Новогодний праздник "Хикмәтле урман"
план-конспект занятия (4 класс) по теме

Фаттахова Алсу Мохлисулловна

Сценарий новогоднего праздника на 2018 год.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yana_el_2018.docx191.64 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының

“К.Ф.Шакиров исемендәге Зур Сәрдек гимназиясе” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

ХИКМӘТЛЕ УРМАН

  (Башлангыч  сыйныфлар өчен Яңа ел сценариесе)

                        Сыйныф җитәкчесе: Фаттахова Алсу М.

2017-2018 нче уку елы

hello_html_64fb0e31.jpg

ЯҢА ЕЛ - 2018

Хикмәтле урман

Урман аланы. Тын гына музыка яңгырый.

Алып баручы тавышы ишетелә:

Кыш килде акка төренеп,

Җир өстен сөеп кенә.

Тау битләрен сыйпап үтте,

Ак көртләр өеп кенә.

Кыш матурлыгына сокланып,

Урманнар тынып калган.

Ак каеннар башын иеп,

Кышкы йокыга талган.

Җем-җем иткән йолдыз б/н,

Тулган төнге саф һава.

Ә көндез ап-ак чәчәктәй,

Ябалак карлар ява.

Ябалактай карлар агачларның,

Башларыннан сыйпап үтәләр.

Аяз күктә уйнаклашып,

Талгын гына җиргә иңәләр...

Кар бөртекләре биюе башкарыла.

Алан уртасына итекләр кигән, чанасын тартып бер малай керә. Исеме Самат.

Самат: Нинди матур безнең алан!

           Ап-ак йомшак кар яуган,

           Агачларны куакларны,

           Мамык кебек бәс сарган!

                 Барлык җәнлек, балаларны

                 Яңа ел белән колыйм!

                 Бар дөньяга, һәрберсенә

                 Изге теләкләр юллыйм!

Чыннан да, бигрәк матур шул безнең урман аланы. Чана-чаңгыларыңны алып урман буйлап сәяхәткә чыгудан да күңеллесе юктыр! Ләкин эшем бик тыгыз шул әле минем. Мәктәптә бүген чыршы бизәделәр. Гап-гади, ясалма, иссез чыршы... миңа бер дә ошамады ул. Табигатьтә үсеп ныгыган, хуш ис аңкып торган, ямь-яшел, зифа буйлы чыршы кызына җитәме соң инде?!

Шуңа да, дәресләр бетүгә урманга юл тоттым, Кыш бабайны эзләп табып, аннан бер чыршы сорамакчы булам! Кыш бабай бик юмарт бит ул: каршы килмәс дип уйлыйм! Менә сыйныфташлар сөенәчәк! Самат берүзе урманнан чыршы алып кайткан, диячәкләр! Шәп бит!

Ой, ниндидер ят тавыш килә! Качып торыйм әле...

Җырлый-җырлый Кызыл Калфак килеп чыга. Кулында пәрәмәчләр тулы кәрзине дә бар.

Кызыл Калфак: Ява карлар, яңа карлар… (Р.Миңнуллин)
Ява карлар, яңа карлар –
Кышның ак гөлләре.
Якты булсын, ап-ак булсын
Илемнең көннәре.
Ишетелеп торсын җирдә
Балалар көлгәне.
Ява карлар, яңа карлар,
Ак – гомер юллары,
Дәвам итсен гомер буе
Тынычлык еллары.
Яңгырасын җир өстендә
Тынычлык җырлары
...           Ой, кем бар монда?!

Самат: Курыкма миннән, Кызыл Калфак, мин сине рәнҗетмәм. Исемем Самат минем.

Кызыл Калфак: Ә монда, урманда ялгызың ни эшләп йөрисең?

Самат: Кыш бабайны эзләп килдем. Чыршы сорамакчы булам мин аннан.

Кызыл Калфак: Алай икән!.. Мин бит сине Бүре дип торам. Куркыттың! Мин үзем әбиемә Яңа ел күчтәнәчләре илтәм. Әбием ә-ә-н-ә теге аланда яши, бик арысаң, шунда кереп чык. Тәмле чәй белән сыйларбыз үзеңне.

Самат: Рәхмәт, Кызыл Калфак чакыруыңа. Мөмкинлек булуга керермен. Үзең дә безнең мәктәпкә бәйрәм кичәсен карарга кил!

