем ул?

Балалар. Чыршы, чыршыкай.

Алып баручы. Әйе, бик дөрес. Менә ул безнең чыршыбыз. Әйдәгез, хәзер чыршы тирәли әйләнеп җырлап чыгыйк. Андагы матур уенчыкларны карыйк.

  1. “Чыршыкай-купшыкай” җыры.

“В лесу родилась елочка”

Балалар, кулга-кул тотынып, чыршы тирәсендә йөриләр.

Алып баручы. Балалар, сез чыршы турында шигырьләр беләсезме?

Балалар. Әйе,беләбез.

Алып баручы. Әйдәгез, сөйләп күрсәтегез әле.

Балалар чыршы турында шигырьләр сөйлиләр, чыршыда утлар кабынып китә.

Юлбасарлар йөгереп керәләр, (сызгыру, кычкыру, тавыш)

ЮЛБАСАРЛАР:

– Сез нәрсәгә болай матур итеп киендегез әле?

– Монда нинди вакыйга бара?

АЛЫП БАРУЧЫ. Ә сез үзегез кемнәр?

ЮЛБАСАРЛАР. Без көтмәгәндә генә һөҗүм ясап, кешеләрне куркытып байлыкларын үзләштерәбез. Берәүгә дә баш имибез, юл куймыйбыз!

– Так что бернинди дә бәйрәм булмаячак!

– Без сезнең укытучыларыгызны үзебез белән алып китәбез һәм Кыш бабайны да бирегә җибәрмибез.

(Укытучыларны үзләре белән алып китә башлыйлар)

УКУЧЫЛАР (юлбасарларны туктаталар). Туктагыз әле, сез укытучыларыны җибәрсен өчен без ни эшләргә тиеш булабыз?

ЮЛБАСАРЛАР. Безнең күңелне ачарга! Мәсәлән, нинди дә булса бию башкарырга!

“Петушок” биюе.

“Утята”

Балалар бию башкаралар.

ЮЛБАСАРЛАР. Молодцы!  Биюләрегез ошады, матур биисез.

– Ярар, укытучыларыгызны җибәрәбез.

– Тик бәйрәм үткәрергә барыбер комачаулаячакбыз.

АЛЫП БАРУЧЫ. Юлбасарлар, әйдәгез болай килешик. Мин сезгә табышмаклар әйтәм, әгәр сез җавапларын белмисез икән, башка безгә комачаулап йөрмисез, ярыймы?

ЮЛБАСАРЛАР. Яхшы. Карарбыз, моңа кадәр без белмәгән табышмак булганы юк иде әле.

(Алып баручы табышмаклар әйтә, юлбасарлар бер җавапны да әйтә алмыйлар)

Бер гүзәл бар дөньяда,

Гашыйк аңа һәр бала.

Тик бизәнә ул менә

Бары епга бер генә.

(Яңа ел чыршысы)

Килә шундый кырыс булып,

Суыклар алып, ыжгырып.

Китәр чагы җитте исә,

Тәмам сыгыла да төшә:

Авыр-авыр сулый-сулый,

Китеп бара елый-елый.

(кыш)

Энҗе кебек җем-җем итеп,

Уйный шундый матур итеп,

Учыңа алу җитә,

Шундук эри дә бетә...

(Кар бөртекләре)

ЮЛБАСАРЛАР.

– Без бик күп нәрсәне белмибез икән әле!

– Мәктәпкә барып белем алырга туры киләчәк!

– Балалар, безне гафу итегез инде!

– Безгә дә бәйрәмегезгә катнашырга рөхсәт итегез әле?

– Без бер начарлык та эшләмәскә сүз бирәбез!

Юлбасарлар бәйрәмгә калалар.

 Ишек артында бәхәсләшкән тавышлар.

Алып баручы. Балалар, мин ниндидер тавыш ишетәм. Сез дә ишетәсезме?

Ике куян килеп керә (һаман бәхәсләшүләрен дәвам итәләр):

1нче куян. Мин бирәм, мин бирәм. Минем бирәсем килә!

2 нче куян. Юк,үзем,үзем тапшырам!

Алып баручы. Исәнмесез, куянкайлар?! Нишләп тавышланышасыз? Ни булды?

1 нче куян. Без сезгә хат китердек. Хатны балаларга үзем бирәсем килә.

