Җепләр белән рәсем ясау.
методическая разработка по технологии (4 класс) по теме

Адиятуллина Марсельеза Ямалетдиновна

Технология дәресенә дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dres_urnge_zheplr_beln_rsem_yasau.doc297.5 КБ

Предварительный просмотр:

Картонда төсле җепләр белән рәсем ясау

                                         (4 сыйныфта технология дәресе)

Максат:

  • картонда төсле җепләр белән рәсем ясарга өйрәтү (бер элементы);
  • энә, кайчы белән эш иткәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәүләренә ирешү;
  • әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләре буларак кереп калган кич утырып чигү чигү, бәйләү кебек эшләргә кызыксыну уяту, мирасыбызга ихтирам һәм горурлану хисе тәрбияләү.

Дәрес тибы: яңа тема аңлату

Җиһазлау: энә (энә кадагычта), кайчы, төсле җепләр, картон (10х15см,аларга схема ясалган),  мәкальләр, технологик карталар,балаларның  әниләре- әбиләренең кул эшләре күргәзмәсе,  эш үрнәкләре,  компьютер.

I. Оештыру өлеше

(укытучы укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерә,  укучылар белән бергә дәрескә кирәк булган җиһазларны барлый)

II. Белемнәрне актуаль ләштерү

   Укытучы:  укучылар, узган дәресләрдә без энә, кайчы  белән эшләргә өйрәндек инде. Әйтегез әле, нинди эшләр башкардык?

 (кулъяулык чиктек, сәдәф тектек, энә кадагыч ясадык)

   Укытучы:  укучылар, игъ тибар итегез әле, биредә сезнең һәм әни-әбиләрегезнең кул эшләреннән торган күргәзмә. Бу күргәзмәдә нинди кул эшләрен күрәбез?

(чиккән кулъяулыклар, сөлгеләр, карават япмалары, бәйләнгән башмаклар һ.б.)

   Укытучы: хәзерге көндә кибет киштәләрендә, базарларда чиккән, теккән, бәйләнгән әйберләр тулып ята, җаның  кайсын тели- шунысын ал. Билгеле, акчаң гына булсын. Ә моннан берничә дистә еллар элек, безнең әниләребез, әбиләребез яшь чакта,  кич утырып, үз куллары белән чигү чиккәннәр, бәйләгәннәр. Шул ук вакытта матур-матур җырлар җырлаганнар, табышмаклар әйтешкәннәр, уен уйнаганнар. Шулай итеп, буыннан буынга татар халкының җырлары, әкиятләре, табышмаклары, әйтем-мәкальләре күчә килгән.

      Менә бүген без дә, әни-әбиләребезнең эшен дәвам итеп, чигү чигәчәкбез. Ләкин безнең чигүебез тукымада түгел, ә картон битләрендә булачак.

 

III. Яңа материал буенча эш.( Картонда төсле җепләр белән рәсем ясау)

   Укытучы яңа тема буенча әзер үрнәкләрне күрсәтә. Укучылар, элеге эш берничә дәрескә исәпләнгән. Бүгенге дәрестә без сезнең белән шушы рәсемнең бер генә өлешен эшләячәкбез, ә барлыкка киләчәк чәчәгебез шул элементның җыелмасыннан торачак.

   Укытучы: укучылар, эшне башлаганчы бер уен уйнап алыйк. Денис мәкальне әйтә башлый, ә сез дәвам итәсез:

  • эше барның, ...(ашы бар);
  • кем эшләми, ....(шул ашамый);
  • хезмәте барның, ....(хөрмәте бар);
  • җиде кат уйла, ... (бер кат кис);
  • башта уйла, ...(аннан эшлә).

   Укытучы: соңгы мәкальне без девиз итеп алып, шул девиз астында эшләрбез. (Тактага “Башта уйла, аннан эшлә” дигән мәкаль  эленә).