Кызыл Калфак: Бик теләп килермен! Ә хәзергә сау бул!

Самат: Хуш!

Кызыл Калфак чыгып китә. Шомлы музыка астында Бүре керә.

Бүре: Ой-ой-ой! Карыным бик ачты.

                             Кайдан гына көчләр алырга?

                             Кышкы салкын урман эчләрендә

                             Ничек кенә ризык табарга?!

Самат: Ах син, бүре! Тагын Кызыл Калфакны күзләп йөрисеңме?

Бүре: Юк, мин хәзер кешеләргә тимим. Үткән ел Кыш бабай мине акылга утыртты инде. Шуннан бирле адәмнәргә якын килгәнем юк! Ә син, адәми зат, ни эшләп йөрисең монда?

Самат: Мин нәкъ тә менә Кыш бабайны эзләп килдем.

Бүре: Ул инде безнең урманга килеп җитте. Тик син аны тиз генә таба алмассың! Ул, вакыт җиткәч, бүләк-күчтәнәчләрен төяп, үзе киләчәк.

Самат: Тик миңа аны Яңа ел кичәсе килеп җиткәнче табарга кирәк.

Бүре: Алайса, әнә шушы сукмак буйлап бар. Бәлки эзләп табарсың!

Самат: Рәхмәт яхшы сүзеңә. Ярдәмең өчен сиңа бер ипи дә бирим әле.

Бүре: Зур рәхмәт...

Чыгып китәләр. Матур музыка яңгырый. Кар патшабикәсе (Снежная Королева) үзенең кар бөртекләре белән биеп керә. Бию.

Кар патшабикәсе:

Яратам мин ап-ак төсне,

Бөтен дөнья ап-ак төсле.

Куяннар да ак тун кигән,

Каеннар да ак туннан.

Бүреккә дә, керфеккә дә

Борынга да ак кунган.

Биек булып, ап-ак булып

Урманга ак кар яуган.

Көне буе җәнлекләр дә

Шуалар шул ак таудан.

Самат керә, аптырый.

Самат: Карагыз әле, бу без мәктәптә укыган Г-Х. Андерсен әкиятендәге Кар патшабикәсе түгелме соң?

Кар патшабикәсе: Нәкъ үзе! Күпләр мине Герда белән Кайны аеручы явыз ханбикә итеп кенә белә! Ләкин мин хәзер үзгәрдем! Синең кебек кечкенә малайларны туң йөрәкле итмим! Ә син үзең монда ни эшләп йөрисең?

Самат: Мин Кыш бабайны эзләп килдем! Мөһим йомышым бар!

Кар патшабикәсе: Менә сиңа тылсымлы шар, шул шар ярдәмендә син Кыш бабайны эзләп табарсың!

Самат: Рәхмәт сиңа Кар патшабикәсе. Яхшылыгыңны онытмам, дусларыма да синең хакта сөйләрмен.

Кар патшабикәсе: Сау бул, Самат!

Сәхнәгә Мушкетерлар яки пиратлар чыга. Бииләр. Самат керә.

Самат: Бу бит мушкетерләр!!! Алар белән танышмыйча китеп  булмас! Алар миңа һичшиксез ярдәм итәчәкләр!

1 мушкетер: Син кем, яшь егет?

2 мушкетер: Безнең урманда нишләп йөрисең?

1 мушкетер: Әгәр безнең сафларга керергә телим дисәң иртәрәк әле. Иң элек уңышлы гына укуыңны тәмамларга кирәк!

Самат: Чакыруыгыз өчен рәхмәт! Тик мин Кыш бабайны эзләп йөрим әле. Мөһим йомышым бар!

2 мушкетер: Без сине урман кырыена кадәр озатып куярбыз. Тик аннан соң үзеңә генә барырга туры киләчәк!

Самат: Зур рәхмәт, сезгә!

Убырлы Карчык биеп керә.

Убырлы Карчык: Әле кичә генә Көлсылуга күлмәк тектерергә бирдем! Яңа елга яңа матур күлмәк кирәк бит инде! Алайса бу киемнәрем искереп-тузып беттеләр инде! Кыш бабайга да хат язып салдым. Бу иске себеркем урынына оча торган матур палас сорадым. Ә нигә? Кешеләр әллә нинди джеп-мерсидисларда элдерткәнне, миңа гына серле паласта очарга ярыйдыр инде. А то бу себеркем бик искерде. Юлны тотмый башлады, гел кирегә борыла...