2 нче куян. Минем дә бирәсем килә.

Алып баручы. Туктагыз әле, дуслар, тынычланыгыз. Кайсыгыз җитез, шул тапшырыр хатны. Ә моны белү өчен мин сезгә бер уен тәкъдим итәм. Тыңлагыз. Менә бу урындыкны күрәсезме? Музыка уйнаганда сез урындык тирәли йөрерсез. Музыка туктауга урындыкка кайсыгыз тизрәк утыра, шул безгә хатны тапшырыр. Аңладыгызмы? Килешәсезме?

1 нче куян. Мин беренче утырам. Мин хатны тапшырам.

2 нче куян. Юк, син түгел, мин, мин беренче утырам.

Алып баручы. Менә хәзер кем беренче икәнен күрербез. Башладык.

Уен «Кем беренче?» Көй уйный.

Алып баручы. Ай, нинди җитез икәнсез. Афәрин! Шулай да менә бу дускай урындыкка беренче булып утырды. Я тапшыр инде хатыңны тизрәк.

Хатны алып баручыга бирәләр.

Алып баручы (Конвертны ача. Укый). «Кадерле балалар, тиздән сезнең Яңа ел бәйрәменә килеп җитәм. Күчтәнәчләр, бүләкләр алып киләм. Көтегез. Кыш бабагыз.»

Рәхмәт сезгә, куянкайлар. Рәхмәт яхшы хәбәрегезгә, безне сөендерүегезгә! Безнең бәйрәмебезгә рәхим итегез. Кунак булырсыз. (Куяннар шатланышалар, сикергәләп алалар.) Сезнең шикелле матур куяннар бездә дә бар. Әйдәгез, алар белән бергә биеп алыгыз әле.

Куяннар биюе.

Алып баручы. Рәхмәт яусын үзегезгә, бик матур биедегез. Ә хәзер күмәкләшеп җырлап алыйк.

  1. Җыр. “”Кыш җитә”

“Чыршы”....Яшел чыршым .син минем их

АЛЫП БАРУЧЫ. Балалар, озакламый Яңа ел килеп җитәчәк. Әлеге бәйрәмне каршылау өчен безгә кемнәр кирәк әле?

БАЛАЛАР: Кыш бабай һәм Кар кызы.

АЛЫП БАРУЧЫ. Дөрес, әйдәгез әле аларны чакырыйк (Чакыралар)

Балалар.(хор белән)

Әй, Кыш бабай, Кыш бабай,

Хуш киләсең, уз бире.

Кунак булып килер дип

Күптән көттек без сине.

Алып баручы.

Әйдәгез ,балалар, тагын  бер чакырып карыйк әле.

Әй, Кыш бабай, Кыш бабай,

Хуш киләсең, уз бире.

Шатланышып, җыр белән

Каршылыйбыз без сине.

  1. “Һай, Кыш бабай”җыры.

КЫШ БАБАЙ. Исәнмесез, балалар!

КАР КЫЗЫ. Исәнмесез, өлкәннәр!

КЫШ БАБАЙ. Яңа ел белән котлыйбыз!

КАР КЫЗЫ. Яңа уңышлар телибез!

КЫШ БАБАЙ. Бәхет керсен һәр өйгә!

КАР КЫЗЫ. Иминлек булсын җирдә!

КЫШ БАБАЙ. Шатлык килсен һәр көндә!

КАР КЫЗЫ. Нур булып иңсен йөзгә!

КЫШ БАБАЙ. Сәламәтлек булсын юлдаш!

КАР КЫЗЫ. Тыныч һәм бай булсын еллар!

АЛЫП БАРУЧЫ. Рәхмәт, Кыш бабай, рәхмәт Кар кызы!

Кыш бабай.

Килдем ерак-ерактан.

Салкын, карлы төньяктан.

Көтүгезне белдем,

Кар-буран алып килдем.

Хәзер мин сезгә кар-бураннарымны җибәрәм, кулларыгызны өшетәм. Саклап кала алырсыз микән кулларыгызны суыктан. Яле, кулларыгызны сузыгыз әле, ә мин килгәндә, яшерегез! Ыыз-ыыз итәм.

Уен: «Өшетәм».