Балалар, энә, кайчы белән эш иткәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерик әле (ноутбук экранында кагыйдәгә туры килгән рәсемнәр чыга, укучылар кагыйдәләрне әйтә баралар):

  • энә кадагычта булырга тиеш;
  • энә белән эшләгәндә аны өскә таба тартырга кирәк;
  • җепне кыска итеп сапларга;
  • эш беткәч, энәне кадагычка кадап куярга кирәк;
  • кайчы ябык хәлдә булырга тиеш;
  • кайчыны иптәшеңә биргәндә сабы белән, ябып бирергә кирәк;
  • класста кайчы тотып йөрергә ярамый.

IV. Практик эшкә әзерлек

  1. Технологик карта буенча эш  (әлеге карта үрнәге кәгазь  һәм электрон формада бирелгән)

Һәр укучыга бирелгән картоннарда

шушы рәвештә сызылган ,

саннар  белән билгеләнгән рәсем үрнәге.


  Энәне  уң яктагы 1 саныннан  астан өскә чыгарабыз.  Сул яктагы 1 саныннан өстән  аска төшерәбез. Шул ук яктагы 1 саны янындагы 2 санынан өскә чыгабыз.

Уң яктагы 2 саныннан аска төшәбез.  Шул ук яктагы 3 саныннан өскә чыгабыз.

Эш шулай дәвам ителә.

 Эшнең нәтиҗәсе

V. Практик эш.  

Эш барышында куркынычсызлык кагыйдәләре искә төшерелә

Укучылар план һәм технологик карта буенча мөстәкыйль эшлиләр. Музыка уйный.

VI. Дәрескә йомгак ясау.

1.Укучыларның эшләгән эшләреннән күргәзмә оештыру.  

Укытучы:

- Укучылар,  без бүгенге дәрестә  нәрсә эшләргә өйрәндек? (Җепләр белән рәсем ясарга өйрәндек)

- Сезгә үзегез эшләгән эшләр ошадымы? (Әйе.)

  Киләсе дәрестә эшне дәвам итәрбез.

2.Эшләрне бәяләү. Эш урынын җыештыру.

Әгәр вакыт калса!

Таңсылу бер шигырьукып китәр. Рәхим ит, Таңсылу.

Яңа кигән күлмәгемә,

Күпләр карый сокланып.

Кем текте дип кайберәүләр,

Сорап куя тукталып.

Әнием-, дим, әнием минем

Фабрикада тегүче.

Бер мин генә түгел әле,

Ул теккәнне киюче.

-Укучылар, Таңсылуның күлмәген бүген без өйрәнгән чәчәк белән бизәсәк ничек булыр иде микән?

Күлмәк рәсеме куела, төрле чәчәк бизәкләре, скотч, магнит.

Күлмәкне бизәү (дизайнер һөнәре)

-Шигырьдә нинди һөнәр турында сүз бара?

-Тегүче һөнәре.

-Укучылар, сез кигән киемнәрне дә тегүче теккән.

Күргәзмәне карау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Флексагон ясау.Түгәрәк эше.

Түгәрәк эше.Тема: Флексагон ясау.Максат:•      Флексагон турында мәгълүмат бирү.•      Шәхси:математиканың  әйләнә -тирә  белән бәйләнешен а...

Кәгазьне бөкләү юлы белән кош ясау

1 сыйныфта технология дәресе эшкәртмәсе...

Камырдан тычкан ясау

хезмәт тәрбиясе бирү...

Оригами юлы белән эт ясау.

Бөкләп юлы белән эт ясау....

Фил баласы этаплап ясау

Этаплап, фил баласы ясарга өйрәнү. Этаплап эшләгән эшнең нәтиҗәсе дә була. Балаларыгыз һичшиксез фил баласын ясый алачак....

Әкият геройларын этаплап ясау

Өлешләп рәсем ясаганда , бала үзенең уңышларын күрә бара, эшенең нәтиҗәсе аңа яңа көч, яңа дәрт өсти....

Фил баласын этаплап ясау

Балалар өчен, рәсемне, этаплап ясау уңайлырак...