Самат керә.

Убырлы: Әбәү, бу нинди малай тагын?! Нишләп йөрисең монда, олан?

Самат: Исәнмесез, Убырлы!

Убырлы: Нинди убырлы булыйм мин сиңа?! Исемемне үзгәрткәнгә бишбылтыр булды бит инде. Нәкъ Шүрәле бармагын кыстырган елны үзгәрттем инде мин аны! Дәү әни дип йөртәләр мине хәзер урманда! Дәү әни, аңладыңмы?

Самат: Аңладым-аңладым! Дәү әни-убырлы карчык!

Убырлы: Аһ, сине! Ә монда нишләп йөрисең?

Самат: Кыш бабайны эзләп килдем.

Убырлы: Аны нигә эзлисең? Йомышың бар икән, тот та хат яз! Ул бөтен теләкләрне дә үти. Менә мин дә яздым әле!

Самат: Чыршы сорамакчы идем мин аннан! Бирерме икән?

Убырлы: Менә анысын сорап дөрес эшлисең! Әнә Былтыр сорамыйча гына агач урламакчы иде урманнан! Нинди хәлләр килеп чыкты: Шүрәлебез бармаксыз кала язды! Ә агачларны кисәргә ярамый безнең урманда. Вәт!

Самат: Шулай да миңа аның үзен күреп сөйләшергә кирәк.

Убырлы: Әнә гномнар аны үз өйләренә кунакка дәштеләр. Шунда барып кара.

Самат: Рәхмәт Дәү әни!

Убырлы: Дәү әни, диме? Ай рәхмәт яугыры малай!!!

 Чыгып китәләр.

 Гномнар өе. Аксылу (Белоснежка) белән гномнар бии.

Гномнар бер-бер артлы шигырь сөйлиләр.

1 гном: Бүген бездә бәйрәм – Яңа ел,

           Күңелләрдә шатлык, тантана

           Җиребезгә тагын кышлар килде,

           Өр – яңа ел инде башлана.

2 гном: Кил син тизрәк, көттек сагынып,

              Көннәреңне санап, зарыгып.

              Уң аягың белән атлап кер,

              Ишекләрне ачып, каерып.

3 гном: Ак карларың мулдан яудыр әле,

           Капласыннар басу – кырларны.

           Таулы ит син бала – чага халкын,

           Сөендер аксакал картларны.

4 гном: Суыкларың, бураннарың белән

              Рәхим ит Туган ил түренә.

              Яңа елның ак карлары аша

              Өметле киләчәк күренә.

Аксылу:

Яңа еллар килсен бәхет алып.

Яңа еллар килсен елмаеп

Күңелләрдә мәңге шатлык булсын.

Яшәмәгез дуслар, моңаеп!

Дусларым, бәйрәм өчен барысы да әзерме?

Гномнар: Әйе, әзер!

Аксылу: Тиздән, бик тиздән Кыш бабай белән Кар кызы килеп җитәчәк. Алар юлда бик арыганнардыр! Бездә ял итеп, хәл алырлар.

 Самат керә.

Самат: Исәнме, Аксылу! Саумы сез, дусларым!

Аксылу: Хәерле көн! Син кем буласың? Ни йомышың бар?

Самат: Кыш бабай сездә ял итәргә туктый дип ишеткән идем, аның белән сөйләшеп аласым бар иде.

Аксылу: Бераз көтәргә туры килер шул! Ул әле юлда... Ә без менә бәйрәмгә әзерләнәбез! Син дә безгә кушыл, җырлап-биеп алыйк.

Самат: Әйдә соң!

Айнур һәм Илфар башкаруында бию.

Урман аланы күренеше. Кар кызы белән Кыш бабай керә.

Кар кызы:

И матур да булып карлар ява,
И матурда узе, ак кына.
Алар назлап чәчләремә куна,
Керфегема куна сак кына.

Аклык ява ботен тирә-юньгә
Сафлык ява-карап туйгысыз,
Аклык белән, сафлык белән генә
Их, яшәсәк идек кайгысыз.