Кыш бабай. Ай-һай, сез бик җитез, батыр, матур балалар икәнсез. Минем дә оныгым бик уңган, җитез. Таныш булыгыз, аның исеме – Карчәчәк. Карчәчәк, кызым, мин күпме генә тырышсам да, берсенең дә кулларын туңдыра алмадым. Ә хәзер син сынап кара әле үзләрен, таныш балалар белән. 

Карчәчәк.

Исәнмесез, балалар!

Исәнмесез, кунаклар!

Яңа ел белән сезне,

Яңа бәхетләр белән!

Яңа елда зур үсегез,

Көн дә артсын көчегез.

Ел үсәсен ай үсегез!

Илгә хезмәт итегез!

Яңа елда уңышлар

Телим сезгә мин, дуслар!

Балалар. Рәхмәт, Карчәчәк.

Карчәчәк. Балалар, минем кулымда серле сандык. Ә сандыгым буш түгел. (Сандыкны ачып кар бөртекләре алып сибә.) Карагыз әле, нинди матур кар бөртекләре! Күзләрне камаштырып җемелдиләр. Ә бит алар гади генә түгел, серле кар бөртекләре. Һәрберсендә табышмаклар яшеренгән. Тыңлагыз игътибар белән. (Кар бөртекләренә язылган табышмакларны укый.)

Ак ашъяулык таптым,

Җир өстенә яптым.

(Кар.)

Килделәр агайлар балтасыз,

Салдылар күперне тактасыз.

(Боз.)

Кемнең кигән киемнәре –

Энҗе кар бөртекләре,

Кемнең көмештәй сакалы,

Чәчләре, керфекләре?

(Кыш бабай.)

Алгы тәпиләре кыска,

Чабарга ул бик оста.

Соры тунын сала да

Ак тунын кия кышка.

(Куян.)

Карчәчәк. Бу юлы да сынатмадыгыз, балалар.

Алып баручы. Әйдәгез, бәйрәмебезне дәвам итик. Безнең балалар бик матур итеп шигырь сөйли беләләр. Кыш бабай, Карчәчәк, тыңлап карагыз әле, сезгә ошар микән?

Балалар кыш, Яңа ел, Кыш бабай һәм Кар кызы турында шигырьләр сөйлиләр.

Алып баручы. Кыш бабай, сезгә безнең шигырьләребез ошадымы?

Кыш бабай. Ошады, бик ошады. Бик зур рәхмәт сезгә!

Алып баручы. Кыш бабай, ә син үзең шигырьләр беләсеңме?

Кыш бабай. Беләм,беләм. Ничек белмәскә! Хәзер сөйләп тә күрсәтәм. Балалар, мин бик карт инде, хәтерем дә начарланды. Әгәр онытып җибәрсәм, миңа ярдәм итәрсез микән?

Балалар. Итәрбез, итәрбез.

Кыш бабай (шигырь сөйли).

Салкын саф һава

Йомшак кар ... (ява).

Урамга чыксаң

Битләр ... (кызара).

Кар бөртекләре

Битеңә куна.

Үзләре ... (матур)

Һәм ... (салкын) була.

Алып баручы. Булдырдың бит, Кыш бабай! Ә уйнарга яратасыңмы соң?

Кыш бабай. Яратам. Бик яратам. Хәзер уйныйбыз, балакайларым. (Урыныннан тора. Эзләнә.) Бияләемне салып торган идем, кая китте соң? Хәзер, хәзер, сабыр итегез, бияләемне генә эзләп табыйм. (Түгәрәктә уен)

Алып баручы. Тырышыбрак эзлә, бабай, бияләеңне. Менә шулай. Менә шулай уйнарга яратабыз без.

Уен: «Бияләеңне тап».

Кыш бабай. Арыдым, балалар.

Алып баручы. Ярый алайса, бабакай, утырып тор, ял итеп ал. Ә без, Карчәчәк белән бергәләшеп, әйлән-бәйлән уйнап алыйк.

  1. “Кыш бабай” (К.б.килде выжлап”).

Малай урам себерә. Биюе.

Кыш бабай. Бик күп һөнәрләр беләсез икән, нәни дусларым. Минем оныгым да һөнәрсез түгел бит. Кызым, Карчәчәк, әйдә, бер биеп тә күрсәт инде.

