Урман җәнлекләре кышын
методическая разработка по окружающему миру (1 класс) по теме

Перспективалы башлангыч мәктәп программасы буенча төзелгән дәрес эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon urman_zhenleklere_kyshyn_1_kl..doc38 КБ

Предварительный просмотр:

           Тема: Урман җәнлекләре кыш көне.

   Максат: укучыларда урман җәнлекләренең тышкы кыяфәтләрендәге                                                  үзгәрешләр, кыш көне  нәрсә ашаулары, яшәү шартлары турындагы белемнәрен ачыклау һәм күзаллауларын киңәйтү;

       укучыларның белемгә омтылучанлыкларын, танып белү эшчәнлекләрен үстерү;

       укучыларда урман җәнлекләренә карата шәфкатьлелек тәрбияләү,              кызыксынучанлыкларын уяту.

   Җиһаз: П. И. Чайковский “Ел фасыллары” аудиоязмасы, компьютер, мультимедия проекторы.

               Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше.

Исәнмесез, балалар,

Хәерле көн,

Кәефләрегез ничек?

  1. Кяшлы иртә кебек.

Туган табигатебезне

Өйрәнергә дип килдек.( Слайд 1)

  1. Актуальләштерү.

Укучылар, бүген без  сезнең белән кышкы урманга сәяхәткә барырбыз. ( Слайд 2) Ләкин урманга барганчы, анда үсүче агач һәм куакларны искә төшерик әле.    

   Кыш көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була?( Слайд 3)

   Агач һәм куаклар ничек үзгәрә?( Слайд 4).

      3. Яңа материал аңлату.

    Без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшүебезне шушы табышмакларның җаваплары аша белербез.

   Җәен соры, кышын ак,

Аңа шулай яхшырак.( куян)

   Җәен урманга патша,

Кышын кардан да аста.(аю)

  1. Бүген сүз нәрсә турында барачак?
  2. Хайваннар турында.
  3. Бу хайваннарны ничек дип атыйлар? Ни өчен?
  4. Кыргый җәнлекләр. Чөнки алар урманда яшиләр.

    5 слайд .

Елның кайсы вакыты җитте? (П.И. Чайковскийның “Ел фасыллары” дигән көе уйнатыла һәм Г.Латыйпның “Кыш килде” шигыре укыла). Слайд 6.

  1. Кыш көне җәнлекләргә яшәве бик авыр. Ни өчен?
  2. Салкын, азык юк.
  3. Әйе. Ләкин җәнлекләр кыштан курыкмыйлар, алар табигый шартларга җайлашканнар.Әйдәгез,аларның ничек итеп кышлауларын күреп китик.

          Слайд 7

Әйе, кайбер хайваннар кышны йоклап уздыра.Боларга керпе, аю, еланнар керә. Аларның тән температурасы 4-5 градуска төшә.

     Слайд.8

 Ә тиенне кыш көне суык та,җил дә куркытмый. Көн бозылып китсә, буран чыкса, ул үзенең оясына ашыга. Тиен кайчакта агач куышына оялый,ә кайчакта, кошлар кебек,оясын үзе ясый. Чыбыклардан,ботаклардан ясалган шарсыман ояның бер ягында кереп-чыгып йөрергә тишек тә бар. Эче коры, йомшак үлән-яфрак катламы, коры мүк белән җылытылган. Тиен оясына керә дә , салкын җил үтмәсен өчен “ишеген” томалап куя.Аннан бөгәрләнеп ята да , йомшак койрыгын ябынып, йокыга китә. Тиеннәр үзләре кышка азык әзерли: гөмбә киптерә, чикләвек җыеп яшереп куя. Аннары кыш көне шуларны эзләп ашый.