Йомшак кына булып карлар ява,
Карлар ява жирне бизәкләп.
Карлар белән безгә Яңа ел да
Бәхет алып килсен житәкләп.

Берсен-берсе узып ак кар ява.
Аклыгыннан кузләр камаша.
Табигатьнен мондый матурлыгы,
Узе гажәеп бер тамаша...

Мондый гүзәллекне күреп, күңелдә шигырь юллары туа... Әйе, бабакай?!

Кыш Бабай: Син безнең яшь шагыйрәбез шул инде!  Йөрәгеңне җилкендергән күңел кылларыннан шунда ук шигырь иҗат итеп куясың!

Кар Кызы: Рәхмәт инде, бабакай җылы сүзләреңә. Тик миңа шагыйрә булыр өчен күп тырышырга кирәк әле. Ә бу гүзәллекне күргәч, күңелдә үзеннән-үзе шигъри юллар туа...

Бабакай, беләсеңме, быелгы Яңа ел бәйрәме бик хикмәтле булырга охшап тора!

Кыш бабай: Ник алай дисең, кызым?

Кар кызы: Башка елларда гел ниндидер мәшәкать килеп чыга иде! Я мине урлап китәләр, я сине, я бөтенләй бүләк капчыгыннан колак кага идек. Тылсымлы таягың да ниләр генә күрмәде инде, бабакай!

Кыш бабай: Анысы шулай!

Кар кызы: Быел барысы да үз урынында кебек. Без дә тыныч кына урманыбызга килеп җиттек!

Самат керә.

Самат: Исәнме, Кыш бабай, исәнме, Кар кызы! Ниһаять, мин сезне эзләп таптым!

Кыш бабай: Исәнме, Самат! Нинди җилләр китерде сине бу урманга?

Самат: Кыш бабай, сезгә минем зур йомышым бар. Мәктәбебездә Яңа ел бәйрәме өчен ясалма чыршы бизәп куйдылар, исе дә юк, төсе дә... Синнән чын, табигый, матур чыршы сорарга дип килгән идем мин...

Кыш бабай: алай икән...

Кар кызы: Самат, син белмисең мени?! Агачларны бит кисәргә ярамый. Бер агач кисү өчен 5 минут вакыт җитә, бәйрәмнән соң ул корый. Ә менә утырткан агачка үсү өчен 50 ел вакыт кирәк. Без сиңа рөхсәт бирә алмыйбыз!

Кыш бабай: Алай кырыс булма инде, кызым. Ул бит чын күңелдән сорый. Күпме юл үтеп, монда килгән! М-м... Әйдәгез болай эшлик. Без чыршыны кисмибез: бәйрәмне шушы аланда барлык җәнлек-җанварлар, барлык балалар бергә үткәрәбез! Менә бу чыршыны хәзер тиз генә тылсымлы таягым белән бизәп тә куярмын! Ә син иптәшләреңне бирегә чакыр, бергәләп бәйрәм итик.

Самат: Шәп фикер бу, Кыш бабай. Мин хәзер үк мәктәпкә йөгерәм, дусларымны шушы аланга чакырам.

Кыш бабай: Әйдәгез, бергәләп чыршы тирәли уйнап-җырлап алыйк әле!!!

Бөтен балалар чыршы тирәсенә җыелалар.

 Җыр “Кыш бабай, Кыш бабай безне бик ярата”.

“В лесу родилась елочка”.

1 нче күренеш.

2 нче күренеш.

3 нче күренеш.

Яратам мин ап-ак төсне..............

4 нче күренеш.

5 нче күренеш.

Убырлы Карчык биеп керә.

Убырлы Карчык: Әле кичә генә Көлсылуга күлмәк тектерергә бирдем! Яңа елга яңа матур күлмәк кирәк бит инде! Алайса бу киемнәрем искереп-тузып беттеләр инде! Кыш бабайга да хат язып салдым. Бу иске себеркем урынына оча торган матур палас сорадым. Ә нигә? Кешеләр әллә нинди джеп-мерсидисларда элдерткәнне, миңа гына серле паласта очарга ярыйдыр инде. А то бу себеркем бик искерде. Юлны тотмый башлады, гел кирегә борыла...

Самат керә.

Убырлы: Әбәү, бу нинди малай тагын?! Нишләп йөрисең монда, олан?