Карчәчәк. Бабакай, мин үземнең дусларым – Кар бөртекләре белән биим. Әйдәгез, Кар бөртекләре, биик бергә. Шундый матур бәйрәмне,

Бушка уздырмыйк әле.        

Сез, балалар, кул чабыгыз,

Без биеп алыйк әле!

(Карчәчәк бии.) 

Кыш бабай.

Бас, кызым Карчәчәк,

Син басмасаң мин басам,

Синең баскан эзләреңә,

Мин дә китереп басам.

(Кыш бабай да биеп китә.)

Кыш бабай. Уф, ардым! (Егыла. Карчәчәк белән алып баручы күтәреп утырталар.)

Карчәчәк. Мин бии дип, сиңа да хәлдән тайганчы биергә димәгәндер бит инде, бабакай.

Алып баручы. Утыр, Кыш бабай, ял ит! Хәзер безне тыңларсың.

Балалар шигырьләр сөйлиләр. Сөйләп бетергәч Кыш бабай яңадан торып әрле-бирле йөри башлый.

Алып баручы. Ни булды тагын, Кыш бабай?

Кыш бабай. Менә, балаларны капчыкка салып урманга алып китсәм ничек булыр икән?

Алып баручы. Барырга теләүчеләр булса бик тә әйбәт инде. Барасызмы, балалар?

Балалар. Барабыз, барабыз!

Кыш бабай 3—4 баланы киң итеп тегелгән төпсез капчыкка кертеп, капчыкны, бәйли һәм күтәреп китмәкче була. Капчык төпсез булганлыктан, буш капчыкны күтәреп китеп бара.

Балалар көләләр. Уен 2-3 тапкыр уйнала.

Кыш бабай.

Күңелле булды бәйрәм,

Уйнадык әйлән-бәйлән.

Матур җырлар җырладык,

Кунак булып туймадык.

Тик китәр вакыт җитте.

Көтә безне янә юл.

Рәхмәт сезгә, балакайлар,

Котлы булсын Яңа ел!

Бер бала.

Рәхмәт, бабай, сүзләреңә,

Бик матур теләкләрең.

Алып килдем, дигән идең,

Кайда соң бүләкләрең?

Кыш бабай. Ай,кызым,оятлы була яздык бит.  Кая соң әле минем күчтәнәч салынган зур капчыгым? (Эзли.) Тылсымлы таягым, әйт әле, күчтәнәчләр кая? (Тыңлый, елмая.)

Ярый алайса, бик әйбәт,

Хәзер капчык та керер.

Күчтәнәчеңне алып,

Атлап түгел, йөгереп

Кер, капчыгым, тизрәк!

Күчтәнәч бик тиз кирәк.

Капчык керә. Аның эченә бер бала яки зур кеше кереп утыра. Чыршы артына китеп бара.

Кыш бабай. Син кая киттең болай?

Капчык. Ил гизәргә, Кыш бабай.

Кыш бабай. Әйтче әле, капчыгым, син ни эшләргә тиеш?

Капчык дәшми.

Кыш бабай.

Тиеш син тик торырга!

Әллә уйлыйсыңмы син,

Миннән алдан йөрергә?

Капчык.

Бүләк тутырып эчемә,

Килдем мин дә бирегә.

Ләкин, Кыш бабай, бүген,

Эшлим барсын кирегә.

Кыш бабай (ачуланып таяк шакылдата да ачулы тавыш белән).

Кар, боз, буран, өермә,

Тик тор, димен, йөремә!

Капчык.

Ярый, туктыйм, Кыш бабай.

Менә капчык, туп-тулы,

Эчендә нәрсә бар икән?

Балалар әйтсен шуны.

Балалар. Күчтәнәчләр.

Капчык.

Ай, һай-һай, малай,

Зирәк икәнсең алай.

Кыш бабай (капчыктан бер пакет бүләк ала). Калган күчтәнәчләр кая?

Капчык. Калган күчтәнәчләр чыршы төбендә. (Чыгып китә.)

Балалар, сез уйлый күрмәгез Кыш бабай бүләксез килгән дип. Монда сез бик күп икән. Һәрберегезгә бүләк тарату өчен бик күп вакыт кирәк. Мине күрше мәктәптә дә көтәләр. Тылсымлы таягым бүләкләрне һәр сыйныфка өләшергә ярдәм итәр. Бәйрәм соңында кереп алырсыз

 Кыш бабай.