              Слайд 9

.Төлкеләр кыш буе азык эзли. Төлкенең төп азыгы тычканнар. Башын иеп тыңлагандай, еш-еш туктап,ашыкмыйча гына кар өстеннән йөри икән, димәк,төлке тычкан аулый.Ул шундый сизгер, кар астындагы тычканның тавышын 100 метрдан ишетә. Сикереп төшә дә, ак тузаннар туздырып, карны казырга тотына, тычканны эләктереп тә ала. Төлке куянның иң төп дошманы.Ул куяннарны, бигрәк тә аларның балаларын аулый. Төлкеләр, гадәттә, ачыклыкта турыдан-туры кар өстенә ятып ял итәләр. Ачык басуда яту аңа куркыныч түгел,чөнки тирә-як күрнеп тора.

Ә куяннар нишли соң?

       Слайд 10.

    Кышын куяннар кешеләргә якынрак күчәләр. Тапталган юллардан чабарга да уңай, урман-паркларда азык табу да җиңелрәк. Куянга дошманнардан качарга җитез аяклары ярдәм итә.Ап-ак туны да кар төсендә.

     Куян, карны казып, үзенә өн ясый да, чыгу ягына карап, көн буе йокымсырап ята. Кичен соң гына ашарга эзләп чыга куян. Кышын аның төп азыгы- нечкә ботаклар, агач һәм куакларның кайрылары. Печән кибәннәре тирәсендә дә куян эзләре күп була.

  1. Ә без җәнлекләргә карата нинди булырга тиешбез?
  2. Аларны рәнҗетмәскә тиешбез. Мөмкин булган кадәр ярдәм итәргә.

5.Мөстәкыйль эш дәфтәрләрендә эш. Кышка азык әзерләми торган җәнлек рәсемнәрен буярга.

. 5. Ныгыту өчен сораулар.Ни өчен аю йоклый. Ә куян урман буйлап йөгереп йөри? Ни өчен тиен үзенең яшергән запасын эзли,ә төлке тычкан тота?

 Слайд 11.

Слайд 12.

Уен “Җәнлекне таны”.

А).Бик зур гәүдәле җәнлек,кыш көне аңа азык табуы авыр,шуҗа күрә ул кышны йоклап уздыра.

Б).Колак очлары гына кап-кара. Кардан аерылмый. Дошманнарыннан шулай кача.

В).Агачтан-агачка сикереп җиргә төшмичә бар урманны әйләнеп чыга ала.

Г).Башы зур,колагы озын, киң. Күзләре кечкенә. Борыны яссы  түгәрәк.

6. Йомгаклау. Без нинди җәнлекләр белән таныштык?

 

         


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

урман җэнлеклэре кышын презентация

"Урман җәнлекләре кышын" дигән дәрескә презентация....

Технологическая карта по предмету "Окружающий мир" для 1класса по ФГОС.Тема: "Кышын кошларга ничек ярдәм итәргә"

Технологическая карта  по предмету "Окружающий мир" на тему "Кышын кошларга ничек ярдәм итәргә" для 1-класса составлен по учебнику авторов  О.Н.Федотовой, Трафимовой Г.В и Трафимова С.А, УМК...

Урман җәнлекләренең кышкы тормышы

1 сыйныфта әйләнә - тирә дөнья дәресе конспекты...

Кыргый җәнлекләр һәм йорт хайваннары

презентация по окружающему миру...

Җәнлекләр кышын. Проект

Максат. Бездә кышлаучы җәнлекләр белән танышу. Күзаллауны арттыру, нәрсә белән туеналар, ничек сакланалар, анализ, нәтиҗә ясау. Сөйләм күнекмәләрен арттыру, укучыларны белем алуга тарту. 1....

«Урман җәнлекләре” ачык дәрес

Дәрес барышында укучылар урман җәнлекләренең холкын,  эш-хәрәкәтләрен тасвирлый  белү күнекмәләрен алалар.Өйрәнелгән лексик, грамматик материалны сөйләмдә куллана белүне камилләштерелә, тыңл...

җәнлекләр кышын

quot;Урман җәнлекләренең кышкы тормышы" дигән темага презентация....