Самат: Исәнмесез, Убырлы!

Убырлы: Нинди убырлы булыйм мин сиңа?! Исемемне үзгәрткәнгә бишбылтыр булды бит инде. Нәкъ Шүрәле бармагын кыстырган елны үзгәрттем инде мин аны! Дәү әни дип йөртәләр мине хәзер урманда! Дәү әни, аңладыңмы?

Самат: Аңладым-аңладым! Дәү әни-убырлы карчык!

Убырлы: Аһ, сине! Ә монда нишләп йөрисең?

Самат: Кыш бабайны эзләп килдем.

Убырлы: Аны нигә эзлисең? Йомышың бар икән, тот та хат яз! Ул бөтен теләкләрне дә үти. Менә мин дә яздым әле!

Самат: Чыршы сорамакчы идем мин аннан! Бирерме икән?

Убырлы: Менә анысын сорап дөрес эшлисең! Әнә Былтыр сорамыйча гына агач урламакчы иде урманнан! Нинди хәлләр килеп чыкты: Шүрәлебез бармаксыз кала язды! Ә агачларны кисәргә ярамый безнең урманда. Вәт!

Самат: Шулай да миңа аның үзен күреп сөйләшергә кирәк.

Убырлы: Әнә гномнар аны үз өйләренә кунакка дәштеләр. Шунда барып кара.

Самат: Рәхмәт Дәү әни!

Убырлы: Дәү әни, диме? Ай рәхмәт яугыры малай!!!

6 нчы күренеш.

Гномнар өе. Аксылу (Белоснежка) белән гномнар бии.

Гномнар бер-бер артлы шигырь сөйлиләр.

1 гном: Бүген бездә бәйрәм – Яңа ел,

           Күңелләрдә шатлык, тантана

           Җиребезгә тагын кышлар килде,

           Өр – яңа ел инде башлана.

2 гном: Кил син тизрәк, көттек сагынып,

              Көннәреңне санап, зарыгып.

              Уң аягың белән атлап кер,

              Ишекләрне ачып, каерып.

3 гном: Ак карларың мулдан яудыр әле,

           Капласыннар басу – кырларны.

           Таулы ит син бала – чага халкын,

           Сөендер аксакал картларны.

4 гном: Суыкларың, бураннарың белән

              Рәхим ит Туган ил түренә.

              Яңа елның ак карлары аша

              Өметле киләчәк күренә.

Аксылу:

Яңа еллар килсен бәхет алып.

Яңа еллар килсен елмаеп

Күңелләрдә мәңге шатлык булсын.

Яшәмәгез дуслар, моңаеп!

Дусларым, бәйрәм өчен барысы да әзерме?

Гномнар: Әйе, әзер!

Аксылу: Тиздән, бик тиздән Кыш бабай белән Кар кызы килеп җитәчәк. Алар юлда бик арыганнардыр! Бездә ял итеп, хәл алырлар.

 Самат керә.

Самат: Исәнме, Аксылу! Саумы сез, дусларым!

Аксылу: Хәерле көн! Син кем буласың? Ни йомышың бар?

Самат: Кыш бабай сездә ял итәргә туктый дип ишеткән идем, аның белән сөйләшеп аласым бар иде.

Аксылу: Бераз көтәргә туры килер шул! Ул әле юлда... Ә без менә бәйрәмгә әзерләнәбез! Син дә безгә кушыл, җырлап-биеп алыйк.

Самат: Әйдә соң!

Айнур һәм Илфар башкаруында бию.

7 нче күренеш. Урман аланы күренеше. Кар кызы белән Кыш бабай керә.

Кар кызы:

И матур да булып карлар ява,
И матурда узе, ак кына.
Алар назлап чәчләремә куна,
Керфегема куна сак кына.

Аклык ява ботен тирә-юньгә
Сафлык ява-карап туйгысыз,
Аклык белән, сафлык белән генә
Их, яшәсәк идек кайгысыз.

Йомшак кына булып карлар ява,
Карлар ява жирне бизәкләп.
Карлар белән безгә Яңа ел да
Бәхет алып килсен житәкләп.

Берсен-берсе узып ак кар ява.
Аклыгыннан кузләр камаша.
Табигатьнен мондый матурлыгы,
Узе гажәеп бер тамаша...