Ак сакалым ак булмыш,

Картлыгым да хак булмыш;

Әмма күңелем яшь минем,

Җир җимертеп яшимен.

Бер биеп китми йөрәк түзми, балалар.

  1. “Кыш бабайны биетү” җыры

Кыш бабай биюе. Кыш бабай биегәндә, капчык сөйрәп Убырлы керә.

Убырлы. И, карт җүләр! Биеп маташа бит, әй! (Кыш бабай янына килеп, җиңеннән тарта) Шаштыңмы әллә? Дөньяңны онытып биеп яткан буласың. Күрше мәктәптә көтәләр бит үзеңне. (Балаларга карап) Исләре киткән ди, анда инде күптән Дед Мороз биеп ята.

Кыш бабай. (Биюеннән туктап) Балам, бу хәсрәт капчыгын сез чакырдыгызмы соң?

Алып баручы. Юк, бабакай, юк. Нишләп аны чакырыйк.

Кыш бабай. Алай булгач, җилләр иссен әле бу Убырлыдан. (Таягы белән "дөп" итеп идәнгә суга һәм әфсен укый)

Әфсен-төфсен,

Җилләр иссен, давыл чыксын,

Һәм Убырлы, безнең яннан

Юк булсын!

Убырлы себеркегә атланып чыгып китә.

Алып баручы. Ай-һай, гайрәтле соң үзең, бабакай. Күз ачып йомганчы юк булды бит Убырлы. Тик менә капчыгын монда калдырган бит әле. Әллә капчыгын да озатасыңмы соң, бабакай?

Кьш бабай. Ашыкма әле, балам. Башта карыйк әле, хикмәте юк микән капчыкның?

Капчыкны ачалар, эченнән Яңа ел килеп чыга.

Кыш бабай. Бәрәкалла, нәрсә булды соң әле бу? Кем килеп чыкты бу сихерле капчыктан?

Балалар. Яңа ел бит бу, Кыш бабай. Быел бит Яңа ел – Аждаһа елы.

Кьш бабай. И картлык...! Танымый да торам, ләбаса. Исән сау гына килеп җиттеңме, балам? Түрдән уз! Шатлык, муллык, тынычлык белән кил! Төкле аягың белән! Түрдән уз! (Кулыннан тотып, чыршы тирәли йөртә)

Яңа ел. Мин Яңа ел, өр-яңа,

Бу ел минән башлана.

 Безнең илдә һәр Яңа ел

Бик күп эшләр башкара.

Китте иске ел , мин килдем,

Ел артыннан ел ага.

Мин елларны якынайтам

Гл киләчәккә таба.

Кыш бабай.

 Ярый, балалар. Без китәбез. Киләсе елга кадәр сау булыгыз.

  1. Сау бул, Кыш бабай, сау бул, Кар кызы!

Алып баручы.

Таныш бул, Яңа ел,  бу безнең мәктәпнең уңган балалары.

Менә болары 1 нче  сыйныф укучылары. Алар беренче генә ел укысалар да үзләрен тәртипле һәм яхшы укучы балалар итеп күрсәттеләр.

Класслап костюм яклау.

Шул тәртиптә таныштыруны дәвам итә.

Яңа ел.

Арагызда шундый балаларның күп булуына бик шатландым әле.

Ә хәзер  бергәләп Яңа ел турында җыр җырлап алыйк.

Җыр башкарыла.

7.“Яңа ел җыры”

“Тамчы” биюе.Ты смотри...


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Чыршы бәйрәме.

Праздник нового года ....

Чыршы бәйрәме.

мероприятие для начальных классов...

Башлангыч класс укучылары өчен чыршы бәйрәме сценарие

Бәйрәмдә Убырлы, почтальон Печкин, куяннар һ.б. геройлар катнаша. Кыш бабай һәм   Карчәчәк балаларга төрле уеннар уйната....

Cерле чыршы (Яңа ел әкияте)

Серле чыршы(новогодняя сказка на татарском языке)...

Чыршы бәйрәме

Башлангыч сыйныфлар өчен чыршы бәйрәме...

Оригами юлы белән чыршы уенчыгы ясау.

Оригами юлы белән чыршы уенчыгы ясау....

Чыршы бәйрәме

1-5 нче класс укучылары өчен Чыршы бәйрәме сценарие....