Cерле чыршы (Яңа ел әкияте)
план-конспект урока (3 класс) по теме

Мингазова Диля Садертдиновна

Серле чыршы(новогодняя сказка на татарском языке)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл serle_chyrshy.docx17.19 КБ

Предварительный просмотр:

                                         Серле чыршы (Яңа ел әкияте)

(Урман уртасы, чыршы төбендә аю,керпе йоклап ята,тиен агач “башында”) Бүрәнә күтәргән  Шүрәле керә.

Шүрәле:  Кети-кети уйныйм дисәң , Карурманга кер әле        

                  Мине белмәгән бар микән, Исемем минем Шүрәле.

Уф,арыдым-талдым,бүрәнә күтәреп йөреп җаным чыкты   (тирен сөртә)

Убырлы(себеркегә атланып    керә)

Убырлы:     Уң якка да янтайдым,

Сул якка да янтайдым,

Баралмыйм да, таралмыйм да,

Картайдым,аһ, картайдым.

Эх, Шәп чакларым бар иде,

Карурманнар тар иде,

Мине күргән җен-пәринең

Ике күзе шар иде

Ах,картайдым шул, картайдым.

                      Әфсен-төфсен, Җилләр иссен, давыл чыксын(себеркесе белән “очып йөри”    )

Шүрәле: Тагын ниләр сихерләп йөрисең инде , Убыр?      

Убырлы: Яңа себерке алдым бит әле,заграничный.Кар себерергә би-ик әйбәт диләр(себеркесе белән себереп биеп йөри)

Шүрәле: Убыр,ниндидер тавышлар килә,ишетәсеңме?

Убыр(идәнгә ятып тыңлый)Киләләр,чабышалар, әя качып тыңлап торыйк.

Шүрәле:Тизрәк инде,әя ,Убыр (чыршы артына качалар)

Куян балалары -Тәпәләй белән Чәпәләй куышып керәләр.

Тәпәләй:Сюда нельзя Чәпәләй,Въезд запрещен(юл билгесе-кирпеч-күрсәтә)

Чәпәләй: Дүрәк син,Тәпәләй,тиле-миле. Бу юл билгесе машина йөртүчеләргә генә кагыла. Ә мин җәяүле.Синең бу кирпечеңне бар дип тә белмим мин.Ки-а-а!(каратэ күрсәтә)

Тәпәләй: Стоп!(юл билгесе чыгра)Осторожно ,дети!

Чәпәләй: Детский сад! Каян җыйдың син боларны?

Тәпәләй: Син үзең тиле-миле! Мин алган җирдә юк инде алар хәзер. Бар иде, юк булды ,вәссәлам!

Чәпәләй: Бир миңа берсен,бирмәсәң үзеңә үпкәлә(куа башлый)

Тәпәләй: Караул!Наших бьют!(Куышып йөргәндә Төлкегә килеп бәреләләр)

Чәпәләй:  Абау! Бүре дип торам!

Тәпәләй:  Түгел инде,Төлке!

Тәпәләй,Чәпәләй: Коткарыгыз. Полундра! Качтык!

Төлке: Нәрсә акырышасыз, куркаклар!.Парахутта түгел бит сез ,урманда! (Бүре керә)

Бүре: Куып та интекмәдем.Үзегез килеп каптыгыз.Первыйга-берегез,ыфтаройга-икенчегез булыр.(куяннарны эләктереп ала)

Төлке: Десертка син булырсың,Бүрекәй!(Бүрегә килеп ябыша)

Куяннар: Урра! Без котылдык!

Бүре:  Әле мин сезне ычкындырмадым, хөрәсәннәр!

(Ябалак очып керә)

Ябалак: Яңа хәбәр! Иң свежий хәбәр! Тыңлагыз!!!

                Урман эчендә алан.Аланда зифа буйлы чыршы үсеп утыра.

                Чыршы төбендә күп кар

                 Кар астында сер бар!!

 Барысы бергә: Сер бар, ди,Чыршыда сер бар ,ди!!

Төлке: Бик тиз генә барырмын да

             Серне табып алырмын да.

Бүре:  Барсаң барырсың, миннән калса , алырсың!

Куяннар: Барыйк, инде, бергәләшеп табыйк инде.

Ябалак: Әйдәгез,әйдә, юлны кар күмеп китмәсен(китәләр)

(Чыршы артыннан Шүрәле белән Убырлы чыга)

Шүрәле: Чыршы диме? Серле диме?

Убырлы: Күп сөйләнмә,утыр тизрәк, куып җитәргә кирәк! (себеркене тибеп элдерә, икәү атланып чыгып китәләр)

(Чыршы төбеннән тиен сикереп чыга

Тиен: Серле чыршы диделәрме? Чыршы булгач, аның күркәләре дә күптер инде. Мин дә алар артыннан барыйм әле.( чыгып китә)

(Шүрәле белән Убыр керә)

Убырлы: Тәки  очып уздык бит тегеләрне(себеркесен сыйпый) И, җаным заграничный бит ул.

Шүрәле: Күп сөйләнмә, тизрәк карны казып , серне табарга кирәк( чыршы төбен казыйлар)

(Ябалак белән җәнлекләр килеп керә)

Бергә: Безгә дә,безгә дә калдырыгыз!!

(Чыршы төбендә аю уяна)

Аю:  Нинди шау-шу, нинди чыр-чу.  Ник мине уяттыгыз?

           Тынычлыгымны боздыгыз!!

(Керпе күзләрен уып чыршы төбеннән чыга)

Керпе:  Быел да тынычлап йокларга  язмаган икән.

                 Чыршы апакай калын юрганын япты .Тыныч йокла,балам,диде.

                  Уяттылар, тагын уяттылар!

 Чыршы:  Исәнмесез,дусларым!  Серем минем бик гади. Миңа карап басыгыз ,күзләрегезне йомыгыз, 3 кә кадәр санагыз һәм теләкләр теләгез. Чын күңелдән теләсәгез, барлык теләкләрегез дә кабул булыр,кабул булыр,кабул булыр!

Тылсымым көчле.

Бер ел көттем мин

Сихри бу кичне.

Яктырак балкып

Янасым килэ!

Сезгэ зур бәйрэм

Ясыйсым килэ!

Жырлап, биегез,

Уйнап, көлегез!

Жырлар көнегез,

Уйнар көнегез.

Туйганчы уйнап

Куңел ачыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Чыршы бәйрәме.

Праздник нового года ....

Чыршы бәйрәме.

мероприятие для начальных классов...

"Чыршы бәйрәме"

Я предлагаю Вам сценарий праздника ёлки. Нашим детям очень понравился праздник по этому сценарию. Думаю Вам тоже понравится....

Башлангыч класс укучылары өчен чыршы бәйрәме сценарие

Бәйрәмдә Убырлы, почтальон Печкин, куяннар һ.б. геройлар катнаша. Кыш бабай һәм   Карчәчәк балаларга төрле уеннар уйната....

Чыршы бәйрәме

Башлангыч сыйныфлар өчен чыршы бәйрәме...

Оригами юлы белән чыршы уенчыгы ясау.

Оригами юлы белән чыршы уенчыгы ясау....

Чыршы бәйрәме

1-5 нче класс укучылары өчен Чыршы бәйрәме сценарие....