Мондый гүзәллекне күреп, күңелдә шигырь юллары туа... Әйе, бабакай?!

Кыш Бабай: Син безнең яшь шагыйрәбез шул инде!  Йөрәгеңне җилкендергән күңел кылларыннан шунда ук шигырь иҗат итеп куясың!

Кар Кызы: Рәхмәт инде, бабакай җылы сүзләреңә. Тик миңа шагыйрә булыр өчен күп тырышырга кирәк әле. Ә бу гүзәллекне күргәч, күңелдә үзеннән-үзе шигъри юллар туа...

Бабакай, беләсеңме, быелгы Яңа ел бәйрәме бик хикмәтле булырга охшап тора!

Кыш бабай: Ник алай дисең, кызым?

Кар кызы: Башка елларда гел ниндидер мәшәкать килеп чыга иде! Я мине урлап китәләр, я сине, я бөтенләй бүләк капчыгыннан колак кага идек. Тылсымлы таягың да ниләр генә күрмәде инде, бабакай!

Кыш бабай: Анысы шулай!

Кар кызы: Быел барысы да үз урынында кебек. Без дә тыныч кына урманыбызга килеп җиттек!

Самат керә.

Самат: Исәнме, Кыш бабай, исәнме, Кар кызы! Ниһаять, мин сезне эзләп таптым!

Кыш бабай: Исәнме, Самат! Нинди җилләр китерде сине бу урманга?

Самат: Кыш бабай, сезгә минем зур йомышым бар. Мәктәбебездә Яңа ел бәйрәме өчен ясалма чыршы бизәп куйдылар, исе дә юк, төсе дә... Синнән чын, табигый, матур чыршы сорарга дип килгән идем мин...

Кыш бабай: алай икән...

Кар кызы: Самат, син белмисең мени?! Агачларны бит кисәргә ярамый. Бер агач кисү өчен 5 минут вакыт җитә, бәйрәмнән соң ул корый. Ә менә утырткан агачка үсү өчен 50 ел вакыт кирәк. Без сиңа рөхсәт бирә алмыйбыз!

Кыш бабай: Алай кырыс булма инде, кызым. Ул бит чын күңелдән сорый. Күпме юл үтеп, монда килгән! М-м... Әйдәгез болай эшлик. Без чыршыны кисмибез: бәйрәмне шушы аланда барлык җәнлек-җанварлар, барлык балалар бергә үткәрәбез! Менә бу чыршыны хәзер тиз генә тылсымлы таягым белән бизәп тә куярмын! Ә син иптәшләреңне бирегә чакыр, бергәләп бәйрәм итик.

Самат: Шәп фикер бу, Кыш бабай. Мин хәзер үк мәктәпкә йөгерәм, дусларымны шушы аланга чакырам.

Кыш бабай: Әйдәгез, бергәләп чыршы тирәли уйнап-җырлап алыйк әле!!!

Бөтен балалар чыршы тирәсенә җыелалар.

 Җыр “Кыш бабай, Кыш бабай безне бик ярата”.

“В лесу родилась елочка”.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Урман-безнең дустыбыз".

"Урман-безнең дустыбыз"-дәрес конспект. Укучыларда урманнар зонасы турында күзаллау булдыру. Табигый зоналарны чагыштыра, анализлый белү күнекмәләрен, иҗади фикерли белү сәләтләрен үстерү. Укучыларда ...

Урман җәнлекләре кышын

Перспективалы башлангыч мәктәп программасы буенча төзелгән дәрес эшкәртмәсе....

урман җэнлеклэре кышын презентация

"Урман җәнлекләре кышын" дигән дәрескә презентация....

Урман җәнлекләренең кышкы тормышы

1 сыйныфта әйләнә - тирә дөнья дәресе конспекты...

Урманны саклау - ул табигатьне саклау.

Башлангыч классларда үткәрү өчен тәрбия сәгате планы. Экология елы уңаеннан урманнарны саклауга багышланган  тәрбия сәгате планын тәкъдим итәм....

ШҮРӘЛЕНЕҢ УРМАН МӘКТӘБЕ

Укучыларда табигатькә сак караш тәрбияләү. Табигать биргән байлыкны дөрес һәм тиешенчә файдалана белергә өйрәтү максатыннан башлангычлар өчен төзелгән сценарий....